рәсми сайт

Нуриям

Зиннур Хөснияр шигыре

Алмаз Хәмзин музыкасы

Уйнап кына күз кыстым да,

Җайлап кына сүз куштым.

Бездән сорап тора мыни

Булып куйдың язмышым.

 

Кушымта.

Әй, Нурия, Нуриям шул

Барыбер үзмә каратам.

Таһир Зөһрәне сөйгән күк

Өзелепләр яратам.

 

Күз дә кыстым, сүз дә куштым,

Уйнаклап киттең узып.

Ярату дигәнең кызык

Булмый йөрәктән сызып.

 

Йә салкын булып китә дә,

Йә кинәт эсселәнә.

Гыйшык уты яндыра шул,

Бер дөрләп китсен генә.

 

Йөрәк, йөрәк, чү инде син

Түз инде, түз, ярсыма!

Әй, Нуриям, бул янымда,

Хисләремне тарсынма...

Бәхет үзе каршыда.

Тәкъдим итү: