рәсми сайт

Җәяүле буран

Җәяүле буран малае, кар туздырып, бер туктамый йөгерә дә йөгерә. Басу-кырларга чыгып китеп аларны кар белән тутыра, трамвай юллары буйлап чабып китә..

‒ Туктап тор инде бераз! ‒ диләр аңа. Ләкин ул беркемне дә тыңламый, һаман йөгерүен белә.

‒ Ял ит инде, арыгансыңдыр! ‒ дип шелтәлиләр аны. Әмма ул берәүнең сүзенә колак салмый, кар тузаннары туздырып, һаман  йөгерүен дәвам итә.

Җәяүле буранның тиктормас малае подьезд төпләрен, тротуарларны кар беләнтутырып бетерде инде. Ишегалдында эше беткәннән соң Казансу ягына йөгереп китте. Йөгерә-йөгерә елга ярларын кар белән каплады, аннары... аннан соң, беләсезме нишләде? Суга кереп китте. Чалбар балакларын сызганып. Суга керде дә!..Үзе шоп-шома бозга әйләнде дә куйды! Аннан соң инде үз бозында үзе таеп егылды!.. Хәле беткән булгандыр инде, күрәсең. Артык күп йөгерде бит...

Тәкъдим итү: