рәсми сайт

Карурман тавышы

Шүркә урманына кунакка барып кайтты.

‒ Син менә, Шүркә, әйт әле миңа, урманда вакытта шүрәле туганнарың белән нинди телдә сөйләшәсез? ‒ дип сорады Шалай Шүркәдән. Шүркә аңа әүвәл аптырап карады да, аннары, шуны да белмсеңмени дигәндәй,:

‒ Үземнең телдә, шүрәлелеләр телендә сөйләшәбез, әлбәттә! ‒ диде.

‒ Ә тиен малайлары нинди телдә сөйләшә?

‒ Тиен малайлары да әти-әниләре телендә сөйләшә инде!..

‒ Ә менә керпеләр? Керпе баласы кайсы телдә сөйләшә? ‒ дип соравын дәвам итте Шүркә.

Аларның сүзенә Елмай да кушылды:

‒ Керпе малае аю телендә сөйләшмәс инде! ‒ диде ул көлемсерәп.

‒ Ә урмандагы кошлар... алар кайсы телдә сайрый? ‒ дипсорады Йомшаккай Шүркәдән. Күрәсең, аның беркайчанда урманга барганы юк иде.

‒ Һе... ‒ дип куйды Шүркә, ‒ беркавым башын кашып торганнан соң: ‒ Кошлармы? Кошлар да һәр кайсы  үз телендә  сайрый. Күке күке булып кычкыра. Сыерчык сыерчык җырын сайрый. Карагалар карга телендә сөйләшә.

    Монысы  Елмайга да кызык иде, күрәсең: – Урман бик зур бит ул. Һәр киек-җәнлек, һәрбер кош-корт үз телендә генә сөйләшкәч, бака  боткасы шикелле килеп чыкмыймы, матур буламы соң ул? ‒ диде ул кызыксынуын яшермичә.

    ‒ Әйдәгез урманга барабыз! ‒ диде Шүркә дусларына. ‒ Үзегез тыңлап карарсыз.

    Алар җыйнаулашып урманга киттеләр. Урманга килеп керүгә дусларны матур урман оркестры тавышы каршы алды. Кошлар сайрый, җил искән саен чыршы ботаклары тирбәнеп куя, агач башында тукран тукылдап утыра, күке кычкырып-кычкырып куя. Алар бу матур тавышларга сокланып туя алмадылар.

    ‒ Карагыз әле! Кара! Тыңлап карагыз әле! Һәркем үз туган телендә генә сөйләшкәч,үз моңын көйләгәч, нинди матур була икән дип, тел шартлатты дуслар.

    ‒ Һәркемнең үз ана теле үзенә бик татлы, тәмле була шул! Ана теле иң-иң тәмле тел шул ул! ‒ дип җөпләде аларны Елмай.

    Тәкъдим итү: