Битаман җыры
Сау гынамы, Битаман,
Күрмәгәнгә ни заман.
Картаясың, яшәрәсең,
Син һаман шул Битаман.
Кызларың кемнәрне генә
Үзенә каратмады.
Яхшыларга яхшы булды,
Читләрне яратмады.
Әйләнеп-урап узмады
Елларның газаплары.
Без барыбер бу дөньяның
Бер сөекле затлары.
Сау гынамы, Битаман,
Инде бер дә китәлмам.
Эзлим әле, күзлим әле ‒
Гашыйк булыр яр табам.
Кушымта.
Синдә алган ярсулыктан
Йөрәкләр кайнар һаман.
Без бит синдә, синдә һаман,
Ә син бездә Битаман.