рәсми сайт

Иң  тәмле  сүз

Борын-борын заманда әниләр булмаган ди. Балалар гына булган җир йөзендә. Бу балаларның тамаклары тук, өсләре бөтен. Уенчыклары да күп икән ди! Җырлый-җырлый көннәр буе уйныйлар, чабыша, йөгерешәләр икән ди. Тик килгән бер көн ‒ әлеге балалар уеннан да туйган, уенчыклар да күзләренә күренми башлаган! Бик күңелсезләнгән болар. Һәм балалар безнең тормышны ямьлә, матурла, безне бәхетле ит дип, Ходайга ялварганнар. Аллаһы Тәгалә ишеткән боларның сүзләрен: ярдәм итәргә уйлаган.

Менә ул күп итеп камыр издергән, әлеге камырга күп-күп итеп бал, шикәр тагын әллә нинди тәмләткечләр куштырган. Шуннан соң Аллаһы Тәгалә «Бул!» дигән. Ул шулай дип әйтүгә камырлардан әниләр барлыкка килгән ди. Ходай балаларга шулар арасыннан үз әнисен сайлап алырга кушкан. Тик әниләр иң матур сүзгә генә балалар ягына борылып карыйлар ди. Һәм әлеге сүз күңелләренә хуш килгәне үз баласын килеп кочаклый икән! Ә ул бала иң-иң бәхетле бала икән, ди!..

Кайбер балалар үзләре теләгән әниләргә: «Кояшым син! Балым син! Сандугачым син! Мамочка моя! Родная! Единственная! Син минем бердәнберем! Син минем  йомшагым!» ‒ дигән матур сүзләр әйтәләр икән. Тик бу сүзләргә генә бер әни дә борылып карамаган. Әниләрнең  йөрәкләренә хуш килгән аерым сүзләр бар икән. Алар бары тик шул сүзләргә генә игътибар итәләр ди.

Тәкъдим итү: