рәсми сайт

Балалар

Зиннур Хөснияр сүзләре

Рөстәм Сәрвәров музыкасы

Бигрәк газиз була бала,

Йөрәктән өзелгән шул.

Әй, син язмыш, зинһар өчен

Балама рәхимле бу!..

 

Кушымта.

Бар яшәү алар өчен бит,

Алар өчен аткан таң.

Балаларның кайгысы ул

Йөрәкләрдән тамган кан.

 

Сөенеп туя алмыйсың,

Балалар бит буй җиткән.

Ата-ана мәхәббәтен

Һәр бала аңлар микән?

 

Баладан да газиз ни бар,

Ул бит йөрәк парәсе!

Кирәк булса балаң өчен

Утларга да керәсең...

 

Ананың йөрәгендә ул,

Атаның үзәгендә.

Балаңа булган мәхәббәт

Чагыла күзләрендә.

Тәкъдим итү: