рәсми сайт

Кыз бала

Кыз күңеле каз мамыгы ‒

Табигать иркәләре.

Яше ничәдә булса да,

Кызарып пешкән мәле.

 

Авыр сүзләр әйтмәгез сез,

Уалмасын күңеле.

Кыз бала ул канатлы кош

Очып китәр шикелле.

 

Кушымта.

Кызлар яшен сорамыйлар ‒

Хатын-кыз мәңге гүзәл.

Яратмыйча һәм сөймичә

Нинди йөрәк соң түзәр? 

 

Сез әүлия һәм фәрештә

Без ир-атлар алдында.

Мәхәббәттән тәкыя үрик

Сөйгән ярның барсына!..

Тәкъдим итү: