Китаплар
«Ислам динебезнең энҗеләрен матур әдәбият аша гади укучыга ирештерү биниһая мактаулы эштер. «Гарасат» әсәрен укыганнан соң адәм баласы андагы геройларның ачы язмышы хакында гына түгел, үзенең дә бу хәяттәге хәл-әхвәле турында борчылып та, шатланып та уйланыр, иншалла.
Хактыр ки: Ислам безнең яшәешебезнең асылын ачып бирә»
Күренекле язучы Зиннур Хөсниярның бу китабына төрле елларда иҗат ителгән хикәя-повестьлары һәм роман-дилогиясе туплап бирелде. Әсәрләрдә бүгенге тормышның төрле төсмерләре чагыла. Автор, нинди генә темага алынса да, проблемаларны психологик тирәнлек белән ача һәм аларны бүгенге яшәеш фәлсәфәсенә төреп бирә.
Җирнең кадерен белеп, аны ашлап, туендырып яшәгән уңган җир кешеләре теге заманнарда кулак тамгасы белән Себергә сөрелгән... Романның документаль линиясе нәкъ менә шул тетрәндергеч язмышлардан башлана. Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның әнисе шәҗәрәсен дулкынланмыйча уку мөмкин түгел. Аның бабаларын – чын җир кешеләрен – гарасатлы елларда Себергә сөргәннәр. Әмма алар югалып калмаган – зур шәхес һәм алтын куллы, ару-талуны белмәс кешеләр булганнар.
Кешене тудырган, тукландырган һәм кабат үзенә сыендырган Җир кадере турында уйланулар...
Алтын бәһасе белән җир кадере тигезләшкәндә генә җир кешесе бәхетле булачак!..