рәсми сайт

Каешлану

Бу поездның ничә тәгәрмәче бар икән? Вагоны ничәләп булыр икән? Әйтик, вагон саен сигезәр тәгәрмәч булса...

...Рельсларны тәгәрмәчләре белән бер көйгә келтер-келтер сөйләштереп барган поезд кинәт тартылып куйды да тизлеген киметә башлады, аннары ни өчендер озын-озын итеп сигнал бирде.

Карәхмәт, берәр станция-фәлән күрергә өметләнеп, тәрәзәгә капланды... Караңгы. Әллә кайда, бик-бик еракта, тычкан уты кебек кенә сүрән нокталар шәйләнә.

Ник болай акрын мыштырдый соң бу поезд? Сикереп төшеп, аны узып, алга чабасы килә. Тизрәк, тизрәк, тизрәк инде!

Хәер, ашыкма әле син, поезд! Тагын ел ярым буена шулай бер уңайга бар да бар, бар да бар идең әле, төп-төгәл ел ярым.

Янәшәсендә йокымсырап утырган Панасенкодан: «Синеңчә ничек, бу поезд ашыксынмы, әллә акрынрак барсынмы?» – дип сорыйсы килде Карәхмәтнең. Ул иңсәсе белән Панасенкога кагылды. Тегесе, фуражкасын тез өстенә куйган килеш, башын артка ташлап черем итә иде, дәшмәде: төшендә үзенең ефрейтор булганын күргәндер әле, югыйсә уяныр иде, йокысы сак бит аның.

Аннары каршы як сәкедә сузылып яткан Дроздовка эндәшеп карады:

– Дроздь! Бу поездның ничәләп тәгәрмәче булыр икән, ә?

Дроздов мыегын да селкетмәде. Ул да йоклый бугай. Төшендә Украинада калган Наташасын күрә, ахрысы, онытылып, изрәп, тәмләп йоклый.

Сало да әллә кайда йөри ичмаса. Тавышы вагонның теге башында ук ишетелә. Рекрутларга һаман хәрби тормыш әлифбасын өйрәтә торгандыр. Медер-медер нидер сөйли. Ара-тирә шаркылдап көлеп тә җибәрә. Карәхмәт ирексездән елмаеп куйды. Моңарчы Салоның көлгәнен күргәне дә, ишеткәне дә юк иде. «Карале, – дип уйлады ул, – Сало да көлә белә микәнни?..»

Тәгәрмәчләр келтер-келтер килә. Аңларга иде шуларның телен, ә? Үзенә күрә алар да нидер сөйлидер әле!

Бу поездда ничәләп тәгәрмәч булыр икән?

Поезд «пу-у-у! пу-у-у!» итеп тагын бер мәртәбә кычкыртып алды.

Вагон эчендә медер-медер сөйләшәләр. «Сөйләшегез, сөй­ләш», – дип уйлады Карәхмәт. – «Гражданка»ның тәмен татып калыгыз!..»

Алар Мәскәүдән Минскига ике йөз ун рекрут алып кайтып баралар. Әле үзләре дә кайчан гына шул рекрутлар кебек иделәр. Узган, ярты ел гына булса да, тәки узган икән, ә!

* * *

Казан артындагы авылларның берсендә яшәүче Карәхмәт атлы егетне язның елак бер көнендә солдат хезмәтенә озаттылар.

Иртәгә юлга дигән көнне рекрутның туган йортында озату мәҗлесе ясалды. Әлеге мәҗлескә кадәр нәкъ бер атна колхоз эшенә чыкмады егет: әнисе пешергән майлы кабартма, корт бәлеше, гөбәдия, өчпочмак, пәрәмәчләр белән сыйланып, «мич башында» ятты, урманнарга кереп, андагы таныш куяннары, пошилары белән саубуллашып йөрде.

Мәҗлесне бик зурлап ясадылар, бөтен авыл халкы рәхәтләнеп сыйланды.

Урман эчендә утырган җиде йортлы Алан авылында солдатка каралучылардан Карәхмәт үзе генә иде. Яшьтәшләре – өч кыз; аларның икесе, күрше авылдагы урта мәктәпне тәмамлау­га, шәһәргә тайды. Өченчесе – Нәзирә исемле камыт аяклы кыз – авылдан китәргә теләмәде, гомер буе шәһәр корымын сулап яшәгәнче, монда калуың мең өлеш артык, диде ул.Карәхмәтнең әнисенә мәҗлес табынын әзерләргә менә шул кыз булышты.

Алан авылының җиденче йортында яшәгән Карәхмәткә җизни тиешле Мөсәгыйть бу көннәрдә баскан җиреннән ут чыгарып, очып-очынып йөрде. Тегесен тапты, монысын юнәтте Мөсәгыйть җизни, озату кичәсен зур мәҗлес итү өчен би-и-ик күп тырышты. Капка-койманы буяды, каралты-кураны тазартты, өй уртасына нарат такталардан озын өстәл сукты. Каенесенең армиягә китүен Мөсәгыйть җизни җиде йортлы Алан тормышында гаҗәеп зур вакыйга итте. Өч көн алдан, өй борынча үзе йөреп, олысын-кечесен кунакка дәште.

Күрше Камышлы авылына мәктәпкә барудан гайре урман арасыннан чыгып карамаган, әнисе яныннан бер карыш җир дә ары китмәгән Карәхмәт энесе менә солдат хезмәтенә алына. Хупҗамал карчык әйтмешли, кая эләгер дә бу бала, ниләр күрер аның башы?!

Һай ул Хупҗамал карчыкны! Шундый чакта гына булса да, телен тыеп торсын иде инде. Юк шул, теле һич тә үзенә буйсынырга теләми аның. Җир шарында, Казанда, күрше авылда ни барын, ни булганын җиде йортлы Алан халкына түкми-чәчми җиткереп торганы өчен, хезмәтенә күрә хөрмәте дигәндәй, аланлылар аңа «ТАСС хәбәрчесе» дигән кушамат такканнар иде.

Авыл телендә бу сүзнең әйтелеше бераз җиңеләйтелеп «Тас хәбәрче» формасында йөри иде.

Карәхмәткә повестка килгән көнне үк, «Тас хәбәрче» күңел­ләргә шом салды: «Татар малайларын туп-туры Әфганстанга алып китәләр икән! Болары да мөселман, тегеләре дә мөселман, шуңа күрә татарларны җыялар, ди. Мөселманнар сугышы, ди ул! Әфганстанда бик яман икән. Исән-сау кайткан кеше сирәк, ди. Исән кайтсалар да, гомерлек гарип калалар, ди».

Авыл халкының күңеленә тәки шом салды, авызына иблис төкергән карчык! Олы кеше диген инде менә... Карәхмәткә дә килеп иреште бу сүзләр. Егет көлде генә, «Тас хәбәрче» ни сөйләмәс, имеш!..

Озату мәҗлесенең иң кызган чагында, кунаклар ишегалдында ду килеп биегәндә, Нәзирә, Карәхмәтнең чабуыннан тартып, бер кырыйга дәште дә аны мунча артына ияртеп китте. Ул «ә» дә димәде, «җә» дә димәде, аңа үзенең тыгыз, тулы тәне белән сые­нып, иреннәреннән суырып үпте һәм егетнең учына кулъяулык төртеп, кире өйгә таба йөгерде.

Әле бүген ягылып, суынырга өлгермәгән мунчадан чыктымы бу эсселек, әллә кызның тәне электрлаган идеме, егетнең гәүдәсе аша кайнарлык үтеп, аяк бармакларына хәтле җылытты, битләре, колаклары ут булып кызышты. Иртәгә ахырзаман икән дисәләр ышаныр, әмма Нәзирә сине кочаклап үбәчәк әле дисәләр ышанмас, юк-юк, мәңге ышанмас иде ул. Менә ниләр яткан икән классташының күңел түрендә, менә нинди уй-өметләр белән яши икән тыгыз тәнле, озын толымлы, матур йөзле, камыт аяклы кызый! Ул гынамы әле?! Шушы көнгә, шушы мизгелгә кадәр Карәхмәтнең бер генә тапкыр да хатын-кызга якын килеп караганы, кыз кешенең кайнар сулышын тойганы юк иде.

Егетнең хәзер үк Нәзирәне эзләп табасы, бу кешеләрдән, бу шау-шудан аерылып, аның белән урманга чыгып китәсе, таң атканчы шул кыз белән каеннар арасында адашып, сер­ләшеп йөрисе килде.

Карәхмәтнең иренендә кызның кайнарлыгы калды, тоз тәме калды. Солдатка китеп хезмәт итә башлагач, хәлләр булыр әле: аның авызын сугып канатырлар, аның әле иреннәре дә ярылыр. Әмма шушы татлы тоз тәме, Нәзирәнең кайнарлыгы бетмәс тә, китмәс тә ул иреннәрдән... Ерак Белоруссиянең танклар, БТРлар һәм башка сугыш техникасы казып-актарып, ертып бетергән комлы юлыннан хәрби уеннар вакытында бертуктамый унар-унбишәр чакрым юл үткәндә, ул иреннәр кибеп, яргаланып бетәр, әмма Казан артындагы бәләкәй генә бер авылда яшәп яткан Нәзирә атлы кызның иреннәреннән күчкән тәм һаман сакланыр...

Карәхмәтнең солдатка китүенә иң сөенгән кеше аның туганнан туган энесе Йосыф булгандыр, мөгаен. Ары чапты, бире чапты малай, алма апасының (Карәхмәтнең әнисенә «алма апа» дия) һәр кушкан йомышын җиренә җиткереп үтәде. Очып кына йөрде малай. Чөнки абыйсы армиягә китә. Озакламый ул солдат хатлары ала башлаячак. Тиздән аңа Карәхмәт абыйсы автомат тотып төшкән фоторәсемен җибәрәчәк! Аларның авылында андый абый беркемдә дә юк! Ләкин иртәгесен, чәчен бабасының чалгы пәкесе белән кырдырып алган такыр башлы абыйсы капкадан чыгып киткәндә, аңа да моңсу, бик ямансу булыр. Тик Йосыф балавыз сыга торган малай түгел, җебеп төшмәс, мәлҗерәмәс. Капка төбендә күзләрен яулык чите белән сөрткән алма апасына, күзләренә яшь килеп бөялгән өлкәннәргә карап торыр, торыр да, аларга кушылып елап җибәрмәс өчен, койма башына сикереп менәр. Бигрәк тә өлкәннәрдән күреп, Карәхмәт абыйсы да елап җибәрер шикелле аңа. Еласа – бетте! Йосыфка көн булмаячак аннары! Абыең белән юкка мактанасың, ул солдатка киткәндә акырып елап китте бит, дип үчекләячәк авыл малайлары.

Йосыф койма башында басып торган килеш каты итеп тамагын кырып алды да абыйсына таба карап такмаклый башлады:

Әтәч менгән читәнгә,

Әллү-бәллү итәргә.

Әтәчкә дә хәбәр килгән

Армиягә китәргә.

Әтәч әйтә: «Барыйм!» – ди.

Тавык әйтә: «Калмыйм, – ди, –

Син киткәчтен печәнлеккә

Бер күкәй дә салмыйм», – ди.

Әтәч киткән армиягә,

Чабатага төялеп.

Тавык мескен елап калган,

Әрекмәнгә сөялеп.

Карәхмәтнең әнисе артында капка баганасына сөялеп торган Нәзирә җырдагы тавыкны үзе дип хис итте, ахрысы, аның йөзе комачтай кызарды, колак яфраклары алсуланып янды, озын кара керфекләре аска салынып төште. Озатучылар Йосыфның бу кыланышыннан кайсы эчен тотып, кайсысы буыла-буыла көләргә тотынды.

Җырның эчтәлеге белән Нәзирә күңелендәге бар сүзләрне әй­теп бетерде бит ташбаш малай. Шушы мизгелдә кызның чынлап та тавык буласы, Карәхмәтне әтәч итеп күрәсе килде. Шулай булсамы?! Әй, җырлар иде кыз сузып-сузып, бар авылны, бөтен урманны яңгыратып кытаклар иде ул!..

«Китмә, Карәхмәт, китмә инде, Карәхмәт!» – дип кычкырыр иде. Кычкыра алмый шул. Ул – тавык, Карәхмәт әтәч түгел...

Күзләренә яшь килеп тыгылган Карәхмәт шаян энесенең так­магыннан рәхәтләнеп бер көлде дә үзен көтеп торган трактор арбасына менеп утырды. Читтән караганда, бу трактор чынлап та чабатага охшап тора иде.

Казан артындагы бер авылның Карәхмәт атлы баласы солдат хезмәтенә әнә шулай китеп барды. Әнисе елый-елый капка баганасына, камыт аяклы гүзәл Нәзирә койма буенда үскән «әрекмәнгә сөялеп» калды.

* * *

Шул көнне Украинаның Белая Церковь шәһәреннән Иван Панасенконы да әти-әнисе, туганнары җыелышып армиягә озат­тылар. Бик күп кызлар елап калды Ваня артыннан. Бик күп кызлар хат язып торырга вәгъдәсен алып калдылар бу мут егет­нең. Елый-елый, әнисенең күзләре күгәреп бетте. Өч кыз арасында бердәнбер малай иде Ваня. Иркә малай иде ул. Әнисенең итәк астында ышык­ланып, апалары тәрбиясендә үсте. Сигезенчене тәмамлагач, училищега кереп карады, ошатмыйча ташлап чыкты. Аннары әтисе аны, армиягә киткәнче дип, үзе эшләгән заводка эшкә урнаштырды. Бу эш малайның күңеленә хуш килде. Беренче хезмәт хакыннан әнисенә, апаларына бүләк алып кайтты.  Сөйгән кызына, йөргән кызларына бүләк таратты.

Биек йортның иң өске каттагы тәрәзәләрендә төне буе ут сүнмәде. Барысының күзе Ваняда булды, барчасының сөйләгән сүзе өстәл түрендә утыручы чибәр йөзле, кыска чәчле егет турында гына иде.

Әтисенең шушы уңай белән кайткан энесе шахтёр Гена абый, бераз төшереп алгач, энесен кочаклап, үзенең армиядә хезмәт иткәндә күргән маҗараларын сөйләде. Максатың чин, дәрәҗә алу булсын, диде.

Ана кеше, табынга берәр нәрсә алып чыгарга дип, кухняга кереп китә дә тиздән йөгереп тә чыга, күзләрен алмыйча, улын күзәтә, аның алдына читтәрәк торган берәр тәм-томны алып куя, үткән­дә-сүткәндә, малаеның башыннан, җилкәсеннән сыпырып уза.

Әти кеше күңелендәгесен тышка чыгарырга яратмый. Әллә каян сизелеп, күренеп тора: аңа да малаеннан аерылу җиңел түгел. Әмма улы өчен горурлану хисе барыннан да өстенрәк. Аның малае иртәгә солдатка китә. Кулына автомат тотыпмы, үзенең дәһшәтле танкы беләнме – Туган илен саклаячак аның газиз баласы. Ул аны гади бер солдат итеп кенә түгел, генерал итеп тә күз алдына китерә.

Әти кешенең бу хакта шахтёр энесенә, озату кичәсенә җыел­ган кунакларга сөйлисе килә, балконга чыгып инде йокыга тал­ган шәһәрне уятырлык итеп кычкырасы килә. Кызып алган ку­накларның бүтән нәрсәләр, җыен юк-бар, тузга язмаган гайбәт­ләр сөйләшергә керешүен күреп, ана кеше дәшми, өстәл кырыена ки­леп баса да әүвәл: «Сез монда кеше гайбәтен сөйләшергә дип килде­гезмени соң? Нигә сүзегез минем улым турында түгел соң?» – дигәндәй, бер караш ташлый, аннары кыенсынып кына тамак кырып ала да тезеп китә:

– Ваняга дүрт яшь идеме икән ул вакытта, шулай берчак атна буе югалып йөргән мәчебез үзе белән өч бала ияртеп кайткан. Шаклар каттык инде. Ваняның шатлыгы эченә сыймады. Мәче балаларының һәрберсенә аерым-аерым исем кушып чыкты, үзе карап ашатты, үз янында йоклатты. Гел шулар белән әвәрә килде инде. Беркөнне шулай өйгә кайтып керсәк, аптырап калдык, Ваняны апаларына калдырып чыккан идек. Кызлар, зал якка кереп, көзге каршында тезелешеп басканнар да күз буйыйлар, каш тарталар, ә Ваня өйдә юк, мәче балалары да күренми. Таптык. Мәче балалары белән бергә ваннага кереп бикләнгән икән, өчесен дә ваннага салып, краннан өсләренә су агыза. «Нишләвең бу, улым?» – дим. «Чыныктырам. Аларның армиягә барасылары бар бит әле, чыныксыннар», – ди. Кылт итеп исемә төште: узган ялда телевизордан «Советлар Союзына хезмәт итәм» дигән тапшыру караган идек. Солдатларның суда коенганнарын шунда күргән иде.

Кунаклар өйне гөрләтеп көлделәр. Барысыннан да уздырып Ваня үзе көлде.

Шул көнне Белоруссиядән, Гомель шәһәре янындагы бер авыл­дан армиягә Валерий Дроздов атлы егет тә китеп барды.

Валера озату кичәсе ясап тормады. Югыйсә әнисе: «Ясыйк, дус-ишләреңне чакырырсың», – дигән иде. Валера кул гына селтәде. Моңарчы алар өендә бәйрәмнең бәйрәм төсле булганы юк иде. Барысына да сәрхуш әтисе гаепле. Салып алса, дөньясын оныта, күзенә кем туры килсә, шуңа бәйләнә, савыт-сабаны кыра, ямьсез сүзләр белән сүгенә, аннары үкереп елый башлый.

«Без – сугыш елы кешеләре! Без сугыштан исән-сау калдык! Без фашистлар тырнагы астында яшәсәк тә биреш­мәдек. Җиңүдән соң да бал-майда йөзмәдек! Сез фашистлар тылында яшәгән дип, күзебезне ачырмадылар, ач булдык, ялангач булдык – түздек, иманны сатмадык! Тормыш ярыйсы хәзер! Мин хәзер бу тормышның рәхәтен күрергә тиеш, минем өчен бу тормыш көн дә бәйрәмнән торырга тиеш», – дип, кем каршындадыр аклана-аклана елый өлкән Дроздов.

Валера үз урамнарында яшәүче Наташа исемле кыз белән йөри иде. Кич җитәрәк, әнисенә чәй әзерләп торырга кушты да киенеп чыгып китте. Сәрхуш әти өйдә юк иде.

Наташа белән бергә дус-ишләрен урап чыктылар, аннары озак кына урамда йөрделәр дә өйгә кайттылар. Шундый көнне булса да, әтисе айныр дип уйлаган иде егет. Ләкин ул күптән өйгә кайтып, кәеф-сафа корып утыра иде. Валера авызын ачып бер сүз дә әйтмәде, Наташаны җитәкләп яңадан чыгып китте. Таң атканчы урамда йөрделәр.

Валера өенә яктырып килгәндә генә кайтты. Әти кеше малаен озату кичәсен бик яхшы үткәргән иде. Өйнең асты өскә килгән, идәндә чынаяк ватыклары чәчелгән, тәрәзә пәрдәләре суырып алынган. Әтисе үзе идән уртасында гырылдап йоклап ята. Әнисе өйдә юк. Димәк, кичә кичтән күршеләргә чыгып киткән. Валера өйдә булмаса, гел шулай итә әнисе, чөнки әтисе, исереп, бәйләнә башлый. Шуннан соң әнисе кулына эләккән берәр нәрсә белән әтисенә тондыра да чыгып кача. Иртәгесен генә әйләнеп кайта.

Валера өйдәге күренешкә карап аптырап басып торды да кире чыгып китте. Капкада әнисе күренде. Ана белән бала ишегалды уртасында, бер-берсен кочаклап, бик озак басып тордылар. Аннары егет биштәрен асып чыгып китте. Әнисенә озатырга барырга кушмаган иде. Ана кеше баштарак риза булса да, улы чыгып китүгә, тиз генә җыенып, клуб алдына йөгерде. Солдатка китүче егетләр төялгән әрҗәле машина инде кузгалып маташа иде. Йөгерә-йөгерә сулышы кысылган ана, туктагыз дигәндәй, кулын югары күтәрде.

Әнисе белән янәшә утырган Валерий Дроздов тагын бер мәртәбә еракта, башка йортлар ышыгында сыенып утырган өйләренә карап алды, клуб янында озатучылар белән бергә басып калган кешеләр янәшәсендәге Наташасына кулъяулыгын болгады. Машина кызулап китеп барды... Наташа күздән югалды, авыл артта калды...

Вагонның тәгәрмәчләре «так-ток» килә. «Ничә тәгәрмәче бар икән соң аның? – дип уйлый Карәхмәт һәм аннары үз-үзен тиргәргә керешә: – Синең башка уең юк ахры? Тәгәрмәчләр санын исәпләп утырмасаң!..»

Вагонның теге башында рекрутлар һаман йокламый. Проводник купесыннан да сөйләшкән тавышлар ишетелеп-ишетелеп ала. Проводник, купесын өлкән лейтенант Швалюкка калдырып, икенче вагонга китте. Купеда өлкән лейтенант Швалюк бригада чәйханәсенең буфетчысы Серафима белән бергә бара.

Серафима, юлдашлар булганда бер җилләнеп кайтыйм дип, Мәскәүгә барган иде. Инде хәзер шул ук юлдашлары белән кире кайтып барышы.

«Ник йокламый инде бу малайлар?» – дип уйлады Карәх­мәт. – Ярый, берәр атна хезмәт иткәч, йокының тәмен белерсез әле, сезгә әлегә кадерсез ул».

Карәхмәтнең үзенә хәзер башы тигән урында йоклап китмәсә дә була. Солдат хезмәтенең иң кыен чагы артта калып бара. Армия тормышының, начармы-яхшымы, үзенә күрә хатирәләре дә бар инде...

Беренче көннәр бүгенгедәй хәтердә...

КППны* узып, бригадага аяк басуга, поездда үзләрен инде чын солдат кебек хис итеп, горурланып килгән малайларның барысы да кинәт шым булды. Шаярулар, бер-берсенең такыр башына күрсәтеп көлүләр бетте. КППда дежур торучы солдат, капканы ачып, тәртипсез рәтләр белән килүче рекрутларның һәммәсенә дә ишетелерлек итеп:

– Хабаровскидан бармы? Кем Хабаровскидан? – дип кыч­кырды. Аңа каршы җавап бирүче булмады. Ул соравын тагын бер тапкыр кабатлады да, рекрутлар арасында үзенең якташларының юклыгына инангач:

– Такыр башлар гаскәре! – дип көлеп калды.

Бераздан Карәхмәт артына борылып карады. Әле генә кулын биленә куеп, рекрутларны каршылаган рядовой үзе кебек үк сул беләгенә кызыл тасма бәйләгән сержант каршында үрә катып басып тора иде. Карәхмәт, башын түбән иеп, янәшәсендә атлаган Дроздовка терсәге белән төртеп алды да артка таба ишарәләде. Дроздовка караган да баягы рядовой, кулына себерке тотып, тырыша-тырыша КПП әйләнәсен себерергә керешкән иде.

Моңа хәтле солдат формасын кияргә хыялланган малайлар үзләрен мыскыллаган рядовойның кулына себерке тотып, асфальт себерүен күреп көлемсерәп куйсалар да, солдатның киеменнән, автоматыннан тыш, аларга билгеле булмаган хезмәтен, тормышын күз алдына китерергә тырышып, башларын түбән иделәр, кинәт кенә нигәдер күңелләрен хәерсез шом басты.

Аларны туп-туры мунчага алып киттеләр. Рекрутларны Мин­скидагы туплау пунктыннан алып килгән өлкән лейтенант Швалюк һәммәсенә бер сафка тезелергә боерды. Үзе кул сәгатенә карап алды. Эткәләшә-төрткәләшә торгач, малайлар, ниһаять, бер сафка бастылар. Иң соңгы кеше сафта үзенә урын тапкач кына, өлкән лейтенант сүз башлады:

– Мунчага сезгә кырык минут вакыт бирелгән иде. Шуның ун минуты очты инде. Без болай да соңга калдык. Нәкъ сәгать икедә сезне плацта көтәләр. Ә хәзер – уңга! Мунчага марш! – диде.

Малайлар этешә-төртешә ишеккә ташландылар, мунча эченә керү генә тагын ун минут вакытларын алды.

Мунчада сарык көтүе кебек ыгы-зыгы килгән малайларның кайберләре душ астында башын чылатып алырга өлгердеме икән: «Солдат киемнәре алыгыз!» – дигән әмер яңгырады.

Карәхмәт, яңа киемнәрен кочагына кысып, читкәрәк китте дә, ашыга-ашыга киенә башлады. Итегенең кунычы озынрак кебек тоелды аңа. Бригадир Әхмәтҗан абзый хром итегенең кунычын гармун рәвешенә китереп кия иде. Итекләре атлаган саен шыгыр-шыгыр килеп тора. Карәхмәт, шуны исенә төшереп, итек кунычларын балтырдан аска шудырды. Болай матуррак та иде. Ләкин шулчак аңа бер солдат төртеп узды:

– Итегеңнең кунычларын тарт тизрәк. Командирлар күрсә...

Карәхмәт ашыга-ашыга итек кунычларын югары күтәрде.

Аларны мунча алдында көтеп торган өлкән лейтенант янә сәгатенә күз төшерде һәм:

– Тезелергә! – дигән әмер бирде.

Бу юлы малайлар, өсләрендә инде солдат формасын сизепме, тизрәк тезелделәр. Башлар әледән-әле як-якка борыла, баягы чуар-чабыр киемле малайларны хәзер танырлык түгел. Һәммәсе бер-берсенә бер су тамчысыдай охшаган кебек. Яңа киемнәре ничектер сәер дә, кызыклы да булып тоелды аларга. Өлкән лейтенантның «Үрә кат!» командасы да сафта тәртип оештыра алмады. Кемдер пилоткасын төзәтә, кемнеңдер аяк чолгавы итек башында җыелып калган, кемнеңдер каешы бушрак, барысы да кием-салымы белән әвәрә килә. «Йөгереп-марш» дигән команда сафны плацка таба куды. Әллә солдат формасы шулай көч өстәдеме: алар бер-берсен уздыра-уздыра йөгерергә керештеләр. Әмма кайсыберләре шундук артта калды, чөнки аяк чолгаулары чуалып, титаклый-титаклый йөгерергә туры килә иде. Карәхмәткә бу төркем сарык көтүен хәтерләтте. Сарык көтүе кичен авылга килеп кергәндә дә шулай була, сарыклар, шикәр шакмагы хәтле генә тояклары белән тузан туздыра-туздыра, баш-күзләрен акайтып, бар көчләренә чабалар.

Күрәсең, мондый тәртипсез йөгерү өлкән лейтенантка да ошап бетмәде. Ул:

– Тукта! – дип, команда бирде дә, читкәрәк китеп, кулын бер якка сузды һәм: – Бер рәткә тезелергә! – диде.

Иптәшләрен узып, алгарак киткәннәр дә кире әйләнеп кил­деләр. Рәт тынып калды.

– Уңга! Хәзер бер колоннага тезелеп йөгереп карыйк. Берәү дә үз урыныннан чыкмый. Дистанция саклагыз!

Чыннан да, саф белән йөгерүе җиңелрәк икән, болай хәл дә китми, сөртенмисең дә.

Аларны плацтан казармага алып киттеләр. Яшь солдатлар батальоннарга, роталарга бүленгәнче, ике айга якын «карантин»да буласылар икән. «Карантин» командиры кыскача гына «каран­тин»ның нәрсә икәнлеген һәм ни өчен кирәклеген аңлатты. «Карантин»да вакытта яшь солдатлар хәрби тормыш әлифбасын өйрәнергә тиешләр икән.

Казармага өлкән яшьләрдәге прапорщик килеп керде. «Карантин» командиры яшь солдатларны прапорщик белән таныштырды.

– Прапорщик Сильванович – сезнең старшинагыз. Ул монда сезгә атагыз урынына да, анагыз урынына да. Кем старшинаның сүзен тыңламый, шуның башы нарядтан чыкмаячак! Сез хәзер солдатлар инде. Бүгеннән башлап яңа тормыш белән яши башлаячаксыз, һәркем үзе өчен үзе җавап бирә. Монда сезне иркәли торган әбиләрегез дә, әниләрегез дә юк.

Армия тормышы белән кыскача беренче таныштыру шундыйрак булды.

Казармада урнашып, старшинадан көндәлек кирәк-яракларны алгач, һәркем үз тумбочкасын тәртипкә салды. Аннары старшина карават саен йөреп, тикшереп чыкты. Караватлардагы һәм тумбочкадагы тәртип старшинага ошамады. Ул казарма уртасына бер тумбочка чыгарттырды да, тартмада һәрнәрсәнең үз урыны бар дия-дия, сабын, теш щёткасы кебек вак-төякне рәтләп тезде. Аннан соң уртага бер карават күтәреп чыктылар. Старшина караватны туздырып ташлады да, һәр хәрәкәтен теле белән сөйләп аңлата-аңлата, аны яңадан җыеп куйды.

Һәр урында, һәр җирдә идеаль тәртип булырга тиеш иде. Малайларның гаскәри тормышы тәртипкә өйрәнүдән башланып китте.

...«Карантин»нан соң яшь солдатларны батальоннарга, роталарга бүлделәр. Өйләреннән бер үк көнне чыгып киткән теге өч малай өчесе дә бер ротага, разведчиклар ротасына эләкте.

Разведрота казармасына аларны кече сержант алып барды. Сержантның сул беләгенә «дежурный» дип язылган кызыл тасма бәйләнгән иде. Казармага килеп җитәрәк, ул үзе артыннан килгән солдатларга таба борылып карады да:

– Их, егетләр, эләктегез дә инде! – диде.

Разведрота дигәч, үзләренең дә күңелләре күккә сикергән иде малайларның. Сержант шул турыда әйтә дип уйлап, алар, бәхетле елмаеп, бер-берсенә караштылар, чөнки иптәшләренең күбесе пехота батальонына бүленде, алар исә – разведкага! Кем уйлаган да, кемнең генә төшенә кергән мондый бәхет!

– Их, егетләр, эләктегез дә инде! – дип кабатлады кече сержант.

Тегеләр, аптырап, кече сержантның йөзенә текәлделәр.

– «Картлач»лар бик әшәке безнең, – дип куйды соңыннан сержант һәм башка авызын ачмады, яшь солдатлар да кайтарып сорарга курыктылар.

* * *

Разведрота командиры өлкән лейтенант Ильинның башына бер сәер теләк килде: «Бу озын буйлы, какча Даниловны чалып егасы иде! Кызык... Нишләр иде икән? Якага ябышырмы, әллә шаяруга борыр микән? Һе... Кызык!..»

Өлкән лейтенант Ильин, әлеге сәер уйларыннан арынырга теләгәндәй, адымнарын кызулата төште. Уйлары да аңардан калышырга теләмәде, ул кызулаган саен, үртәшкән кебек, өлкән лейтенантның үзен дә узып, аз гына алдарак барган беренче взвод командиры Швалюкның ялык-йолык килгән итек кунычларына килеп чорнала. Швалюк сөрлеккәндәй кинәт кенә алга тартылып куя һәм шул мәлне үзенең төркемне дә, рота командирын да узып китүен шәйләп, акрыная төшә, аның йөзендә елмаю галәмәте чагыла.

«Менә Швалюкны чалып ексам, аның ни эшләячәген тәгаен белер идем. Хәер, егылмас ул, ничек кенә капылт чалынса да егылмас, тезләнсә тезләнер, артына утырмас. Анысы шулай да булсын, ди. Йә, егылды ди? Егылсамы? Егылса сикереп торыр иде, кан чыкканчы иреннәрен кысар иде һәм үзенең миннән өстенрәк дәрәҗәдә булмавы өчен бар дөньяны каргар иде... Һе... Бу Швалюк максатына ирешәчәк, барыбер ирешәчәк. Быел көзгә рота командиры булырга тора бит: нинди генә кыенлыкларга да түзәр ул, әмма максатына тәки ирешер. Ярый, ирешсен соң. Күренеп тора, взвод командиры булып йөрү аны туйдыргандыр инде».

Рота командирының уйлары тагын да үз янәшәсендә атлаган Даниловның итекләренә килеп сыланды. «Их, жәлке дә инде бу мескен «двухгодичниклар»! Нигә аларны армиягә алып торырга инде? Барыбер, ике елы үтүгә, койрыкларын сыртка салачаклар бит. Вакыт узсынга гына селкенеп йөриләр. Син, Данилов, ярыйсы гына командир әле үзең, артык хисле кеше булсаң да. Ә менә хәзер сине чалып ексам, мөгаен, хурланудан кычкырып еларсыңдыр. Аннары, армиядән киткәч, мине гаепләп, газетага да язып чыгарсың әле! Ярый, ярый, тынычлан, Данилов. Сиңа сүз әйтеп булмый, чынлап та, тотарсың да рота тормышы турында газетага язып чыгарсың, тәки журналистлыгыңны итәрсең».

Ильин, мондый мәгънәсез уйларыннан котылырга теләгәндәй, каты итеп тамак кырып алды һәм, үз-үзен тиргәп: «Тфү!» – дип куйды. – Булачак капитан, имеш! Малай-шалай кебек кыланып барасың!»

Рота командиры өлкән лейтенант Ильин, ачуы килгән чак­та, бик еш кына үз-үзен: «Булачак капитан, имеш!» – дип сүгәргә гадәтләнеп киткән иде. Әйе шул, әгәр ротасы сынат­маса, быел көздә Ильин капитан йолдызын алырга тиеш! Гел шул хакта уйлый өлкән лейтенант, шул турыда гына хыялла­на.

Рота командирының кәефе бик шәптән түгел бүген. Бердән, мәгънәсез уйларына ачуы килсә, икенчедән, бүген аның ротасына яшь солдатларны җибәрделәр. Разведчиклар ротасына «ка­ран­тин»нан борын аслары да кипмәгән малайларны...

Ильин бу хакта әүвәл бригаданың штаб начальнигына зар­ланырга уйлаган иде. Ләкин шүрләде, андый вак-төяк мәсьәлә белән Коваль янына бару тагын бер мәгънәсезлек булачак иде.

Ильинның бригадада иң шүрләгән кешесе – подполковник Коваль. Ул моны хәтта үз-үзеннән дә яшерми. Штаб башлы­гы – аягыннан алып башына хәтле бары гаскәр өчен генә яратылган кеше, күп вакытта кирәгеннән артык кырыс һәм таләпчән офицер.

Аннан бөтен бригада дер калтырап тора.

...Ильин янә Швалюк ягына күз салып алды. «Бигрәк тә үзсүзле син, взводный! Синең белән ачыктан-ачык бер сөйләшергә кирәк булыр әле, мөгаен. Өлкән солдатларны яклап маташуың юньлегә алып бармас түлке. Күңелем сизенә, яхшыга булмас!»

Рота командиры өлкән лейтенант, Швалюк ягына карамыйча гына:

– Ничек соң, яшь солдатлар, «карантин»нан килгәннәр, дим, ошадымы-юкмы? Шәп егетләр күренәләр бит, ә?!

Әйтерсең Швалюк аның бу соравын күптәннән көтеп торган – шундук җавабын да бирде:

 – Разведрота хәтле разведротага кем «карантин»нан солдат җибәрә инде!

Рота командиры кабат авызын ачарга өлгермәде, сүзгә Данилов кушылды.

– Безнең ротага кирәкми иде алар.

– Ник?

– Кыерсытачаклар, өлкән солдатлар көн күрсәтмәячәк ул ма­­лайларга.

Ильин үзенең командир икәнен исенә төшердеме, әллә һаман да Швалюкның фикерен беләсе килә идеме:

– Алай булгач, ротага без нигә соң? Сезнең нәрсәгә кирәгегез бар, Данилов, яшьләрне кыерсыттырырлык булгач, дим?! Анатолий Сергеевич, шулаймы?

Ләкин Швалюк аның фикерен җөпләргә ашыкмады, һаман үзенекен тукыды:

– Разведротага «карантин»нан солдат алалармы соң инде! Батальоннарга сыйган булырлар иде әле.

– Монысы башка мәсьәлә, иптәш Швалюк.

Рота командиры тагын тамагын кырып алды.

– Бу төп мәсьәлә, иптәш ротный, көзге тикшерүләр килеп җиткәч, яшь солдатларның ротаны яндыруы мөмкин.

Соңгы сүз рота командирыныкы булды.

– Ярый, аңлашылды, иптәшләр. Швалюк, син бүген ротада дежур икәнеңне оныта күрмә!

Шәһәрчеккә кергәч, алар төрлесе-төрле якка таралыштылар.

«Их-ма! Карын ачкан бит», – дип уйлады Данилов, үзе генә калгач. Һәм тулай торакка кайткач, нәрсә пешерәчәге турында план кора башлады. Владимир Даниловның армиядә әле тагын бер ел хезмәт итәсе бар. Университетның журналистика факультетын тәмамлады Данилов. Укып бетерүгә, берәр район газетасына эшкә эләгеп булмасмы дигән уе да бар иде күңелендә. Әмма язмыш аны ике елга армия хезмәтенә җи­бәрде. Баштарак бу хәлгә каушабрак калса да, бәлкем, анда да берәр хәрби газетага урнашып булыр әле дигән өмет күңелен тынычландырды. Бу теләген Хәрби комиссариатта да белдереп караган иде. Әмма хәрбиләр, гадәтләренчә, аның теләге белән санлашып тормадылар, Даниловтан взвод командиры ясап куйдылар. Әмма газетага урнашып булмасмы дигән өмет һаман яши бирде. Хәрби тормышның кырыслыгы, үз кануннары һәм бары үзенә генә хас булган мәшәкатьләре беткәне юк иде әле.

Тулай торагына кайтып җитәрәк, лейтенант: «Макарон булырга тиеш бит. Макарон кыздырырга кирәк!» – дигән карарга килде һәм ашказаны, шуны сизгән шикелле, кыздырган макарон таләп итеп, күңелле генә быгырдап куйды.

Иптәшләреннән аерылгач, Швалюк әүвәл икенче якка таба китәргә уйлаган иде. Тик бүген тагын бригадага барасы исенә төшеп, өенә кайтырга булды. Серафимага бер барып керсәң, тиз генә китәрмен димә. Назга сусаган хатын «тревога» булса да җибәрмәячәк аны.

Хатыны Василиса, әллә кайчан эштән кайтып, аны көтеп утыра торгандыр. Өлкән лейтенантның кыек юлдан йөр­гәләгәнен әллә сизенә инде – соңгы вакытта һәр адымы белән дә кызыксына башлады.

Сизә генә күрмәсен! Алайса, бетте! Гүзәл хатыныңнан шундук колак кагасың, Швалюк! Хәер, хатыннан гына колак каксаң бер хәл әле! Гаиләң җимерелгәне ишетелсә, рота командиры булу да тәтемәячәк! Монысы – иң куркынычы!

Ильин исә гаиләсен бик яратса да, матур, тигез яшәсәләр дә, алар турында уйларга күнекмәгән. Фатиры бармы – бар, акчасын алып кайтып бирәме – бирә, гомерен бөтенләе белән хәрби тормышка багышлаган офицердан тагын ни кирәк?..

* * *

Офицерлар җыйнаулашып кайтып киткәч, казарма җиңел су­лыш алды. Солдатларның кайсы караватларына ауды, кайсы­берләре телевизор янына өелеште.

«Карантин»нан килгән яшьләрне ике яруслы караватларның өске катына урнаштырдылар.

«Карантин»да чакта ук гаскәрнең язылмаган законнары белән танышып өлгергәннәр иде инде. Яңа килгәннәр яки ярты ел хезмәт итәргә өлгергәннәр «әрвах»лар була, аларның бернәрсәгә дә хокуклары юк, башлары кара эштән чыкмый.

Хезмәт вакытлары бер елдан авышканнары – «чүмеч»ләр, болары инде үзләрен кеше итеп сизәләр, турыдан-туры «әрвах»ларга әмер бирү дә алар вазифасында, казармадагы чисталык өчен дә алар җавап бирәләр, ягъни «әрвах»лардан чистарттыралар.

Армиядә иң рәхәт яшәгән халык – «картлач»лар, алар «әр­вах»ларның тыңлаучан, карусыз булганнарын яраталар, уйла­ры – тәмле ашау һәм озаграк йоклау, телләрендә – «гражданка».

Менә шундыйрак бүленеш икән монда. Бу тәртипкә каршы кыл да кыймылдата алмыйсың. Бетте!..

«Карантин»нан килгән солдатларга киемнәре каешланып катып беткән, итек башлары агарып торган, кулларын чеби баскан бер рядовой кием киптерү бүлмәсенә керергә кушты. Әүвәл шикләнеп кенә Панасенко кузгалды, аның артыннан Дроздов белән Әмирханов та иярде.

Аларны дәшкән рядовой юынгычка таба китте. Юынгыч бүл­мәсенең каршы ягында өстенә «сушилка» дип язылган ишек күренә. Теге рядовой аларны, кулы белән генә ишарәләп, үз артыннан әйдәде дә, ишек янына килеп җиткәч, әүвәл колакларын торгызып бермәл тыңлап торды һәм кыюсыз гына шакып алды. Эчке яктан:

– Кер! – дигән тавыш ишетелгәч, ишекне ачарга җөрьәт итте. Аннары малайларны эчкә уздырып җибәрде.

Бүлмәдәге элгечләрдә солдатларның комбинезоннары тезелеп киткән, бер почмакта майга каткан ике матрос ята, түрдә, әлеге кысан бүлмәнең бердәнбер тәрәзәсе янындагы табуреткаларда, ике солдат утыра.

– Килегез, егетләр, килегез мондарак, – диде аларның салам көлтәсе кебек сары чәчлесе.

Икенчесе – чандыр буйлы, ут янып торган зәңгәрсу күзле, бераз кәкрерәк борынлысы – ишек янында торган баягы солдатка кычкырды:

– Сало! Тәмәке! Тиз бул! Юкса мин синнән колбаса ясыйм! – Үзе, шундый тапкыр сүз әйтә алуына кәефе килеп, ыр­жаеп көләргә дә кереште.

Теге солдатның андый очрак өчен тәмәкесе кесәсендә генә икән, ул, атылып кереп, Чандырга сигарет сузды да, тагын ни боерасың дигәндәй, аның йөзенә текәлеп катып калды.

– Бар, булды, тай моннан!

Сало күздән югалды.

– Менә нәрсә, – дип сүз башлады Чандыр, тәмәкесен кабызып, бер тирән итеп суырганнан соң. – Шәп ротага эләктегез сез. Куаныгыз. Разведрота бөтен бригадада берәү генә, бригаданың йөзек кашы! Штаб башлыгы безнең ротадан башка бер генә көн дә яши алмый!

Сүзне Салам чәч дәвам иттерде:

– Ротаның үз традицияләре бар, сез дә сакларга тиеш аны, – диде ул һәм кычкырып җибәрде: – Сало!

Ишектән баягы солдатның башы күренде.

– Нәрсә, Серёжа?!

– Егетләргә табуреткалар алып кил, живо!

Салоның башы югалды һәм, күп тә үтмәде, ул, берсен җилкәсенә утыртып, икесен кулына тотып, өч табуретка алып керде. Салам чәч аны янә куып чыгарды һәм, идән уртасында аптырап басып торган яшь солдатларга ишарәләп:

– Утырыгыз, утыр, егетләр, – диде.

Тегеләр бер-бер артлы урындыкларга утырыштылар.

– Менә сез шәп егетләр күренәсез, гәүдәле, таза егетләр. Алайса, ротаны ыбыр-чыбыр белән тутыра башлаганнар иде. Комбригына хәтле берәр төрле эш булса, разведчикларны җи­бәрә, ә үзләре ротаны җыен боламык белән тутыралар. Әнә карагыз инде теге имгәкне, бая монда керде бит әле, фамилиясе Сало аның. Оешмаган да инде түлке, аягүрә йоклап йөри, үзе разведротада ике ай хезмәт итә инде.

Салам чәч кулындагы тәмәкесен соңгы мәртәбә суырды да, бармак араларына кыстырып, түшәмгә таба чиерттереп җибәрде. Төпчек, түшәмгә тиеп, очкыннар чәчте дә туп-туры Панасенконың башына килеп кунды. Панасенко, корт чаккандай, куллары белән чәбәләнә-чәбәләнә, аны чәченнән сыпырып төшерде. Бу хәлгә бары тик үзен гаепле итеп сизгәндәй, башын түбән иде, колак яфракларында утлар кабынды. Моны күзәтеп торган Салам чәч пырхылдап көлеп җибәрде, аңа Чандыр иярде, аларга Карәхмәт белән Дроздов кушылып көләргә тотынды. Әмма соңгы икесенең бер дә көләселәре килми иде килүен...

Чандыр көлүеннән шып туктады да кыяфәте кинәт кенә җитдиләнеп, кашлары җыерылып килде.

– Әләкләгән өчен безне нишләтәләр иде, беләсезме?! – диде ул һәм, сүзләрен раслату өчен, янәшәсендәге Салам чәчкә таба борылды. – Петя, исеңдәме?

– Әй, хәзер нәрсә ул! Элек без «әрвах» вакытта «картлач»лар монда безнең шикелле генә түгел иде! Әнә курилкага да «карт­лач»лар тартып торганда керә алмый идең. Типкәләп кенә чыгаралар.

Салам чәч белән Чандыр каршыларында утырган яшь сол­датларга «әрвах» вакытта үзләренең күргәннәре турында бер-бер артлы сөйләргә керештеләр.

Карәхмәтнең дә, тегеләрнең дә чәчләре үрә торды, чөнки алар каршында утырган бу ике рядовой «әрвах» чагында бик күп михнәтләрне башларыннан кичергәннәр иде шул.

– Командирга да әләкләп булмый, – дип дәвам итте Чандыр. – Әләкләсәң, беттең дигән сүз, көн дә, төн дә юк сиңа, хезмәтең тулганчы, адәм типкесендә йөреячәксең. Үз иптәшләрең дә яратмый әләкчене.

– Йә, ярый, – дип, Салам чәч урыныннан кузгалды. – Мантана, син бик җәелмә, хәзер лейтенант йөгереп килеп җитәчәк.

Салам чәч бүлмәдән чыгып китте. Мантана дигәннәре дә яшь солдатларны чыгарып җибәрде.

Салам чәчнең фамилиясе Рубевский икәнлеген белделәр. Мантана исә фамилия түгел, манатов фамилиясеннән охшатып ясалган кушамат икән. Манатовка үз кушаматы бик тә килешеп, ябышып тора. Чалбары нечкә аякларына сыланырлык итеп тарайтылган, пилоткасы баш чүмечендә утыра, изүләре ачык. Аның зәңгәр күзләре, май урларга җыен­ган карак мәченеке кебек, бер­өзлексез хәрәкәттә, гел ялт-йолт килә. Манатовның бер ноктага гына карап уйланып утырганын, күзләренең хәрәкәтсез чагын күргән кеше юк әле.

Рубевскийның кушаматы – Әтәч. Кем уйлап тапкандыр, аның кушаматы да үзенә бик туры килә. Тавыклар арасында һәрвакыт үзенең өстенлеген тоеп, вәкарь белән йөргән әтәч кебек Рубевский бүтәннәргә гел өстән карый. Караватта ятканда да түшәмгә караганы юк аның, карашы һәрчак идәнгә таба төбәлгән булыр.

...Отбойга тикле бер сәгать вакыт бар иде әле. Карәхмәт тумбочкасыннан кәгазь-каләм алды да, өенә хат язарга дип, кызыл почмакка кереп утырды. Өйдән чыгып киткәннән бирле, энесе Йосыфка бер авыз сүз язганы юк. «Карантин»да чакта язасы килмәде, ротага күчергәннәрен көтеп йөрде.

Күңеле әле дә тыныч түгел түгелен. Мондый сөйләшүнең нигә кирәге булды икән соң? Карәхмәткә нәрсәгә ди аларның башыннан кичергәннәре! Ни пычагыма үзләрен яшь солдатлардан кызгандырып утырдылар соң әле? Нигәме? Һе, мөгаен, юньлегә түгелдер инде, яхшыга булмас. Алдан ук кисәтеп куюларыдыр әле. Янәсе...

Өчесенең дә күңеленә бик тирән сеңеп калды: ни генә булса да, командирларга әйтү ярамый икән. Әйтсәң, әләкләсәң –беттең!..

«...Сәлам ерак Белоруссия җирләреннән! – дип башлады Карәхмәт энесенә дигән хатын. – Йосыф! Абыеңны разведчиклар ротасына алдылар! Рәсемгә төшәргә җай юк әлегесен, хезмәт бик каты бара.

Авылда ни хәлләр? Мине сорашалармы? Сораганнарга сәлам тапшыр!

Монда караватлар ике катлы, бер-берсе өстенә куелган. Безнең урыннар икенче катта ук.

Ярый, вакыт бик аз, шуның белән тәмамлыйм. Разведчик сәламе белән Карәхмәт абыең.

Әнигә кәҗәне арканларга булыш. Бик хулиган бит ул. Әни үзе генә тыңлата алмас».

Карәхмәт, хатны конвертка салып, адресын язды да дневальный тумбочкасына илтеп куйды. Җыелган хатларны почтага дневальный илтеп сала, диделәр.

Отбойдан соң яшь солдатлар икенче каттагы караватларына үрмәләделәр. Менеп кенә җиткәннәр иде, алар янына бер сержант килеп басты да калын тавыш белән:

– Аякларыгызны юдыгызмы? – дип гөрелдәде. Анысын онытып җибәргәннәр иде шул, кире сикереп төштеләр дә, итекләрен кулларына тотып, яланаяклары белән агач идәнгә чап-чоп баса-баса, юынгычка йөгерделәр.

Карәхмәт, аякларын юганнан соң, карават янына килде. Аның астындагы икенче караватта бер солдат сузылып ята. Ул, итекләрен салып маташкан Карәхмәткә таба борылып та карамыйча, тумбочкасы өстеннән йомарланган газета кисәге алып, аңа ташлады.

– Бу кәгазьне чүплеккә атып кил!

Карәхмәт каушап төште, аннары, иелеп, идәндә яткан кәгазьне алды да, кулында тоткан килеш, тегеңә карап тора башлады. «Әгәр дә беренче көннән үк баш бирсәң – беттең. Бер ел буе теләсә кемнең кубызында бииячәксең! Беренче көннән үк каршылык күрсәтсәң, кемлегеңне аңларлар, адым саен бәйләнмәсләр!»

Бу – «карантин»да алган әлифба иде.

Карәхмәт кулындагы кәгазьгә бер мәртәбә күз төшерде дә аны тумбочка өстенә илтеп куйды. Үзе авыз эченнән генә:

– Минем чүп түгел бит ул! – дип мыгырданды.

– Нәрсә?!

Шулчак үз караваты янына Панасенко да килеп җиткән иде. Теге, авыз эченнән нәрсәдер сөйләнә-сөйләнә, Карәхмәткә таба кизәнде дә Панасенкога кычкырды:

– Кәгазьне чүплеккә илтеп ташла! Тиз бул!

Панасенко «ак» димәде, «кара» димәде – кәгазьне алып чүплеккә китте. Карәхмәт, шуннан файдаланып, тиз генә караватына үрмәләде. Мендәргә башын гына төрткән иде, астагы солдат Карәхмәтнең карават сеткасына тибеп алды. Карават кырыена ябышып өлгермәсә, икенче ярустан идәнгә мәтәләчәк иде малай.

...Сәгать төнге берләр тирәсе булдымы икән, куркыныч төш күреп, Карәхмәт йокысыннан уянып китте. Казарма эче тып-тын.

Бераздан күрше караватларның берсе шыгырдап куйды, кемдер, күн башмакларын чаж-чож өстерәп, бәдрәфкә барып килде. Янә карават сеткасы тартылды – теге урынына ятты. Ул бер­ара әйләнгәләп ятты, ятты да аннары инде яңадан йоклап китә алмады. Шул чакны якында гына шырпы сызганы ишетелде. Карәхмәтнең борынына тәмәке исе килеп бәрелде. Ул одеялын башыннан ук бөркәнде. Шунда, казарма эчен яңгыратып, тәмәкече ягыннан сәер тавыш килде:

– Духи! Ваша жизнь волчья, войте по-волчьи! *

Карәхмәт, монысы ни булыр икән инде тагын дигәндәй, одеялын ачып башын күтәрде. Астагы катта ятучылар­дан кайсыларыдыр чышын-пышын сөйләшә, көлешә башладылар.

– Әрвахлар!

Казарма уянды. Карәхмәт йөрәгенең дөп-дөп типкән тавышына хәтле ишетте. «Монысы ни булыр инде тагын?..»

– Духи! Войте по-волчьи! Ваша жизнь волчья!

Панасенко караваты астына яткан Рубевский үрелеп кенә бер итеген алды да яланаягына киеп куйды һәм үзенең өстендә бүлтәеп торган карават сеткасына тибеп җибәрде. Аңкы-миңке яткан Панасенко идәнгә дөпелдәп төште дә: «Ай!» – дип кычкырып җибәрде. Рубевский Панасенконың кабыргасына типте.

– Марш урыныңа!

Түрдәге караватлардан тагын берничә кеше идәнгә мәтәлде. Карәхмәт: «Монда «әрвах»лар без генә түгел икән!» – дип уйлап бетерергә өлгермәде – үзе дә аска таба очты.

Идәнгә мәтәлүчеләр үз урыннарына урнашып бетүгә, янә теге команда яңгырады:

– Духи!!!

Бу юлы җавап озак көттермәде, почмак яктан кемнеңдер бүре тавышына охшатып улавы ишетелде, аңа икенчесе кушылды, өченчесе... Берничә минуттан казарма эче карурманга охшап калды.

Астагылар буыла-буыла көлде, өстәгеләр тырыша-тырыша улады. Берәр «бүре»нең тавышы тынып калса, аңа шундук астан төртеп алдылар, тавышлар янә көчәйде.

Карәхмәт карават тимеренә чытырдап ябышып тыңлап ят­ты, ятты да, астагы солдатның төрткәләвенә дә карамастан, «бүре»ләргә кушылмады, урманы, андагы чын бүреләре исенә төште һәм ул эт булып өрергә кереште. Бүре барын­ сизгән Алан этләре бөтен авылны күтәреп өрә башлый иде.

Дневальный «шуба!»* дигән куркыныч аваз салмаса, тагын улыйсылар иде әле. Дневальный тавышын ишетүгә, «бүреләр» шым булды, берара казарма эчендә карават тимерләре шыгырдаганы гына ишетелеп торды.

Бригада буенча дежур офицер, дагалы итекләре белән дык-дык басып, казарма эчен әйләнде дә чыгып китте.

Карәхмәт, иреннәрендә тозлы тәм тоеп, авызын тотты –аның борыныннан кан ага иде. Ул, борынын кысып, җәһәт кенә идәнгә төште дә, яланаякларына итеген киеп, юынгычка йөгерде. Дневальный тумбочка янында басып тора, Карәхмәтләрне плацтан ротага алып килгән сержант ишек янында йөренә иде. Йөзе-борыны канга буялган Карәхмәтне күреп, ул аның янына килде һәм кулыннан тотты да, тиз генә юынгычка алып кереп, кранны ачты.

– Кем сукты? Кем кыйнады? – диде сержант.

– Ы-ы-ы...

– Кем сукты, дим?

Салкын судан кан оешып китте, ахрысы, акмый башлады.

– Сукмады берәү дә, үзе каный.

Сержант башын чайкап куйды:

– Идәнгә егылып төштеңме соң?

– Ие. Түлке мин барыбер бүре булып уламадым.

– Егет икәнсең! Башка көнне дә улама!

– Аларга каршы сугышырга инде әллә?

– Кирәк тә бит... Тик алар бергә-бер чыкмыйлар, эт көтүе кебек һәммәсе берьюлы ташлана.

Кече сержант – Матусов фамилияле белорус егете иде. Бу ротага моннан ике ай элек өч сержант килде алар. Армиядә тугызынчы айларын хезмәт итсәләр дә, язылмаган законнар буенча, ул да, аның иптәшләре Хафизов белән Нападовкин да һаман «әрвах»лар чутында йөри иде.

Бу өч егет күптән түгел генә, үзләрен Әфганстанга җибә­рүләрен сорап, гариза яздылар. Әлегә бернинди хәбәр дә юк, разведрота «картлач»лары белән көрәшә-көрәшә хезмәт итеп яталар. «Тизрәк моннан башны алып качасы иде», – дигән уйлары көннән-көн көчәя бара.

Баштарак Хафизов, иптәшләренең бу теләкләренә каршы төшеп: «Без моннан китсәк, «картлач»лар тагын да котырачаклар гына бит», – дигән иде. Аның бу сүзләренә каршы Нападовкин кул гына селтәде: «Син нәрсә, Солтан, командирлар үзләре дә бу хәлгә күз йомып торганда, нишләп мин монда «картлач»лар белән сугышып ятарга тиеш ди әле. Әфганстанга барып, дошманнар белән сугышам мин лутчы. «Әфганстанда хезмәт итеп кайт­каннарга фатир бирәләр икән», – дип әйтеп куйды Матусов.

Шулай итеп, мәсьәлә хәл кылынды: өч кече сержант, үзләрен Әфганстанга җибәрүләрен сорап, гариза яздылар.

* * *

Тәгәрмәчләр келтер-келтер чакрымнарны саный. Вагонның теге башындагы малайлар һаман йокламый, сөйләшәләр, ара-тирә көлешкән тавышлар да ишетелә. Сало көлдерә бугай аларны анда. Армиягә китеп хезмәт итә башлаганнан бирле Салоның үзенең дә беренче тапкыр көлүедер әле. Моңарчы көләрлек түгел иде шул, «картлач»ларның йомышларын үтисе, үзең өчен дә, алар өчен дә хезмәт итәсе булды. Беренче елын хезмәт иткән солдат бары өч нәрсә турында гына хыяллана: туры килгәндә күбрәк ашап калырга, озаграк йокларга һәм «картлач»ларның кәефләрен бозмаска.

Сало белә: ротага кайткач та тормышы элеккеге кебек начар булмаячак, берәр атнадан «дембельләр» өйләренә китә, разведротада «картлач» булып ике генә бөртек солдат кала: үзбәк Нурулла да молдаван Ротар. Алар икесе генә утыздан артык кешегә каршы пычагым да кыра алмыйлар!..

* * *

Башын, муенын, терсәгенә кадәр бер кулын ак бинтка ураган «картлач» Манатов караватында яткан килеш тә, кызыл почмакка кереп тә, дневальныйның пычагын суырып алып, аны авызына капкан сурәттә дә, пычакны «исән» кулына тоткан кыяфәттә дә ярты сәгать буе фоторәсемгә төшеп йөрде. Аннары үзен рәсемгә төшергән Салоны кием киптерә торган бүлмәгә кертте дә:

– Таң атканда фотолар әзер булсын! – дигән кисәтү белән тышкы яктан ишекне шартлатып бикләп куйды.

Аннары киемнәрен үтүкләп маташкан Панасенко белән Дроздовны кызыл почмакка чакырып кертте.

– Кәгазь-каләм алыгыз!

Үзе тәрәзә төбенә менеп кунаклады.

– Мин әйткәнне язып барыгыз!

Панасенко белән Дроздов, авызларын ачып, Манатовка төбәлделәр. Шулчак ишектән старшина урынбасары сержант Иванов күренде. Алыптай гәүдәле бу сержант, офицер һәм прапорщиклардан кала, ротада беренче кеше иде. Бик аз сүзле ул, беркайчан да чәчрәп чыкмас, акрын гына тик үз дигәнен эшләп йөрер. Старшина урынбасары булуыннан бигрәк, бала башы хәтле йодрыкларыннан шүрлиләр аның. Яшь солдатларның котын алып торган Манатов та, Рубевский да, сержант Михайлов та аның белән чамалап сөйләшәләр.

– Мантана! Төш тәрәзә төбеннән! Штаб тәрәзәсеннән күре­неп торасың бит, – дип гөрелдәде Иванов.

Манатов урындыкка төшеп утырды да, үзенең әмерен көтеп торган яшь солдатларга ымлап:

– Хат язабыз, – диде. Аннары кабат солдатларга тө­бәп: – Кайсыгызның язуы матуррак, шунысын мин әйткән адрес буенча почтага илтеп салырсыз! Башлыйбыз, – дип өстә­де. – Дөньядагы иң якын кешем минем! – Манатов шулай диде дә, тиз генә урыныннан сикереп торып, ишеккә китте һәм, башын чыгарып:

– Телескин! – дип кычкырды.

Ишектә тәбәнәк буйлы, йөзе атныкына охшаганрак бер солдат күренде.

– Телескин! Кил монда, утыр, миңа матур сүзләр эзлә­шер­сең!

Телескин да армиягә Манатов белән бергә алынган, ул да, хезмәт итү вакыты буенча, «картлач»лар чутында йөрергә тиеш. Ләкин Телескинның мондый бәхетне татып караганы юк һәм эләкмәс тә инде ул аңа. Телескин өчен хәрби хезмәт разведротада түгел, батальонда башланган иде. Ротада алар барысы да бер чакырылыштан, һәммәсе дә үз ишләре иде. Бервакыт бригада хәрби уеннар вакытында Телескиннар взводы белән разведрота солдатларына уртак палаткада яшәп алырга туры килде. Манатовларның «әрвах» чаклары иде бу. Палатканың комсыз тимер миченә ягарга утынны алар ташый, поход кухнясыннан аш алып килергә алар йөгерә. Разведрота «картлач»лары бик тә таләпчән, кырыс. Вакытында утыны салынмыйча, мич суына башласа, Манатовка, Рубевскийга, Михайловка, Ивановка эләгә.

Телескин хезмәт иткән взвод солдатлары барысы да бериш булганлыктан, бер-берсенә куша алмыйлар, алар да, разведрота «әрвах»ларына аркаланып, тегеләр ташыган утын җылысында яталар. Ә башка рота «картлач»ларының икенче бер рота яисә батальон «әрвах»ларына тешләре үтми, шуңа күрә ни дә булса кылырга талпынып та карамыйлар.

Ай, шулчакта ничек кызыккан иде Манатов батальон сол­датларының тормышына! Үзләре Манатов белән бервакытта армиягә килгәннәр – үзләре ничек рәхәт яши! Һай, кызыкканнар иде разведрота «әрвах»лары аларга!..

Язмыш, диген, нәкъ бер елдан соң Телескинны батальоннан разведротага күчерделәр. Менә шуннан соң аның өчен икенче төрле тормыш башланды!.. «Син тиешле вакытта «әрвах» тормышын күрмәдең», – дип, аның хезмәт вакыты нәкъ бер елга чигерелде һәм рядовой Телескин, чып-чын «әрвах»лар белән беррәттән, үз тиңдәшләренә хезмәт итәр көнгә калды...

– Наташа җиңгәңә хат язабыз, Телескин, йә ничек дип башлыйбыз? Ә сез бая язганнарны сызыгыз, чиста кәгазь алыгыз.

Телескин эшкә кереште:

– Күктәге иң якты йолдызым минем, дип башласак, ә? – диде.

– Вәт, вәт, шәп бу! Языгыз. Йә, тагын?

– Күктәге иң якты йолдызым минем! Сиңа солдат сәламнәре белән хат язучы Александрың дип белерсең.

Манатов, аны бүлдереп:

– Кайнар солдат сәламнәре белән, диген!

– Ие, «кайнар солдат сәламнәре...» Наташа! Сиңа бик озак хат язмый тордым, ачулана күрмә, зинһар, сәбәбе бар. Ул сәбәп хәрби сер инде, Наташа, аны хатка язарга ярамый. Менә мин сиңа госпитальдән чыкканнан соң төшкән фоторәсемнәремне җибәрергә булдым. Шуннан үзең аңларсың. Бармаклар әле һаман бөгелеп җитми, каләм тотып язып булмый. Шуңа күрә бу хатны да әйтеп кенә яздырам...»

Казарма эченнән:

– Мантана! Телевизордан синең Аннаң җырлый! Анна Герман! Күрмичә каласың! – дип кычкырдылар.

Манатов атылып урыныннан торды.

– Үзегез язып бетерегез. Карагыз аны, матур итеп языгыз! Хатны кем шәп итеп яза, шул бүген туалет чистартудан азат булачак!

Манатов, чыгып барышлый, Телескинга таба борылды.

– Ә син минем әнигә хат язып сал. Фәлән-төгән, диген. Шура командировкага китте, миннән хат язарга үтенде, диген!

Манатов киткәч, Дроздов каләмен куйды да кул аркасы белән маңгаендагы тирне сыпырып алды. Бер айдан бирле үз әнисенә дә хат язып салалганы юк. Вакыт тими, иртәдән кичкә кадәр аяк өстендә, инде бераз бушадым гына дигәндә, «картлач»лар берәр эш таба.

 «Әни ничек яши икән? – дип уйлады Валера. – Әти һаман эчә микән? Мин булмагач, тагын да иркенәйгәндер инде. Их, тизрәк үтеп китсен иде бу айлары, бу еллары!»

«Наташа да сагындырды. Кара, бу Мантананың да йөргән кызы Наташа исемле микәнни? Наташа шул. Хатка шулай яздырды бит...»

Валера каләмен кулына алды. «Наташа!!! Сагындым сине, бик тә сагындым. Инде менә өченче аемны хезмәт итәм, тик бер генә минутка булса да исемнән чыксаң икән! Беләсеңме, Наташа, кайчак уйлыйм: «Әгәр бу дөньяда син, Наташа атлы гүзәл булмаса, миңа армиядә хезмәт итүләре бу кадәр үк кыен булмас иде», – дим. Чөнки сагыну дигән нәрсә бик үзәккә үтә шул! Син булмасаң, бәлки, авылны да бу хәтле үк сагынмас идем. Аннары тагы уйлыйм да үз-үземне сүгәм: «Тиле, – дим, – әгәр синең Наташаң булмаса, син армиянең кырыс тормышына бер генә көн дә түзә алмас идең бит», – дим. Бер көн үткән саен: «Инде кайтырга да күп калмый, – дип, үз-үзеңне юата алмас идең», – дим.

Минем хезмәт яхшы гына бара, Наташа. Һәммәсен дә язып бетереп булмый инде, ачуланма, хәрби сер, ярамый.

Наташа! Син безгә кереп йөри күр инде, әнине ташлама. Мин дә булмагач, аңа бик авырдыр. Әтигә дә әйтеп кара, эчеп йөрмәсен. Синең сүзне тыңлый бит ул, Наташа.

Наташа, шуның белән бу хатымны тәмамлыйм. Вакыт бик тар! Сине үбеп, Валераң».

 Ә Панасенко, хатны ни дип дәвам итәргә дә белмичә, аптырап утыра иде. Ярдәм өмет итеп, Дроздовка сүз кушып карады – тегесе ишетмәде дә, мышный-мышный, Манатов әнисенә хат яза иде, башын да күтәрмәде.

Анна Герман җырлап бетерде, ахрысы, ишектән Манатов күренде.

– Барамы, – диде ул, керә-керешкә.

Дроздов куркуыннан куырылып килде, әмма бу халәте озакка сузылмады, тирән итеп бер сулыш алды да, өстәл астында кулын йодрыклап: «Кагылып кына кара, Мантана!» – дип, тешләрен кысты. Үзенең йөзе комач кебек булып кызарды.

Манатов, бинтларын чишеп, кулына тоткан иде. Үзе берөзлексез ниндидер эчпошыргыч көй сызгыра. Ул әүвәл Панасенко янына килде.

– Яле, тфү! Берни язмагансың бит син, аңгыра! – Манатов күп сөйләшеп тормады, Панасенконың чәченнән тотып, башын күтәрде дә яңагына чалтыратты.

– Бүген төне буе лезвие белән казарма идәнен кырачаксың! – Манатов Телескинның кәгазен тартып алды. – Молодец, Телес­кин, шәп язгансың!

Чират Дроздовка килеп җитте. Манатов аның алдындагы кәгазьне алды да авыз эченнән бытырдатып укырга кереште. Укып чыкты. Аннары, кашларын җыерып, яңабаштан укырга тотынды. Бу юлы ахырына кадәр барып җитәргә түземлеге калмады:

– Син! Салага! Әрвах! Мине мыскыл итәсеңме?!

Дроздов аягына торып басты да, башын аз гына ия төшеп, каш астыннан Манатовка карап тора башлады.

– Бир хатны, синеке түгел ул. Мин аны... мин аны үз Наташама язганмын.

Манатов Дроздовка сукмады. Өстәл өстенә менеп басты да хатны мыскыллы тавыш белән кычкырып укырга кереште.

Дроздов ни кылырга да белмичә, аптырап, аңкауларын чәйни-чәйни басып торды, торды да Манатовка таба бер адым атлады.

– Бир!

Ишектә урынбасар Иванов күренде.

– Мантана! Төш өстәл өстеннән! И акырма шулкадәр! Тавы­шың бөтен бригадага ишетелә.

Манатов идәнгә сикереп төште:

– «Сине үбеп, Валераң», имеш. Ярый, үбәрсең, «әрвах»! Бүген унитаз белән үбештерермен мин сине! Төне буе ялап чыгарсың!

Ул шулай диде дә сизмәстән генә Дроздовның эченә китереп типте.

– Рота дежурные, тышка чык!

Казармага өлкән лейтенант Швалюк килеп керде. Ул канцелярия ишеген ачып япты да, анда кеше булмагач, кызыл почмакка үтте. Дроздов, эчен тотып, өстәл артындагы урындыкта утыра, Манатов, күзләрен зур итеп ачып курка-курка, әле аңа, әле ишек ягына карап ала.

– Дроздов, ни булды? – дип сорады өлкән лейтенант.

Дроздов башын күтәрде, әмма җавап кайтармады.

Манатов, керүченең Швалюк икәнен күргәч, Телескинга карап күз кысты да аңа кулы белән нидер ишарәләп күрсәтте. Телескин урыныннан купты:

– Эче авырта аның, иптәш өлкән лейтенант, бүген ботканы күбрәк ашаган ием, ди. Эче сыекланган, – дип кычкырды.

Һәммәсе берьюлы шаркылдап көләргә тотындылар. Бары Дроздов үзе көлмәде дә, бер яңагы уттай кызарып янган Панасенко көлмәде.

Швалюк, көлеп туктагач, Манатовка таба борылды:

– Ничек, Шура, эшләр барамы?

– Әйе, әйе, әйбәт, иптәш өлкән лейтенант, әйбәт...

* * *

Юләр түгел бит өлкән лейтенант Швалюк. Кызыл почмакта ни булганын сизенде. Тик сизенеп нишли? Манатовны йә шунда кызыл почмакта ук, йә кәнсәләргә чакырып тирги, эттән эткә салып сүгә ала. Шуннан ни? Манатов үзгәрерме соң? Юк, үзгәрмәячәк!.. Яшь солдат вакытында элеккеге «картлач»лар аның үзенең дә җелегенә төштеләр. Шуның үчен кайтара ул хәзер. Армиядә бөтен нәрсә кабатланып тора. Форма башка, ә эчтәлек шул ук. Йә, ярый, Манатовны үзгәртеп нәрсә кырасың да, ни майтарасың ди?! Манатов һәм аның кебек башка өлкән солдатлар ротада ныклы тәртип саклыйлар. Рота эчендә ни генә булса да, тышка чыкмый. Моңа кадәр шулай булды.

Данилов шуны аңларга теләми. Имеш, яшь солдатлар өс­теннән мәсхәрә итүгә юл кую – җинаять! Шалкан башлар! Данилов булып Данилов шуны төшенми: өлкән солдатлар ротаның менә дигән терәге бит. Тиздән хәрби уеннар башлана. Шунда күрербез кемнәргә таянырга кирәк икәнен. Яшьләргәме, Манатов кебекләргәме?! Яшьләрдән әлегә он да, йон да юк. Иң төз атучылар – өлкән солдатлар, иң шәп механиклар – өлкән солдатлар. Сержантлар Әфганстанга китәргә гариза биргән. Китсеннәр. Алар анда бик җиңел дип уйлый торганнардыр...

Манатовка тиеп кара син! Аңа инде өенә кайтып китәргә дә ярты ел гына калып бара. Бер киреләнсә, уеннар вакытында гел киресен эшләп йөриячәк. Автоматтан да юри начар атачак. Башкалар да шулай итәчәк. Яшь солдатларны да кисәтеп, куркытып куярга мөмкиннәр. Разведрота артта калачак. Рота командирына да эләгәчәк моның өчен, взвод командирларының да башларыннан сыйпамаячаклар. Хәер, анысы пүчтәк! Армиядә берәү дә берәүнең дә башыннан сыйпамый. Тик менә аннан соң Швалюкка рота командиры булу тиз генә тәтемәячәк инде. Аны шушы хәрби уеннардан соң танк бригадасына рота командиры итеп куярга тиешләр иде. Корпусның штаб башлыгы моны үз авызы белән әйтте. Ләкин Швалюк армиядә беренче көн генә түгел ич, белә, яхшы белә, барысын да хәрби уеннарда катнашу хәл итәчәк. Взводның күрсәткечләре яхшы булса, берсүзсез рота командиры итәчәкләр өлкән лейтенантны, начар икән, бигайбә, үзеңә үпкәлисең. Теләсәң, терсәгеңне тешлә, теләсәң, үз борыныңны тешләп кара – синең ихтыярда булачак. Армиядә, мәсәлән, вакыт ягы да хәл итә. Йолдызлар саны вакыттан артта калса, отставкага чыкканчы өлкән лейтенант булып йөрүең бар.

Швалюк бригадага Манатовны алырга дип килгән иде. Манатов – менә дигән рәссам! Инде икенче атна взвод командирының фатирын бизи. Мөгаен, бүген ахырына чыгар. Әллә ни күп калмады.

Монда күченеп килгәч, Швалюк ел саен фатирын бер мәртәбә ремонтлатырга гадәтләнеп китте. Алай әллә ни зурдан кубып түгел түгелен, бары стеналардагы чәчәк-бизәкләрен генә яңарта. Солдатлар арасында рәссамнарны исә һәрвакыт табып була. Әлегесен Манатов эшләп килә. Ел саен сурәт-бизәкләрне яңартып тору бигрәк тә хатыны Василисаның күңеленә хуш килә иде.

Бая кызыл почмакта ни булганын Манатовтан юлда кайтканда да сорап тормады взвод командиры. Манатов акылсыз түгел, артыгын кыланмас, дип уйлады.

Манатов взвод командиры артыннан ашыга-ашыга атлады. Бу йөрәгенең дөпелдәве кызу барганнанмы соң? Күкрәк читлекләрен аерып алырдай булып ник шулай тибәсең инде, йөрәк? Хәзер, хәзер күрерсең, күп калмады. Әле ярый, бу Швалюгы сүз кушмый, сөйләштерми. Шәп командир ул шәбен. Разведротада Манатовның иң нык таянычы. Әй лә, кадалып китсенсәнә роталары! Хәзер, хәзер, йөрәк, бик ярсыма, җитәбез.

Надан син, йөрәк, аның өстәвенә сукыр да әле. Аңлыйм, аңлыйм, сукыр булганга надан да инде син. Күрсәң иде син аны менә. Әкият гүзәле кебек ул!

Ярый әле бу взвод командиры сүз кушмый.

Син, йөрәк, юкка бәргәләнгән буласың бит! Чөнки дөм сукыр син! Болай дөпелдәвеңнән ни файда? Ярый, берәр мәртәбә, бәлкем, елмаеп та куяр әле ул безгә. Халат итәге ачылып китсә, башка җирләренә күз салырга да насыйп булыр, бәлки. Шуннан ни! Сине боза гына бит ул, йөрәк! Беләсең килсә, йөрәк бозгыч кына ул. Дөпелдәмә син, дөпелдәмә. Хәзер җитәбез...

Килеп җиттеләр. Швалюк, йозакны үз ачкычы белән ачса да, бусаганы атлар алдыннан ишек кыңгыравына да басып алды.

Василиса кухнядан килеп чыкты. Бүген өстендә халат түгел, изүе шактый ук мул ачылган зәңгәрсу күлмәк киеп куйган.

Әкияттән чыктыңмы әллә син, Василиса?! Җитәр, Мантана, кеше хатынына нәфесеңне сузма! Килгәнсең икән, эшеңне эшлә дә отбойга кадәр казармаңа кайтып җит!

Сәгать ярымлык эше калган. Манатов буяуларны әзерләп куйды да эшкә кереште.

– Толя, ашка бәрәңге әрчеп саласы бар. Мин монда булышам.

«Василиса! Солдат алдында иреңә алай дип дәшмә! Алайса, яратмамын үзеңне!..»

Манатов зәңгәр буяу савыты тотып торган Василисага каш астыннан гына карап куйды да, савытны кулына алып, стенага өрәңге яфрагы төшерергә кереште.

Манатовның авылында Наташалар капка төбендә өрәңге агачы үсә. Урман агачы капка төбендә дә үсә икән шул! Берәүдән дә сорап тормый. Шул өрәңгенең яфракларын взвод командирының фатирында да калдырып китсен әле юри, үч итеп. Тик менә кемгә үч итеп икән? Үзенәме? Швалюккамы? Хәер, бу турыда уйланганы булмады. Ярый, теге кирәксезгә дөпелдәгән йөрәккә үч итеп булсын ди. Бүтән дөпелдәмәсен! Шул кирәк аңа!

Манатов ара-тирә Василисага күз салып ала. «Иреңнең буфетчы Серафима белән типтергәнен беләсеңме соң син, мескен хатын? Син генә гүзәл түгел, Серафима да чибәр. Швалюкның зәвык шәп, хатыннарны сайлый белә, каһәр. Берүзенә икәү. Комсыз. Җитмәгәнмени аңа шушы Василисасы гына! Ә Серафима янына әнә Данилов йөрсен. Барыбер ялгыз башы. Йә ярый, Мантана, анысы синең эш түгел!»

– Шура, син мондый осталыкка каян өйрәндең, кая укыдың син? – дип сорый Василиса.

– Тракторчылар курсында. Ике ел.

Василиса көлемсерәп куя.

– Рәсем ясарга, дим.

Манатов стенага янә бер бизәк төшерде.

– Рәсемгәме? Бабайның бабасыннан.

Аңлап бетереп булмый Василисаны. Кызык хатын ул. Һәр кыланышы саен көтелмәгән ягы белән ачыла да куя, ачыла да куя. Манатов аны юри үрти. Болай гына, кызык өчен генә, билгеле, Швалюк күрмәгәндә.

– Бабаңның бабасы?

Манатов хатынга күз төшерде. Матур йөзендә аз гына аптырау галәмәте бар. «Чибәр, каһәр, бал кашыгына салып сусыз-нисез кабып йотарлык. Ярар, Мантана, кеше хатынына кызыкмасана!.. Әнә яфрагың кыек төшә».

– Бабайның бабасы шул. Безнең авылдагы чиркәүне бизәгән ул. Кулы алтын булган. Малайларының, оныкларының кулыннан бу эш килмәгән, менә миңа җиткәч кенә калкып чыкты. Рәсем ясарга беркайда да укымадым мин.

Василиса янә көлеп җибәрде: авызыннан көмеш тәңкәләр сибелде, бит очларында борчак сыярлык кына ике чокыр хасил булды.

– Чү! Бу яфрагың кыек төште түгелме соң?

– Шулай тиеш ул, – дип куя Манатов һәм нигә шулай икәнлеген дә аңлата: – Табигый булсын, дим. Яфраклар агачта төрлечә асылынып тора бит.

Швалюк, савыт-саба шалтыратып, кухняда бәрәңге әрчи, ахрысы.

«Кит әле, Василиса, әнә ашыңны пешер, син болай карап торсаң, өрәңге урынына ялгыш имән яфрагы төшереп куярмын тагын!»

– Армиядән соң художество училищесына керергә кирәк сиңа, Шура. Табигать биргән сәләтне юкка чыгарырга ярамый.

– Әнә теге яшел буяулы савытны гына алып бирегез әле, Василиса Руслановна!

«Йә, шулхәтле үк иелмә инде, Василиса, тагын йөрәкне бозасың, изүләрең бигрәк ачык!»

– Әле бу армиядән кайтканчы! Дөнья йөзгә төрләнер.

– Нигә? Сиңа күп калмады бит инде, ярты елдан да азрак.

Манатов, Швалюк ишетмиме икән дип, кухня якка күз салып алды.

– Ул ярты ел монда ярты гасыр кебек шул.

Василиса, аның хәленә кергәндәй, башын чайкап алды. Яфраклар стенага берәм-берәм төшә торалар.

Бер елдан артык вакыт эчендә яфраклар белән шактый эш итәргә туры килгәне бар. Берәр зуррак тикшерү киләсе булса, штаб начальнигы разведротаны тревога белән аякка бастыра. Берзаманны Мәскәүдән генераллар килде. Разведротаны клуб каршындагы газоннарны тәртипкә китерер­гә чыгардылар. Рота командиры өлкән лейтенант Ильин, агачлардагы саргая башлаган яфракларны җыю буенча, взводлар арасында социалистик ярыш оештырып җибәрде. Сары яфраклар агачларның ямен алып торалар кебек иде. Разведчиклар, җылы якларда яшәгән бик борынгы бабалары сыман, агач саен менеп, саргайган яфракларны җыеп йөрделәр.

Клуб нигезеннән бераз читтәрәк үсеп утырган яшь кенә, бәләкәй генә каенның да кайсыбер яфраклары саргая, төссезләнә башлавын күрделәр. Яфракларын йолкысаң, каен бөтенләй шәрәләнеп калыр дип, Манатовка яшел буяу алып килергә кушылды. Газон читендәге үләннәр дә каралган, пычранган иде. Манатов аларны да беррәттән яшелгә буяп чыкты. Ике көн эчендә разведрота клуб тирәсен ялт иттерде. Шул хезмәте өчен штаб начальнигы ротаны алдагы якшәмбедә Хатыньга экскурсиягә җибәрде.

Яфраклар, үләннәр белән шактый эш итәргә туры килә разведротага...

Менә стенага соңгы яфрак та төште. Эш бетте, пумалаларыңны җый да бригадаңа ычкын!

Василиса бик кыстап караса да, табын янына утырмады Манатов. Отбойга кадәр кайтып җитәсе дә бар, юклыгын берәрсе сизсә, Швалюкның үзенә дә эләгәчәк.

Взвод командиры:

– Әйдә, Манатов, озатып куям мин сине, – дигән иде, тегесе башын селкеде.

– Үзем, үзем, иптәш өлкән лейтенант.

– Патруль очрамасмы?

– Кәҗә сукмагыннан гына мин.

– Син нәрсә, Толя, Шураны шулай гына җибәрмәкче буласыңмы әллә? – дип, Василиса Манатовның беләгеннән тотты: – Ю-ю-юк, болай гына булмый. Тырыштың, рәхмәт, яле кил әле монда! Әйдә аягөсте генә.

Швалюк Манатовны кухняга алып керде. Василиса суыткыч­тан коньяк алып, рюмкага салды. Өлкән лейтенант, эш тапкан булып, кухнядан чыгып китте.

– Әйдә, әйдә, аннан гына берни дә булмый.

Манатов гаепле кеше сыман кыенсынып өстәл янына килде һәм рюмканы кулына алды. Тәлинкәдәге тозлы кыярга үрелеп маташкан солдатка хатын шоколад тоттырды.

Взвод командиры солдатны бригада капкасына кадәр озата барды. Өлкән лейтенанттан аерылуга, зәһәр эчемлек чемер-чемер тән буенча тарала башлады. Аяктагы кирза итекләр бермә-бер җәелеп калдылар, бил каешы тагын да бушатылды, пилотка башның арт чүмеченә үк кунды.

Казармага керер алдыннан, Манатовның колагына бүре улаган тавышлар ишетелгән кебек булды...

* * *

Бүген Карәхмәт Йосыфтан тагын бер хат алды. Өйдәгеләр сау-сәламәт, дип язган. Сабан туе булган икән. Шәһәрдән бик күп кунаклар кайткан. Җиде йортлы авылда ул көнне җиде йөзгә якын кеше булгандыр, дигән Йосыф. Сабан туенда укытучы Борһан абыйны күргән икән. Йосыфтан Карәхмәт турында сорашкан.

«Һы, бер хат язып саласы бар әле Борһан абыйга», – дип уйлап куйды Карәхмәт. Борһан абый мәктәптә башлангыч хәрби эш дәресләре укыта. Үзе дә алты-җиде ел элек кенә армиядә хезмәт итеп кайткан. Карәхмәтләрне укытканда, старшина дәрәҗәсендә иде. Аннан соң укыды, лейтенант, ди бугай хәзер.

Әй, сөйләп тә карый иде инде армия тормышы турында! Дәрестә бертөрле итеп сөйли иде, тәнәфескә чыккач икенчерәк итеп. Инде дәрескә мәктәп директоры да кереп утырса – бетте, автоматтан аткан кебек, китап буенча гына тыкылдата. Имеш, сез булачак солдатлар, Туган илне сакларга тиешле кешеләр. Менә сезгә Калашников автоматы төзелеше, менә сезгә атом бомбасыннан саклану чаралары һ.б..

Ә тәнәфестә? Тәнәфестә малайлары, противогаз кигертеп, мәктәп әйләнәсе буенча куа торган иде. Ял иткән арада, ничек итеп үзе хезмәт иткән полкның хәрби уеннар вакытында катнашуын сөйли, әллә нинди кызыклы да, аянычлы да вакыйгаларны исенә төшерә.

Дәресенә мәктәп директоры кереп утырган чакларда бүтән нәрсә, тәнәфестә башка нәрсә сөйләп, директор янында китапта язылганны бер җөмлә дә читкә тайпылмаган укытучыны малайлар кайчак үртиләр дә иде.

– Борһан абый! Солдатка әдәбият фәнен белү кирәкме-юкмы? – дип куя берәрсе һәм нигә мондый сорау бирүен шундук аңлата да: – Алайса, Зөләйха апа гел ачулана, шигырь дә ятлый алмагач, солдатка ничек барасыз соң, ди.

Әдәбият укытучысы Зөләйха апа классны ике юнәлештә тәрбияли: малайларны армиягә барырга, кызларны кияүгә чыгарга әзерли иде.

Борһан абый авыз ачарга да өлгерми, икенче малай, кулын күтәреп:

– Абый, абый, үзем җавап бирим әле шуңа, – ди.

– Йә, йә, аңлат әле, Кашапов.

Кашапов бик җитди кыяфәт белән урыныннан торып баса.

– Армиядә хезмәт иткәндә, булачак солдат кешегә инде, Туган илен саклаучы кешегә, әдәбият фәнен белү аеруча мөһим. (Кашапов мәктәп директорына охшатырга тырышып, җөмләсен катлы-катлы сүзләрдән төзи.) Чөнки, мәсәлән, син пограничник, ди. Шунда берәрсе чикне бозып керде, ди. Кулында автоматың булса да, син ата алмыйсың. Ялгышуың мөмкин...

Класс та, Борһан абый да, хәтта һәрвакыт җитди чырайлы мәктәп директоры да, тын да алмыйча, кызыксынып Кашаповны тыңлый .

– Йә, йә, шуннан? – ди мәктәп директоры, моның үзе өчен дә кызык икәнлеген белдереп.

Кашапов тамагын кырып ала да дәвам итә:

– Бәлкем, ул кеше дошман түгелдер? Бәлки, ул шул илнең президент малаедыр? Эче пошып тинтерәп йөргәндер-йөргәндер дә совет солдатыннан хәл-әхвәл сорашырга килүе­дер. Атып үтереп кара син аны менә! Ә син, әдәбият фәнен яхшы белгән кеше буларак, тегеңә тәмәке бирәсең дә китәсең сөйләп Муса Җәлилнең төрмәдә язган шигырьләрен. Аннары куркып калачак президент малае. Чү, болар мине дә төрмәгә тыгарга уйлыйлар, ахрысы, дип, тәмәке өчен бөгелә-сыгыла рәхмәт әйтеп, үз иленә сыптырачак. Президент малае булса инде... Әгәр дә мәгәр...

– Әгәр дә мәгәр президент малае булмаса? – Директорның тавышы бик тә ачулы. Кашапов, уеннан уймак чыгардым, ахры, дигәндәй, югалып кала, тез буыннары җиңелчә генә калтырый башлый. Шулчак янәшәдә утыручы аның ботыннан чеметеп ала, Кашапов аңына килә. Һәм иптәшләренең «сөйлә», «сөйлә инде» дигән ялварулы карашларын тоеп дәвам иттерә.

– Шпион булса, мәхәббәт шигырьләре сөйлисең. Аның да йөрәге бар бит. Сокланып тыңлап торыр-торыр да онытылып китәр. Ә син шул арада шалт кнопкага и заставага хәбәр итәсең. Килегез, тикшерегез!

Сөйли торгач, үз сүзләренә үзе чын-чынлап ышана башлаган Кашапов, сүзе беткәч тә, беркавым бер ноктага карап уйланып торды.

Класс әлегесен түзә, әлегә көлми, Кашаповны фаш итәсе килми, югыйсә һәммәсенең дә көлке капчыклары тулып, шартлар дәрәҗәгә җиткән. Директорның йөзе бер зәңгәрләнә, бер кызара. Борһан абый елмая. Әлегә барысы да директорның сүзен көтә. Борһан абый, бу киеренкелекне йомшартырга теләп, ахрысы, инде парта артына утырган Кашаповка сорау бирде:

– Ә шпион татарча белмәсә?

– Шпионнар әллә ничә төрле тел белә алар!

Класс «пырх» итте. Директор сикереп торды да, кызу-кызу атлап, ишеккә таба юнәлде.

– Кашапов, дәрес бетүгә, минем кабинетка!

Класс гөр итеп көлә, Борһан абый да көлә. Кашапов үзе дә кушыла. Тик дәрес беткәч, аның әле елыйсы да бар, чөнки директор өенә хат җибәрәчәк. Ажгырып торган үги әнигә исә шул гына кирәк, ул сылтау гына эзләп йөри.

Соңыннан ишетелде – Кашаповны директор:

– Син безнең хәрби көчләрдән көләсеңме, маңка! – дип сүккән, сүккән дә, чынлап та, өенә хат җибәргән.

Шушы вакыйгадан соң Борһан абыйны мәктәптә башлангыч хәрби әзерлек дәресе укытудан тыйдылар. Дәресне яңа гына Казан пединститутының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлап кайткан яшь егет укыта башлады.

* * *

Карәхмәт Йосыфтан тагын бер хат алды. «Хупҗамал карчык беркөнне, почта өләшеп йөргән Нәзирәне очратып: «Сөембикәнең малаеннан хат-хәбәр киләме соң? Бигрәкләр дә шүрәле каргаган нигезгә килеп утырдылар бит, исән-сау гына йөриме икән?» – дип сораган. Нәзирә әйткән тегеңә: «Ка­рәх­мәттән көн саен хат килеп тора, хаты булмаганда, лимон тутырып, посылкалар җибәрә, ул хезмәт иткән җирдә лимонны бәрәңге урынына ашыйлар, хайванга да шуны гына ашаталар икән», – дигән. Хупҗамалың сүзсез калган. Нәзирә моны алма апага да кереп сөйләгән, көлешкәннәр рәхәтләнеп. Икенче көнне «Тас хәбәрче»се», алма апаны урамда очратып: «Чәйгә берәр лимон бирмәссеңме икән, авызымның тәме юк, лимон капсам, бәлки, күңелем ачылып китәр ие», – дигән. Алма апа да аптырап калмаган: «Җибәргән берсен ашап бетереп барабыз шул. Хәер, берәр калгандыр әле, әйдә би­рәм», – дип, кемдер күчтәнәчкә алып килгән соңгы ике лимонын «Тас хәбәрче»«сенә биреп чыгарган, ди».

Карәхмәт, бу юлларны укыгач, әүвәл эче катып көлде, аннары, әнисен уйлап, күзләренә яшь тыгылды. «Хатларны гына булса да ешрак язып торырга кирәк», – дип карар кылды ул.

Тик хатка нәрсә дип язасың? Һаман да шул бер балык башы инде. Әйбәт ашаталар, туйганчы йоклыйбыз, хезмәт бара, инде менә ике ай узып китте яки, шаярткан булып: кайтырга да күп калмады, дисең. Исәп-хисап яхшы солдатның: вакыт узуга карап, һәр көнне дә киметә бара. Тагын ничә айданмы, атнаданмы хезмәт вакытын тутырып өенә кайтасын башын мендәргә төртүгә җиде кат саный, исәпли. Аннары, нарядта торасы булмаса, кайтасы көнен төшендә күрергә өметләнеп, тәмле йокыга китә.

Кичә Карәхмәтне «велосипедта» йөрттеләр. Отбойдан соң атналарны, айларны тагын бер тапкыр бик җентекләп санап, йокыга гына киткән иде, берзаманны аягы авыртканга түзә алмыйча уянып китте. Хәйран вакыт аңкы-тиңке килеш аягын селкеп ятты. Янәшәдә шырык-шырык көлешә башладылар. Карәхмәт күзләрен ачты. Уң аягының ике бармак арасына кыстырылган газета кисәге инде янып бара иде. Ул аны тиз генә сыпырып төшерде дә: «Ай!» – дип кычкырып, пешкән аяк бармакларын тотты.

– Ничек, велосипед шәп чабамы соң? – дип сорый Карәх­мәтнең карават очында торган Манатов.

Егетнең күзләренә яшь килеп бөялде. Аяк бармаклары үтереп сызлый. Күрәсең, «велосипед» шәп чыккан иде.

– Нигә авызыңа су каптың? Ник дәшмисең? Ярый алайса, иртә белән мин уянуга, туалет идәнендә ничә шакмак барлыгын әйтерсең.

Манатовның авызыннан ниндидер ят ис килә, «Гражданка» исе бугай.

...Төнге сәгать икеләр тирәсендә Карәхмәт уянып китте. Кылт итеп бәдрәф идәнендәге шакмакларны санарга кирәклеге исенә төште. Ул, кабалана-кабалана, өстендәге одеялны алып атты да, тумбочка өстенә басып, идәнгә сикерде.

«Тукта! Нишлим соң әле мин? Нишлим?.. Шакмак санарга барам ич. Иртәгә Манатов сораячак. Юк... кирәк булса, үзе санасын! Санамасаң... Карышсаң? Эләгәчәк, тукмаячаклар бит! Панасенко беркөнне санаган иде, бәлкем, аннан гына сораргадыр? Аннары иртә белән Манатов сораса әйтәсең».

Ул яланаяк кына Панасенко караватына таба китте. Көне буе үз хезмәтеннән тыш «картлач»ларның юк-бар йомышын үтәп алҗыган, йөдәгән Ваня таралып, изрәп йоклый иде. Карәхмәт әүвәл аңа дәшеп карады, уянмагач, кабыргасына төртте.

Тегесе селкенмәде дә. Ахырда ул Панасенконың җилкәсеннән тотып селкетергә кереште. Ваня, башын күтәреп: «Ә?» – диде дә яңадан мендәренә капланды.

– Ваня, Ваня, дим! Тор әле! Бер нәрсә генә сорыйм!

Тегесе тагын башын күтәрде һәм, бер күзен ачып карап, янындагы кешенең «картлач» түгел икәнен күргәч, янә мен­дәренә сы­гылып төште.

Ваня астындагы караватта яткан «картлач» кымшанып куйды. Карәхмәт акрын гына үз караваты янына китте. Чалбарын, итекләрен киде һәм бәдрәфкә таба атлады.

Дневальный тумбочкасы янында идәндә шыплап тутырылган өч солдат капчыгы ята. Дневальный үзе күренми. Казарма ишегенең тоткасына щётка сабы тыгылган.

Карәхмәт юынгычка керде. Тәрәзә янында парад формасыннан өч сержант басып тора, дневальный да шулар янында. Кием киптерү бүлмәсенең ишеге ачык. Андагы матрасларның берсендә рота буенча дежур торучы кече сержант Михайлов йоклап ята.

Барысы берьюлы ишектән кереп килүче Карәхмәткә таба борылдылар.

– Нәрсә, йокың качтымы әллә? – диде Хафизов аңа.

– Юк, болай гына, – дип мыгырданды Карәхмәт.

– Йә ярый, егетләр, безгә кузгалырга вакыт. Өченче яртыда штаб янында җыелырга куштылар. Сәгать биштәге Ташкент самолёты белән очабыз, – дип, Матусов урыныннан купты.

– Әйдә, якташ, бир кулыңны. Туган якларда күрешергә язсын, – дип, Хафизов та Карәхмәткә кулын сузды. Карәхмәт аларның шушы көннәрдә Әфганстанга китәчәкләрен белә иде. Ләкин бүген үктер дип кем уйлаган? Шуңа күрә бераз аптырап калды, рәтләп саубуллаша да алмады.

Нападовкин чыгып барганда дневальныйга:

– Уят дежурныеңны, безне озаткач, рота командирының монда да кереп чыгуы бар. Күрсә, иманын укытыр, йоклап ятмасын, – диде.

– Их, егетләр, неужели котылабыз бу җәһәннәм оясын­нан! – диде Хафизов, чыгып барышлый тагын бер мәртәбә казарма эченә караш ташлап. Аннары: – Син бирешмә, якташ! нык тор! – дип өстәде.

Өч егет, армиядә инде сигез ай хезмәт итәргә өлгергән өч сержант, кызу-кызу атлап, баскычтан төшеп киттеләр... Дневальный дежур сержантны уятырга кереште, ә Карәхмәтнең әле шакмак саныйсы бар.

«Ә санамасам?! Төкердем мин ул Мантанага!» – дип, икеле-микеле уйлар эчендә калды Карәхмәт. «Их син! Нинди көнгә төштең, ә? Бу турыда Йосыф ишетсә, авылдашларың, Нәзирә, әниең?..»

Йа Карәхмәт! Син сызгырып җибәргәч, урман да шул көйгә шаулый башлый иде бит! Ә бүген бәдрәф идәнендәге шакмак санар көнгә калгансың. Кыйнасалар ни, кыйнасыннар!..»

Кием киптерү бүлмәсеннән дежур сержант уянып чыкты.

– Нишләп катып торасың монда? – диде ул, Карәхмәткә йокылы күзләрен угалый-угалый. – Мантана әйткәнне эшләдеңме әле?

Карәхмәт карусыз гына бәдрәфкә кереп китте һәм ярты сә­гатьтән аның идәнендә бер мең дә утыз тугыз шакмак икәнен белде.

Иртәгесен, физзарядкадан кайтып керүгә, аны Сало кием киптерү бүлмәсенә чакырды. Манатов тәрәзә төбендә аякларын селкеп утыра иде.

– Ничәү?

«Әйтмә! Әйтсәң, пүчтәк кеше буласың! Әйтмә!..»

– Ничәү, дим?!

– Белмим.

– Ничәү?!!

– Сана... Үзең... сана.

Манатовның күзләре дүрт булып маңгаена ук менеп утырды.

– Ничә дидең, ничә?..

– Үзең...

Манатов тәрәзә төбеннән шуып төште дә: «Ничә? Ничә?» – дип тәкрарлый-тәкрарлый Карәхмәткә якынлашты һәм, килеп җитүгә, эченә сугып җибәрде. Карәхмәт бөгәрләнеп килде. Сулышы капты, тыны кысылды. Аннары: «Уф!» – дип, тирән итеп бер сулыш алды да, мәче кебек сикереп, Манатовның күкрәгенә китереп типте. «Картлач» почмакка очты. Разведротада мондый хәлнең күренгәне дә, ишетелгәне дә юк иде әле. Яшь солдатның өлкән солдатка каршы әйтүе яки ул кушкан эшне үтәмәве гадәттән тыш хәл буларак кабул ителсә, кул күтәрү исә бөтен кешелек дөньясына каршы кылынган гаять зур җинаять кебек иде!..

Бүлмәгә бер-бер артлы өч «картлач» атылып керде һәм, почмакта яткан Манатовны күреп, Карәхмәткә ябырылды. Карәхмәтнең күз алдында итек табаннары гына күренеп-күренеп алды.

– Рота, үрә кат! – дигән әмер «картлач»ларны эшләрен­нән аерды. Казармага рота командиры кергән иде.

Карәхмәтнең авыртып сулкылдаган колагында дежур сер­жант­ның:

– Товарищ старший лейтенант! Во время моего дежурства происшествий не случилось. Дежурный по роте сержант Михайлов, – дигән рапорты бик озак яңгырап торды.

– Вольно!

Рота командиры кәнсәләргә кереп китте.

...Бүген полигонга автоматтан атарга баралар. Өч атна рәттән йөриләр инде. Бүген разведротаның ничек атканын бригада командиры килеп тикшерәчәк.

Казармада ук һәр солдатның автоматын һәм башка кирәк-яракларын Ильин үзе тикшереп чыкты.

Рота иртәнге аштан соң полигонга кузгалды.

Карәхмәтнең ике колагы да үтереп сызлый, кабыргалары авырта, сул кулбашы сулкылдый иде. Солдат үзенең хәлен командирларга сиздермәскә тырышты. Иртән рота командиры, аның кызарып торган колагын күреп:

– Нишләде? – дип сораган да иде.

Ул:

– Җил тигән, ахрысы, авырта, – дип кенә куйды, чөнки дөресен сөйләү аның өчен тагын да яманрак булачак иде.

– Алайса, санчастька бар, – диде рота командиры.

– Юк, уза ул, инде төзәлеп килә, – дип, кире какты Ка­рәхмәт.

Ильин артык төпченеп тормады. Югыйсә элегрәк ул, казармага килеп керүгә, яшь солдатларның һәммәсен дә күздән кичерә, йөз-кыяфәтләрендәге күгәргән урыннарга шундук игътибар итеп, төпченә-сораша, барыбер очына чыга һәм гаепле солдатны җәзасыз калдырмый иде. Бу элегрәк шулай булды. Хәзер офицер, вакыт үткән саен, хәрби тормышка җайлаша башлады. Бигрәк тә борын төбендә хәрби уеннар торганда, алны-артны карап эш итәргә кирәк. Швалюкның сүзләрендә хаклык бар. Төп максат – алда торган сынаулар. Калганы соңыннан.

Полигонга бригада командирының да киләсен сизепме, операторлар атарга өйрәнү урынын алдан ук әзерләп, фигура-ми­шеньнәрне көйләп-җайлап куйганнар иде.

Юлда комбриг машинасы күренүгә, Ильин, ротаны күзәтү пункты янына тезеп, рапортка әзерләнде. Взвод командирлары, рәтләр буенча йөреп, солдатларның хәрби кирәк-яракларын тагын бер мәртәбә барлап чыктылар. Барысы да тәртиптә кебек иде.

Комбриг, рота командирының рапортын кабул итеп, солдатлар белән исәнләште дә каршыга ук килеп басты һәм һәр солдатны диярлек күздән кичереп чыкты.

– Кулыңны селкетмә! – дип, берсенә шелтә дә ясады. Сафның иң очында ук, сул җилкәсен бераз күтәрә төшеп, Манатов тора, шелтә дә шуңа иде. «Кулын имгәттем микән әллә? – дигән уй Карәхмәтнең эчен жу иттерде. – Әгәр шулай булса, бетте баш, җелекне суырачаклар!»

Күзәтү пункты өстендәге флаг ак ягы белән әйләнде, атуларны башларга мөмкин, дигән сигнал бирелде.

Карәхмәтнең хәле бәйгегә чыгарга әзерләнгән чабышкыныкы кебегрәк иде. Ау мылтыгыннан яхшы атуы ярдәм итте егеткә, автоматка да бик тиз өйрәнде ул. Бүген генә сынатмаса ярый инде. Кулбашының авыртканы да онытылып торган сыман. Йөрәге генә тасырдый менә.

Әллә рота командиры, берәр нәрсә сизенеп, махсус шулай эшләде инде, әллә очраклы хәл генә булдымы – Карәх­мәт белән Манатов икесе бергә туры килде. Берсе – сул як оборона сызы­гыннан, икенчесе уң яктан атарга тиешләр иде.

Манатов беренче булып уң як сызык турысына килеп басты. Команда яңгырауга, икесе дә үз түмгәкләренә атылдылар. Автоматлар корылды, гранаталар алдагы окопка таба очты, алда гранатомёт-мәрә күренде. Икесе берьюлы диярлек чакмаларына бастылар. Еракта ук танк-мәрәләр калыкты, аннары башка төрлеләре. Менә алар бер-бер артлы ава башлады...

Кызып җиттем дигәндә генә, мишеньнәр егылып та бетте.

Карәхмәтнең кытыгы басылмаган иде әле. Автомат көпшәсе янәшәдәге түмгәк өстендә сузылып яткан Манатов ягына борылды. Бер пуля... Карәхмәт, аңына килеп, автоматын чирәмгә куйды. Маңгаена сап-салкын тир тамчылары бәреп чыкты.

Икенче юлы противогаз киеп аттылар. Монысында да Карәхмәтнең пулялары җилгә очмады.

Рота командиры күзәтү пункты янында йөренә, атып килгән солдатларга ялгышларын әйтә, күрсәтмәләр бирә. Карәхмәт белән Манатов килеп җитүгә, ул Манатовка:

– Их син, солдат! Яшьләрдән үрнәк алыр идең, ичмасам! – диде дә, Карәхмәтнең беләгеннән тотып, Сало урынына бас­тырды.

– Син тагын атасың, Сало өчен. Аңладыңмы? Сине Сало күзәтү пункты артында көтеп торыр, аткач, тиз генә алмашырсыз да, комбригка доклад белән Сало керер.

Карәхмәткә өченче, дүртенче тапкыр атарга да насыйп булды. Комбриг сизмәде, күнегүләр «биш»легә үтәлде. Иванов та кем өчендер ике тапкыр атып килде.

Соңыннан нәтиҗә чыгардылар: рота буенча гомуми күрсәткеч шактый югары иде. Комбриг ротага һәм командирларга рәхмәт белдерде, алда әле тагын да зуррак сынаулар торганын искәртте.

Карәхмәтнең ярты сәгатьтән казармага кайтасы исенә төште. Манатовның йөзе кара көйгән, баядан бирле Карәхмәт ягына усал итеп карап-карап ала. Аның бу карашыннан малайның йөрәге табан астына төшеп киткәндәй була, борын очына тир бәреп чыга, кулбашы һәм кабыргалары тагын да ныграк сызларга керешә.

Бригадага кайтканда, Карәхмәт аяк астына гына карап атлады. «Нишләргә икән соң? Нишләргә? Түзәргәме? Әллә тагын сугышыргамы? Яклаучы юк шул. Үзем генә ни кыра алам? Түзәргәдер, бәлки? Көз көне Манатовлар өйләренә кайтып китәләр бит. Чыдармын әле көзгә хәтле генә. Их, кыйныйлар шул. Кыйнамасалар бер хәл иде әле...»

Иңбашындагы автомат көпшәсе авырткан колагына бәрелеп алды. Күзеннән яшьләре атылып чыкты Карәхмәтнең. «Кемнән генә киңәш сорап карарга икән? Бәлкем, Сез берәр нәрсә әйтерсез, Борһан абый, ә? Армия хезмәтенә Сез әзерләдегез бит безне».

Карәхмәтнең күз алдына укытучысы килеп басты.

«Нишләргә, Борһан абый, ә?»

«Кеше булып кал. Соңыннан, бүгенге хәлләреңне исеңә төшереп үз намусың алдында, үзең алдында кызарырлык булмасын. Аннан беркая да кача алмассың!..»

«Сезгә шулай дип әйтергә җиңел, Борһан абый. Һаман да сүзләр генә шул. Миңа сүз түгел, ярдәм кирәк!..»

«Ә син мин әйткән сүзләрнең мәгънәсе турында ныгытыбрак уйла әле, егетем. Аннары калганын үзең карарсың...»

«Нәзирә, син дә бар бит әле. Минем урында булсаң, син нишләр идең, ә?»

«Миңа синең көчле булуың, нык ихтыярлы, олы җанлы булуың ошый бит, Карәхмәт!»

«Анысы өчен рәхмәт, камыт аягым! Ул ихтыяр көче белән генә Манатовның борынын канатып булмый бит. Ә ул шунсыз туктамас инде, ахрысы».

«Элекке Карәхмәт булып калсаң иде син!»

«Тырышам инде, Нәзирә».

«Йосыф, синнән киңәш сорап та тормыйм инде. Мине өйрәтергә башың яшьрәк әле синең».

«Алай димә, Карәхмәт абый! Башым яшь булса да, барыбер синең кебек туалет идәнендәге шакмакларны санап йөрмәячәкмен инде мин!»

«Ярый, әтәчләнмә! Һәм абыеңны мыскыллама да! Санасам да, ничә икәнен Мантанага әйтмәдем ич!»

«Әйтүен әйтмәдең анысы...»

«Әни, син ни диярсең? Елама, түлке, күз яшьләреңне түкмә! Син елый башласаң, минем дә күңел тула. Йә, әнием, син нинди киңәш бирерсең?»

«Киңәш дип, хәлең авыр, балам, аңлыйм. Тик әтиең рухын рәнҗетерлек эшләр кыла күрмә инде, яме. Алла хакы өчен, исән-сау йөре. Исән-сау әйләнеп кайт. Карап торган бердәнбер балам бит син!..»

Карәхмәтнең күзләренә яшь килеп тыгылды. Ярый әле, бу дөньяда әнисе бар, киңәш-табыш итүче башка якын кешеләре бар...

Ул башын күтәрде. Бригадага кайтып җитәргә дә күп калмаган иде. Шулчак күзе ирексездән үзеннән алда барган Манатовның автомат көпшәсенә бәйләнгән кулъяулыкка төште. Ул ашыга-ашыга кесәләрен актарды. Нәзирә бүләк иткән чигүле кулъяулыгы бер кесәсендә дә юк иде. Автомат көпшәсенә бәйләнгән кулъяулык җилдә җилфердәп бара.

Карәхмәтнең күзләренә тагын яшь килеп бөялде. Ул як-якка карап алды. Старшина урынбасары сержант Иванов Манатов янәшәсендә генә бара иде, Манатовның икенче ягында Михайлов атлый. Иванов кулъяулыкның кемнеке икәнен тәгаен белә, күрәсең, приклады белән Манатовның җилкәсенә төртеп алды:

– Артыгын кылана башладың, Мантана. Бир тизрәк Әмир­хановка кулъяулыгын. Югыйсә!..

Манатов, кулъяулыкны көпшәдән суырып алды да Карәхмәткә сузды. Тегесе аны куен кесәсенә яшерде.

Кич белән Манатов Карәхмәтне кием киптерү бүлмәсенә чакырмады.

Карәхмәт кыска гына итеп Йосыфка хат язып салды.

«Йосыф! Хезмәт яхшы гына бара. Әнигә әйт: тамагы тук, өсте бөтен, диген, борчылмасын. Хатны озын итеп язарга вакыт юк, бик каты хәрби уеннарга әзерләнәбез. Үзең язгалап тор, авылдагы хәлләрне әйтеп яз. Минем тормышлар шәп, сиңа барысын да язып бетереп булмый: хәрби сер, шуннан үзең аңла, Нәзирәгә миннән сәлам!»

* * *

Якшәмбе көнне яшь солдатлар казармада чуалырга яратмыйлар. Сәбәп табыпмы, сәбәпсезме кайсы кая таеп бетә. Гадәттә, барысының да барыр юллары уртак, клуб яки чәйханә.

Клубта берәр төрле җыелыш яки кино булмаса, чәйханә белән кибет кала. Якшәмбе көнне «картлач»лар дембель альбомнары белән әвәрә килә, чәйханәгә барып мәшәкатьләнмиләр, кирәге чыкса, «әрвах»ларны йөгертәләр.

Чәйханә! Солдат өчен ул дөньядагы иң затлы рестораннардан да яхшырактыр...

Чәйханәнең ишеген ачып керәсең – борынга вафли, конфет һәм башка шуның ише тәм-том исе килеп бәрелә. Авыздан сулар килә, йөрәк дөп-дөп итә. Бер шешә «Буратино» аласың, аннары бер кап печенье, коржик, стакан тутырып каймак, акчаңның җитәрлеген белсәң, йөз грамм ирис тә үлчәтәсең. Синең үкереп эшләп торган ашказаныңа болар гына аз булыр сыман тоелса, киштәләр буенча тагын күз йөртеп чыгасың, аннан соң бүген генә көн бетмәгәнлеге исеңә төшә дә тыелып каласың, акчаңны кызганасың.

Бүген Карәхмәтнең дә, Дроздовның да акчада кайгыла­ры юк иде. Панасенко кичә генә өеннән егерме биш сум алды.

Панасенко бүген көннең герое иде! Әүвәл киштәдә күренеп торган тәм-томның барысын да санап чыкты, буфетчы Серафима алып бирә торды, малайлар өстәлгә ташый тордылар. Панасенко «Буратино»ны һәрберсенә икешәрне алдырды. Менә нишләтә дөнья: «гражданка»да чакта лимонад, печенье ише нәрсәләргә шәһәр малае әйләнеп тә карамагандыр югыйсә. Бүген, аларга күз салуга, авыз сулары кибеп, тел аңкауга ябыша.

Башта сөйләшмичә генә сыйландылар, аннары коры-сарыдан тәмам туеп, «Буратино» да кикертә башлагач, чәйнәү тизлеге акрынайды: әңгәмә башланды. Мондый сый-хөрмәт янында армиянең кырыс тормышы да онытылыбрак торган шикелле.

– «Гражданка»да рестораннарда йөреп тә карадык соң! –дип куя Панасенко һәм ресторан дигәннәрен ишетеп кенә белгән сала малайларына үз шәһәрләрендәге һәр ресторанның исемен атый-атый аларга характеристика биреп чыга.

Тегеләрнең күзләре Панасенкода, йотлыгып тыңлыйлар. Пана­сенконың гимнастёркасы каешланган, аз йоклаудан күз кабаклары кызарып тора, яңаклары сулган, сөякчел кул­лары да бүтән беркайчан чистармастыр кебек... Кайчандыр затлы рестораннарда йөргәнлегенә ышанасы да килми. Юктыр, булмагандыр андый хәл, дип уйлыйсың. Хәер, Панасенко шулхәтле тәмләп, җентекләп сөйли, ялган түгелдер, түгелдер!..

«Гражданка»да озак юанмадылар. Карәхмәт куен кесәсеннән хат чыгарды.

– Менә Хафизов язган, Ташкенттан. – Аннары ул иптәшләренә хатның эчтәлеген тәрҗемә итте. «Якташ! – дигән иде Хафизов. – Менә сиңа хат язарга булдым әле. Без хәзер Үзбәкстанда, тагын ике айдан Әфганстанга керәбез.

Монда бер ел хезмәт иткәннәр дә бар, безнең кебек ярты ел хезмәт итүчеләр дә күп. Дуслашып беттек, һәммәбез дә бертигез, «картлач»лар да, «әрвах»лар да юк.

Өчебез бер взводка эләктек. Сезнең ничек анда? «Карт­лач»­ларны бераз кысмыйлармы, көзге тикшерүләргә әзерләнәсезме?

Анда безне искә алган кеше юктыр инде? Ильинның җибәрәсе килмәгән иде килүен, Данилов та үгетләгән иде. Юк инде, без үкенмибез. Анда «картлач»лар белән көрәшеп, юкны бушка аударып йөргәнче, ичмасам, тегендә вакыт файдага узар. Анда калсак, тагын ярты елсыз барыбер кешегә санамаячаклар иде, ул Манатовларда тырнак очы хәтле генә дә иман әсәре юк бит. Монда һәммәбез тигез.

Ярый, якташ, сау бул! Егетләргә сәлам диген! Рота еш искә төшә, бу хатны да шуңа күрә язам.

Сәлам белән Солтан».

Өчесе дә берьюлы диярлек көрсенеп куйдылар.

Карәхмәт хатны яңадан куен кесәсенә салды. Өстәлдә тагын берәр шешә «Буратино» белән коржик бар әле. Малайлар үзләре дә, күзләре дә туйды инде, ләкин калдырып китеп тә булмый ич инде!

Кичке ашка да күп калмаган инде. Тик анда әллә ашап була, әллә юк – шайтан белсен. Өстәлдәге чәйнекләрдә чәй суынган булса, башкалар ашаган арада, поварларга ялына-ялына, кайнар чәй алып килергә туры килер. Алар шулай әвәрә килеп йөргәндә, рота тамагын туйдырып өлгерер. Үз өлешеңә тигән ботканы тиз-тиз генә капкалап, савыт-сабаны урынына илтеп куясы һәм, рота ашханә алдына тезелгәнче, чатыр чабып кире урамга чыгасы бар...

Кайчакта «картлач»ларның күбесе кичке ашка йөрми дә. Аларга тиешле өлешне (гадәттә, кыздырылган балык, ипи, шикәр, флягага салынган кайнар чәй була) «әрвах»лар алып кайта.

Ашарга ташу дигәннән, «әрвах»лар үзара яратып, кат-кат сөйли торган бер мәзәк тә бар. Имеш, бер ротада аңгырарак кына бер «әрвах» булган, ди.

«Картлач»ларга каршы сүз әйтү түгел, аларга күтәрелеп карарга да базмаган, имеш. Ни кушсалар, шуны эшләгән, зар­ланмаган, карышмаган, командирларга әләкләмәгән. «Бозау» дип йөрткәннәр аны ротада. Аның шундый карусызлыгы, кирәгеннән артык юаш булуы «картлач»ларның үзләрен дә туйдырган, эчләрен пошыра башлаган. Шуннан моны кызык итәргә уйлаганнар. Нишләгәннәр дисең? Әшәкелеккә килгәндә, «картлач»ларның башы аеруча шәп эшли, теге йоклаганда, берсе аның итеге эченә кече йомышын үтәгән һәм теге егетне уятып, кулына савыт тоттырганнар да ашханәгә чәйгә җибәргәннәр. «Әрвах», итекләрен киеп, берни булмагандай, чәйгә киткән. Бер көн шулай кабатланган, икенче көнне дә, тик сүз әйтмәгән, «ак» димәгән, «кара» димәгән, лач-лоч басып йөри биргән. «Әрвах»ның үшәнлеге тагын туйдырган «картлач»ларны. Чакырып китергәннәр дә моны, сораганнар:

– Әйт әле, Вася, нигә шулхәтле үшән соң син? Без көн дә итек эчеңне юешләп, сине чәйгә җибәрәбез, син дәшмисең, бер сүз дә әйтмисең? – дигән.

Тегесе озак уйлап тормаган:

– Ә сез зарланмыйсыз, сүз әйтмисез ич әле, – дигән.

– Без нигә зарланырга тиеш соң? – дип аптырашкан теге­ләр.

– Мин, урамга чыгуга, итек эчен флягага бушатып, шуңа чәй салып кайтам... – дигән «әрвах».

Шул мәзәкне ишеткәч, «әрвах»лар күзләреннән яшь атылып чыкканчы тәгәри-тәгәри көләләр. Кем катырак көлә – шул «картлач»лардан үч алам, мәзәк белән генә булса да тегеңә тибәм, дип уйлый.

Хәзер һәммәсенең дә үз «картлач»ы бар. Дөресрәге, «картлач»­лар бары тик үзләренеке генә булган, үз йомышларын гына үти торган «әрвах»лары бар.

Салоның «картлач»ы – Рубевский. Сало аңа ашханәдән ризык ташый, аның хбсын юа, аның карават кырыена сызык суга.

Панасенконы сержант Михайлов үзенә алды. Карәхмәт моңарчы Манатов йомышларына чаба иде. Моннан соң ничек булыр?.. Манатов әлегә аңа сүз әйтми әйтүен. Әмма...

Кичә, полигоннан кайткач, Ильин ротаны кәнсәләр алдына тезде. Яхшы атканы өчен, Карәхмәткә рәхмәт белдерде. Манатовны эттән эткә салып сүкте командир. «Әгәр дә яшь солдатларны кыерсытсагыз!» – дип, «картлач»ларга кисәтү дә ясады.

Шул кичне ялагай Сало Карәхмәтне кием киптерү бүлмәсенә чакыруларын килеп әйтте. Моны сержант Иванов та ишетеп торган икән. Ул, Карәхмәткә урыныннан да кузгалмаска кушып, үзе китте. Карәхмәтне кем чакырганлыгы мәгълүм иде.

Дроздов кием киптерү бүлмәсендәге сөйләшүне ишетеп торган.

– Мантана! Ул малайга кул тидерсәң, гаепкә алыштан булмасын! – дигән Иванов.

– Оныттыңмыни?! Оныттыңдамыни «әрвах» вакыта үзеңнең ничек йөргәнеңне?! Шкаф хәтле гәүдәң белән, «картлач»ларның итек астында аунаганыңны оныттыңдамыни?! Кем төннәр буе унитаз ялтыратты соң? Оныттыңдамыни инде? Ай-һай, бик тиз. Шул маңканы яклап торган буласың тагы!

– Төкерәм мин синең «әрвах»ларыңа! Әмма шулар белән ротада берәр ЧП ясап кына кара! Сөйләшербез аннары! Әгәр дә синең аркада минем дембельне бер көнгә, бер сәгатькә озайталар икән, сөйләшермен мин синең белән! – дигән аңа үзенең өйгә кайтыр көнен дүрт күз белән көткән, хатынын, кечкенә малаен төшләрендә күреп саташкан педагогия институтының өченче курс студенты Василий Иванов.

Рота командиры кулында өлкән солдатлардан үч алуның бик тә нәтиҗәле ысулы бар: ачуы килсә, аларны өйләренә иң соңыннан, адәм актыгыннан кайтарып җибәрә ул. Киләсе приказдан соң дембель булачак «картлач»ларга моның тәэсире бик тә, бик тә зур.

Панасенко «картлач»ларның холкына акрынлап ияләнеп, кү­негеп бара бугай инде. Ярты ел хезмәт иткәннән соң, менә көзге тикшерүләрдә үзен күрсәтә дә алса, рота командиры, «ефрейтор» итәбез, диде. Аннары, бәлкем, сержант ук та булып куяр әле.

Шул фоторәсемен әти-әнисенә дә, йөргән кызларына да җи­бәрер. Дөрес, теге мәзәктәге чәйгә йөргән мескен солдат хәленә төшәсе дә килми. Тик менә иртәнге физзарядкада алты чакрымга йөгерүләре үзәккә үтә шул. Йөгерә алса, бәл­кем, Рубевский әйткән һәр сүзгә дә «баш өсте» дип тормас иде дә.

Көн дә, иртән торуга, рота алты чакрымга кросс йөгерә. «Әрвах»лар да, «чүмеч»ләр дә, «картлач»лар да чаба. Пана­сенконың иң яратмаганы әнә шул инде. Юлның яртысын үтүгә, күз аллары караңгылана, йөрәге тасырдый башлый, аякларына гер аскандай була. Ул, гадәттә, ярты юлда ук егылып кала. Разведротада «сыек» солдат булырга тиеш түгел дигән «картлач»лар аның бу гамәлен һич тә өнәмиләр. Ротадан аерылып калып, юл читендә егылып, хәл җыеп яткан Панасенконы берәрсе якасыннан күтәреп торгыза да кулындагы каешы белән аны алга куа. Панасенко бераз бара да тагын сөртенә, тагын күтәреп торгызалар, тагын, тагын...

Шулай булгач, «картлач»ларга каршы авыз ача алмыйсың шул. Кросс та йөгерә алмагач, йомышка чабарга туры килә.

Дроздовның исә бүген дә төне буе дневальный тумбочкасы янында торасы бар. Югыйсә үз чираты кичә узды инде. Кичә ул үзе дневальный иде. Таңга кадәр, керфек тә какмыйча, туалетны, юыну бүлмәсен ялтыратты, кызыл почмак идәнен юды.

Бүген дневальный булып Рубевский тора. Кич белән Сало аның өчен разводка барып кайткан иде инде. Төнге эшләр Дроздовка йөкләнде.

Ярый, түзәр әле. Бер елдан соң аның өчен дә кемдер идән юачак бит. Күңел әнә шуны көтеп яши. Шулай да ул: «Әгәр Мантана Карәхмәткә тагын бәйләнә башласа, яклап чыкмыйча булмас. Үзе татар булса да яхшы малай, – дип тә уйлый.

* * *

Ротаның ничек атканын үз күзләре белән күргәннән соң, Ильинның кәефе кырылды. Бар үчне өлкән солдатлардан алырга уйлаган иде. Өлкән лейтенант Швалюк тагын бер мәртәбә күңеленә шик салды. Кәнсәләрдә алардан тыш өлкән лейтенант Данилов та бар иде. Мондый сөйләшү булды:

– Койрыкларына басам мин ул сөрхәнтәйләрнең! – дигән иде Ильин.

Тәрәзә янында урамга карап торган Данилов:

– Иван Григорьевич, безнең ротада атмосфера бер дә сәламәт түгел, күңелем сизә, яхшылыкка алып бармас бу, – дип куйды.

Сүзгә Швалюк кушылды:

– Алайса, бар, штаб башлыгына барып әйт бу турыда, шулай-шулай, диген.

Бу сүзләр рота командирына ошамады.

– Швалюк, ә нигә штаб башлыгына йөгерергә! Син монда ни өчен куелган? Өлкән лейтенант башың белән, җитмәсә, үзең рота командиры булырга әзерләнеп йөрисең, ничек шулай дия аласың син?! Син монда нәрсәгә?!

– Иван Григорьевич, иптәш өлкән лейтенант, мин өлкән солдатлар яшьләрне кыерсытсыннар, аларга юл куйыйк димим бит! Көзге тикшерү борын төбендә генә. Хәзер без Рубевскийларга, Михайловларга каныга башласак...

– Һәм Манатовларга! – дип бүлдерде аны Данилов.

– Әйе, без шуларга каныга башласак, сынауларны ничек тапшырып чыгарбыз? Мин шул турыда уйлыйм. Аннары бөтен ротаны адәм мәсхәрәсе итеп сөйләячәкләр бит. Аннан соң Коваль күзебезне дә ачырмаячак. Менә шул турыда уйлыйм бит мин.

Рота командиры:

– Син, Швалюк, кайчаннан башлап бөтен рота турында кайгырта башладың әле? Әүвәл взводың турында уйла, син взвод командиры бит, – дип төрттерде.

– Бусы инде, иптәш өлкән лейтенант, монысы артыграк...

– Йә, йә, ярый, шаяртканны аңла.

Данилов тәрәзәгә аркасы белән әйләнеп басты.

– Ул кешеләр, ул егетләр, армиядә бары ике ел гына булалар. Шунысын онытмыйк. Аннары алар «гражданка» кешеләре, аннары алар үз тормышлары белән яши башлаячаклар. Кемнеңдер типкесендә йөргән солдат ике елдан соң ничек итеп сөйгән кызының йөзенә күтәрелеп карый алсын?! Шул якларын да уйларга кирәк, минемчә.

– Бу инде синеңчә түгел, китапча, китапта язылган кызыл сүзләр сөйлисең син, Андрюш, – диде Швалюк.

– Их, Толя, хет китапта язылган буенча гына да уйласаң иде әле! Бәлкем, синнән шәп офицер да чыккан булыр иде.

Швалюк көлемсерәп куйды.

– Ярый, Андрей, артык тәнкыйтьчегә әверелеп китәсең тагын. Әйттем ич инде: мин «дедовщина» яклы түгел, дидем. Ләкин бераз мондагы шартларны да чамаларга кирәк, дустым, шул ук Манатовны алыйк. Менә дигән солдат ул. Техниканы биш бармагы кебек белә. «Совет Армиясе отличнигы!» Коеп куйган рәссам да әле. Ә менә моннан бер ел элек ул ничек яшәгән дип уйлыйсың син? «Картлач»лар өстеннән килеп зарланмады бит. Тыныч кына хезмәт итеп йөрде, хәрби осталыгын арттырды, менә дигән танкист булып җитеште. Йә, нәрсә әйтеп була аңа?

– Теге өч егет Әфганстанга шул Манатов аркасында гына китте. Үзләрен монда кеше кебек итеп тоярга ирек бирмәде ул аларга.

– Китсәләр ни?! Кемдер барырга тиештер бит ул Әфганстанга да. Мин уйлап чыгармаган бит ул Әфганстанны! Партия чакырды безнең егетләрне анда.

– Һы, чакырды шул. Партия чакырды.

– Шулай булгач! – диде Швалюк, үзенең җиңүен белдер­гәндәй, ике кулын да югары күтәреп.

Ильин да телгә килде:

– Йә, ярый, иптәш офицерлар, туктатыгыз бу бәхәсне. Көзге тикшерүләр җитсен, үтсен, аннан соң күз күрер, карарбыз. Шулай да син, Швалюк, взводыңдагы солдатларыңны узындырма. Синекеләр бик сикерә бугай анда. Югыйсә берәр ЧП килеп чыкса, рота командиры урыныннан ничек колак какканыңны да сизми калырсың.

Швалюк тагын көлемсерәп куйды...

Манатов инде икенче тапкыр Салоны почтага җибәрә. Тегесе тагын буш кул белән кайтты – икенче ай Наташадан хат килми.

Бу юлы почтага үзе китте. Почтаны батальоннан бер яшь солдат ташый иде. Солдат боткасын капмас борын, кем аны шундый җиңел урынга урнаштыргандыр, үзен нәкъ «гражданка»дагыча иркен тота. Бәхете, разведротада саналмый ул «әрвах». Алайса, хәрби хезмәтнең ни икәнен күрсәткән булырлар иде аңа!..

Манатовның борчылуы урынлы, бик тә урынлы иде, чөнки ел ярымнан артык бер дә калмыйча атна саен хат яза торган Наташадан ике айга якын хәбәр юк.

Бер елга чаклы Александр да хатларны еш язды. Аннары, хәрби тормыш җиңеләя башлангач, хат язулар ирендерә башладымы, ара-тирә Наташа өчен берәр сәбәп табып, аңа дигән хатны «әрвах»лардан яздырды.

Бер кирегә китсә китә бит ул дөнья. Җитмәсә, матур гына яшәп ятканда, теге «әрвах» белән әллә нәрсә килеп чыкты. Ка­ра син аны, ә! Хәчтерүш! «Картлач» хәтле «картлач»ка кул күтәреп маташа. «Бетте, тормыш булмаячак сиңа мин кайтып киткәнче!» – дип теш кайрады Манатов Карәхмәт Әмирхановка. Үзалдына гайрәтләнде. Әмирхановны нинди җәзага тартачагын да кат-кат уйлады. Тик аны әлегә бер нәрсә шикләндерә, сагайтып тора. Татарны беренче күрүе аның. Ишеткәне бар барын, тарих китабында рәсемнәрен дә күргәне бар. Атка атланган, кылыч-сөңге белән коралланган, кысык күзле, камыт аяклы куркыныч кешеләр.

Әйе... ике йөз ел буе юктан гына ярты дөньяны буйсындырып тормаганнардыр! Бу Әмирханов кысык күзле, кыяфәте белән тарих китабындагы рәсемгә төшерелгән татарга охшамаса да, барыбер чаманы югалтмаска кирәктер?!

Үзенә сәеррәк караш булганын Карәхмәт тә сизенә иде. Әмма йөзенә туры карап шулай дип әйтүче табылса да, каршы килә алмас иде егет, чөнки каян белсен ди ул чын дөресен?! Мәктәптә үк шуны тукыдылар бит аңа! Әгәр белсә: «Мин татар-монгол калдыгы түгел, түгел!!!» – диясе килер иде аның. Тик моңа каршы дәлил таба алмаудан гаҗизләнеп, язмышына буйсыныр, шуңа күнәр иде. Һәм әле татар-монгол варисы булуын, үз-үзен сакларга кирәк чакта, калкан итеп тә файдаланыр. Тиеп кенә, кагылып кына карагыз, янәсе, бу татарга!..

Ләкин аңа карап тормадылар: кагылдылар Карәхмәткә, кием киптерү бүлмәсенә алып кереп, Рубевский, Манатов һәм Михайлов өчәүләшеп тукмадылар.

Тагын да шул ук Сало аша чакырттырдылар. Иванов юк чак иде. Карәхмәт, иреннәрен чәйни-чәйни, кием киптерү бүлмәсенә китте. Рубевский Манатовны сүгеп маташа иде. Карәхмәт ишек янында туктап калды.

– Синең аркада, Мантана, «картлач»ларның ротада дәрәҗәсе төшә. Нигә син шул салагага кул күтәртеп тордың? – ди Рубевский.

Манатовның бары сүгенгән тавышы гына ишетелә. Карәхмәтне күрүгә, ул аның өстенә ташланды, Рубевский белән Михайлов ярдәмгә килделәр. Карәхмәт бары «Йөзенә сукмагыз, йөзенә!» дигән өзек-өзек тавышлар гына ишетте. Булдыра алганча, хәленнән килгәнчә, рәхимсез йодрыклардан йөзен, эчен сакларга тырышты. Ни гаҗәп: бу юлы анда каршы тору теләге уянмады, бары сакланды, сакланды гына...

Күңелләре булгач, Сало белән Дроздовны чакыртып, Карәхмәтнең башын су краны астына тыгарга куштылар. Карәхмәт буйсынды, иреннәре дә ачудан түгел, бары авыртудан гына кысылды бугай. Йа Хода! Язмышына күнегә баруы, шушы хәлләргә ризалашуы түгелме соң?

Кич белән Панасенко килеп Карәхмәткә:

– Сине Мантана чакыра, – диде.

Карәхмәт иреннәрен тешләде.

Мантана үзенең түрдәге койкасында сузылып ята иде.

– Әйдә, Ваня, бергәләп каршы торыйк әле шуларга, – дип пышылдады Карәхмәт.

Панасенконың күзләре зур булып ачылды, берәрсе тыңлап тормыймы икән дигәндәй, ялт-йолт як-ягына каранды һәм аннары акрын гына:

– Син нәрсә? Башың бетәр, – дип куйды.

Карәхмәт, аңа кулын селтәп, Мантана янына китте.

– Нәрсә? – диде ул, килә-килешкә. Күңеле тагын берәр этлек көтә иде.

– Нәрсә булсын, аркага массаж яса!

– Массаж ясый белмим мин.

– Алайса, Салоны алып кил. Ул өйрәтер.

Карәхмәт Салоны эзләп китте. Сало каптёркада кайнаша иде.

– Сине Мантана чакырды.

Сало аңа нидер әйтергә теләгән иде, әмма дәшмәде, эченнән генә: «Ник сикерәсең соң син шул «картлач»ларга каршы, Карәхмәт? Кирәкми, түз, түз, дустым. Килер бер көн, без дә король булып яшәрбез әле», – дип, уйлый-уйлый, Мантана янына чапты.

Армиягә кадәр массаж ясый белгәндерме, юктырмы, Салоның бу эшкә хәзер куллары ябышып тора иде. Ул аның әлифбасын Карәхмәткә дә күрсәтеп бирде. Шулчак казармага рота командиры килеп керде. Карәхмәт җиңел сулыш алды.

* * *

Поезд «пу-у-у!» дип, сигнал бирде һәм тизлеген киметә башлады. Карәхмәт тәрәзәгә карады. Кечкенә генә бер станцияне үттеләр, ахрысы: берара утлар җемелдәшеп алды да вагон тагын караңгылыкка чумды.

Өлкән лейтенант Швалюк, проводник купесыннан чыгып, Карәхмәттән: «Ничек, тәртипме? – дип сорады да, Серафиманы ялгыз калдырасы килмичәме, тагын аның янына кереп бикләнде.

Моңарчы андый уйның килгәне юк иде: бүген Серафиманы үз хатыны белән чагыштырып карады ул. Серафима, чибәрлеккә Василисадан бераз калышса да, бик сөйкемле хатын. Йомры-ты­гыз гәүдәсе, калку күкрәкләре, сихер иңгән зәп-зәңгәр күзләре бер генә ир-атны да битараф калдырмастыр. Серафима бу дөньяга яратыр һәм яратылыр өчен генә туган гүзәл зат кебек. Ни генә әйтсәң дә, сиңа елмаю белән җавап бирә торган хатын бүген ничектер башка төслерәк, Анатолийның күзләренә туры карарга оял­ган шикелле, үзенең зәңгәр карашларын тырыша-тырыша яшерә. Әмма ул бүген башка көннәргә караганда бик күпкә назлырак, әйтерсең хатын­ күңелендә булган бар назын да Анатолийга багышлаган иде.

– Толя, – ди ул, нәрсәдер әйтергә җыенгандай, һәм кинәт туктап кала.

Швалюк аның йөзенә текәлә:

– Әйе.

– Толя, син мине яратасыңмы?

– Сима, нәрсә булды сиңа, үзең дә яхшы беләсең бит.

– Юк, син тагын бер мәртәбә әйт.

– Ну... яратам инде.

– Бик каты яратасыңмы?

– Бик каты, Сима, бик каты.

– Алайса, ник өйләнмисең соң миңа?

– Ничек? Бар бит инде берәү.

– Аны аерып җибәр.

– Ярый, Сима, ташла әле, мин сине яратам бит, бик каты яратам. – Өлкән лейтенант хатынны үзенә таба тарта. – Әйдә, ятыйк инде.

Серафиманың зәңгәр күзләрендә көмештәй яшь бөртекләре. Ул Швалюкның сүзләренә каршы килми, инде бая ук җәелгән урынны кулы белән сыпырып, тигезләп куя да башка вакыттагы кебек оялып, тартынып тормыйча, ир каршында чишенә башлый. Әүвәл юлда кия торган спорт формасының замогын төшерә, аннары җиңел хәрәкәт белән генә калку күкрәкләрен тартып торган элмәкне чишә, аннан соң спорт костюмын сала. Швалюк, урыныннан күтәрелеп, Серафимага таба тартыла һәм, аның күкрәкләре арасында борынын төртеп, кайнар пышылдый:

– Гүзәлем минем, фәрештәм...

Серафима Анатолийга әйтергә теләгән серен тагын күңеленә бикләп куя. Сер бүген дә аның үзенеке генә булып кала.

Вагон, бала бишегедәй, акрын гына, җайга гына тирбәлә дә тирбәлә. Бүтән беркайда да, беркайчан да туктамастыр кебек инде бу поезд...

* * *

Ә сер Серафиманың үзенеке генә түгел иде, түгел иде...

Туган көненә кунаклар чакырмаска булды Василиса. Елга бер килә торган бәйрәмендә кеше көен көйләп йөрергә теләмәде. Өлкән лейтенанты белән икесе кара-каршы утырып кына үткәрсеннәр әле туган көнен.

Киләсе кешесе булмаса да, хатын табынны мул итеп әзерләде. Бәйрәм табынын әзерләргә ярата ул. Шуннан тәм таба, җиренә җиткереп, зәвык белән табын ясый белә.

Аның иң бәхетле чагы бәйрәм көннәрендә, ул көнне хатын да гүзәлләнә, чәчәктән чәчәккә кунып очкан болын күбәләге шикелле хис итә үзен.

Туган көнне икәү генә үткәрергә дигән фикерне өлкән лейтенант та хуплады. Кунак чакыру кебек мәшәкатьне үзе дә өнәп бетерми. Анатолий шундый гүзәл хатын белән икәүдән-икәү генә бәйрәм итүне үзе дә бик мәслихәт күрә.

Хатынының эчемлектән исереп, канатланып очынып биегәнен күрмәгәненә инде шактый, хатынын шундый чагында яратмаганына да күптән.

Ләкин шул көнне Швалюкның да, Василиса Руслановнаның да башларына күсәк белән суккандай булды: өлкән лейтенантны Минскидагы хәрби комендатурага бер тәүлеккә каравыл башлыгы итеп җибәрделәр.

Разведрота белән каравыл башлыгы булып лейтенант Данилов барырга тиеш иде. Ләкин аны ашыгыч рәвештә генә округ газетасына чакырып алганнар.

Озакламый кайтып җитәрмен, дип чыгып киткән иде Швалюк өеннән. Бригадага барса, шундый хәл икән. Аптырап, каушап калган өлкән лейтенант үзенең хәлен аңлатырга керешкән иде, штаб башлыгы хәтта, гадәттәгечә, җикеренмәде дә, тыныч кына итеп:

– Рота командиры буласың килмәсә, барма, – дип кенә куйды.

Каравылны Минскига илтүче дежур машина КППдан чыгып барышлый шунда нарядта торган Манатовка:

– Нарядтан соң өйгә барып әйт әле, мине каравылга китте, диген, – дип кычкырды өлкән лейтенант.

Манатов, нарядны тапшыруга, шәһәрчеккә юнәлде.

Инде тәмам әзерләнеп бетеп, табын янына утырырга өлкән лейтенантны гына көткән Василиса, ишек кыңгыравын ишеткәч, әүвәл каушап калды, аннары йөзендә елмаю кабынды: Толясы ишекне үз ачкычы белән ачмыйча, хатыннан ачтырып, тантаналы рәвештә керергә чамалый, мөгаен.

Ләкин ишек төбендә иренең солдаты басып тора иде.

– Исәнмесез! – диде солдат. – Иптәш өлкән лейтенант...

Манатов сүзен әйтеп бетерә алмады, бәйрәмчә әзерләнгән табынны һәм хатынның гадәттән тыш матур кыяфәтен күреп кау­шабрак калды.

– Толя кайда? – дип сорады Василиса, түземсезләнеп.

– Иптәш өлкән лейтенант... ни... әйтергә кушты... ул гарнизон гауптвахтасына, Минскига каравылга китте. Даниловны чакыртып алганнар.

– Каравыл? Минскига?!

Хатынның матур күзләре зур булып ачылдылар, нәфис борыны тирләп чыкты, кыйгач кашлары сикереп-сикереп алды.

– Сволочь! – дип кычкырды ул әллә нинди ят тавыш белән һәм Манатовның борын төбендә ишеген шапылдатып ябып куйды. Манатов ясаган өрәңге яфраклары стенадан идәнгә коелып төшкәндәй булды. Ул бермәл фикерләрен җыя алмыйча торды: «Сволочь? Нишләп мин сволочь соң әле?» – Аннары бу сүзнең үзенә түгел, взвод командирына әйтелгәнлеген төшенгәндәй булып, акрын гына борылды да баскычка таба атлады. – Нигә сволочь соң әле Швалюк? Ни булды?» – дип уйлады ул, әлеге табышмакны чишәргә азапланып.

Ишек янә ачылды. Идәндә бая «коелган» яфрак-бизәкләр кыштырдап куйгандай булды. Манатов артына борылып карады. Василисаның бит алмасы буйлап яшь бөртекләре тәгәри иде.

– Бүген минем туган көнем. Кер әйдә, Шура! – диде хатын, тавышына үтенү белән бергә әмер дә катнашкан сыман.

«Синең туган көнеңдә минем ни эшем бар соң? Мин үз бурычымны үтәдем инде, хәзер менә китеп барам...»

– Әйдә, әйдә, Шура!

Манатов әллә әмергә, әллә гүзәллеккә буйсынды – өйгә керде.

– Уз, уз! Тартынма. Беркем дә юк монда.

Табындагы сый-нигъмәтләргә таба никадәр генә карамаска тырышса да, Манатовның солдат боткасыннан гайре берни күрмәгән ашказаны, татлы һәм ләззәтле эшкә үзенең әзерлеген белдергәндәй, тавышланып быгырдап куйды. Ашказанының мондый әдәпсезлегеннән оялган солдат, гүзәл хатынның мыскыллы йөзен күрмәс өчен, итек салу сылтавы белән аска иелде. Ул бөгелгәч, эчтәге һава янә кысылып, ашказаны тагын тавыш биреп алды.

Бәхеткә каршы, Василиса кухняга чыгып киткән иде. Манатов өч мәртәбә ачу белән эченә сугып алды. Быгырдау тынды.

Өлкән лейтенантның нигә «сволочь» икәнлеге аңлашыла башлаган иде Манатовка. «Ярый, Швалюк түзәр. Гражданка ризык­лары белән бер сыйланып алу да ярар», – дип, иреннәрен ялмап алды солдат.

Василиса сый-нигъмәтләр янына коньяк китереп утыртты, һәм:

– Кил әле, утыр әле, – дип сөйләнә-сөйләнә, солдатны өс­тәл янына алып килде. Аннан соң, капылт кына нидер исенә төшкәндәй: – Хәзер, хәзер, Шура, син утыра тор. Мин тиз генә бер җиргә генә барып килим, – диде дә, өстенә плащын салып, ишектән чыгып китте.

Солдатның сүзләренә ышанса да, Василисаның күңелендә барыбер шик бар иде, ул үз күзләре белән күреп инанырга теләде. Иренең буфетчы Серафимага битараф түгеллеген сиздергәннәр иде аңа. Беркөнне кибеттә очрагач, рота командиры Ильинның хатыны шулай дип колагына пышылдады. Василиса ышанмаган иде, рота командирының ирендә берәр үче бардыр, дип кенә уйлады.

Хатын Серафима яшәгән йортка таба томырылды. Ул бу­фетчының кайда торганын чамалый иде, фатирын да бик тиз эзләп тапты һәм, кире урамга чыгып, агач артына сыенды да Серафиманың тәрәзәсенә төбәлде. Тәрәзәдә ут юк, Серафима эштән кайтмаган, ахрысы. Василиса тынычланып борылды да өенә таба атлады. Үз артыннан икенче бер кеше ияргәнен сизмәде Василиса. Серафима үзен бик яхшы таныганын да белми иде ул.

Василиса Манатовка булары чыгып торган кайнар аш салып килде һәм үзе дә утырды. Тегесе, вакытны бушка уздырудан файда булмас дип, солдат ашханәсендәге кебек шапырдамаска тырышып, эшкә кереште. Василисага таба күтәрелеп карарга кыймады, ач бүредәй ашыйсы килүеннән оялды. Василиса ризыкларга орынмады, башын иеп, аш соскан солдатны күзәтеп утырды. Шулхәтле дә якын, үз булып тоелды аңа бу солдат, хатыны үзен ана итеп хис иткәндәй булды. Менә аның баласы ачыгып кайткан да әнисе пешергән ашны ашап утыра, ашау белән шулхәтле мавыккан, әнисенә күтәрелеп карарга да вакыты юк, бары ике колагы гына селкенгәләп ала.

Василиса үзалдына көлемсерәп куйды. Менә бу солдат урынында аның өлкән лейтенанты утыра, ди. Эштән арып кайткан, сүзсез генә ашый. Юк, Швалюк болай ашамый, аның ашавы ирләрнеке кебек тә түгел, ашаганда, тавыш-тынын чыгармый ул. Җиренә җиткереп кенә, рәвешенә китереп кенә ашый. Культурный итеп ашый. «Их, Швалюк та шулай шупырдаган тавыш чыгарып ашый белсен иде ул! Менә бу солдат шикелле...»

Василиса янә көлемсерәде.

Манатов нихәтле генә тавыш чыгармаска тырышса да, никадәр генә акрын ашарга тырышса да, мизгел эчендә тәлинкә төбе ялтырады.

Василиса коньяк шешәсен Манатовка таба этте.

– Ач әле әйдә, туган көндә берәүгә дә гаебе булмас.

Манатов үзе эләккән шартка бераз ияләшә башлаган иде. Карусыз гына коньяк шешәсенә үрелде һәм, бөкесен гадәт буенча теш белән ачарга дип, авызына китерде. Аның һәр хәрәкәтен күзәтеп утырган Василиса:

– Чү! Тукта! Мә! – дип, пычак сузды.

Манатов колакларына кадәр комачтай кызарды һәм ул эчтән генә үзен үзе әрләде. Үзен әрли-әрли, рюмкаларга эчемлек агызды, Василиса белән чәкештереп эчеп тә җибәрде.

Василиса да рюмкасын төбенә хәтле бушатып куйды һәм, шоколад тешли-тешли, тагын шешәгә үрелде. Инде бу юлы Манатовка кушып тормады, үзе салды да янә эчәргә тәкъдим итте. Шулай бер-бер артлы өчәр рюмка эчтеләр.

Манатов җиңелчә генә башы әйләнүен тойды, һәм моннан тизрәк китәргә кирәк дигән уй аны урыныннан торгызды.

– Мин кайтыйм инде, рәхмәт сезгә, Василиса Руслановна!

Эчемлек тәэсиреннән оеп китә башлаган хатын, уянып кит­кәндәй, җәһәт кенә торып басты:

– Юк, юк, тукта, ашыкма! Минем үземә генә күңелсез. – Аннары шкаф алдында торган проигрывательне кабызды.

– Миңа кайтырга кирәк, Василиса Руслановна.

– Юк, юк, хәзер, менә биеп кенә алыйк та.

Манатов кире урынына утырды. Хатын, бию рәвешен китереп, бүлмә буенча бер-ике очып әйләнде дә почмактагы диванга барып утырды. Күлмәк итәге тартылып, йомры тез башлары ачылды. Ул кулларын ике якка сузып җибәрде һәм, башын чак кына артка ташлап, озын кара керфекләрен йомды. Күлмәгенең изүләре ачылып, ялангач тәненнән сирпелгән яктылык, түшәм­дәге люстраның да нурларын басып китеп, Манатовның күзләрен чагылдырды.

– Гафу ит, Шура, бераз исердем, ахры, – диде хатын назлы тавышы белән.

Солдат, ниндидер эчке боеруга буйсынгандай, урыныннан торды да хатынга таба сак кына ике адым ясады.

«Нишләвең бу, Мантана?! Башың бетә бит! Мантана!» Баш миенең эчемлек тәэсире барып җитәргә өлгермәгән күзәнәкләре шулай дип тәкрарладылар.

Манатов капылт кына борылды да, кызу-кызу атлап, кухняга кереп китте, кранны ачып, чүмечкә салкын су агызды һәм бер сулышта эчеп тә бетерде. Бераз суынды шикелле. Аннары кире Василиса утырган бүлмәгә чыкты. Хатынның күлмәк итәкләре тагын да катырак тартылган һәм ап-ак, шәп-шәрә аяклары бөтен матурлыгы белән күренә иде.

Солдат, үзендә булган бар көчен җыеп:

– Миңа китәргә вакыт, Василиса Руслановна. Рәхмәт сез­гә! – диде.

Хатынның озын кара керфекләре ачылып китте. Ул, аз гына башын күтәрә төшеп:

– Әйдә, тагы бераз эчик тә, – диде һәм бер кулы белән кирә­­геннән артык күтәрелгән итәген аска таба тартты да, кулын кире алганда, итәк баягысыннан да күбрәк күтәрелде. Манатов чытырдатып күзләрен йомды. Каяндыр ерактан, тирән караңгылыктан:

– Әйдә, Шура, эчик! – дигән тавыш килде. Чәкештерделәр. Василиса, күзләрен йомып, эчемлекне йотты. Аннары, үрелеп өстәлгә куйдым дигәндә, рюмкасы төшеп китте. Манатов, солдатларча бирелгәнлек белән рюмканы алырга дип, Василисаның аяк астына иелде.

«Түзә алмыйм мин бүтән, түзә алмыйм. Кичер мине, Василиса, кичерә күр!»

Үзе: «Кит» дип әйтә күрмә, әйтә күрмә, зинһар», – дип, хатынның йомык күзләренә текәлде. Хатын дәшмәде, ул йоклаган кебек иде. Манатовның түземлеге төкәнде, ул, Василисаның кулыннан алып, шашып үбәргә кереште. Хатын селкенмәде.

Манатов, каршылык күрмәгәч, кул үбү белән генә канә­гать­ләнмичә, астан өскә таба хатынның күлмәк төймәләрен чишәргә тотынды. Берсен чиште, икенчесенә үрелгәндә, куллары тагын да катырак дерелдәде, чишә алмыйча азапланды, онытылып китеп, теше белән тартып өзәргә дип талпынганда гына, Василиса пырхылдап көлеп җибәрде.

Манатовның табан астына утлы шарлар тәгәрәде.

– Төймәне өзәсең бит, – диде Василиса баягыдан да наз­лырак тавыш белән һәм, Манатовның кулын читкә этәреп, күлмәк төймәләрен өстән аска таба үзе чишә башлады. Манатовның колагында черт-черт иткән тавышлар гына ишетелеп торды, аннары, тар ояга гына сыя алмыйча бүселеп чыккан ап-ак күкрәкләрне күрүгә, күзе чагылып, сукырайгандай булды һәм, өнемме бу, төшемме дигән кебек, кулын сузды да өн икәненә тәмам ышанып җиткәндә генә һуштан язды.

«Уф! Дөньяда шундый рәхәтлек тә булса булыр икән! –дип пышылдады ул. – Гафу итәрсең инде, зинһар, иптәш өлкән лейтенант!»

Гүзәл хатынның кайнар сулышы рядовой Александр Мана­товның аңын эретте...

Василиса Руслановна иреннән – өлкән лейтенанттан – хатын-кыз буларак туган көн үчен алды...

Өлкән лейтенантның фатирында нихәтле генә рәхәт булса да, Манатовка бригадага кайтырга кирәк иде. Ул тиз-тиз генә киенде дә, әле һаман диванда назланып яткан хатын янына килеп, кыяр-кыймас кына:

– Гафу итә күрегез инде, Василиса Руслановна, – дип пышылдады.

Хатын, бер кулы белән үрелеп, аны үзенә таба тартты да башыннан сыйпады:

– Ярый, солдат, бар, кайт инде, начар итеп искә алмассың мине, – диде.

Әле генә кичергән ләззәтле тормыш өлкән лейтенант фатирында бикләнеп калды. Манатовның уйлары яңадан үзе яшәгән дөньяга кайтты. «Нинди төш булды соң бу?» – дип сөйләнде ул үзалдына һәм, шул «төшне» янә бер мәртәбә күңеле аша уздырырга теләгәндәй, артына борылып карады: Василиса Руслановнаның тәрәзәсендә ут балкый иде. Манатов, туктап, бермәл якты тәрәзәдән күзен дә алмыйча карап торды да кызу-кызу атлап китеп барды.

Итек дагасының асфальтка тиеп чак-чак иткән тавышы аңын­дагы томаннарны сыеклап җибәрде, үз адымнарының тавышы бар дөньяга да ишетелеп торадыр сыман тоелды. Ул газонга сикерде. Аяк тавышларын ярсып-ярсып типкән йөрәк дөпелдәве алыштырды. Юл кырыенда рәт-рәт булып тезелгән баганадагы лампочка утлары, аны эзәрлекләгән кебек, яктылык сиптеләр.

Бригадага кайтып җитәм дигәндә генә, аның каршысына патруль килеп чыкты. КПП күренгәч, күңеленә беркадәр тынычлык иңә башлаган солдат, өлкән лейтенант фатирында калган әкияти дөнья турында уйларга керешеп, уяулыгын югалтты: офицер белән солдатларны күрми калды.

Шәһәрчекнең бер өендә калган ләззәт тә, коньяк пары да әле һаман да үз көчендә иде, патруль башлыгының:

– Кайдан киләсең, солдат? – дигән соравы аны тәмам каушатып, теленнән яздырды. Патруль башлыгы солдатның каршысына ук килеп басты һәм куркуыннан еш-еш сулаган Манатов авызыннан килгән ят истән имәнеп китте.

– Хәрби билетың!

Манатов хәрби билет урынына посыльный жетонын сузды.

– Посыльный мин, иптәш капитан!

Капитан жетонга күз дә салып тормады, тагын:

– Хәрби билет! – дип боерды.

Манатов каршы тора алмады, хәрби билет артыннан патруль башлыгы җәһәт кенә Манатовның бил каешын салдырып алды да күршедәге разведчиклар батальонына алып кереп китте.

Манатовны «гөнаһлы» тагын дүрт солдат белән гарнизон гаупт­вахтасына алып киттеләр.

Гауптвахтада каравыл башлыгы булып өлкән лейтенант Швалюк торуы исенә төшкәч, Манатовның борыныннан шаулап кан китте...

* * *

Бу поезд бер дә туктый белми, ахрысы. Тәгәрмәчләре һаман такы-токы килә, вагон һаман тирбәлә дә тирбәлә.

Мәскәүгә китәр алдыннан, Карәхмәткә Йосыфтан хат кил­гән иде. Ул куен кесәсендәге хатны тагын кулына алды. Йосыф авыл хәлләрен язган, язган да аннары хатның ахырында гына: «Карәхмәт абый, беләсеңме, Нәзирәнең аяклары турайды бит!!!» – дигән. Имеш, бу күренешкә иң элек «Тас хәбәрче»сенең күзе төшкән. «Һай, балакай, ике авыл арасында пушты ташып йөреп, аякларың турайган бит!» – дигән Хупҗамал карчык.

Нәзирә әүвәл бу хәлгә үзе дә ышанмаган, почтасын өләшеп бетергәч, тиз генә өенә кайткан да урындыкка басып көзгегә караса – аяклар шәм шикелле туры, ди!

Менә сиңа мә! Бөтен авыл халкы шаккаткан бу хәлгә. Шул турыда ишетүгә, Йосыф тизрәк абыйсына хат язып җибәр­гән.

Хатны укыгач, Карәхмәт ярты ел эчендә беренче мәртәбә рәхәтләнеп, озак итеп, онытылып көлде дә: «Ну, Йосыф!» – дип, эченнән генә аны шелтәләп куйды.

Тик үзенең бу хәлгә бик тә ышанасы, чын күңеленнән ышанасы килде.

Үтереп авылын сагынды шулчакта Карәхмәт. Их, бер генә сәгатькә кайтып киләсе иде анда, аннары кеше күзенә күренмичә генә, читтән генә күзәтеп йөрисе иде. Кичен җиде йортлы авылның уртасыннан тузан туздырып, тугыз кәҗәсе, утыз тугыз сарыгы, биш сыеры кайтып кергән чакта, урам уртасына басып, шул тузан эчендә күмелеп каласы һәм: «Һәй! Авылдашлар! Мин сезне ничек сагындым! Мин сезне яратам, «Тас хәбәрче»се Хупҗамал карчыкны да, әнә теге аксак ата казыгызны да, шәлперәйгән кикрикле кызыл әтәчегезне дә яратам! Әнием, Нәзирә, Йосыф, авылдашлар, борчылмагыз – мин, сезнең тынычлыкны саклар өчен, көн-төн керфек тә какмыйм!» – дип кычкырасы иде.

Соңгы сүзләрен, билгеле, авылдашларын тынычландыру өчен генә әйтер, шөкер, бәдрәф идәнендә шакмак санаганын белми әле авылдашлары...

Төн уртасында тревога белән күтәрелеп чыкканнарын да бел­миләр. Бигрәк тә бәйрәм көннәрендә еш була андый тревогалар.

Күзләре аларган дежур сержант, сулышына каба-каба:

– Рота! Трево-о-о-га-а-а! – дип аваз салуга, казарма сикереп тора да, посыльныйлар офицерлар артыннан чабарга әзерләнә, сержантлар, солдатлар, яттан белгән сугышчан исәп-хисап буенча, һәркайсы үз эшен башкарырга чаба.

«Әллә сугышмы?!» дигән хәвефле уй миләрне актарып үтә. Кызулыктан берәү дә күрше казармада тыныч кына йоклап яткан инженер-сапёрлар ротасына игътибар итми. Йөрәкләр дөп-дөп тибә, борын тишекләре киерелгән, күңелдә шомлы уйлар. Бәхеткә каршы, шулчак казармада бригада буенча дежур офицер пәйда була.

– Разведчиклар! – ди ул һәм, тамагын кырып алганнан соң: – Ашханәдә бәрәңге әрчи торган машина ватылган, бригаданы коткарыгыз, алайса, иртәнге ашсыз калабыз. Анда барыгызга да пычаклар әзерләп куелган! – дип үтенә, боермый, нәкъ үтенә.

«Шөкер, сугыш түгел икән!» – дип, рота җиңел сулыш ала.

Бригада янәшәсендә урнашкан авылга койма аша гына төнге сәяхәткә йөрүчеләрне тотарга дип, разведрота җиде төн уртасында тревога белән күтәрелә.

* * *

Бу поездда ничәләп тәгәрмәч булыр икән соң? Әүвәл ничә вагон икәнен белергә кирәк. Шуннан исәпләп чыгарып була инде.

Карәхмәт үзалдына елмаеп куйды. «Җитте инде сиңа, җыен тузга язмаган нәрсә турында уйлап баш катырып утырырга!» – дип шелтәләде ул үзен.

Дроздов та, Панасенко да мыш-мыш килеп йоклыйлар. Поезд беркайда да, беркайчан да туктамыйча шулай барса да тормаслар кебек иде алар.

Карәхмәтнең күзләренә дә йокы эленә башлады. Һәм ул үзенә урын җайларга кереште. Теге очтан Сало да килеп җитте.

– Карәхмәт, станция кайчан була икән? – дип сорады ул килә-килешкә.

Карәхмәт, белмим дигәндәй, иңбашларын сикертте дә:

– Нәрсәгә ул? – диде.

Салоның күзләре гадәттән тыш ялтырыйлар иде.

– Тс-с-с, – диде ул, борын очына бармагын китереп һәм аннары куен кесәсенә тыгылды.

– Швалюк сизә күрмәсен тик. Дүртебезгә бүләрбез, биш йөз сум булды.

Салоның кулында егерме бишлекләр, кызыл унлыклар, биш­лекләр, өчлекләр күреп, Карәхмәт телсез калды.

– Кайдан болар?

– Малайлар җыеп бирде. Поезд билетлары өчен түләргә ки­рәк, өлкән лейтенант кушты, дидем.

– Син нәрсә, Петя?!

– Акрын, акрын, тавышланма, Швалюк ишетмәсен. Берәр станциядә кибеткә кереп чыгасы иде. Станциягә ерак микән әле?

– Бар тизрәк, кире илтеп тарат, җүләр!

Сало, Дроздовның аякларын читкәрәк этеп, үзе шунда утырды.

– Шаштыңмы әллә син? Шулхәтле акчаны! Дүртебезгә тигез­ләп бүләбез хәзер.

Карәхмәт «лып» итеп урынына утырды.

– Кире илтеп тарат, дим мин сиңа, тизрәк, кеше күргәнче!

– Илткән ди менә! Сиңа кирәкмәсә алмассың, өчкә дә бүлә алабыз без аны.

Тавышка Панасенко да күзләрен ачты. Дроздовны Карәхмәт үзе уятты һәм икесенә дә әлеге хәлне сөйләп бирде. Панасенко исе китмәгән кыяфәттә генә:

– Ә нәрсә булган? Безнең үзебездән дә шулай җыйдылар, ике сержант, үзбәк малайлары иде, – диде дә авызын зур итеп ачып иснәргә кереште.

Карәхмәт, аптырап, Дроздовка карады.

– Чыннан да, кире таратырга кирәк, – диде Валера.

– Син армиягә барганда, сездән җыймадылармыни? – дип сорады аннан Сало.

– Җыйдылар җыюын. Тик мин бирмәдем, акчам юк иде.

– Әй егетләр, сез нәрсә? – диде Сало. – Һаман да шул элеккеге мохтаҗлыгыгызны куасызмы. Бетте, бетте ул тормыш, хәзер безнең өчен яңа тормыш башлана. Нәрсә сез шул маңка малайларны яклап торган буласыз. Акча ерунда ул алар өчен. Аларның күрәселәре алда әле.

Карәхмәт Салоның мондый гадәте барлыгын элек тә сизенә иде. Бу ялагай Сало акча өчен җанын бирергә әзер. Солдатларга тиеш булган җиде сум айлык акчаны алган саен, ул: «Шушы җиде сум өчен мин кешегә атарга тиеш буламмы инде, йә! Җиде сумга кеше хәтле кешегә автомат терә инде син, ә?» – дип ярым шаярып, ярым чынлап сөйләнеп колакларны сасыта. «Кем сиңа кешегә автомат терәргә куша әле?» – дигәч, анда да җавапны тиз таба: «Ник, әгәр дә мәгәр сугыш була калса! Дошманнарга атарга кирәк булачакмы, булачак!..»

Карәхмәт, шуларны исенә төшереп, иреннәрен кысты һәм ачу белән:

– Илтеп бир кире, Сало, илтмәсәң, үзеңә үпкәлисең! – диде.

Дроздов та, Панасенко да сүз әйтмәделәр.

– Сез нәрсә, егетләр, оныттыгызмыни, елый-елый: «Яшьләр килгәч, аларга тырнак белән дә чиертмәс идек!» – дигән вәгъдә­ләрегезне оныттыгызмыни?

Дроздов Карәхмәткә таба күтәрелеп карады да акрын гына урыныннан торды һәм Салоның җилкәсенә кулын салды.

– Әйдә, Петя, киттек. Тарат акчаларын үзләренә.

Бу хәлдән каушабрак калган Сало, ярдәм эзләгәндәй, Панасенкога төбәлде:

– Алар безнең рота «әрвах»лары түгел ич!

– Бар, бар, Петя, кире илтеп тапшыр!

Панасенко да шулай дигәч, Сало ирексездән урыныннан торды.

Поезд «пу-у-у, пу-у-уу!» итеп сигнал бирде.

«Бу поездның ничәләп тәгәрмәче булыр икән? Әүвәл вагон санын төгәл белергә кирәк инде...»

Поезд «пу-п», «пу-уу!» итеп тагын бер мәртәбә сигнал бирде дә тизлеген арттыра башлады.

Өлкән лейтенант Швалюк уянып, башын күтәреп карады, вакытны белергә теләде, әмма сәгать таккан сул кулына Серафима башын куеп ята иде. Швалюк сак кына кулын тартты. Серафима күзләрен ачты.

– Килеп тә җиттекме әллә?

– Юк, юк, Сима, йокла, иртә әле.

Ләкин Серафима да торып утырды һәм, иркәләнеп, шундук Анатолийның күкрәгенә башын төртте.

Поезд тәгәрмәчләре такы-токы килеп рельслар белән серләшеп баралар, вагон бала бишеге кебек салмак кына тирбәлә дә тирбәлә.

– Толя, әйдә, кайткач, миңа күченеп кил. Теләсәң, башка җиргә күченербез,мин синең белән җир тишегенә дә китәргә риза.

– Хатын барлыгын беләсең бит, Сима.

– Булса соң?

– Ю-юк, юк, Сима, без синең белән алай сөйләшмәгән идек.

Нишләп хатынны аерыйм ди мин? Без синең белән болай гына бит. Сине яратам мин яратуын, бик каты...

– Бала да таба алмый торган ул хатын белән кайчанга хәтле яшәмәкче буласың? – Толя, беләсеңме?..

– Әйе, Сима.

– Ул сиңа хыянәт тә итә бит әле.

Вагон бер якка чайкалып куйды. Швалюк, тотынып кала алмыйча, үзенә сыенган хатынны стенага кысты.

– Нәрсә сөйлисең син?

– Үзем күрдем. Син ул көнне каравылда идең. Хатының нигәдер безнең йорт янында йөри иде, мин эштән кайтып килә идем. Артыннан күзәтеп бардым. Сәгать унынчы яртыларда хатының яныннан бер солдат чыкты.

– Солдат?!

– Солдат. Шикәр капчыкларын ташырга кирәк дигәч, бер көн чәйханәгә үз ротаңнан өч солдат җибәрдең бит әле. Теге озын, чандыр солдат.

– Манатов.

– Шулай бугай. Хатының артыннан озата чыкты. «Патрульгә эләгә күрмә, башымны бетерәсең», – дип әйтеп калды.

– Юк, юк! Юк! Шул сасы солдат беләнме?!

– Бик шук егет күренә ул.

– Әгәр шулай булса! Әгәр шулай булсамы?! Үтерәм, икесен дә үз кулларым белән атып үтерәм!

Серафима: «Тс-с-с...» – дип, учы белән Анатолийның авызын каплады.

– Акрын, Толя, акрын. Ишетмәсеннәр.

Хатын шәрә тәне белән бу хәбәрдән һушы киткән сыман, ике куллап башына ябышкан офицерга сыенды. Әмма Швалюк аны дорфа рәвештә читкә этәрде һәм, урыныннан торып, ашыга-ашыга киенергә кереште.

– Ух! Василиса! Ух! Манатов!

Швалюк, күзен-башын алартып, вагон эченә чыкты да бар көченә:

– Подъём! Всем подъём! Живо! – дип кычкырды. Бу көтелмәгән әмердән каушап калган вагон бермәл тынсыз торды да аннары шау-шу килеп уяна, җанлана башлады. Өлкән лейтенант һаман бар көченә кычкыра иде. – Подъём! Подъём! Живо!

Тик рекрутлар торып беткәч, аларга нәрсә әйтәчәген дә, ни кылачагын да белми иде әле өлкән лейтенант.

Поезд «пу-у-у!» итеп сигнал бирде. «Мәскәү–Брест» поезды Минск шәһәренә якынлашып килә иде.

Рекрутларны тиешле кешеләренә тапшыргач, өлкән лейтенант Анатолий Швалюк туп-туры казармага кайтты. Үзе белән барган солдатларны алданрак җибәргән иде.

Ул казармага кергәндә, рота кәнсәләр каршысында тезелеп тора иде. Нигәдер барысының да башлары аска иелгән, өлкән лейтенант Ильин рота алдында әрле-бирле йөренә, лейтенант Данилов бер почмакта иреннәрен чәйнәп тора. Швалюкка игътибар итүче дә булмады, хәтта дневальный аптырап, гаҗәпләнеп рота командиры янына килде. Ләкин тегесе аны бар дип тә белмәде, йөрүеннән туктады да, ротага карап:

– Сез монда маегызга чыдаша алмый ятасыз! Сез монда азып беттегез! Бетләрегез котыра! Ә Әфганстанда сезнең кебек кешеләр кан эчендә ята! Моннан соң... моннан соң...

Рота командиры күз яшьләренә буылып туктап калды. Швалюк тәмам аптыраган кыяфәттә Данилов янына килде:

– Ни булды? – дип сорады.

– Тегендә, Әфганстанда, бездән киткән өч егет – Хафизов, Матусов, Нападовкин – өчесе берьюлы, өчесе дә беренче сугышта ук... гранатомёт белән...

Өлкән лейтенант Швалюк рота командиры каршысына килеп басты да, күзләре белән ашардай булып, кемнәрнедер барлап эзләп чыкты, аннары кыргый тавыш белән кычкырып җибәрде:

– Кайда Манатов?! Кайда Рубевский?! Кайда Иванов?! Сез гаепле, сез, сез! Сезне хөкемгә тартырга кирәк! Сезнең кыерсытуларга түзә алмыйча китте алар Әфганстанга! Кайда Манатов? Кайда Михайлов? Кайда Рубевский? Кайда Иванов?

Рота командиры аның туктаганын көтеп торды да тыныч тавыш белән генә:

– Сезнең үтенеч буенча, Манатовны өенә кайтарып җибәрдек, тегеләре дә беренче партиягә эләкте, – диде.

Швалюк сүз әйтмәде. Каты итеп тешләрен кысты да, алпан-тилпән атлап, казармадан чыгып китте...

Тәкъдим итү: