рәсми сайт

Көзге аерылышу

Очар кошлар бездән китеп бара,

Әллә җитте инде көзләр?

Аерылганда нигә шулай моңлы

Карый микән синең күзләр?

 

Кушымта.

Моңсу да шул, бигрәк ямансу да

Бу җәйләрдән китеп барыш...

Аерылышулар-кавышулар,

Шушыдыр ла безнең язмыш...

 

Мәхәббәткә озын гомер телик,

Гаепләмик әле көзне.

Очар кошлар канат сынагандай

Язмыш үзе сыный безне.

 

Моңсу да шул, бигрәк ямансу да

Бу җәйләрдән китеп барыш.

Аерылулар-кавышулар,

Шушыдыр ла безнең язмыш...

 

Язлар безне кабат якынайтыр

Артта калыр моңсу көзләр

Синең күзләр, кавышуны көтеп,

Очар кошлар юлын эзләр...

 

Кушымта.

Моңсу да шул, бигрәк ямансу да

Бу җәйләрдән китеп барыш.

Очар кошлар кайткан ямьле чакка,

Якты язга илтер язмыш!...

Тәкъдим итү: