рәсми сайт

Зиннур Хөснияр: «Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге әдәби әсәрләр язганнарга бирелергә тиеш»!

Татарстан Президенты карамагындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссиясе утырышында Премиягә тугыз кандидатураны күрсәтү турында карар кабул ителде, дип хәбәр итә «Татар-информ» (http://m.tatar-inform.tatar/news/2018/03/01/159008/).

Язучылар арасында танылган прозаик Зиннур Хөснияр исеме булуы, һичшиксез, зур уңыш һәм дәрәҗә. Хөснетдинов Зиннур Зыятдин улы «Кичү: хикәяләр, повестьлар, роман-дилогия» (Казан, Татар китап нәшрияты, 2012), «Гарасат: роман-дилогия» (Казан, «Хозур» нәшрияты 2014) һәм «Көмеш чыбыркы: повестьлар һәм романнар» (Казан, Татар китап нәшрияты, 2016) китаплары өчен тәкъдим ителә .

«Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге, беренче чиратта, әдәби әсәрләр язганнарга бирелергә тиеш. Дәүләт бүләге комиссиясе нигезләмә кысаларында эшләсә, бик яхшы була инде. Хәтерләвемчә, нигезләмәдә әдәби әсәрләргә бирелә диелгән. Ул язучының башкарган иҗатына бәя булса, икенчедән премия әдипкә стимул да бирергә тиеш. Комиссиядәгеләр шуны аңласын иде», - дигән теләктә Зиннур Хөснияр.

05.03.2018 00:00