рәсми сайт

Ялгызак мәхәббәт

Җырларда җырланган, көйләнгән

Бәхетсез ярату хакында

Соңгысы булмастыр, бу җыр да

Шул хакта ачынып языла.

 

Җырлана, моңлана, көйләнә

Һәр гашыйк язмышы үзенчә.

Кабатланмас шундый ярату

Бер генә булса да безнеңчә.

 

Учаклар булып та дөрләдек –

Ут итеп караңгы кичләрне.

Дулкыннар булып та йөгердек –

Уйнатып кайнаган хисләрне.

 

Учаклар ялкыны сүрелде,

Сүнмәдек без генә, без генә.

Шул учактан калган бер күмер

Җылы биреп торыр гомергә.

 

Кушымта.

Соң инде – сүнделәр ялкыннар,

Көз инде – торналар тавышы.

Киек каз юлына эленгән

Ялгызак мәхәббәт сагышы.

 

Юк инде – сүрелде өметләр,

Булалмас яңадан кавышу.

Маңгайлар буйлатып сузылган

Бәхетсез мәхәббәт сагышы.

Тәкъдим итү: