рәсми сайт

Туган көн

Бүген минем туган көн бит,

Сез шуны беләсезме?

Кунак итеп чакырсам,

Йөгереп киләсезме?

 

Ел буе көттем зарыгып

Туган көнем җиткәнен.

Өйдә юкта килмәсен дә дип,

Укырга да йөрмәдем.

 

Кайчак та бардым баруын,

Укыштыргаладым да.

Туган көнем килгәндер дип,

Дәресләрдән

качыштыргаладым да.

 

Надан калма, укы, диеп,

Орыштылар ел буе!

– Туган көн миңа бүләккә

Белем апкилә бу юлы!..

 

Футболга да йөрмәдем,

Кирәкми физкультура.

Минем кебек егеткә

Ансыз да яшәп була.

 

Башкалар белми шуны,

Мин дә серне чишмимен.

Нигә кирәк чаңгылары,

Мин болай да көчлемен!

 

Әй туган көн, туган көн,

Тизрәк килеп җит инде.

Шаккатсыннар, бүләкләргә

Күмеп кит инде мине!

 

Килеп җитте, ниһаять,

Туган көн кәс-кәс атлап.

Яшеренеп тора кемдер

Аның артыннан карап.

 

Ни хәл соң бу, ни күрәм:

Урам тулы икеле!

Котларга дип килгәннәр

Минедер, тагын кемне!

 

Көшегез! Көш! Китегез!

Мине хурлап йөрмәгез!

Бусагадан атламагыз,

Өемә дә кермәгез!

 

– Туган көнең белән котлап

Килдек сине, дус, – диләр.

Куып карыйм, алар һаман

Карышалар, китмиләр.

 

Ничек куып җибәрим –

Хур итәләр бит мине.

Өчлеләр җырлашалар

Бию бии «икеле».

 

Бер «дүртле»м булган икән

Букчаның төбендә үк.

Ул сикереп чыкты да

Йөгерде тегендә үк.

 

Тегеләр күреп алды

Бу гайрәтле «дүртле»не.

Куркыштылар инде бик

Сугып еккач «өчле»не.

 

Үтте китте туган көн

Шулар белән талашып.

Калдык икәү песи белән

Күзгә күз без карашып.

 

Ул, дидем мин хыялланып,

Килер әле тагын дим.

Нәкъ бер елдан «биш»ләр өчен

Җыярга уйлыйм табын.

 

Әй, туган көн, кил инде,

Безне сөендер инде.

Тәкъдим итү: