рәсми сайт

Кара эт бәласе

Иртәнге җил Актырнакка сөйгән ярының тансык исен алып килде... Кайдадыр якын тирәдә генә кыргый Акмаңгай йөри иде.

Бу аңа әүвәл төштәге кебек кенә тоелды. Оясыннан чыгып тагын бер тапкыр иртәнге дымлы салкынча һаваны иснәгәч, этнең сизгер борынына янә әлеге таныш ис килеп бәрелде. Акмаңгай!..

Эт барыбер үзенең этлеген итте: моңарчы өрүнең ни икәнен дә белмәгән, көчек вакытта ук төп шөгыленнән – өрүдән биздерелгән Актырнак таң алдыннан шыңшый-шыңшый өрергә тотынды. Кәкре аякларын җиргә ныклап терәп, койрыгын як-якка гайрәтләнеп болгый-болгый, бик күптәннән болай өргәне юк иде инде. «Эт озак өрми торса, авызы кабара яки башы авырта башлый» диләр. Бер-ике мәртәбә һау-һаулап тамагын язганнан соң, Актырнак тагын да ярсыбрак өрергә кереште. Шулчаклы да рәхәт, шулхәтле дә тәмле иде ки өрүләре – эт-җан бу ләззәттән тәкатен тота алмагандай, аяк буыннары йомшарып, әле артына чүкте, әле алга ыргылды. Өй эчендәге ниндидер шомлы хәрәкәт – дөбердәгән тавыш та аны бу ләззәттән айныта алмады.

Акмаңгай! Урман-кырлар баласы кыргый Акмаңгай кайдадыр якында гына йөри...

...Хуҗасыз яшәп, кыргыйлыкта гомер кичерү Акмаңгайның аякларын йөгерек, борынын сизгер, тешләрен үткен, күзләрен тагын да очлырак итсә, кешеләр белән очрашканда алардан качарга яки каршы торырга өйрәнүе үз чиратында этнең саклану тоемын көчәйткән иде. Сөйгән яры якында гына булса да, Акмаңгай аның янына барырга ашыкмады. Инде ничәмә-ничә мәртәбә бу йортның хуҗасы Акмаңгайны атып үтерә язды. Ләкин хуҗаның күзләре начар күрә, куллары калтырый иде, этне шул гына коткарып калды.

Югыйсә Акмаңгай кайчандыр үзе дә әлеге хуҗаның эте иде. Көчек вакытында ук урман буена чыгарып ташладылар аны. Шуннан бирле яшәү өчен берүзе көрәшә. Нәкъ менә ялгызлык күп нәрсәгә өйрәткәндер дә инде аны...

Кызлар капкасы төбенә килгән егет кебек, Актырнак янына еш йөри ул. Әмма хәзер алай ук якын килергә җөрьәт итми инде. Кайчакта, онытылып, биек коймалы йортка якынлаша башласа, борынына дары исе килеп бәрелгәндәй була да, борылып, урманга табан элдерә.

Эт өрә башлагач, Закирҗан караватыннан торып утырды. Баш­та, йокысыннан айнып җитәр-җитмәс, балта алып чыгып, тынычлыгын бозган эткә тондырмакчы иде. Яланаяклары белән боз кебек салкын идәнгә басуга, зиһене ачылып киткәндәй булды. Юкка гына өрүе түгелдер! Бардыр, берәр шикле нәрсә бардыр дип, шомланып, иң элек тәрәзә пәрдәсенең бер читен күтәрде. Сыек кына беленеп килгән таң яктысында ни булса да шәйләргә теләгәндәй, күзләрен зур ачып, ишегалдына төбәлде, аннары, сулышын кысып, яхшырак ишетә торган уң колагын тәрәзә пыя­ласына терәде. Ишегалдында шикләнерлек нәрсә күренмәде дә, ишетелмәде дә. Картның куркуы тагын да арта төште. Яланаяклары белән чап-чоп басып, урам якка караган тәрәзәгә килде. Анда да ул-бу юк шикелле. Каршыдагы урман да изрәп йоклый иде.

Урман буендагы этнең үзен күрмәсә дә, аның барлыгын күңеле белән тойды ул. «Шул каһәр суккандыр әле, тәгаен шулдыр», – дип сукранды карт.

Актырнак белән Акмаңгайны көчек вакытларында ук күрше керәшен авылыннан алып кайткан иде ул. Аларның ярыша-ярыша чәң-чәң килеп өрүләрен күтәрә алмады. Көчекләр өрә башлау­га, кулында нәрсә булса – шуның белән тондырды. Бу йортта өрергә, тавыш куптарырга ярамый. Тамагың туйганчы аша, уйна, әмма өреп хуҗаңның күңеленә шом салма, аның тынычлыгын боз­ма. Тора-бара Актырнак бу язмышы белән килеште, колаклары шәлперәеп, койрыгы салынып төште. Акмаңгай гына һаман этлеген итә бирде. Ахырда Закирҗан аны, кыйный-кыйный һуштан яздырып, ярты үлек хәлендә урман буена чыгарып атты. Акмаңгай шуннан бирле иясез, кыргый эткә әйләнеп китте.

Моңарчы ул этнең берәүгә дә зыян китергәне юк югын. Әмма аны күрсә, картның йөрәге тасырдый башлый, куллары калтырана. Кыргый Акмаңгай аның бердәнбер юанычын, Актырнакны тартып алыр, үзе артыннан ияртеп китәр сыман тоела.

Закирҗан карт чөйдәге бишмәтен алып иңенә салды, сак-сак кына басып, ишеккә килде – ишек тавышсыз-тынсыз ачылып китте. Өйалды тәрәзәсе аша кергән сүрән таң яктысы иске сандык өстендә ит тактасы белән янәшә яткан үтмәс балта йөзенә төшкән.

Ул балтаны кулына алды. Бәлки, өрүеннән үзе дә туктар әле дигән өмет белән беркавым көтеп тә торды. Өмете акланмагач, кулындагы балтасына гына да ышанмыйча, чоланга кереп, кадакта эленеп торган ике көпшәле мылтыгын алды һәм, акрын гына басып, өйалды ишегенә таба китте. Ишек, йокысыннан уятуларына зарланган сыман, шыгырдап ачылды. Эт бу тавышка әйләнеп тә карамады, өрүен дәвам итте. Борынына балта түтәсе бәрелеп үткәч кенә, хуҗасының чыкканын абайлады ул. Үзен шундый рәхәтлектән аеруларына рәнҗепме, әллә борыны авыртканга түзә алмыйчамы, ачыргаланып чиный-чиный, оясына кереп качты. Эт өрүеннән туктагач, каршыдагы урман шавы тагын да ачыграк булып ишетелде, тик тирә-юньдә шуннан гайре тавыш-мазар колакка чалынмады.

Закирҗан карт эт оясына янә бер мәртәбә борылып карады да, авыз эченнән ачы итеп сүгенеп, ишеккә таба атлады. Калын имән такталардан ясалган авыр ишек бу юлы да шыгырдап ачылды. Шуннан соң гына хуҗа кешенең эткә булган ачуы бераз сүрелә төште. Соңгы араларда үзе дилбегәсен йомшарткан түгелме соң?! Әйе шул, тарала башлады бугай. Моңарчы ишек шыгырдаганны җене сөйми иде. Актырнакны да өрүеннән юкка гына биздермәде лә! Эт, эт дисәң дә, ул да хуҗасы кайсы якка мыегын борса, шул тарафка койрыгын борыр, ди. Эт өрсә, Закирҗанның бер дә юктан гына күңелен шом баса, сәбәпсез сагая, шикләнә башлый. Эт тотмасаң, тагын да күңелсезрәк. Аяк астында чуалып йөрсә дә, Актырнак үзенә күрә бер иптәш, юаныч әле.

Балтасын янә сандык өстенә, мылтыгын чоланга элеп куйганнан соң, Закирҗан карт, ишекнең келәсе төшерелгәнме икәнен янә бер кат тикшерү нияте белән кире килеп, аны төртеп карады. Аннары өй эченә керде. Бишмәтен чөйгә элеп урынына ятуга, авыл ягыннан таң әтәчләре кычкырган тавышлар ишетелгән сыман булды. Шуның артыннан ук Актырнак та шыңшып куйды. «Таралдым, үзем туарыла башладым соңгы араларда! – дип көрсенде Закирҗан карт. – Ишек тупсасын майларга да кул җитми. Эт тә азды бугай. Хуҗасының кулы йомшарганын сизүеме?»

Таң атканчы Закирҗан Әфәндиевнең күзенә йокы эленмәде. Бары тик урман артыннан күтәрелеп килгән кояш өй эчен идәнгә төшкән энәне дә табарлык итеп яктырткач кына, күз кабаклары авыраеп, изри башлады. Үч иткәндәй, шулчак кемдер капка шакыды. Моның нәрсә тавышы икәнен карт әүвәл аңламыйча ятты. Беркавымнан, капканы бүтән какмасалар да, баягы тавышларның кайтавазы аңында кабат яңгырагандай булып, сискәнеп, карават кырыена торып утырды һәм, эт өрмиме икән дигән төсле, бермәл тыңлап торды. Әмма Актырнак шыңшып куюдан гайре башка тавыш бирмәде. Күрәсең, борынына эләккән балта түтәсе тиз генә онытырлык сабак булмагандыр.

Закирҗан карт, киенеп, ишегалдына чыкты да капканы ачты. Якын-тирәдә кеше-фәлән күренмәгәч, уң кулын каш өсте­нә куеп, моннан шактый еракта утырган авылга илтүче юлга текәлде. Авылга таба кулына чемодан тоткан бер кеше китеп бара иде.

* * *

Туган авылны табып булырмы дигән уй Йосыфның күңеленә автобустан төшкәнче үк кереп оялаган иде. Бәхеткә каршы, ерак­тан ук аермачык булып күренеп торган урман аңа юнәлешне табарга ярдәм итте. Урман үзгәрмәгән икән әле! Урман һаман шул килеш икән! Хәер, бер очы белән ерак тайгага хәтле барып тоташкан бу мәһабәт урман ничек үзгәрсен ди инде!

Бу җиргә аяк басу белән, Йосыф үзен әллә кайда, ерак үткәндә үк калган балачагына кабат әйләнеп кайткандай тойды. Бердән, бу хисе әллә ничек сәер кебек, икенчедән, бары күңел белән генә сизеп булырлык татлы һәм серле дә иде. Әгәр хәзер чемоданын бер читкә куеп, шушы комлы юлга ятып аунаса, юл кырыенда үскән әнә теге тузанлы әремнәрне кулына алып исни-исни үксеп еласа да, әлеге кыланышына берәү дә гаҗәпләнмәс, аны аңларлар шикелле иде. Бу якта үткән балачак еллары, гомер белән чагыштырганда, тырнак очы кадәр генә, монда узган малай чагы хәтерендә хәзер томанлы гына чагыла. Әмма бу туфрак һаман да кадерле икән лә аңа! Бәй, шушы туфракта яралган бит инде ул. Шушында беренче мәртәбә тәпи йөреп киткән. Әгәр үзе кайтмаса, тегендә, читтә яшәгәндә, әлеге җир күңеленә бу тикле үк якын, газиздер дип уена да китерә алмас иде, билләһи!

Әтисе бу җирне каһәрләп күпме яшь агызды һәм монда яшәгән кешеләргә гомеренең соңгы минутларына кадәр рәнҗүле булды. Әле дә хәтерли: сәер дә, беркадәр моңсу да рәнҗү иде ул. Бу хәтлесе күңеленә бик тирән уелып калган...

Түзмәде Йосыф: юл кырыена чыкты да, иелеп, тузанлы әремнәргә йөзен якын китерде. Әчкелтем әрем исе борынын ярып керде. Урманга якынлаша барган саен, Йосыф күңелендәге икеләнү тагын да арта төште. Ерактан караганда гына таныш сыман тоелгандырмы: «Урманны шушы килеш хәтерлимме соң мин, әллә бүтәнчәме?» – дип уйлады.

Урманга сыенып бер йорт утыра. Теге чакта да урман буенда ниндидер йорт бар иде шикелле. Шушы урында идеме ул, башка җирдәрәк идеме – анысын тәгаен әйтүе кыен. Бер дә таныш түгел кебек бу тирәләр аңа. Вакыт дигәне күзгә дә күренмәгән, тоеп та, кулга тотып капшап та булмый торган табигать үлчәме акрынлапмы, кызумы-тизме барысын да үзгәртә, авылларны, шәһәрләрне, кешеләрне, халыкларны торган саен үзгәрәк итә, икенче төрле төсмерләр бирә икән. Адәм баласы бу үзгәрешне өенең дүрт почмагы эчендә утырганда гына абайламаска, сизмәскә мөмкин икән.

Йосыф урман буендагы ялгыз йортка якынлашты. Нәкъ шушы урында олы юл, кинәт кенә үрчегән кебек, дүрткә аерыла да, берсе туп-туры урман эченә кереп китә, икенчесе урман буеннан сузыла, калган ике юл басуга таба борыла. Йосыф, исенә төшерергә теләгәндәй, уйланып карап торды. Авылның кайсы тарафта булуы хәтерендә калмаган. Җитмәсә, бу тирәдә урман да итәген җәя төшкән: кырыйда яшь наратлар, чыршылар тезелешеп утыра. «Болары соңгы ун-унбиш ел эчендә үсеп чыккандыр», – дип уйлады юлчы. Бу йортта кешеләр яшидер әле, шулардан сорармын дигән өмет белән туп-туры капкага таба атлап китте һәм сак кына ике мәртәбә шакылдатты. Аннары ишегалдында нинди дә булса тавыш-мазар ишетергә теләгәндәй тыңлап торды. Җавап бирүче дә, капканы ачарга килүче дә булмады. Кабат шакырга кыенсынды: чемоданын сул кулына күчерде дә, күңел сиземләвенә буйсынып, урман буеннан сузылган юлдан китеп барды.

Хәер, хәтеренең бер читендә сакланып калган да сыман: теге вакытта, авылдан китеп барышлый, алар шактый араны урман буйлатып үттеләр кебек. Арба тәгәрмәче чокырга төшеп утыргач, әтисе урманнан күсәк алып чыгып, тәгәрмәч астына тыкты. Шуннан соң бүтән тоткарланмадылар.

Ялгыз йортны узып китүгә үк, алда авыл морҗалары, өй түбәләре күренә башлады. Каразирек авылы үзәндә утыра иде. Бу турыда Йосыф бөтенләй оныткан булган икән. Менә хәзер генә исенә төшкән кебек.

Аны Каразиректә ничек каршы алырлар икән? Йосыф үзе генә түгел, аларның нәсел-нәсәбе дә авыл тарихыннан сызылган иде бит. Күптән инде, теге елларда ук. Анда бары тик әтисе ягыннан туган тиешле Шәрифҗан гына яшәп калган иде. Ул ничек каршы алыр, күрешеп-танышкач ни дияр?! Иске җәрәхәтләргә тоз салып, инде онытылып беткән яраларны кузгатып йөрисең диярме? Әгәр бөтенләй танырга ук теләмәсә, мин андый кешене белмим дисә?!

Юк ла. Нигә алай төшенкелеккә бирелергә әле? Алар гаилә­сенең нинди язмышка дучар булганын, әти-әнисенең бу дөньядан пакь намус белән киткәнен һәм инде ахыр чиктә Йосыфның дәрәҗәле, абруйлы кеше икәнлеген белергә тиешләр бит Кара­зиректә! Концлагерьдан азат ителгән авылдашы теге вакытта антлар эчте ич, аның хакында да, гаиләләренең язмышы турында да бар авыл халкын җыеп сөйләргә сүз бирде! Йосыф аның аша Шәрифҗан агасына сәгатен дә җибәрде. «Шәрифҗан абыйга Йосыф Сәфәргалиевтән» дип язылган сәгать. Шулай булгач, аның кайтып керүе Каразирек өчен вакыйга булса да, алай ук аптырамаслар, гаҗәпләнмәсләрдер әле...

Йосыф күлмәгенең өстәге төймәсен ычкындырып җибәрде дә адымнарын кызулата төште. Шулчак ул үзенең кайтачагы турында Шәрифҗан агасына хат язып җибәрмәгәненә үкенеп куйды. Тегендә, Себердә чакта, икенче төрле уйлады шул. Хат язып кешене мәшәкатьләп торуның нигә кирәге бар, имеш. Бернәрсә дә өмет итми бит ул! Бу авылдан аңа берни дә кирәкми. Фәкать авыл урамнары буйлап узасы, балачак сукмакларыннан үтәсе, төп нигезеннән бер уч туфрак аласы гына килә. Тамыры гомерлеккә өзелгән инде. Күңеленең иң түрендә бераз үпкә саклана саклануын. Тик ул аны сүзенә түгел, йөзенә дә чыгармаячак. Ни хәл итәсең?! Үткәннәр өчен бүгенгедән үч алу файдасыз. Аңламый түгел бит, аңлый: инде агасы сулар аккан, еллар үткән, кем беләндер исәп-хисап өзеп йөрергә Йосыфның уенда да юк!

Уйланып бара торгач, комлы юл аны авыл башына китереп җиткерде. Беренче карашка ят кебек тоелды Каразирек. Авылның аргы очында этләр өрә, ара-тирә әтәчләр кычкырып куя, сыерлар мөгрәгәне ишетелә. Аның хәтерендә сакланганча, теге елларда этләр бик сирәк өрә иде, күбесенчә алар шыңшыйлар, елыйлар һәм сузып-сузып улыйлар иде. Гаҗәп! Нигә шулай булды икән?..

Йосыфка иң беренче очраган кеше озын буйлы алҗыган карт булды. Ул туп-туры үзенә таба атлап килүче кешене каш өстенә кулын куеп карый-карый көтеп алды. Йосыф, аның янына килеп җитәр җитмәстән үк, кычкырып сәлам бирде. Акрынрак исәнләшсә, бабай колакка катырак булып сәламен ишетмәс дип уйлады.

– Исәнмесез!

Карт, нигә шулхәтле кычкырасың дигәндәй, юлчыга ачулы күз ташлап, кашларын җыерды да:

– Шөкер әле, – дип мыгырданып куйды. Әмма аның бу канә­гатьсезлеге озакка бармады. Чит кешенең үзе белән якын күреп исәнләшүе күңелен йомшартып җибәрдеме, ул ачылып сөйләшергә кереште.

– Күргән-белгән кеше түгел димме соң үзеңне?

Йосыфның ирен читләренә елмаю кунды:

– Мин дә сине хәтерләп бетермим шул. Бу Каразирекме?

Карт:

– Ие, ие, Каразирек, – дип баш какты. Әмма мондый гына җавап үзен дә канәгатьләндермәде, ахры. – Берәрсенә кунакка кайтып килешеңме соң? – дип тә өстәде.

– Кунакка дип, кунакка түгел инде. Болай гына, күреп китәр­гә дип кенә.

«Бу карт шушы Каразирек кешесе бит инде. Танып булмый шул», – дип уйлады Йосыф.

– Кемнәргә кайтасың?

– Шәрифҗан абзыйларга.

Картның йөзенә аптырау галәмәте чыкты.

– Кайсы Шәрифҗан? – дип сорамыйча түзә алмады ул.

– Шәрифҗаннар шулай күпмени бу авылда? Фамилиясе Сә­­фә­р­галиев. Менә шул Шәрифҗаннарга кайтам. Сәфәр­га­лиевләргә.

Карт менә хәзер аңладым инде дигәндәй, баш какты. Әмма йөзендә барыбер һаман шул ук гаҗәпләнү, аптырау иде әле.

– Шәрифҗан күптән гүр иясе бит инде. Авыр туфрагы җиңел булсын.

Йосыф чемоданын шапылдатып җиргә куйды.

– Ничек?!

– Аның үлгәненә бишбылтыр инде. Белмисеңмени? Үзең алар­га кайтып киләм дисең?

Йосыф тамагына утырган төерне чак-көч кенә йотып җибәр­де дә:

– Беренче мәртәбә ишетүем, – диде.

– Син үзең кем буласың болай?

– Минем әти Мостафа исемле иде. Шушы авылныкы ул. Мин үзем дә шушында тудым. Утыз икенче елны чыгып киттек... Себер якларына.

– Йа Алла! Мостафа малае буласыңмыни син?

Йосыф баш какты. Картның баягы аптырау, гаҗәпләнүләренә каушау да килеп өстәлде.

– Каян суң син болай? Ата-анаңнар исән-саулармы?

– Себердән мин. Әти-әни күптән вафат инде. Зөләйха исемле апам бар иде бит. Хәзер ул да юк. Туган авылны күреп китәргә дип кайтыш.

– Син мине таныйсыңмы суң? Атаң белән кордашлар иек без. Солдат Хәбир дип йөртәләр мине. Син ул чакта малай гына иең әле. Менә сиңа мә! Атаң чалымнары бар шул синдә. Ул да синең шикелле таза гәүдәле иде. Күбрәк аның ягына тарткансыңмы шунда? Сөембикәне беләм, яхшы беләм. Кияүгә чыкканчы, күршеләр идек. Менә сиңа мә! Менә сиңа дөнья диген! Чү! Ник монда юл өстендә басып торабыз суң әле?! Әйдә, рас кайткансың икән инде, үземә киттек. Кунак булырсың. Сый-нигъмәт җитәрлек.

Йосыф һаман да аптырап басып тора иде. Хәбир карт, күтә­рергә дип чемоданына үрелгәч кенә, чемоданны үзе тотып, теләр-теләмәс кенә аның артыннан иярде. «Закирҗан Әфәндиев Каразиректә яшиме? Йорты кайсы?» – дип, карттан сорамакчы иде Хәбир, әмма дәшми калды.

* * *

Тоткыннар лагерена да мең тугыз йөз илле өченче елның язы килеп керде. Болай да нәүмиз күңелләрне мондый көннәр тагын да боектырып җибәрде, төрлесе төрле яшьтәге һәм төрле милләттәге моңсу җаннарга язгы яңгырлар өстәмә мәшәкать, газап кына алып килделәр. Әмма ничек кенә булмасын, елның бер фасылы белән икенчесе алышыну – ул вакыт үтү дигән сүз, минутлап, сәгатьләп һәм көнләп санаган вакытның акрынлап булса да алга таба агуы – иреккә чыгуның якынлашуы дигән сүз. Аннары яз артыннан җәй килә бит әле. Бер-берсе белән бу хакта ачыктан-ачык сөйләшмәсәләр дә, кешеләр моны күңелләре белән тойдылар һәм бу шулхәтле дә бөек, илаһи көч иде ки, әгәр шушы сихри көч булмаса, атачак таңнарны көтү дә, вакытны санау да мәгънәсез бернәрсәгә әйләнер, ул чагында мондагы каһәрләүләргә дә, адым саен сагалаган авыру-чиргә дә түзеп, каршы торып булмас иде. Аларны фәкать шул гына саклый, яшәтә һәм өмет учакларына ут өстәп тора.

Мең тугыз йөз илле өченче елның сентябрендә салкын тидереп авырып киткән Закирҗан  Әфәндиевкә Митька атлы санитар тиздән аны азат итәргә тиешлекләрен килеп әйтте. Закирҗан аңа ышанмады, шаярта торгандыр дип уйлады.

– Бу турыда мин очраклы рәвештә генә ишеттем. Әлегә берәүгә дә әйтә күрмә. Үзеңне чакыртырлар, – диде Митька. Аның күзләрендә шатлык яшьләре ялтырый иде. Шуны күргәч кенә, Закирҗанның баш әйләндергеч бу яңа хәбәргә ышанасы, шик-шөбһәләрен онытып ышанасы килде.

Закирҗан хәлсез куллары белән Митьканың муеныннан кочаклады. «Рәхмәт сиңа, рәхмәт, рәхмәт инде!» – дип сулкылдады ул, татарчага күчеп. Митька аның сүзләрен аңламаса да, ни әйткәнен төшенеп баш какты һәм, кеше-кара күргәнче дигәндәй, тиз генә чыгып та китте.

Бу хәбәрне Митька Закирҗанга сер итеп кенә әйтсә дә, ул чыбыксыз телефон аша тагын берничә кешегә ишетелеп өлгергән иде. Кич белән аның янына белорус малае Дорошков керде.

– Захар (аны анда шулай дип йөртәләр иде), монда иркәләнеп ятма, өеңә кайткач та өлгерерсең. Иртәгә үк «хәйләкәр йорт»ка* бар. Сора, ялвар, үтен. Аларның законнары үз кулларында. Сине монда язга кадәр тотарга мөмкиннәр әле, – диде ул. Аннары, син мине күрмәдең, мин – сине дигән кыяфәттә, як-ягына карана-карана, тиз генә чыгып китте. Закирҗанга артыгын аңлатып та торырга кирәкми иде. Лагерь начальнигы Митрофановның холкы аңа бик яхшы мәгълүм. Узган ел: «Документларың килеп җитмәде, көт», – дип, Мәскәү егетен бер елга якын тотты. Оренбург картын: «Тәртибең начар, үзгәрергә кирәк сиңа», – дип, ярты ел җәфалады.

Бер атнадан соң, гәүдәсендә бераз көч сизүгә, Закирҗан «хәй­ләкәр йорт»ка китте. Начальник ишеген куркып кына шакыды һәм, эчке яктан «әйе» дигән тавыш ишетелгәнче, тынын кысып суламыйча да көтеп торды. Аннары, ишекне сак кына ачып, бүлмәгә үтте. Митрофанов үзе өстәл артында утыра, аннан башка бүлмәдә тагын бер хәрби, ашыга-ашыга, тау-тау булып өелгән кәгазьләрне актара.

Закирҗан, ишекне ябып, Митрофановка таба ике генә адым ат­лады да туктап калды. «Сүзне нидән башларга соң, нәрсә дип әйтергә бу куркыныч кешегә?» Митрофанов аңа үзе ярдәмгә килде.

– Фамилия?

– Әфәндиев.

– Сине азат итү турында приказ бар. Әмма документларың әзер түгел әле. Вакыты җиткәч, үзем чакыртырмын!

Закирҗан кыяр-кыймас кына сорарга да батырчылык итте:

– Озак көтәсеме икән?

– Бер елга кадәр!

Бу сүзләрдән соң Закирҗанның күз аллары караңгыланып, йолдызлар биеште, утлар сикереште. Шул мизгелдә, авыз сулары корып, иреннәре бер-берсенә ябышты, телен әйләндереп сүз әйтә алмас хәлгә килде. Ул шулай тораташ кебек катып торганда, кәгазьләр актаручы хәрби, эшеннән бүленеп, аңа күтәрелеп карады һәм тамагын кырып куйды. Кыяфәтенә караганда, ул аларның сөйләшкәнен игътибар белән тыңлап утырган иде.

– Әфәндиев, синең исемең ничек? – дип сорады ул.

Закирҗан бермәл, сорауны аңламагандай, сүзсез торды. Митрофанов утырган урынында түземсезләнеп селкенеп алды. Утыргычы ыңгырашкан тавыш чыгарды.

– Синнән сорыйлар, Әфәндиев!

Закирҗан әле Митрофановка карады, әле почмактагы хәрби ягына күз салды да:

– Захар… Закир, – дип пышылдады. 

Митрофанов белән чагыштырганда, хәрби шактый яшь иде, әмма үз-үзен тотышына караганда, ул Митрофановтан да югарырак башлык булырга тиеш.

– Нигә алай куркып калдыгыз? Тынычланыгыз, – диде хәрби киемдәге кеше, кинәт татарчага күчеп.

Митрофанов та, Закирҗан да икесе берьюлы хәрбигә таба борылдылар. Ләкин тегесе моңа игътибар итмәде, сүзен татарча дәвам итте:

– Сез кайдан, Әфәндиев?

– Татарстаннан.

– Тагын да төгәлрәк?

Закирҗан районын, туган авылын атады. Ләкин ул һаман да үз колагына үзе ышанып җитми иде. «Өнемме бу, әллә төш кенәме?» дип тә уйлап куйды. Өн иде бу, хәрби нәкъ менә татарча, аның туган телендә сөйләшә, һәм унике елдан соң беренче мәртәбә теге дөньядан килгән кеше белән туган телендә сөйләшүне ишетү аңа бик тә сәер булып яңгырады.

 – Барыгыз, борчылмагыз, тынычланыгыз.

Хәрби урыныннан торып басты да, шуның белән сүзе беткәнлеген аңлатып, Митрофановка таба борылды.

– Бүген китәсе этапның исемлеген китерегез!

Митрофанов ишеккә юнәлде.

Закирҗан һаман да ни телгә, ни хәрәкәткә килә алмыйча аптырап басып тора иде. Митрофанов чыгып киткәч, аның теле ачылды.

– Иптәш начальник, сез дә безнең яклардан түгелдер ич?

Хәрби, Митрофанов өстәленнән алып, тәмәке кабызды.

– Шуннан.

– Якташлар икәнбез.

– Хәтта райондашлар да... хәтта... – Ул тәмәкесен тирән итеп суырды да беркавым Закирҗанның йөзенә карап торды. – Авылдашлар да без синең белән.

– Булмаганны!

Хәрби көлемсерәп куйды.

– Сәфәргалиев мин. Йосыф Сәфәргалиев. Мостафа малае.

– Мостафа?

– Утыз икенче елны исегезгә төшерегез. Кулак Мостафа дип авылдан сөрелде, гаиләсе белән.

Шушы мәхшәр оясында, җәһәннәмдә үзенең авылдашын күргәч, шатланырга, бик-бик куанырга кирәк иде бит! Җитмәсә, авылдашы Митрофановның үзеннән дә зуррак начальник бугай. Шатланасы иде шул, муенына барып асылынасы иде дә.

Көтелмәгәндә күктән иңгәндәй килгән шатлык шулай тынсыз иттеме аны, әллә хәрбинең сүзләренә ышанып ук бетәсе килмәдеме... Кыяфәтенә, кыланышына караганда, Әфәндиев боларны аңларлык хәлдә түгел иде сыман. Тораташ кебек басып торуын дәвам итте.

Хәрби, тоткынның кичерешләрен сизепме, әллә, чыннан да, эше бик тыгыз идеме – Әфәндиевнең иңбашына кулын салды.

– Ярый... Иртәгә үзем чакырып алырга тырышырмын. Бар да тәртиптә булыр.

«Мостафа Сәфәргалиев... Мостафа... Мостафа?!» – дип, үзалдына гына сөйләнә-сөйләнә, алпан-тилпән атлап, Әфәндиев ишеккә таба юнәлде.

Инде шактый гомер үтсә дә, Мостафа атлы авылдашын бик яхшы хәтерли иде әле Закирҗан. Әйе, гөнаһ шомлыгына каршы, Мостафа аның авылдашы, Каразирек кешесе иде шул...

Төш үтүгә, исемлек әзерләнеп бетте һәм урман кисәргә этаплар озату башланды. Комиссия Әфәндиевкә «Таза-сау» дигән карар чыгарса да, аны этап белән озатмадылар, ул лагерьда калды. Аның каравы надзиратель аны бернинди сәбәпсез карцерга япты.

Кухняда бәрәңге әрчү эшендә иде ул. Тоткыннар арасында аз сүзлелеге һәм явызлыгы белән даны чыккан надзиратель Афоня, кухня ишегеннән башын тыгып кына, Закирҗанны үз янына дәште.

Аның: «Кая?» – дигән соравына каршы бер сүз белән генә җавап кайтарды:

– Кандей!*

Башта моны Митрофанов эше дип уйлады ул. Әмма үзен карцерга ябуларына артык исе китмәде аның. Афоня авызыннан «кандей» сүзен ишеткәч, хәтта керфеге дә селкенмәде. Ихтыярыгыз, сезнең кулда, теләсә нишләтегез, миңа барыбер инде дигәндәй, башын аска иеп, күндәм генә Афоня артыннан иярде. Иртәнге шатлык-куанычлары пыскып сүнгән иде инде.

«Мостафа... Мостафа малае...» – дип кабатлады ул. Моңа һаман да ышанып бетәсе килми иде әле. Тик нихәл итмәк кирәк: үз күзләре белән күрде бит...

Аның үзалдына сөйләнеп барганын Афоня да ишетте. Әүвәл авызын ачып тоткынга нәрсәдер әйтмәкче дә булды, тик сүз әйтергә иренде, ахрысы, дәшмәде. Бары йодрыгы белән каты итеп тоткынның касыгына гына төртеп алды.

* * *

Закирҗанның фамилиясе «Әфәндиев» булган өчен генә дә шүрләп, кан калтырап йөргән болгавыр еллар иде ул.

Мари авыллары ягыннан килеп чыккан бүрек кадәрле генә соры болыт, бераздан өреп тутыргандай кабарып, ишәеп, карасу төскә керде һәм бөтен офыкны каплап алды. Кешеләр янәшәдәге урман болытны үзенә тартып алыр дип өметләнгәннәр иде. Ләкин ул канатларын җәйгән иләмсез дәү каракош кебек зурайганнан-зурая, якынайганнан-якыная барды һәм, күп тә үтмәде, яңгыры да коя башлады. Әллә ни озак та яумады шикелле – җил болытларны Казан ягына таба куалады.

Каразирек авылын урталай бүлеп аккан елга, күбекләнеп кайный-кайный, ярларыннан ташып агарга кереште. Авылның тиле Әптерие, урам уртасына чыгып басып, шәрран ярып бер кычкырды да, яланаяк чапыр-чопыр пычрак ера-ера, елгага йөгерде.

Бүтән берәү дә сөрән салып махсус җыеп йөрмәде Каразирек халкын. Кем кулына багор күтәреп, кем озын аркан тотып, кемнәрдер ломнар, көрәкләр алып, Әптери артыннан елга буенда утырган мунчага таба йөгерештеләр.

«Сыер дуласа, аттан яман» дигәндәй, мыштым гына агып яткан тау асты елгасы моңарчы да су белән тулып ташыган чакларында яр буендагы мунчаны, аннан бераз арырак утырган амбарларны агызып китә язган иде. Күрәсең, авыл кырыендагы Пәриле күл яңгырдан соң ташыган чакларында елганың суы бермә-бер арткан һәм Хәсән бай буасы киткән иде.

Солдат Хәбир, су ера-ера мунчага таба барган тиле Әптеринең күлмәк итәгеннән багоры белән эләктереп алып, яр буена сөйрәде. Тегесе итәген ыргактан ычкындырырга теләп чәбәләнде, аннары акыра-бакыра еларга тотынды.

Берничә ир, болганчык, күбекле ташу суын бил тиңентен ерып кереп, мунчаны юан аркан белән әйләндереп алдылар, Закирҗан чабаталарын да салып тормыйча ирләр янына ашыкты һәм керә керешкә үк, арканның бер очыннан эләктереп, яр буендагы юан өянкегә таба сөйрәде.

Җыелган халыкның күбесе яр буенда көч биреп тора. Бер-берсен уздырып, судагыларга үзләренең киңәшләрен ишеттерергә тырышалар. Тәбәнәк буйлы, базык гәүдәле Салихҗан атлы ир, кулларын болгый-болгый, арканны тизрәк өянкегә бәйләргә куша. Гәүдә ягыннан аның капма-каршысы булган колга Гыйльметдин: «Терәүләр куегыз, терәүләр!» – ди. «Синең терәүләреңне генә орып бирә ул!» –дип, аңа Гайнетдин каршы төшә. «Нигезе нык аның, шайтаным да булмас, маташмагыз!» – дип, Зиннәт кычкыра. Ул әүвәл суга үзе дә кермәкче булган иде. Әмма, бер-ике адым атлагач, кире борылып чыкты.

Мунчаны өянкегә арканлап куйдылар. Ир-ат, әлеге эшне башкаргач яр буена чыгып, кайсы көрәгенә, кайсыберләре кулларындагы лом, багорларына таянып, аркан түзәрме икән дигәндәй, инде беркадәр тыныч кыяфәттә су уртасында калган мунчага төбәлделәр.

Әптери, үч итеп, солдат Хәбирнең кулын тешләп алган. Хәзер әнә, бүрәнәләр өстенә утырып, мунчаны күзәтә. Аңа бүтән игътибар итүче булмады. Тумыштан ук Ходай тарафыннан кимсетелгән тиле Әптеринең ни уйлаганын берәү дә белә алмый, кыланышларына карап кына нәрсә теләгәнен аңлавы тагын да кыенрак. Аңа таба ара-тирә «Эх сине! Хода имгәге!» дигәндәй, солдат Хәбир генә карап куйгалый. Хәбирнең кул аркасында Әптеринең теш эзләре ярылып ята.

Хәбир, ачу белән җиргә төкереп, янында басып торган Мостафага таба борылды:

– Хәсән бай шыр ялангач килеш мунчасыннан йөгереп чыгар ие дә суга сикерер ие. Аннан соң үрдәк шикелле чума-чума йөзәр ие дә тагы чабынырга кереп китәр ие. Аталарыннан күрмәкче, малайлары да шулай итәрләр ие. Үтә шул гомерләр, дөньялар үзгәрә. Хәзер тегендә алай кылана алмыйлардыр, аның да койрыгын кысканнардыр. Дөнья күләсә шул. Аңа да чират җитте. Ярлы-ябагайның җилкәсен кимереп яталар ие аны, – диде.

Закирҗан алардан бераз читтәрәк басып тора иде. Хәбирнең әлеге сүзләре аның өчен яңалык булмаса да, Хәсән байның шәрә килеш елгада коенганын үз күзләре белән күрергә туры килмәде. Каразиректә Хәсән байның эзе күптән суынган инде. Закирҗанга ул чакта тугыз-ун яшьләр чамасы булгандыр. Авылда хәзер Хәсән бай исеме белән бәйләнешле менә шушы мунча да, аннары тау асты елгасының буасы һәм җил тегермәне генә калды.

Мостафа Хәбирнең сөйләп бетергәнен көтте дә йөзен чытты.

– Хәсән бай заманында бу мунчаның ташу уртасында калганы булмады. Байны сагынуың мәллә?

– Сагыну түгел. Әйтәм генә. Хәсән бай уйлап эш итә ие.

– Халыкның канын эчте ул бай. Кандала кебек.

– Малның кадерен белә, эшнең рәтен белә ие, дим мин. Бер уч саламын да әрәм итми торган ие. Ә хәзер?..

Солдат Хәбир, синең сүзләрең белән барыбер килешеп булмый дигән кебек, кулын селтәде дә:

 – Әй лә! Шул кандаланы яклап тормасана! – диде һәм кырыйгарак китеп басты.

Закирҗан да Мостафага таба кырын карап куйды.

Әле күптән түгел генә авылда урта хәллеләр рәтендә саналып йөргән Мостафага «кулак» мөһере сугылганын белә ул. Һәм күңеле белән моңа һич тә риза түгел. Колхозга кермәгән бар кешегә дә андый тамга салу дөресме соң? Аның үз әтисе дә колхозга керергә ике аягын терәп каршы тора. Ялкау Салихҗаннар, шарлатан, бушкуык Гыйльметдиннәр, көрәк тә саплый белмәгән Зиннәтләр белән бер колхозда буласым юк дип кырт кисте. Менә шуннан соң үгетләп кара син аны!

Әти картка, бәлкем, бераз сабак булыр дип, акылга килер дип, Закирҗан йорттан да китеп карады. Әмма картның һаман үз туксаны туксан иде. Уңны белми, сулга карамый үз җирендә казынуын белә, халык телендәгечә итеп әйтсәк, «асылынып торучылар» арасында Закирҗанның атасы.

Беркөнне колхоз башлыгы Ногман аның атасы турында болай дип сөйләнгән, имеш:

– Закирҗан үзе кызыл комсомол инде. Атасы – менә кирегә сөйрәүче. Затлы нәсел, имеш. Зиннәтләр белән бер колхозда торырга теләми. Фамилиясе дә әнә нинди: Әфәндиев! Элек патша булганмыни?! Күр, ничек кыланалар! Малае комсомолда булмаса, затлы нәселен күрсәтер ием мин аңа! Бетле хәерче! Иләктән чиләк булган нәмәрсәләр!

Бу сүзләрне, түкми-чәчми, Әфәндиев картның малаена китереп җиткерделәр.

Мостафа да илгә-халыкка зыян кылган кеше түгел. Әмма исәпсез-хисапсыз умарталар тотуы (колхоз оешкач та, ул умар­таларының күпчелеген колхозга илтеп бирде. Шуннан соң үзене­кен тагын ишәйтте. Колхоздагы умарталар кырылып беттеләр.) аны урта хәллеләрдән дә бер башка өскәрәк күтәреп куйган иде.

Закирҗан Мостафаның сүзләренә тагын колак салды. Читкә китеп басса да, солдат Хәбир дә аны яхшы ишетә иде.

– Хәсән бай малның тәмен белә ие. Колхозда гына ул бер-берсенә салынып яталар. Хәсән бай буаны көздән үк әйбәтләп будырыр ие. Яңгыр суы түгел, язгы ташуларың да селкетә алмый ие аны. Колхоз Хәсән бай хәтле дә эшли алмый.

Аның бу сүзләре Закирҗанны янә сагайтып җибәрде. «Вәт, адәм актыгы, шул канечкеч байны мактап тормасаң!» – дип сүгенде ул. Әле күптән түгел генә Мостафага теләктәшлек иткән, күңеле белән аны яклаган егетне алыштырып куйдылармыни! Ул, бәласеннән башаяк дигәндәй, читкәрәк китте һәм, бүрәнәләр өстендә моңаеп утырган Әптери янына килеп, чабаталарын салды, ыштырларын чишеп җибәрде, суны сыгарга кереште. «Безнең әти дә шундый сүзләр сөйләп йөрмиме икән соң?» – дип, шомланып уйланды егет һәм, әтисен эзләп, ялт кына тирә-ягына күз йөртеп чыкты. Сафа карт су буенда күренмәде. Закирҗан эшен дәвам иттерде.

Әптери аның зәңгәрләнеп беткән яланаякларына сәерсенеп карап алды да елмаеп куйды һәм, йөзе шундук үзгәреп, чыраен сытты һәм, бетләрең миңа күчмәсен дигән төсле, бүрәнә башына ук шуышты.

Мостафага «кулак» мөһере сугылу турындагы хәбәрне чыбыксыз телефон Закирҗанга дөрес китереп җиткергән иде. Әүвәл Ногман тагын бер тапкыр Мостафаның кылларын тартып карады.

– Колхозыгызга керсәм, умарталарны үземә карарга рөхсәт булырмы? – диде аңа каршы Мостафа.

Ногман кырт кисте.

– Колхозда синеке-минеке юк. Кемне теләсәләр, шуны куярлар, кемгә кушсак, шул карар!

Ногман һич тә башына сыйдыра алмады: шундый чакта, ата улны, ана кызны белми торган заманда, умарта кортлары өчен генә колхозга керүдән баш тарт, имеш. Аның уенча, бу төп сәбәп булмыйча, Мостафа корган хәйлә генә иде. Әлеге уйларын, районга баргач, Галихановка да сөйләде ул. Башлык: «Андыйларны Себер җибәрү белән куркытырга кирәк», – дип киңәш бирде.

Ул төнне Ногман керфек тә какмыйча уйланып чыкты. «Андыйларны Себер җибәрү белән куркытырга кирәк» дигән сүзләр тынгылык бирмәделәр аңа. Бер тапкыр кабатлады ул әлеге сүзләрне, ике мәртәбә кабатлады, өч, дүрт... һәм ахырдан Галиханов сүзләре, аның аңында үзгәреп, бөтенләй икенче төрле мәгънә алдылар: «Андыйларны Себергә куарга кирәк!»

Галиханов – зур урындагы кеше. Ни кылырга кирәген ул сиңа чәйнәп бирмәс. Аның эше, – синең шөрепләреңне боргалап, сиңа юнәлеш бирү. Калганын үзең уйла, үзең хәл ит, муеның үз урынында, башың үзеңнеке! Андыйларны Себер җибәрергә кирәк! Бәлкем, Галиханов та нәкъ менә шулай дияргә теләгәндер?..

Мостафа Сәфәргалиев гаиләсенең язмышы әнә шул рәвешле­рәк хәл кылынды...

...Закирҗан бер чабатасын бәйләп, икенчесен сүтә генә башлаган иде, аркан шартлап өзелде дә мунча су өстендә чайкалып куйгандай булды. Әптери, кулларын айкап ниндидер аңлаешсыз сүзләр кычкыра-кычкыра, суга кереп китте. Яр буендагылар «аһ» дияргә дә өлгерми калдылар. Әптери мунча янына ук килеп җиткән иде инде. Ул, күз ачып йомган арада, ачык өйалды ишегеннән, эчкә кереп югалды. Яр буендагы халык янә «аһ» итте. Көчле агым мунчаны, акрын гына тирбәтә-тирбәтә, үзе белән өстери башлады.

Әптерине кызганып яр кырыенда «аһ-ваһ» килеп торучылар күп булса да, коткарырга атлыгучылар күренмәде. Закирҗан чабатасын бәйләп бетергән иде. Әптерине бәладән йолып алырга теләгән кебек, ул капылт кына аягына торып басты да аннары шундук кире утырды. Әптерине ул, бары тик ул гына коткарып калырга тиеш иде сыман һәм, шуны өмет итеп, бар халык та аңа карыйдыр шикелле. Шул карашларны күрергә теләпме, башын күтәреп, тагын бер мәртәбә яр буендагыларга күз салды: халыкның игътибары ташу уртасындагы мунчада иде. Закирҗанның бер кулы ирексездән чабата бауларын тагын тартып чиште.

Яр буендагылар янә бер мәртәбә «аһ» итте: бил тиңентен болганчык су ерып, ашыга-ашыга, мунчага таба Мостафа кереп бара иде. Әптери эчке яктан ишекне дөбердәтергә тотынды. Ташу ишекне шапылдатып япкан да, хәзер аңа агачлар, бүрәнә башлары килеп бөялгән, Әптери ишекне ача алмыйча азаплана. Кайсыдыр: «Тәрәзәдән чык, тәрәзәдән!» – дип тә кычкырып карады. Әптери ишек дөбердәтүеннән туктады. Ярдагылар аны тәрәзәдән чыгар дип көттеләр. Әптери күренмәде. Мостафа да мунча янына ук килеп җитте. Башта ул ишекне каерып ачты, аннары мунча эченә керде һәм беркавымнан ыштан бавыннан эләктереп, Әптерине тышка сөйрәп чыгарды.

Судан чыгып җиткәч, Әптеринең күлмәк итәгендә чем-кара өч мәче баласы күргән кешеләр тагын бер тапкыр шаккатып бот чаптылар. Тиле Әптеринең гадәттә сәер карашлы зәңгәр күзләрендә ниндидер яктылык чагылып алды.

Әлеге вакыйгадан соң бер ай үттеме икән, Каразирек авылыннан Мостафа Сәфәргалиев һәм тагын ике гаилә Себергә сөрелде.

Олаулар кузгалып киткәч, Ногман үз янында басып торган Закирҗанның җилкәсенә кулын салды да:

– Менә шулай, Әфәндиев, контрлардан арына барабыз, – диде.

Егет «Әйе шул, Ногман абзый, сүзләрең хак» дигәндәй башын какты, ә үзе эченнән: «Каразиректә кулак диярлек кешеләр бүтән калмады бит инде. Арына барабыз түгел, бетте алар, бөтенләй бетте! Синең атаң да шушы юлдан китеп бара күрмәсен дип, миңа төрттереп маташуың түгелдер ич?!» – дип шомланып уйланды. Ләкин ни уйлаганын Ногманга әйтергә курыкты.

Шулчак көтелмәгән хәл булды: Мостафаның бөтерчек кебек кечкенә малае олаудан сикереп төште дә бар көченә үзләренең йортына таба йөгерергә тотынды. Малай туп-туры капка төбендә басып торган Ногман белән Закирҗанга таба йөгерә иде. Менә килеп җиттем дигәндә генә туктап калды да әүвәл ялт-йолт як-ягына каранып алды, аннары тагын йөгерә башлады. Үз яныннан үткәндә, Закирҗан малайның күлмәк итәгеннән эләктереп алды һәм:

– Калма атаңнан, контр калдыгы! – дип, аның артына типте. Малай чырылдап кычкырып җибәрде, борыны белән тузанга барып кадалды. Ләкин шундук сикереп торды, авызын ерып шырык-шырык көлгән Закирҗанга күзләрен мөлдерәтеп карады да капка астыннан ялт кына ишегалдына кереп китте. Бу юлы Закирҗан да аны тотып кала алмады. Җыелган кешеләр ни дип уйларга да өлгермәделәр, малай, күлмәге эченә тузанга буялып беткән сыңар аяклы чүпрәк курчагын яшерә-яшерә, шул ук капка астыннан атылып та чыкты. Закирҗан, кулын сузып, аңа таба килә башлады. Малай башта алга тартылды, аннары артка чикте, капка баганасына килеп төртелгәч, куркып, җиргә чүгәләде. Үзе ике куллап күлмәк эчендәге курчагын кысып тоткан, үзе, мәрхәмәт өмет иткәндәй, яшьле күзләре белән Закирҗанга карый.

– Ух, контр калдыгы!

Шулвакыт каяндыр алар янында пәйда булган тиле Әптери ямьсез тавыш белән кычкырып җибәрде һәм Закирҗанның кулын тешләп алды. Закирҗан авыртуга түзә алмыйча ухылдап куйды да, көчәнеп, кулын үзенә таба тартты. Әптери, йодрыкларын төйнәп, аңа селтәнде дә лач итеп җиргә төкерде. Закирҗанның Әптери авызында өзелеп калган ярты чәнчә бармагы, юлга төшеп, тузанга манчылды. Малай, исе китеп, әле авыртуга түзә алмыйча, бер урында үрле-кырлы сикерә-сикерә шаулап кан аккан уң кулын югары күтәргән Закирҗанга, әле авызыннан канлы төкерек чәчә-чәчә ниндидер анлаешсыз сүзләр кычкырган Әптеригә карап торды-торды да, бер кулы белән курчагын кысып, икенчесе белән ыштанын тотып, олаулар артыннан йөгерде.

...Шул кичне Әптери җир тишегенә төшеп киткәндәй юкка чыкты. Атна-ун көннән тау асты елгасының суы кимегәч, аның каралып каткан гәүдәсен яр буендагы куе таллыклар арасыннан табып алдылар. Халык телендә төрле имеш-мимешләр йөрсә дә, дәлилләр һәм шаһитлар булмаганлыктан, берәүне дә гаепләмәделәр...

* * *

Митрофанов бүлмәсендә алар икесе генә.

– Хәтерлисезме Мостафа исемле авылдашыгызны? Исегезгә төштеме? – дип сорый Йосыф Сәфәргалиев, куллары белән чигәләрен тотып почмакта хәрәкәтсез утырган Закирҗан ягына карый-карый һәм папирос кабыза. – Хәтерлисезме Мостафа исемле авылдашыгызны? Аның гаиләсен?

Закирҗан башын күтәрде, «әйе» дигәндәй ияк какты.

– Әти моннан җиде ел элек вафат булды. Аның артыннан – әни. Аннары – апа. Өч ел рәттән үземә газиз булган өч кадерле кешемне җирләдем.

«Ник сөйлисең син боларны миңа? Әйт инде, сузма, синең дә башың бетәчәк шушында, диген!»

Йосыф өстәл каршындагы урындыкка барып утырды. Күз кырые белән генә Закирҗанга карап алды. Бер көн һәм бер төн эчендә авылдашының йөзе тагын да суырылган, мәет төсе кергән, зәңгәр күзләрен тонык элпә каплаган. Сизелер-сизелмәс кенә гәүдәсе, куллары калтырый.

– Әти туган якларыннан аерылуны күтәрә алмады. Үлгәнче туган якка кайту уе белән яшәде.

«Әйт инде, зинһар, синең дә башыңа җитәм, теге чакларның үчен алам барыбер, диген! Болай да каһәрләнгән җанымны талама! Алла хакы өчен, дим! Үтенеп сорыйм, сузма, хөкемеңне чыгар!»

– Умарта дип, ил-күч дип җенләнүе барыбер бетмәде әтинең.

«Җир йөзендә булган иң каты, иң газаплы җәза белән хөкем ит! Сузма гына!..»

Йосыф «син»гә күчте.

– Беләсеңме, монда сине, туган як кешесен күргәч, бик куандым мин. Авылга кайтып килгәндәй булдым. Син менә тиздән кайтып китәчәксең. Документларың әзерләнә. Сөйләштем мин.

Закирҗанның күз аллары караңгыланды, бүлмә, бүлмәдәге өстәлләр, урындыклар, өстәл артында утырган Мостафа малае – һәммәсе дә зырылдап әйләнергә, тугланырга кереште. Ул мондый мәхшәрне күтәрә алмады – дөпелдәп идәнгә ауды.

* * *

Нигә бимазалый соң әле мондый уйлар, ник кабат хәтеренә килә, исенә төшә ул каһәр суккан еллар Закирҗан картның?! Әллә Актырнакның өрүе сәбәпче булдымы соң? Һай, ул гына микән?..

Закирҗан карт капканы теге юлчы шакыгандыр дигән карарга килде дә, бастырыкны кире этеп, Актырнак оясына таба китте. Этнең төнге ачуы онытылган бугай: хуҗасының үзенә таба килүен күреп, койрыгын болгый-болгый, аңа каршы йөгерде.

Эт үзенең этлегеннән өстен түгел шул...

Закирҗан карт, этне чылбырыннан ычкындырып, оясы янындагы җамаягын алды, анда калган сөяк-санакларны бусага төбендәге юынтык чиләгенә ташлаганнан соң, җамаякны кулында тоткан килеш, өйгә керде. Кәстрүлендә кичтән калган аш бар иде, эткә шуны чыгарып бирергә исәпләде. Үзе борын астыннан мыдыр-мыдыр: «Ач тотсаң да яхшы булыр ие инде үзен. Җан иясе, ярый, ашасын», – дип сөйләнде.

Кичә зиратка барып кайтырга җыенган иде. Хатыны белән кызының каберләренә су төшкәндер. Карап тормасаң, яңгыр суына ышаныч юк – җимерергә дә күп сорамас. Тик кичә менә кәефе начарланды. Капканы ачып чыккан җиреннән, аяк буыннарының кинәт кенә йомшаруын сизеп, кире әйләнеп керде. Бүген барып кайтырга кирәк, алайса рәнҗеп ятарлар. «Озак тормам инде, тиздән мин дә бөтенләйгә күченеп килермен сезнең янга. Китмәскә дип килермен. Бергә-бергә күңеллерәк булыр. Кечкенә кызчыгымны да күрермен. Бу дөньяда күрә алмый калдым бит. Очрашырбыз, Алла боерса, һе... Алай дим дә... Мине сезнең янга кертерләрме соң? Бу гөнаһлы җаным белән?..»

Соңгы вакытта үлем турында бик еш уйлый карт. Яше дә һаман бара бит. Кешедән дә оят. Ләкин үлем аны куркытмый. Карт өчен җир йөзендә күптән ямь юк инде. Теге дөнья турында уйлап күңеленә менә юаныч тапкан сыман. Әйе... Бу кояш хәзер аның өчен яктыртмый, менә бу быелгы матур җәй башы да аның өчен түгел, йомшак җилләре дә, әнә урмандагы теге сайрар кошлары да бүтәннәргә җырлый кебек инде...

Әллә нишләде шул. Әүвәл теге дөньяда хатыны, кызчыгы белән күрешүне күз алдына китерергә тырышып татлы уйларга чума, шуның белән ятим күңелен вәсвәсәли, ымсындыра да, аннары, күңелен шик-шөбһә басып, тагын да катырак сызланырга керешә. Йөрәк мае сыза. «Бу гөнаһлы җанымны сезнең янга кертмәсләр, кертмәсләрдер!.. Сез бит фәрештәдәй изге затлар, гөнаһсызлар, анда сезнең урын башкадыр шул... Башкадыр...»

Мондый уйлары картны фани дөньяның барча кайгы-борчула-рыннан да көчлерәк куркыта...

Закирҗан карт Актырнакка аш чыгарып бирде. Аннан соң, ишегалды уртасындагы имән бүрәнәгә утырып, этнең кабалана-кабалана ашаганын күзәтте. «Икәү генә бит без бу дөньяда, бер-беренә якын җаннар икәү генә... Хәер, синең дә Акмаңгаең бар. Беләм, беләм мин, акланып маташма, Акмаңгаең бар синең, ул сине ярата. Эт җан син. Мине ташлап китмәкче буласыңдыр әле. Шул килмешәгеңә ияреп. Нәрсә, Каразиректә синең дә сыеныр кешең бар ие бит дисеңме? Ялгышасың, Сылу апаң күптән урын өстендә инде. Аның үзен карарга кирәк. Бик беләсең килсә, аның миңа сыеныр кеше булганы да юк! Теге чакларны искә алма син, ул болай гына. Гәүдәм сыенса да, җаным сыена алмады анда. Менә шулай, Актырнак дус...»

Сылу турында Актырнакка шулай дип әйтсә дә, Закирҗан карт аны барыбер үзенең үткәненнән сызып ташлый алмый инде.

Әле Закирҗанга яңа гына мыек төртеп килгән чакта, күрше Нәгыйм Сылуны башка авылдан урлап алып кайтты. Кызның үз ризалыгы булмаса да, каты куллы Нәгыймгә каршы тора алмады: кайнар яшьләрен түгә-түгә, акрынлап язмышына күнде, Нәгыймнәр йортында торып калды. Авыл халкыннан кайсы тавыгыңның ничә күкәй салганын да яшереп булмый, бераздан хәбәр таралды: имеш, күрше авылга абзыкайларына кунакка баргач, Нәгыйм, чишмәгә суга килгән Сылуның көянтәсеннән тотып: «Бит очыңнан берне үптерсәң җибәрәм», – дигән. Кыз баш­та кау­шап калган, аннары, Нәгыйм янында үзенең авылдаш егетләрен күреп, аны шаярта дип уйлаган. Әмма Нәгыймнең сүзе сүз икән: үптер, җибәрәм. Кыз чарасызлыктан ризалык белдергән шикелле булып кыланган да, Нәгыйм кулындагы көянтәне суырып алып, көянтә башы белән егетнең маңгаена кундырган һәм, чиләкләрен эләктереп, күздән югалган. Шуннан соң Нәгыймнең маңгаенда ай сыман җөй сызылып калды. Бер атна буе, кеше күзенә күренергә оялып, абзыкайларының өеннән дә чыкмыйча, авылга да кайтмыйча ятты егет. Җәрәхәте төзәлгәч әйткән ди: «Шул җилбәзәк кызыйны үземнеке итмәсәм, атымны суеп, итен авыл халкына өләшәм», – дигән, имеш. Нәгыймнең «ат» дип шапыруына ышанырга да була. Таза тормышлы иде алар. Кулы җитмеш төрле эш белә һәм җәй буе, кыш буе мари якларында кәсептә йөри ул. Менә шул. Сүзен сүз итте Нәгыйм: Сылуны үз йортына алып кайтып утыртты.

Авылда бу хактагы сүзләр һәм гайбәтләр ничек тиз кабынган булса, шулай ук сүнде, бетте дә. Бу хәлгә авыл халкы ияләште. Сы­лу «Нәгыйм хатыны»на, тегесе «Сылу ире»нә әйләнеп калды.

Күршеләренә яшь килен төшүне Закирҗан авыл халкы кебек гадәти генә кабул итмәде. Үзенә бернинди катнашы булмаса да, күрше йортка яшь килен килү егетнең күңелен айкап ташлады. Тагын бер карышка үсеп киткәндәй булды ул. Яшь килен белән юллары очрашканда, аңа таба күтәрелеп тә карамыйча, гәүдәсен төз тотып, җитди кыяфәт ясап узып китә. Аның мондый кыланышы: «Менә безнең авылда нинди егетләр дә бар! Синең яше утыздан авышкан кара Нәгыймең миндәй егетләрнең кискән тырнагына да тормый!» – дигән төсле.

Анысы шулай шулаен. Тик бу яшь килен Закирҗанга нигә елмая икән, ә? Җае туры килгән саен, үткән-сүткәндә, матур иреннәрен аз гына кыйшайтып көлеп уза. Малайсытуымы, бигрәк яшь шул әле син диюеме? Яшь булыр менә сиңа!

Тагын... Нигә ул, Закирҗан капкадан кереп югалганчы, карашы белән егетне озатып кала?.. Нәгыйм йортына килгәнсең икән инде – яшә, рәхәтен күр! Егет кешенең болай да иләс-миләс күңелен алгысытма!

Нәгыймнең яшь килен белән эшләре пешмәвен, араларында татулык юк икәнен Закирҗан сизеп йөри. Аларның әрләшкәнен үз колаклары белән дә ишеткәне бар. Әүвәлрәк ул, бик ачуы килгән чакларында: «Каласым юк минем бу йортта!» – дия торган иде. Бу сүз­ләр Закирҗанның колагына ялгыш кына чалындылар. Ул тың­ларга дип махсус йөрмәде. Бик кирәкләре бар иде...

Андый вакытларда борынына кызлар исе керә башлаган егет, күршесе өчен борчылып һәм үзенә дә нәтиҗә ясагандай: «Менә өйләнәм дип йөр син. Ниләр генә ишетмәссең!» – дип тә уйлый иде. Тора-бара мондый сүзләр сирәгрәк ишетелә башлады. Ә беркөнне шулай очраклы рәвештә ишегалдында утын ярып маташкан егет тагын Нәгыйм белән хатыны арасындагы ызгышның шаһиты булды. Нәгыйм чираттагы кәсебенә китәргә җыена иде, ахрысы, хатыны аңа:

– Йөрмә, бары җиткән. Мин монда ялгыз башым синең анаңны саклап ятыйммыни?! Китмә, йөрмә! – дип ялвара.

Нәгыймнең сүзләре аңлаешлы түгел, авыз эченнән нәрсәдер мыгырдана, бары ара-тирә сүгенгәне генә аермачык ишетелә. Аяк тавышларына караганда, ишегалды буйлап йөреп, нәрсәдер эзли бугай.

Закирҗан аларның сүзләрен колак читеннән генә уздырып җибәрде дә үз эшенә кереште.

Нәгыйм китеп биш-алты көн үтте микән, Закирҗан Сылуның мунча ягып йөрүен күрде. Аларның мунчалары лапас артындагы бәрәңге бакчасында иде.

Сылу мунчасына утын алып кереп салды да, өйалды ишегеннән башын чыгарып, Закирҗанга дәште:

– Күрше, ярдәм ит әле!

Үзләренең бакчасында бәрәңге төбе өеп маташкан егет комачтай кызарып башын күтәрде.

– Нәрсә булды?

– Морҗаның юшкәсен ачып бирмәссең микән, баскычы сынган, үзем менә алмыйм.

Егет китмәнен буразна арасына ташлады да лапас артындагы тар сукмак буйлап мунчага таба китте.

– Үзем менмәкче идем дә – курыктым, баскычы эләгеп кенә тора. Хуҗа юк бит безнең, кешенеке артыннан йөри.

Яшь киленне моңарчы да бик күп мәртәбәләр күргәне булса да, игътибар ителмәгән ахры, аның йөз-кыяфәте, килеш-килбәте чыннан да сылу икән. Көлгәндә, ике бит уртасында уймак кебек кенә ике чокыр хасил була, тавышы ягымлы, мөлаем. Сылуны беренче күргәндә, Закирҗанның әнә шул бит чокырларына бармагын тигезеп карыйсы килгән иде. Хәзер ул, шуны исенә төшереп, комачтай кызарды һәм, бу халәтен яшь хатыннан яшерергә теләп, башын түбән иде, сүзсез генә мунча өйалдына таба атлады. Чормага баскычтан менү чынлап та хәтәр икән. Егет аңа кагылып кына алды да сәкегә менеп басты, аннары, үрелеп, иң өстәге бүрәнәгә ябышты һәм куллары белән югарыга тартылды. Морҗадагы юшкәне алып, Сылу кушканча, шундагы такта кисәге өстенә куйды һәм, шул гына идеме дигәндәй, хатынга карады.

– Булды, булды, рәхмәт. Карап кына төшә күр инде. Егылып китә күрмә.

Егет менгән юлы белән төшә башлады, баягыча өске бүрәнәгә ябышып асылынды да сәкегә сикерде. Тик аягы таеп киткәнен үзе дә сизми калды. Ярый әле, егылам дигәндә, аны хатын тотып өлгерде.

Егетнең битенә яшь хатынның кайнар сулышы килеп бәрелде.

– Һай, Закир, егылып имгәнәсең икән дип, йөрәгем ярыла язды. Уф Аллам!..

Закирҗан, әлеге кайнар сулыштан аңын югалткандай, бермәл һушына килә алмады. Яшь хатынның коңгырт күзләрендәге баягы курку галәмәте шундук серле нурлар белән алышынды: ул һаман да егетне кочаклаган килеш җибәрмичә тора иде. Егет, исен җыеп, тиз генә аның кочагыннан шуып чыкты да, алпан-тилпән атлап, ишеккә таба китте. Арттан хатынның, тотлыга-тотлыга: «Закир, дим, бу юшкәне ябып та бирерсең инде, яме», – дигән сүзләренең мәгънәсен башта аңлап та бетермәде ул. Шуңа күрә аңа каршы бер сүз дә әйтмәде. Ләкин сизде: Сылу үзе дә бик нык каушаган иде.

Кызык бу дөнья дигәнең: әгәр шулчакта юшкәне ябарга бармаган булса? Хәер, ачкач, япмыйча да булмый шул...

Шул көннән башлап ике күрше йортның ике кешесе арасында мәхәббәт җепләре сузылды. Тора-бара яшь килен егетнең күкрәгенә капланып тормышыннан зарланырга да кыенсынмый башлады. Нәгыйм йортына күңеле ятмаган иде хатынның.

Ичмаса, шулчакта юата да белмәде аны Закирҗан. Юатырлык сүзләр тапмады.

Шулай да күрше килененә аркаланып кына яшәп булмый иде. Бер дә бер көнне Закирҗан үзе дә унике чакрым ераклыктагы авылга кияү егете булып китте. Сөембикәгә аны димләп өйләндерсәләр дә, матур яшәделәр.

Үз туеннан соң Закирҗан күрше морҗасының юшкәсен ачарга-ябарга йөрүеннән тукталып торды.

Әмма бу хакта өченче кешенең дә белүе турында башларына да китереп карамадылар...

Шуннан соң күп тә үтмәде, егетнең язмышы башка сукмактан тәгәрәде.

Сөембикә белән яңа өйләнешкән еллары иде. Закирҗан Ка­ра­зирекнең ашлык амбарында хисапчы булып эшли. Инде тәгаен хәтерләми дә: февраль ахырлары иде шикелле, районнан Каразиреккә комиссия килеп төште. Исәпләре амбарда күпме ашлык барын тикшерү икән.

Амбар мөдире Галиулла абзый – Закирҗанның атасы белән яшьтәш кеше – кыш уртасында ашлыкны урыннан кузгатуга каршы килде.

– Икмәкне хәзер бер җирдән икенче җиргә күчерергә ярамый бит. Ул хәзер кышкы йокылык чорында. Кузгатып йөртсәң, аның уңышы кими, – диде карт.

Тегеләр:

– Анда безнең эшебез юк, барыбер исәбен алырга кирәк бит, – дип, иңбашларын гына сикерттеләр.

Арадан берсе:

– Нәрсә эшләргә кушасыз соң? – дип кызыксынды.

Галиулла абзыйның моңа да җавабы әзер иде.

– Алайса, болай итик. Башта ашлыкның өстен тигезләп чыгыйк. Шуннан соң һәрьяктан таяклар батырып тирәнлеген үлчәрбез. Аннары иңен-буен инде. Шулай иткәч, исәбе килеп чыгар.

Комиссия картның бу тәкъдиме белән килеште. Ул әйткәнчә, амбарда булган ашлыкның хисабын алып чыктылар. Эшнең шулай тиз төгәлләнүенә комиссия әгъзалары үзләре дә бик канәгать калды.

Яз җитүгә, тагын килде комиссия Каразиреккә. Бу юлы инде башка кешеләр. Чәчү башланырга да күп калмаган иде. Ашлыкның бөртеген дә түкмичә капчыкларга салып үлчәттеләр. Шуннан соң ни күрсеннәр: егерме потка якын ашлык артык килеп чыкты! Галиулла абзыйның да, Закирҗанның да күзләре маңгайларына менә язды. Менә сиңа мә! Ләкин комиссия әгъзалары «ә» дә димәделәр, «җә» дә димәделәр. Исәпләделәр, хисапладылар да, Галиулла абзый белән Закирҗанга сәер генә елмаеп, китеп тә бардылар.

Комиссия артыннан ук амбар мөдирен районнан атлы милиция килеп алды. Китүенә нәкъ бер тәүлек дигәндә, Каразиреккә Галиулла абзыйның мәете кайтты. Йөрәге ярылган, диделәр.

Чират Закирҗанга килеп җитте. Җиде төн уртасында капкаларын кактылар. Корсагы борынына җиткән Сөембикә карынындагы җан иясенең тибенгәненә уянып, шуннан кабат йоклап китә алмыйча ята иде. Капка дөбердәткән тавышны ишетүгә, тиз генә ирен уятты. Закирҗан өстенә бишмәтен салып чүсинкәсен киде дә, чыгып, капканы ачты. Ике милиционер, аның артыннан өйгә ияреп кереп, Закирҗанның юлга җыенганын көтеп тордылар.

Чәчләрен йолка-йолка елаган иде шул чакта Сөембикә.

– Кая алып барасыз аны?! Нигә кара төн уртасында йөрисез сез, Хода бәндәләре? Көндез килсәгез булмыймыни? Кая алып китмәкче буласыз аны, ник кирәк сезгә минем ирем?.. Күрмисезмени минем хәлемне! Ник дәшмисез, бер дә җаныгыз юкмыни соң сезнең?! Ай-й, үләм икән!..

Каушап калган Закирҗан әле хатынын юатты, әле, башы әй­ләнгән сарык кебек йөри-йөри, өй буенча киемнәрен эзләде.

Чәче-башы тузгыган хатын ирен капка төбенә чаклы елый-елый озата чыкты.

– Елама, елама. Таң атуга, кайтып җитәм мин. Гаебем юк бит, беләсең. Елама, сиңа еларга ярамый, – дип юатты аны ире, тамагына килеп бөялгән яшьләрен көч-хәл белән йотып.

Сөембикә ире утырган арба артыннан басу капкасына кадәр ияреп барды. Аның үкси-үкси елаган тавышы, тәкрарлый-тәкрарлый әйткән сүзләре Закирҗанның колагында бик озак яңгырап торды.

– Нигә кара төн уртасында йөрисез соң сез, угры шикелле?! Кая алып китәсез аны, нинди гаебе бар соң аның?!

Милиционерлар икесе дә әле яңа гына мыек төртеп килә торган яшь егетләр иде. Закирҗан берничә мәртәбә аларны сөйләштереп карарга талпынса да, тегеләр ләм-мим бер сүз әйтмәделәр. Җи­рән чәчлесе – анысы буйга да кайтышрак иде – ат акрынлый башласа, ара-тирә кулындагы дилбегәсен кагып, чөңгереп куя да тагын үз эченә йомыла. Икенчесе – озынрак буйлы чандыр гәүдәлесе – әледән-әле Закирҗан ягына күз төшереп ала һәм борын астыннан күңелсез көй сызгыра. Берничә тапкыр сүз катып та милиционерларның сөйләшергә теләмәүләрен күргәч, шулай тиештер, күрәсең, дигәндәй, Закирҗан үзе дә тынып калды. «Хәерлегә түгел бу, хәерлегә түгел!.. – дип пышылдады иреннәре. – Нишләтәләр?! Нишләтмәкче булалар мине анда? Гае­бем юк бит, тырнак очы хәтле дә гаебем юк. –Аннары бераздан үз уйларына үзе үк каршы төште: – Ник болай куркам соң әле? Галиулла абзый олы кеше иде инде. Аның да менә шулай куркып кына йөрәге ярылгандыр?.. Түзмәгәндер таушалган йөрәге...» Әмма: «Прокурор мине үзе чакырттымыни? Шул артык икмәк турындадыр инде?» – дип сорап та милиционерлардан җавап ала алмагач, күңелен янә шом басты.

Милиционерларның чандыр гәүдәлесе, шыңшуыннан туктап, адымнарын акрынайта төшкән атка таба кизәнде:

– На-а! Атла әйдә!

«Башка бәла килде дип, башны ташка орып булмый, орсаң да, таш ярылмый, баш ярыла, ди. Шулай ул. Күрәсең булса, күркә талап үтерер. Хәер, бәлкем, алай ук каты кыланмаслар әле. Җайлап кына сорауларын бирерләр дә, ипләп кенә сөйләшерләр дә кире өенә кайтарып җибәрерләр. Сукыр түгел бит алар – гаепсез икәнен күрерләр. Кешене белеп булмый, күңел дигәнең тирән шул, бәлкем әле, Галиулла абзыйның ул белмәгән кыек эшләре дә ачылгандыр. Тикмәгә генә адәм баласының йөрәге ярылмас!.. Ә менә аның тырнак очы кадәр дә гаебе юк...»

Закирҗан үз-үзен әнә шул рәвешле юатып барды. Ләкин аңа карап кына барыбер тынычланып бетә алмады. Йөрәге әлеге уйларга буйсынмыйча, бик-бик тә хәерсез хәл булачагын сизенгәндәй сулык-сулык килде, эч турысында утлы йомгаклар тәгәрәште.

Районда Закирҗан белән сөйләшеп тә тормадылар. Мили­ционерларның чандыры тиз генә каядыр чыкты да, аны ишегалдындагы бер подвалга ябып куйдылар.

Боларның барысы да күз ачып йомган арада булды диярлек, Закирҗан берни аңламыйча калды. Артыннан шап итеп ишек ябылгач кына айнып китте һәм, үзен үзе белештермичә, ишек такталарын төяргә тотынды.

– Ни дип яптыгыз монда мине? Чыгарыгыз! Ачыгыз, ач, дим.

Теге яктан шылт иткән тавыш та ишетелмәде. Закирҗан, хәлсезләнеп, дымлы җир идәнгә сыгылып төште һәм ике куллап башын тотты.

– Нинди гаебем бар соң минем? Бөтен авыл күз алдында бит, тамчы да гаебем юк бит! – дип, үкси-үкси сулкылдарга кереште.

Бераздан стена аша, баздан чыккан кебек тонык кына булып, кемнеңдер җырлаганы ишетелде:

Кара айгырлар, кара айгырлар,

Кара айгыр тартыр әле.

Алып киткән кара айгырлар

Алып та кайтыр әле.

Күзләре караңгыга ияләшеп, кайда нәрсә икәнен шәйли, чамалый башлаган иде инде Закирҗан. Урыныннан торып, абына-сөртенә, җыр ишетелгән якка атлады. Подвалның бу бүлмәсе зур түгел иде, ул ерак бара алмады, күкрәге белән салкын таш стенага килеп төртелде.

– Кем ул анда җырлый? Кайда син?!

Җырлаучы аны ишетмәдеме, әллә ишетеп тә җавап бирәсе итмәдеме, стена аша бары җыр гына үтеп керде. Закирҗан, хәлсезләнеп, җиргә чүмәште.

Иртәгесен таң белән аны тикшерүче янына алып керделәр. Тикшерүче, бодай башагы сыман сары чәчле, кырык-кырык биш яшьләрдәге кеше, ишек ачылуга, ике кулын сузып, Закирҗан каршысына килде.

– Танышыйк. Иванов булам, – дип, сөякләре беленеп торган каты куллары белән Закирҗанның кулын кысты.

– Сезнең фамилиягез ничек әле? Сезне күргәч кенә онытып җибәрдем, исемдә иде әле.

Монда үзенә шундый җылы мөгамәлә, якты йөз көтмәгән Закирҗан каушап төште.

– Әфәнди... Әфәндиев мин, Закирҗан.

Аның күңеле тулып, күзләренә яшь эленде. Тикшерүчегә менә хәзер үк түкми-чәчми үзен төн уртасында алып чыгып китүләрен, аннары подвалда ябып тотуларын, барысын-барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирәсе, бушанасы, аннан яклау табасы килде. Тик тыелып калды. Төне буе йөрәген талаган шик-курку йомшарырга, таралып китәргә ирек бирмәде. «Миннән сезгә нәрсә кирәк соң?» дигән сораулы карашы белән ул тикшерүченең матур, тәкәббер кыяфәтенә текәлде. Кинәт Закирҗан эсселе-суыклы булып китте, йөрәге дөп-дөп тибәргә кереште. Белә бит ул бу кешене. Күргәне бар. Кайда, кайчан – анысын хәтерләми генә.

– Яле, егетем, утырып җибәр.

Иванов, кулы белән ишарәләп, Закирҗанга урын күрсәтте һәм үзе дә өстәл артына кереп утырды. Закирҗан кыяр-кыймас кына өстәл читендәге урындыкка килеп чүмәште. «Кайда күрдем соң бу кешене, кайда?!»

– Яшереп тормыйм, Әфәндиев, эшләрең бик хөрти, Гали­улла Сәйфетдинов белән икегез унтугыз пот икмәк үзләштерүдә гаепләнәсез. Белүеңчә, Сәйфетдинов вафат булды, үлгәннәр җавап тотмый, анысын да беләсең. Шулай да Сәйфетдинов үзенең гаебен танып кулын куйды.

Закирҗанның тәне тагын эсселе-суыклы булды. Бу юлы әлеге көтелмәгән сүзләрдән күзләренә яшь тыгылды.

– Ничек? Унтугыз пот ашлыгыбыз артык чыкты бит безнең, ким чыкмады.

Ивановның йөзе сүрәнләнде, калын соргылт кашлары дугаланып килде.

– Шул, шул. Үзегезгә дип, унтугыз пот ипине яшереп калдыргансыз, кыш көне комиссиягә күрсәтмәгәнсез.

– Ю-ю-юк... Безнең... минем монда тамчы да гаебем юк.

Иванов тәрәзә янына барып басты. Беркавым урамга карап торды һәм, янә өстәл янына килеп, аннан язулы кәгазь алды да Закирҗан алдына куйды.

– Без базарда түгел, әйдә сатулашып утырмыйк. Гаебеңне үзең танысаң, җәзасы да җиңелрәк булыр.

Закирҗан кәгазьне укып чыкты да, кулы белән утлы күмер тоткандай, кире өстәлгә ташлады.

– Ялган бу! Безнең... минем бер гаебем дә юк. Урламадым мин. Бер кесә дә урлаганым юк. Нахак сылтау бу!

Ивановның йөзе кырысланып, ирен читендәге баягы елмаю да юкка чыкты.

– Куйсаң-куймасаң да, башың җәһәннәмгә олагачак! – дип җикерде ул.

Закирҗан сискәнеп китте. «Кайда күргәнем бар минем бу бән­дәне? Кайда күрдем соң?»

– Нахак гаеп якмагыз кешегә!

Ивановның тавышы тагын йомшарды. Сузып-сузып сөйли башлады ул:

– Бу үҗәтлегең файдасыз, Әфәндиев. Файдасыз, аңлый­сыңмы шуны? Мин сиңа әйтеп торам бит, Сәйфетдинов белән сүз куешып, унтугыз потны яшереп калдыруыгыз хак. Бу исбат ителгән инде. Дәлилләр бар. Киреләнмичә генә кулыңны куй да эш бетте. Бу мәгънәсез сөйләшүне туктатабыз. Җинаятеңә күрә җәзасын алырсың да аннары тынычланып яшәрсең.

«Нәрсә кирәк аңа миннән? Нигә ялган кәгазьгә кул куярга куша бу миңа?..»

– Ассагыз-киссәгез дә, ялганны дөрес дип әйтәсем юк! – Шик-шомнары бераз басыла төшеп, көчли-көчли үзенә ялган җинаять тагарга маташуларына хәзер Закирҗанның ачуы кабара башлаган иде.

Ивановның тавышы янә калынайды:

– Куярсың! Куйдыртырбыз! Җаен табарбыз! Әфәндиев әфәнде! Йә, әйт, унтугыз потны урладыңмы?

«Кайда күргәнем бар соң минем бу иблис токымын?»

– Кабатлап сорыйм: урладыңмы?

– Алганым да, күргәнем дә юк...

– Урладыңмы дип сорыйм мин синнән, сволочь?!

– Юк, тимәдем, кагылмадым.

– Әйтерсең, хәзер әйтерсең!

Иванов, өстәл тартмасын ачып, аннан пистолет алды да, ярсып кычкыра-кычкыра:

– Хәзер мин сине менә шушында ук, хәзер үк атып үтерәм. Миеңне агызам!

Ул урыныннан сикереп торды да Закирҗан янына килеп басты, Закирҗанның йөзе кәфен төсенә кергән иде, әмма сабырлыгын югалтмады.

– Янама, – диде ул, тыныч булырга тырышып. – Ата алмый­сың син мине. Закон сиңа да кагыла ул. Карурманда яшәмибез. Сиңа да закон табарлар, янама миңа, яме.

Әлеге сүзләрдән соң йөзендәге курку галәмәте кинәт кенә тәкәбберлек, куркусызлык белән алышынгандай булды. Иванов исә шаркылдап көлеп җибәрде.

– Законны без үзебез яраклаштырабыз аны, безнең өчен борчылма. Хәзер менә мин сине тегендә, тәрәзә янына бастырып куям да, баш капкачыңа төзәп, пуля җибәрәм. Тәрәзәдән чыгып качмакчы булды диярмен. Шулай итеп, эшең бетә...

Иванов, үзенең тапкырлыгына сокланып, шаркылдап көләргә кереште. Аннары кинәт кенә көлүеннән туктады да тагын өстәл янына килеп басты.

– Йә, куясыңмы инде кулыңны хәзер?

Закирҗан бермәл тикшерүченең тантаналы йөзенә текәлеп карап торды да ачу белән:

– Куясым юк! – диде.

Иванов баягысыннан да яманрак итеп акырырга-бакырырга тотынды:

– Бандит син! Шпион!

Аннары пистолетын кире өстәл тартмасына ташлады.

– Тыңла, Әфәндиев, сиңа шундый хөкем булыр: Галиулла Сәйфетдинов белән Закирҗан Әфәндиев икесе, сүз куешып, унтугыз пот күләмендәге колхоз икмәген комиссиядән яшереп калдыралар. Ниятләре ул икмәкне яшерен юллар белән чит илгә озату була. Шул рәвешле, алар әүвәл Каразирек икмәген, аннары акрынлап күрше колхозларныкын, тора-бара бөтен район икмәген чит илгә чыгару турында план төзиләр. Шуннан соң, гаиләлә­рен алып, үзләре дә чит илгә качмакчы булалар. Менә шулай, Әфәндиев, без капчыкта ятмый. Сезнең дә җинаятегез ачылды.

Закирҗан үз колакларына үзе ышанмыйча утырды. Күз аллары караңгыланып, башы чыңларга тотынды. «Мәрхүм Галиулла абзыйның йөрәге тикмәгә генә ярылмаган икән!» – дип пышылдады ул.

– Нәрсә авыз эчеңнән сөйләнеп утырасың? Кычкырып әйт сүзеңне, соңгы сүзең булыр ул синең!

Аптыравыннан өнсез калган Закирҗан: «Бу тикшерүче шаярта торгандыр, – дип тә уйлап карады. – Әйе, аның белән курчак уены гына уйныйдыр ул! Чит илгә качарга җыенган, имеш? Ничек уйлап тапты икән ул моны, каян башына килде икән шундый тузга язмаган сылтау? Әллә бераз тегеләйрәкме бу кеше?..»

Куркуы да онытылгандай булды Закирҗанның, кыскасы, ни дип әйтергә дә белмәде. «Кайда күргәнем бар соң минем бу бәндәне? – дип баш ватты ул, аптырагач. Чит илгә, имеш!.. Чит ил түгел, районга да айга-елга бер генә килеп китәм бит мин!»

Ишектә чандыр милиционер күренде. Ул туп-туры Иванов янына килде дә, аның колагына нәрсәдер пышылдаганнан соң, Закирҗан ягына карый-карый, кесәсеннән бер кәгазь чыгарып, тикшерүчегә сузды һәм ничек тиз генә кергән булса, шулай чыгып та китте.

Ивановның йөзе үзгәрде, соргылт кашлары сикереп-сикереп куйды, кулындагы кәгазьне укып бетерде дә авызын ерып җибәрде һәм шундук, тагын кырысланып, аяк тибеп, Закирҗанга кычкырды.

–       Бас! Торып бас, дим мин сиңа! Яле, суз әле уң кулыңны, күрсәт әле! Чәнчә бармагың кайда? Кая китте ярты чәнчә бармагың? Синнән сорыйм, җавап бир тизрәк?

Закирҗан, теге чакта Әптери тешләп өзгән бармагына карап, иңбашларын җыерды.

Иванов, кулындагы кәгазьне һавада селки-селки:

– Габдерәхим Гыйльмановны син үтергәнсең! Бармагыңны өзгән өчен үч итеп. Менә бу хатны Каразирек халкы язып җибәргән. Алар Гыйльмановның үлемендә сине гаеплиләр. Син әле шпион, халык дошманы гына түгел, уголовник – кеше үтерүче дә икәнсең! Инде хәзер кул куюың да кирәк түгел. Җинаятең болай да ачык.

Ивановның боерыгы белән Закирҗанны бүлмәдән алып чыгып киттеләр. Милиция ишегалдыннан томырылып чабып чыгып барган атлы кеше бик таныш тоелса да, үз хәле хәл булганлыктан, аны танып өлгермәде Закирҗан.

Бу юлы Закирҗанны подвалның бүтән ишегеннән кертеп яптылар. Ул үз артыннан ишекнең бикләнгәнен көтеп торды да, алгa таба бер-ике адым атлап, юеш стенага сөялде. Бүлмәнең монысы, төн кунып чыкканына караганда, шактый зур күренә иде. Өстәге кечкенә генә түгәрәк тишектән көн яктысы да төшкән. Ике почмакта ике бүкән, урта бер җирдә сәке сыман итеп кыска бүкәннәргә такталар сугылган. Анда беләге белән йөзен каплап бер кеше ята.

Закирҗан почмактагы бүкәннәрнең берсенә килеп утырды. Теге кеше урыннан тормыйча гына аның ягына борылды.

– Күптәнме монда?

Закирҗан шуннан соң гына аның йөзен яхшылап күрә алды. Утыз-утыз биш яшьләрдә булыр. Киң табак битле, кысык күзле.

– Икенче көнем, – диде Закирҗан аның соравына каршы.

Әлеге кеше такта кырыена торып утырды.

– Кайсы якныкы?

– Каразиректән.

– Беләм ул авылны. Мин үзем Аланнан... Нәрсә, син дә контр­революционермы?

Закирҗан башта аның ни әйтергә теләгәнен аңламады, иңбашларын сикертте.

– Иванов сиңа да контрреволюционер мөһере суктымы, дим?

– Ә-ә, юк. Мин шпион, – диде Закирҗан һәм: – кеше үте­рү­че, – дип тә өстәде.

Беркавым икесе дә сүзсез генә утырдылар. Аннары теге кеше авыр итеп сулады да:

– Бу Ивановның дуңгыз икәнен элек тә ишетеп белә идем инде. Тик болай ук дип күз алдыма китерми идем, – диде.

– Моңарчы да белә идеңмени Ивановны? Миңа да таныш шикелле тоелды ул. Искә генә төшми.

– Беләм. Чыгышы белән күрше Керәшен Аланыннан ул.

Закирҗанның да шулчак кылт итеп исенә төште. Моннан дүрт-биш еллар элек булыр, алар яшьтәше Гатаулла белән көз көне мари ягына мал базарына барганнар иде. Юллары уңмады, буш кул белән кире кайтырга чыктылар. Караңгыга калдылар, коеп яңгыр ява башлады. Кайтасы юллары урман аша булганлыктан, шикләнделәр дә юл өстендәге Керәшен Аланында кунып калырга уйладылар. Авылга кереп, бер капканы шакып карадылap, икенчесенә, өченчесенә бардылар, ачучы, кертүче булмады. Өметләре өзелсә дә, тагын бер капканы кактылар. Капка бикле иде. Дөбердәткәч, бер карчык чыкты. Юлчыларның гозерләрен тыңлаганнан соң, аларны кызганып сөйләнә-сөйләнә, егетләрне ишегалдына кертте һәм аннары, гаепләмәгез инде, кунарга кертә алмам дигәндәй, кызганыч тавыш белән:

– Ай, балакайлар, өебездә сырхау бар шул, – диде.

Егетләр, бер-берсенә карашып, ни дияргә дә белмичә аптырап калдылар.

– Ярар инде, ярар, балалар, әйдәгез, керегез. Сезне урамда кундырып булмый бит. Ничек тә сыярбыз, – дип, аларны үз артыннан ияртте.

Закирҗан белән Гатаулла, карчыкның куйган чәен дә эчеп тормыйча, ул биргән толыпны салып, бер почмакка бөгәрләнеп яттылар. Сырхау дигәне хуҗабикәнең ире икән. Түрдәге агач караватта әледән-әле ыңгырашып, сыкрап ята.

Күп тә үтмәде, кемдер тагын капка шакыды. Карчык, тиз генә торып, лампасына ут элдерде дә өйалдына чыгып китте. Аның артыннан бер ир кеше ияреп керде.

– Ычтапан улым, синме ул? – дип дәште караваттагы сырхау карт, аның тавышын ишеткәч.

Степан атасы янына килде.

– Авырып киткәнсең икән. Ярамый болай, ярамый, тизрәк савыга күр, – дип пышылдады ул, аның өстенә иелеп.

Әтисе янында бераз юанганнан соң, ул кире кечкенә якка чыгып китте. Күрәсең, үтеп барышлый гына сугылган иде ул. Карчык белән утырып, ашык-пошык кына чәй эчтеләр дә, юлчы киенә башлады.

– Йөрмисеңме әллә, улым, караңгы, өстән дә коеп тора бит, – дип борчылды ана.

Ләкин ул ашыга иде.

– Юк, юк, ат шәп минем. Китәргә кирәк. Алайса, соңга калам. Берсекөнгә районнан доктор алып килермен, әтине әйбәтләп карый күр инде, – дип, аны юатты да тиз генә чыгып китте.

Закирҗан шулчакта күз кырые белән генә күреп калган Ычтапан бүген аннан шпион һәм үтерүче ясаган тикшерүче Иванов иде.

Бу вакыйганы ул иптәшенә дә сөйләде. Ләкин аның исе китмәде, бары кулын гына селтәде:

– Ул вакытта да берәр төрле кара эш белән йөрүе булгандыр әле, – диде.

Әлеге кеше Сәгыйть исемле икән. Үз авылларында мал врачы булып эшләгән. Сәгыйть Закирҗанга башыннан үткәннәрне сөйләп бирде.

– Барысы да авыл Советы йорты түбәсендәге әләмнән башланды, – диде ул. – Үткәндә-сүткәндә, һаман күз салам бу әләмгә. Җил-яңгырдан төсе китеп, агарып, тузып беткән. Үзләре дә күрерләр әле дип, бер дәшмәдем, ике дәшмәдем. Ахырда түзеп булмады, авыл Советына кереп әйттем, алыштырырга кирәк, адәм мәсхәрәсе ич бу, дидем. Сүземне колакларына да элмәделәр. Тагын кердем. Синең эшең түгел ул, кычытмаган җиреңне кашып йөрмә дип, сүгеп чыгарып җибәрделәр. Ярар, мин әйтәм, шулай дигән булсалар да, колакларына керми калмагандыр әле минем сүз, алыштырырлар, дим. Көтәм шулай, бер көн, ике, тагын көтәм. Юк бит, мин сиңа әйтим, кыймылдамыйлар да. Теге чүпрәккә әйләнеп беткән әләм җилферди дә җилферди. Бөтен тирә-юньнең ямен бозып тора инде менә. Шуннан түземлегем бетте, мендем дә каерып алдым моны. Каерып алдым да, чүпрәген салдырып, таягын председательнең тәрәзә турысына ташладым. Шуны күреп атылып чыктылар да барчасы миңа ябышты: фәлән дә төгән, имеш, разбойник, сәвиткә каршы кеше, изге әләмне җиргә ташлаганмын. Түбәдә басып торган килеш:

– Изге булгач, ник аны мәсхәрәлисез? Кызылын, матурын куегыз! Монысы идән корыткыч чүпрәккә әйләнгән бит инде! – дип, кычкырып, кулымдагы чүпрәкне селкедем.

Икенче көнне үк төнлә өйдән алып чыгып киттеләр дә «Аландагы совет властен юк итәргә теләгән контр» дип мөһер суктылар.

Сәгыйть әлеге хәлне көлкерәк итеп сөйләргә керешсә дә, соңгы сүзләрен әйткәндә, тавышы калтырап чыкты, тамагына яшьле төер килеп бөялде. Закирҗан, онытылып китеп, әүвәл аны юатырга ымсынган иде, үз кайгысы исенә төштеме, әллә юатуның файдасыз икәнен аңладымы – дәшмәде, Сәгыйтькә җавап итеп, үзенең хәлен сөйләде.

Икесе дә беркавым тын гына утырдылар. Аннары Сәгыйть янә такталар өстенә сузылып ятты һәм күңелсез җыр шыңшырга кереште.

Бераздан стенаның теге ягында кемдер кычкырып сорады:

– Әй, кем ул анда? Кайда син?!

Аның тавышы бик тонык булып, тирән баздан чыккандай ишетелде.

Яңа күршесенең соравын Сәгыйть тә, Закирҗан да җавапсыз калдырдылар. Сәгыйть эчпошыргыч җырларын тагын сузды. Закирҗан түзмәде, башын күтәреп:

– Алай моңланма әле, Сәгыйть абый. Җырлама әле күңелсез көйләрне, болай да авыр. Их, җырлар урынмыни бу! Җыларга кирәк монда, җир тырный-тырный җыларга кирәк. Җүнлерәк адәмнәр ишетеп ярдәмгә килмәсме.

– Һәй, энекәш! – дип көрсенде Сәгыйть. – Җыламадым түгел, җыладым инде мин! Әүвәл төн уртасында алып чыгып киткәч, куркудан җыладым. Аннары хатынны, ике баламны уйлап җыладым. Аннан соң башым бетә икән дип яшь түктем, аннары... аннары утын агачы шикелле каткан туң адәмнәргә каршы көчем җитмәгәнгә, әйтерлек сүзем булмаганга гарьләнеп җыладым. Аннан бу башкайларымны нәрсә көтә, тагын ниләр күрәсе, ишетәсе булыр икән әле дип тә үкседем. Иванов үземнән контрреволюционер ясагач та җыладым. Җылый-җылый күз яшьләрем кипте, күз төпләрем күгәреп, зәңгәрләнеп бетте. Бүтән чара калмагач кына җырлау ул. Җырлары да килә дә чыга, килә дә чыга. Әллә нинди җырлар искә төшә, эчемнән генә шаяннарын да җырлап бактым. Менә берсен тыңла:

Берәү, икәү, өчәү, дүртәү,

Читән аша сикереп чык.

Ни сорадым, ни ялвардым,

Үптермәдең, чукынчык.

Менә көләсең киләме соң? Килми, беләм, урыны түгел. Шушы җырны җырлап күрсәткәч, олы кызым чырык-чырык көлә торган иде. Ундүрт тулып килә инде үзенә. Гыйшык җырларын да аңлый башлагач, җиткән кыз хәзер.

Кызлары, гаиләсе исенә төшкәндер: Сәгыйть берара сүзсез генә ятты. Аннары янә көйләргә кереште:

Акты сулар... Акты сулар, үтте, үтте,

Гомерләр кыска икән.

Дөньясы да кеше түгел,

Дөньясы чучка икән.

– Их, энекәш! – Сәгыйть шулай диде дә, такталар өстеннән җир идәнгә тәгәрәп төшеп, тыела алмыйча үкси-үкси елый башлады.

– Бетерәләр башны! Бетер-әләр-р-р-р! Бер гаепсезгә бит! Их! Өшегән җаннар, туң йөрәкләр!..

Таң алдыннан гына бераз күзләрен йомып алган Закирҗан төшендә гөнаһсыз зәңгәр күзле, аксыл чырайлы, ялантәпиле малай күрде. Закирҗан аны үз янына чакыра, имеш, ә ул аннан куркып кача, йөгерә. Закирҗан аны тагын куып тота, малай һаман кача. Аяз күк кебек якты күзләрендә ялварулы караш: «Ник тиясең миңа, абый, ник тиясең? Җибәр мине, абый!..»

* * *

Йосыф авылдашын машина белән станциягә кадәр озата барды.

– Нигә син миннән теге вакыттагы үчеңне алмадың, нигә болай ярдәм итәргә булдың, Йосыф?

Бу сорауны Закирҗан өченче мәртәбә кабатлый инде. Ахырда Йосыф Закирҗанның иңбашына кулын салды һәм аңа бу юлы җавап бирергә булды, ахрысы.

– Синең гаебең юк, Закирҗан абый. Сиңа сер түгел: тоткынлыкта каһәрләнгән меңләгән кешеләрнең, миллионнарның бер гаепләре дә юк. Каһәрләнгән андый язмышлар исәпсез-хисапсыз! Халык өстенә төшкән кара бәла бу, Закирҗан абый, куркыныч бәла, уртак бәла. Нигә дип сорыйсың син. Кызгандым мин сине, Закир абый. Үземне дә кызганам мин кайчакта. Без барыбыз да кара чор корбаннары.

Машина бернинди агач, куак әсәре дә күренмәгән шыр ялангач зират янына якынлашып килә иде. Йосыф, зиратка таба ымлап, сүзен дәвам итте:

– Әнә андагы мескен корбаннарның да гөнаһлары калмагандыр җир йөзендә. Шул бәла алып киткән аларны. Теләсә нинди авырудан да куркынычрак ул бәла. Уртак бәла ул, Закирҗан абый, халык өстенә, ил җилкәсенә төшкән уртак кайгы, уртак михнәт. Мин менә шуны аңладым. Әгәр дә сине шуны аңлаганчы очраткан булсам, яшереп тормыйм, ярдәм итмәс идем. Бу сүзләрем өчен ачуланма, Закирҗан абый, нишлисең, дөнья бит. Без менә шул дөньяның коллары булмыйк, аннан өстенрәк торыйк. Бер-береңне таптап, изеп китүләре җиңел ул, тик кире торгызулары, күтәреп алулары гына кыен. Нигә үчеңне алмадың дисең син. Их, Закирҗан абый, бу дөньяда аннан зуррак үчләр бар әле безнең. Аннан да зуррак үчләр...

Закирҗан күзләреннән атылып чыккан яшьләрне сөртеп тормады. Алар аның ябык йөзе буйлап тәгәрәделәр дә иреннәренә төшеп бөялделәр. Ул иреннәрендә ачы тәм – тоз тәме тойды...

– Сиңа үтенечем бар, Закирҗан абый, туган якларга кайткач, авылдашларга безнең гаиләнең язмышы турында да сөйлә, миннән күп сәлам тапшыр, һәм менә сәгать. Шәрифҗан абыйга миннән истәлек итеп тапшырырсың.

Авылдашлар, станциягә җиткәч, кочаклашып аерылыштылар. Закирҗан поездын көтеп калды, Йосыф Сәфәргалиев үз юлы белән китеп барды.

* * *

Закирҗан туган якларына кайтып төшкәндә, кояш кызарып-алланып урман артына батып бара иде. Кичкә каршы туп-туры авылына барып керергә базмады ул. Югыйсә юлда кайтканда акрын кыймылдаган поезддан төшеп, җәяүләп йөгерәсе килгән чаклары да булды. Үзләренең станцияләренә җиткәч, ун чакрым юлны йөгерә-йөгерә барды, тизрәк, кояш баеп өлгергәнче, авылына кайтып җитәсе килде. Менә кайтып җитәренә сигез генә чакрым ара калып бара. Таудан төшкәндә, Каразирекнең өй түбәләре, морҗалары күренә башлагач, кинәт аяклары атлар-атламас булды.

Туган авылын сагынып кайтуымы соң аның? Әллә авылдашларын каргарга да аннары, үзен бер күрсәткәч, бу яклардан гомерлеккә китеп югалырга дип кенә кайтуымы?.. Авылдашларына карата үч саклыймы Закирҗан? Юк. Күңелендә рәнҗү бармы? Әйе, бар!

Урам уртасына басып сөрән саласы, бар авылны җыясы, һәм: «Әй сез, авылдашлар! Нигә авылыгыз белән җыйнаулашып минем өстән шикаять яздыгыз, нигә нахак бәла ягып, башымны төрмәгә тыгарга ярдәм иттегез?! Нинди үчегез бар иде соң сезнең миндә, авылдашлар?» – дип кычкырасы килә.

Хатыны Сөембикә ирен алып чыгып киткән төнне вакытыннан алда дөньяга үле кыз бала китергән һәм, бик күп кан югалтып, мәңгегә күзләрен йомган. Иртәгесен, күрше-күлән ишекне каерып ачып кергәндә, икесенең дә гәүдәләре суынып беткән булган.

«Миннән үч алам дип, бер гөнаһсыз хатынны һәм тумас борын нарасыйны гүргә керттегез сез, авылдашлар!..»

Авылдашларына карата рәнҗеше бик зур булса да, шушы туфрак аңлатып булмаслык ниндидер илаһи көч белән үзенә суырды Закирҗанны, җир читеннән үзенә тартып кайтарды. Ата-бабалары, нарасые яткан бу җирдән бүтән сыеныр урыны юк иде шул аның...

Закирҗан урман буенда утырган ялгыз йортның капкасын шакыды. Әлеге йортта аның белеше – урман каравылчысы Миколай дәдәй яшәргә тиеш иде. Закирҗан элек аларда еш була, утыннарын кисешә һәм башка шундый хуҗалык эшләрендә ярдәм итешә иде. Карчыгы Маруся түтәй дә, гаять ачык йөзле хатын, Закирҗанны якын итеп, «сынок» дип атый иде.

Закирҗан әнә шуларның капкасын какты. Миколай дәдәй аны башта танымады. Йортлары Каразиреккә бара торган юл читендә утырганлыктан, мөгаен, үтеп-сүтеп йөрүчеләр аларга төрле вак-төяк йомыш белән бик еш сугыла торгандыр. Танымаса да, Закирҗанга караңгы чырай күрсәтмәде. Ишегалды уртасында кыенсынып басып торган юлчыны өенә чакырды. Закирҗан үзенең кем икәнлеген әйткәч, инде шактый ук олыгайган мари картының йөзенә аптырау, курку билгеләре чыкты. Моны күреп торган Закирҗан, ашыга-ашыга, аңа хәлне аңлатырга кереште.

– Кайтып килеш минем, тегеннән, Миколай дәдәй, азат иттеләр. Кәгазьләрем, документлар тәртиптә. Ышанмасаң, менә күрсәтәм. Авылга кайтып барам. Станцадан җәяү киләм. Тамак кипте. Су бирмәссең микән дип керүем. Менә, ышанмасаң, документларым.

Картның йөзенә кып-кызыл тимгелләр бәреп чыкты. Ул, ике кулын җәеп:

– Ник ышанмыйм, ышанам. Кирәкми бернинди докумет. Әйдә, Закирҗан, әйдә, кер. Түрдән уз. Танымыйча торам. Үзебезнең кеше бит син. Әйдә, әйдә, – диде аңа һәм, ишекне ачып: – чәй куеп җибәр әле, кунак бар, – дип, карчыгына кычкырды.

Урман каравылчысы белән бик озак сөйләшеп утырдылар.

– Өеңне сүтеп алып киттеләр, нигезеңдә чирәм үсә. Теләсәң, миндә яшә. Мин картаеп барам инде. Ярдәмче кирәк. Лесхозга барып рөхсәт алып кайтабыз да эшкә урнашырсың. Кал монда, Закирҗан, – диде аңа Миколай дәдәй.

Картның бу тәкъдимен кире дә какмады, өздереп кенә ризалыгын да бирмәде Закирҗан. Әмма төнне монда кунарга булды. Маруся түтәй аңа келәткә урын җәеп бирде.

Юлда кайта-кайта арыган, йончыган булса да, Закирҗанның күзенә йокы кермәде. Киенеп ишегалдына чыкты, янәшәдәге урман шавын тыңлый-тыңлый, тәмәке суырды, һәм түзмәде, акрын гына капканы ачты да Каразиреккә таба атлады. Үзе гомер иткән нигезне генә булса да күрәсе килә иде аның.

Бер-берсенә сыенып, йокымсырап утырган бу йортлар ят сыман тоелды. Караңгылык эчендә оеп утырган бу авыл Закирҗанның туган авылы, аның авылы иде. Үз нигезендә үскән әремнәрне, кычытканнарны, әрекмәннәрне таптап озак йөрде ул. Йөрде-йөрде дә, күршеләренең коймасына сөялеп, тәмәке кабызды. Ул сөялгән койма эчендәге йортта Сылу яшәп ята. Миколай дәдәйнең сөйләвенә караганда, Сылу ялгыз башы гомер кичерә. Закир­җаннан соң күп тормаган, Нәгыймне дә алып киткәннәр. Колхоз эшендә катнашмыйча кәсептә йөргән өчен, диде Миколай дәдәй. Нәгыйм чит җирләрдә ятып калган. Ә ул менә кайтты. Ул үз нигезендә басып тора. Нәгыйм кире әйләнеп кайта алмаган. Хәер, кем бәхетлерәктер әле? Кычытканлы, әрекмәнле буш нигезендә басып торган Закирҗанмы, әллә фани дөнья мәшәкатьләреннән мәңгегә котылган Нәгыймме? Кем бәхетлерәктер?

Ул тәмәкесен аяк астына салып таптады да койма аша күршесенең ишегалдына төште. Аннары, сак-сак кына атлап, тәрәзә янына килде һәм тырнак очы белән тәрәзәгә чиертте. Йорт эчендә хәрәкәт сизелмәде. Тагын чиертте. Эчтә ут янды. Шуның артыннан ук өйалдында:

«Кем бар анда?» – дигән тавыш ишетелде. Таныды Закирҗан: Сылу тавышы бу. Ләкин җавап бирергә ашыкмады. «Кем йөри анда төн ката? Шәриф, синме ул? Ник дәшмисең?» – диде баягы тавыш. Өй почмагына сыенган Закирҗан кымшанмады да. Сылу тагын бер мәртәбә сорап карады да, җавап ишетелмәгәч, сукрана-сукрана өенә кереп китте.

«Шәриф? Кайсы Шәриф, кем Шәрифе?» Закирҗан авылдагы үзе белгән Шәриф-Шәрифҗаннарны барлап чыкты. Әмма андый исемле кешеләр Каразиректә берничә иде. Тәгаен генә кайсына тукталырга да белмәде. Беркавым басып торды да, кергән юлы аша урамга сикереп, кызу-кызу авылдан чыгып китте һәм Миколай дәдәйнең келәтенә кайтып егылды.

...Әманәтеңне авылга аяк басуга тапшырырмын дип, Йосыф Сәфәргалиев алдында антлар эчсә дә, Шәрифҗанны күрергә ашыкмады Закирҗан. Курыкты. Шикләнде. Иреккә чыкканына да күпме генә бит әле. Туган якның һавасын да сулап туймаган. Хатыны белән кызының каберен күрү дә күңел җәрәхәтен арттырды. Онытылып, барысын да онытып, онытырга тырышып яшәп карарга да өлгермәде ич әле. Үз теләге белән башын җәһән­нәм­гә җибәрсенмени?! Сәгатьне тапшырса, кешеләрдә шик-шөбһә уяныр. Тегеннән кулак Мостафа малае кайтарган икән диярләр. Сәгатьне илтсә, Йосыф турында да сөйләргә кирәк булачак бит. Сөйләтерләр дә, ышанмаслар. Тагын өстеннән язып җибәрерләр. Кеме бар соң аның Каразиректә?! Закирҗан өчен яшь түгәрлек кем бар соң бу дөньяда?!

Әмма сәгать бер генә минутка да тынгылык бирмәде аңа. Тора-бара бу рәвешле яшәп булмаслыгын да аңлады ул. Нинди генә юллар белән булса да әманәтне тапшырырга кирәк иде. Кайтуына өченче көн дигәндә, кич җиткәнче, Миколай дәдәйнең ке­ләтендә аунап ятты-ятты да тагын авылына китте.

Ул авыл башына кергәндә, тәрәзәләрдә утлар сүнгән, урамнар тын, караңгы иде инде. Кармалана-кармалана барып, Шәриф­җанның йортын эзләп тапты. Тын алырга да куркып, капка баганасына сөялгән килеш байтак кына басып торды. Урамда да, Шәрифҗанның ишегалдында да, өй эчендә дә тынлык. Шомлы тынлык иде бу. «Ичмаса, ялгышып кына берәр әтәч тә кычкырып куймый», – дип уйлады Закирҗан, һәм шулай дип уйлап бетерде генә, каядыр, үзеннән ике-өч йорт ераклыктамы, агач ботагы шартлап сынган тавыш ишетелде. Закирҗан, шүрләп, капка баганасына ышыкланды. Тагын бер ботак сынды, кемнеңдер йорты каршындагы агач яфраклары шыбырдап алды. Югыйсә җил дә исми, урам да тын иде. Закирҗанның гәүдәсе аша калтырау үтте, тез буыннары йомшарды. Агач ягыннан мекердәгән тавыш ишетелгәч кенә, ул, батыраеп, урыныннан купты да, песи кебек сак кына баса-баса, урамның икенче ягына чыкты һәм агачка таба якынлашты. Урамда калган ике кәҗә агач ботарлыйлар иде. Шуны күргән Закирҗан­ның эченә җылы йөгерде, буыннары ны­гыды, ул, төнге каракларны өркетмим дигәндәй, сак-сак кына кәҗәләргә таба китте.

Беркавым аларны күзәтеп торды да, борылып, үз нигезенә та­ба атлады. Аларның йорт нигезе авылның икенче очында иде.

Кызу-кызу атлап байтак барды ул, кесәсендәге әманәт сәгать­не капшап-капшап куйды. Сәгать кесәдә, бүген дә котыла алма­ды аннан Закирҗан. «Капка астыннан гына булса да Шәрифҗанның ишегалдына ташлап китәсе иде бит!» – дип көрсенде ул.

Бара торгач, артыннан килүче аяк тавышларына сискәнеп, артына борылып карады. Баягы ике кәҗә, керт-керт басып, аның артыннан ияргән иде. Закирҗан туктады. Кәҗәләр дә, бераз ара калдырып, шып туктадылар. Закирҗан тагын китте, кәҗәләр дә кузгалдылар. Ул, борылып, кәҗәләргә селтәнде, тегеләре бераз читкә тайпылган булдылар да, Закирҗан кузгалгач, янә аңа иярделәр. Закирҗан аларны тагын куып карады. Әмма кәҗәләр аның артыннан калырга теләмәделәр. Закирҗан кулын селтәде дә, теләсә нишләгез дигәндәй, кызу-кызу атлап юлын дәвам итте. Артта керт-керт басып килгән тояк тавышлары ишетелеп торды.

Ул үз нигезенә килеп җитте дә, күршесе Сылуның коймасына сөялеп, тәмәке кабызды.

Кәҗәләрдән башка урамда эт тә юк. Авыл йоклый. «Их, ут төртеп көлен күккә очырасы иде шушы авылның! Дөрли-дөрли янсын иде!» – дип уйлап куйды Закирҗан.

Утны кем төрткәнен шундук белеп алырлар белүен. Закир­җанны, эзләп табып, авыз ачарга да ирек бирмичә, утка ташларлар. Бу авыл Закирҗан алдында үзенең гаепле икәнен белә – яманлыкны да фәкать аннан гына күрәчәк!..

Тәмәкесен җиргә ташлады да, уты калмасын дигәндәй, таптый-таптый сүндерде Закирҗан. Ничәмә-ничә еллар буе колак төбендә яңгырап торган «Халык дошманы! Контр! Җинаятьче!» кебек сүзләр, кеше үзенең гөнаһсыз икәнлеген бик яхшы белсә дә, аңына, күзәнәкләренә сеңә. Кондызга адым саен: «Син дуңгыз, дуңгыз!» – дип тәкрарласаң, ул да мыркылдый башлар иде, мөгаен. Закирҗан андыйларны да күрде.

Инде үзләрен куучы булмагач, кәҗәләр Закирҗан янына ук килеп җитә яздылар.

«Керергә кирәк!» – дип уйлады Закирҗан һәм, үрелеп, коймага ябышты. «Куып чыгарса? Бөтен авылга разбой салса?» Куллар ирексездән йомшардылар. Ул тагын коймага сөялде. Кәҗәләр йорт нигезенә керделәр. «Нинди сансыз хайваннар булды соң болар?» – дип, үзалдына мыгырданды Закирҗан һәм болай гына, эче пошканнан гына аяк астыннан бер таш кисәге алды да тагын кәҗәләр өстенә томырды. Сыртына таш эләккән кәҗә атылып-бәрелеп чапкан җиреннән буш нигездәге баз чокы­рына кадалып төште, икенчесе урамның аргы ягына таба чапты.

Закирҗан нәрсә булса да булыр дигән уй белән койма аша Сылуның ишегалдына сикерде. Тынын кысып бермәл тыңлап торды – тавыш-мазар ишетелмәде. Аннары, батыраеп, ишеккә таба атлады һәм килеп җитүгә үк сак кына шакып та алды. Уйланып торса, кыюлыгы җитмәс кебек иде. Менә тәрәзәгә ак шәүлә капланды, Закирҗан почмакка сыенды. Өй ишеге ачылып ябылды да өйалдында Сылу тавышы ишетелде.

– Кем йөри анда?

– Мин.

– Кем син?

– Күршең, Закирҗан.

– Кем ул анда, дим?!

– Закирҗан.

– Шаяртмагыз. Күршеләрне чакырам хәзер!

– Сылу, мин бу, Закирҗан. Оныттың дамыни!

Хатын берара тынып торды, аннан соң боерулы тавыш белән:

– Тәрәзә каршына килеп бас! – диде һәм, ишеген шапылдатып ябып, өй эченә кереп китте.

Закирҗан, аның ихтыярына буйсынып, тәрәзә каршына басты. Өй эчендә тагын ак сурәт пәйда булды. Закирҗан пыялага капланды.

– Оныттыңмыни, Сылу? Мунча якканда морҗа юшкәсен ачарга чакыра идең син мине.

– Закирҗан! Син түгелдер ич бу?

Хатын йөгереп өйалдына чыкты һәм ишеген ачты.

– Сылу…

– Закирҗан… – Сылу, исенә килеп, бер кулы белән тиз генә ишек тоткасына ябышты. – Нишләп йөрисең син?

– Керт әле.

Бу юлы Сылу үзе, боерулы тавышка буйсынып, тоткадан кулын ычкындырды. Закирҗан ишекне ябып эчкә узды, хатын артыннан ияреп, өйгә керде һәм ишек яңагына сөялеп тынып калды. Аның каршында ул белгән элеккеге Сылу түгел, бөтенләй башка кеше кебек. Йөз-кыяфәте, гәүдәсе Сылуныкы. Бары суырылган, җыерчыклар баскан. Әмма үзе теге Сылу түгел, бүтән кеше, сөйләшүе, кыланышлары, хәрәкәтләре башка кешенеке…

– Син исәнмени, Закирҗан?!

– Менә… кайтардылар.

Хатын өстәл кырыендагы урындыкка утырды да тын гына еларга кереште. Әле һаман да ишек төбендә басып торган ир аңа таба бары бер адым гына атлады да, аннары, кире уйлапмы, үзе дә өстәлнең икенче башындагы урындыкка утырды, авызын ачып бер сүз дә әйтмәде.

Сылу капылт кына елавыннан туктап торып басты һәм, тәрәзәгә таба чигенә-чигенә:

– Ник исән соң син? Халык дошманнарын атып үтерделәр бит, – диде.

– Нишләп алай дисең, Сылу?

– Нәгыйм кайтмады бит! Син исән! Качып кайттыңмы? Үч алырга дип кайттыңмы?!

– Сылу…

– Ник минем өйгә килдең, минем синең алда нинди гаебем бар? Үчеңне башкалардан ал! Ник минем өйгә килдең?

Закирҗан әүвәл урыныннан сикереп торып, тиз генә борылып чыгып китәргә уйлаган иде, хатынның дер-дер калтырануын күреп, аны кызганып куйды.

– Китәм, Сылу, курыкма, китәм. Синдә нинди үчем булсын соң минем, Сылу?!

– Кит, кит! Килеп йөрмә монда!

Закирҗан, урындыгыннан торып, акрын гына ишеккә таба атлады. Ишеккә килеп җиткәч, борылып хатынга дәште:

– Алайса, бер генә нәрсә сорыйм синнән: Сөембикә дөньядан бик газап белән киттеме?

Хатын сискәнеп куйды.

– Сөембикә?..

– Ие, Сөембикә.

Урамнан кәҗә кычкырган тавыш ишетелде. Сылу, куркынып, әүвәл Закирҗанга карады, аннары тәрәзәгә таба борылды. Күршедәге буш нигез ягыннан нечкә тавыш белән сузып-сузып кәҗә кычкыра иде. Менә аның тавышы тынды. Куркудан дер-дер килгән хатын:

– Туктале, тукта, китмә! – дип, иргә килеп асылынды һәм чытырдатып муеныннан кысты.

Закирҗан, муены авыртуга түзә алмыйча, әүвәл хатынның кулларыннан арынмакчы булды, тик алай итмәде, үзе дә хатынны кочып алды.

– Йә, йә, Сылу, кирәкми, елама, бетермә үз-үзеңне, Сылу.

Хатын капылт кына кулларын ычкындырды да читкә тайпылды һәм:

– Сине бит бар кеше халык дошманы дип сөйләде! Ничек кайттың син?! Безнең авылда халык дошманының тамыры ко­ры­сын дип, йортыңны да сүтеп алып киттеләр, – дип тезеп китте.

Закирҗан, хатынның көтелмәгән кыланышыннан аптырап, тораташ кебек басып тора иде. Сылу сөйләде дә сөйләде:

– Сөембикәң үлеп ятканда да кертмәделәр. Мин… Мин кер­мәкче идем, чыгып барганда Нәгыйм тотып калды, башымны ишек яңагына бәрә-бәрә кыйнады, шул якка таба аяк атласаң, бәреп үтерәм, диде. Мин кермәкче идем. Син миннән үч ала алмыйсың, минем гаебем юк! Ник килдең монда?

Закирҗан бермәл хатынга гаҗәпләнеп карап торды да ачы итеп сүгенеп куйды һәм кызу-кызу янә ишеккә таба атлады, әмма тагын тукталып калды һәм, инде караватына капланып үксегән хатын ягына карамыйча гына:

–       Нәгыймең дә халык дошманы идеме? – дип сорады.

Хатын башын күтәрде һәм үрелеп кенә мич янындагы бауда эленеп торган сөлгене суырып алды да, күз яшьләрен сөртә-сөртә, бу исемне беренче мәртәбә ишеткәндәй:

– Нәгыйм? – диде.

– Ул да халык дошманы идеме?

Сылу эчке күлмәгенең изүен рәтләп куйды.

– Син миңа ачуланма инде, Закирҗан. Тилерә башладым ахры мин. Тора-бара башым әллә нишләп киткәндәй була. Син миңа ачулана күрмә инде.

Закирҗанның тоткага дип сузылган кулы кире төште, ул тагын баягы урындыкка килеп утырды.

– Үз-үзеңне бетермә, Сылу, безгә яшәргә дә кирәк әле.

Сылу, кулындагы сөлгесен карават башына ташлап, аякка торып басты.

– Тилерә башладым, ахрысы, билләһи. Җүләрлегем өчен ачуланма, Закирҗан. Хәзер чәй куям. Син юлдан гынадыр бит. Карының да ачкандыр.

Закирҗан дәшмәде, башын ике учына алып, тын гына уты­ра бирде. Сылу, тыз-быз чабып, табын әзерләргә кереште, ара-тирә Закирҗан хатынның үзенә таба карап алганын да сизә иде.

– Моннан соң нишләргә уйлыйсың инде, Закирҗан?

Тегесе, башын күтәреп, күкрәгенә терәп түгәрәк мич ипие кисеп торган хатынга карады. Әле берничә минут элек кенә чәчләрен йолка-йолка бәргәләнеп елаган хатын хәзер тынычланып калган, бары ара-тирә борынын гына тартып куя. Бая бик тә шөкәтсез күренгән хатынның йөзенә нур кунган, хәзер ул теге чактагы Сылуны хәтерләтә. Хатынның үзен шулай тиз кулга ала алуына Закирҗан шаккатты, янына барып, иңнәреннән кочасы, иркәлисе, юатасы килеп китте.

Сылу әле һаман соравына җавап көтә шикелле, инде бу юлы теле белән әйтмәсә дә, күз карашы шулай ди.

– Яшәргә, – ди Закирҗан, аннары беравыктан өстәп куйды:– Кеше кебек яшисе килә.

– Өстәлгә якынрак утыр, Закирҗан. Әллә нәрсә юк та инде, гаепләмәссең.

– Рәхмәт, Сылу, – диде Закирҗан, – тәгам дә кабасым килми. Миколай дәдәйләрдә сыйланган идем. Китим инде мин, Сылу, озакламый таң да атар.

Ул шулай дип урыныннан торды.

Хатын аны башка кыстамады, ихтыярың дигәндәй, карусыз гына Закирҗан артыннан иярде.

– Кайда тукталдың соң син?

– Миколай дәдәйләрдә.

Хатын кыюсыз гына:

– Иртә белән китәр иең әле, кунсаң да була, – диде.

Закирҗан туктап калды һәм үз артыннан килгән хатынны кочаклап суырып үпте дә читкә этәрде.

– Үзем кебек төрмәләрдә интеккән кешенең хатыны белән бергә куна алмыйм мин, Сылу.

Инде тынычланып калган хатынны тагын алмаштырып куйдылармыни, ул Закирҗанның муенына килеп сарылды һәм шашып-шашып йөзләреннән, маңгаеннан үбәргә кереште.

– Җибәрмим мин сине бүген, җибәрмим.

Закирҗан читкә тартылды:

– Әйттем бит инде...

Ул өстәл уртасында торган шешәдән стаканга аракы агызды да бер сулышта эчеп бетерде һәм, стаканны өстәлгә шапылдатып куеп, ишеккә юнәлде. Чыгып барганда, артына борылып, Сылуга нидер әйтмәкче дә булган иде – дәшмәде, күн итекләре белән идәнгә дөп-дөп басып, өйалдына чыкты. Якында гына аермачык булып баягы тавыш, кәҗә тавышы кабатланды.

– Сезнең яктан бит бу? – дип пышылдады аның артыннан ияреп чыккан хатын.

– Безнең нигездән бу...

– Китә күрмә, Закирҗан. Куркам мин, йөрәгем ярылачак.

«Каһәр суккан хайван! Нигә шулай кычкыра бу?» – дип уйлады Закирҗан.

Хатын ирнең беләгеннән тотты.

– Китә күрмә, куркам мин...

– Безнең нигездән килә бит тавышы?

– Алла хакы өчен, китә күрмә, Закирҗан!

– Ярый, китмим. Керик әйдә.

Өйгә керделәр. Кәҗә тавышы тынды.

Хатын урын-җирен рәтләде, караватка тагын бер мендәр китереп салды. Тол хатынның өендә ут сүнде.

«Үзем кебек төрмәләрдә интеккән кешенең хатыны куенында ятам бит! Үзең кичер инде, Ходаем!..» – дип уйлады хатынның шәрә күкрәкләре арасына борынын төрткән ир. «Мин бернидән дә курыкмыйм. Хәзер курыкмыйм!» – дип уйлады хатын, ирнең арык аркасыннан сыйпый-сыйпый.

Базга төшкән кәҗә тавышы да инде колакларына кермәде. Бу минутларда аларның берсе бары тик ир кеше, икенчесе бары хатын-кыз гына иде.

– Искә төштең. Мин сине бөтенләй оныткан булганмын икән инде. Менә искә төштең, – дип пышылдады хатын.

– Бик тәмле син, – диде ир кеше.

Бүтән сүз алышмадылар.

– Син бигрәк тагы, Сылу. Ник ачуланыйм ди...

Сизеп торды Закирҗан: бу сүзләрне Сылу болай гына әйтте: хатынның аңа тагы нәрсәдер әйтәсе килә, әмма кирәкле сүзен тапмыймы, әллә уңайсызланамы – ачылып китәргә ашыкмый.

– Ярый, Закирҗан, мин кузгалыйм инде, – диде Сылу. Закирҗан да аның сүзләренә каршы баш кагып урыныннан кузгалды. Баягы сүзләрен әйтергә көч тапты, ахры, Сылу: – Бүген кичен килеп чык, – диде.

Закирҗан «җә» дә димәде, «юк» та димәде, бары хатынга таба карап кына куйды.

– Килә күр бүген, Закирҗан, сиңа әйтер сүзем дә бар әле ми­нем, – диде хатын, аралары ерагаеп сүзләре ишетелмәс дип курыккандай ашыга-ашыга.

Урман шаулавыннан туктап, дөньяга караңгылык иңә башлагач, Закирҗан Каразиреккә таба юл тотты. Сылу ишеген дә бикләмичә көтеп торган иде аны. Ул килешкә тырышып-тырышып әзерләнгән: өйалды бусагаларына кадәр ялт иттереп юып чыгарган, казнасында булган нигъмәттән табын әзерләгән. Закирҗан килеп кергәч, мич арасыннан теге вакыттагыча аракы чыгарып утыртты. Сыйландылар, бер-берсеннән кыенсынган яшь кияү белән кәләш шикелле телләренә килгән юк-бар турында сөйләштеләр. Закирҗан юлга чыгар алдыннан ук: «Әманәт сәгатьне Шәрифҗанга Сылу аша тапшырсам...» – дип тә уй­лаган иде. Әмма авызын ачып бу хакта хатынга берни дә әйтә алмады, гадәти генә сәгать түгел иде шул ул. Сәгатьне Шәрифҗан кулына тоттырсаң, хәлләрнең кая таба борыласын кем белгән ди?..

Утыра торгач, аракы канын уйнатып җибәрдеме, әллә тол хатын белән бергә аулак өйдә ир кеше булып утыруы күңелен алгысыттымы, ул йотардай булып хатынның йөзенә, кабарып торган күкрәкләренә, гадәттән тыш ачылган күзләренә күз салды һәм аннары авыр итеп көрсенде.

– Закирҗан, – диде өстәлнең икенче башына утырган хатын бераздан, – мин сиңа бернәрсә әйтмәкче булам. Нәгыйм турында... Теге чакта синең өстән ул язды бит. Авыл халкы исеменнән дигән булып ялган хат язып, сине алып киткәннең икенче көнендә үк районга илтеп тапшырды.

Хатын, сүзеннән туктап, ни булса да көткәндәй, хәрәкәтсез утырган Закирҗанның йөзенә текәлде. Ир капылт кына, аңы уянган сыман, башын күтәрде дә, теш арасыннан сыгып:

– Булмас! – диде. Өстәлдә яткан шәрә йонлач куллары дер-дер калтырарга кереште, йөз мускуллары тартышып-тартышып алды, борын очына бары бер тамчы гына тир кунды.

– Булмас! – диде ул. – Миңа нахак бәлане Каразирек халкы якты!

Хатын утырган урынында кузгалып куйды:

– Булмастайны… булмаган хәлне үлгән кеше өстеннән сөйләп тораммы суң? Миңа ышанмыйсыңмыни, Закирҗан?

Закирҗан калтыранган куллары белән стаканга шешәдән аракы агызып эчеп җибәрде, артыннан кабып та тормады.

– Алайса, ник мине күрүгә, син халык дошманы, дип миңа ябыштың?

– Бар кеше шулай дия торгач, син үзең дә унбиш ел буе кайт­мыйча югалып торгач...

Сылу шулай диде дә Закирҗан янына килде һәм, алдына тезләнеп:

– Син миңа һаман ачулымыни әле, Закирҗан! – дип үксергә тотынды. – Кал миндә генә, Закирҗан, миндә генә торып кал!

Закирҗан хатынны кочаклап алып бастырды һәм күкрәгенә кысып тынычландырырга, иркәләргә кереште.

Хатын ирнең күкрәгенә борынын төртеп үкседе дә үкседе. Бик озак тынычландырды аны Закирҗан. Тегесе, елавыннан туктауга, кайнарланып-кайнарланып ирне үбәргә, сөяргә тотынды.

Бераздан аулак өйдә ут сүнде.

– Безгә бу дөньяда яшәргә кирәк әле, – диде ир, үзенчә хатынны тынычландыруын дәвам итеп.

– Яшик соң, – диде ир куенында изрәгән хатын. – Син һаман элеккеге чактагы Закирҗан икәнсең әле, – дип пышылдады бәхетле хатын.

– Син дә, – дип, чын күңелдән җавап кайтарды аңа ир. Ир­тә­гесен тагын Нәгыйм турында сүз чыгып, алар ачуланыштылар.

– Нәгыймнең кабере генә булса да бар микән суң? – дип сораган иде Сылу.

– Анда егылып калганнарның каберләре булмый, – диде аңа Закирҗан һәм:– әгәр кабере булса, казып алып, этләргә ташлар идем мин аның башын, – дип өстәде.

– Тимә аңа, тимә, тимә! Үлгән кешенең рухын рәнҗетмә! – дип кычкырды Сылу.

Закирҗан аптырап хатынга карады. Бер сүз дә әйтмәде.

– Алай ачуланып карама миңа, Закирҗан! Мин бу авылда Нәгыйм хатыны булып гомер итәм, миңа халык дошманының хатыны дип карыйлар. Мин шуңа ияләнгән, мин шуңа күнегеп беттем инде. Үземне шулай дип рәнҗетүчеләргә каршы сугыша-сугыша, усал бер хатынга әйләндем, катыландым, тупасландым. Шунсыз яшәп булмый бу дөньяда. Усаллыгым бетсә, егылып үләрмен шикелле мин. Үзем егылмасам, төртеп егарлар. Минем әле яшисем килә, шушы килеш кенә булса да яшисем килә!..

Закирҗан дәшмәде. Чәче-башы тузган хатынга, үзенә бик-бик якын булган, әмма үзеннән бик тә чит, ят булган тол хатынга тагын бер мәртәбә күтәрелеп карады да чыгып китте. Үз артыннан ишек ябылуга, кылт итеп кесәсендәге чылбырлы сәгать исенә төште. Ир сискәнеп куйды. Сәгатьтән котылырга, бу әманәтне ничек тә иясенә тапшырырга кирәк иде. Әнә шушы уе аны кире борды, ул янә керде, караватында елап яткан хатынның җилкәсенә сак кына кагылып:

– Сылу, менә шушы сәгатьне Шәрифҗанга... Сәфәргалиевкә тапшыра алмассың микән, – диде.

Хатын башын күтәрде, бермәл Закирҗан кулындагы сәгатькә текәлеп карап торды һәм ияге белән өстәлгә таба ымлады:

– Калдыр шунда.

– Юк, ул кеше күзенә чалынмасын иде инде.

– Куй шунда. Миңа сездән башка кеше кереп йөрми.

Закирҗан: «Шәрифҗан белән миннән башкамы?» –дип сорамакчы иде, вакытында акылына килеп, сүз әйтмәде. Хатын ихтыярына буйсынгандай, өстәлгә таба бер-ике адым атлады да аннан, урындыкка басып, тәрәзә өстенә үрелде.

– Шушында гына торып торсын әле. Онытмассың, бирерсең үзенә.

Караватында мәрткә киткәндәй оеп утырган хатын бу юлы карышмады. Закирҗан ишеккә юнәлде.

Нәкъ өч көн дигәндә, чылбырлы сәгать тагын Закирҗанның үзенә әйләнеп кайтты.

Закирҗанның урманнан кайтканын Шәрифҗан Миколай дә­дәй­нең капка төбендә көтеп тора иде. Кыяфәтенең, буй-сынының кайсыдыр яклары белән Йосыфны хәтерләткән бу кешене За­кирҗан ерактан ук танып алды. Картайган, бетерешкән иде элек белгән Шәрифҗан. «Энесе турында сорашырга килгәндер», – дип уйлады Закирҗан. Әмма йөрәге барыбер, ниндидер хәерсезлек сизгәндәй, дөп-дөп тибәргә тотынды.

– Нихәл, Шәрифҗан?

– Әйбәт әле.

Берара икесе дә сүзсез генә басып тордылар.

– Мин сиңа бик ераклардан сәлам алып кайттым.

Шәрифҗан аңа каршы сүз әйтмәде. Кесәсеннән кечкенә генә төргәк чыгарып, аны сүтте дә үзенә бүләк ителгән сәгатьне За­кирҗанга сузды.

– Мин моны күрмәдем дә, белмәдем дә. Мә!

Аптырап калган Закирҗан авыз ачарга да өлгермәде, тегесе сәгатьне аның учына төртте дә кызу-кызу атлап китеп барды. Аннары шып туктады.

– Кәҗәмнең синең нигездәге базга төшүе генә җитмәгән иде миңа! Тагын монысы! Кара аны, сәгать турында кешегә сөйләп йөрисе булма. Алайса, үзең беләсең!

Закирҗан лач итеп аның артыннан төкереп калды. Шуннан ары бу кешегә бер генә авыз да әйтер сүзе юк иде.

Келәткә кергәч кенә күрде: сәгать артындагы язу бик тырышып бозылган, кырылган иде. Шунда Закирҗан – бер гөнаһсызга хөкем ителеп ун елдан артык ирексезлектә изаланган, әйтеп бетергесез газап-михнәтләр татыган, инде күңеле катып, тупасланып беткән ир кеше – келәт ишеген эчке яктан бикләп, идәндә тәгәри-тәгәри тозлы күз яшьләрен агызды.

Бу минутта шуннан башкага сәләтсез иде шул ул...

...Иртәгесен таң белән келәт ишеген шакыдылар. Миколай дә­дәйдер дип ачса, ишек төбендә Шәрифҗанны күрде Закир­җан.

– Сүзем бар сиңа, – диде ул Закирҗанга.

– Кичә әйттең бит инде сүзеңне!

– Йә, йә, син кычкырма әле. Тыныч кына сөйләшик. Миндә дә җан бар ул. Тик безне берәү дә ишетергә тиеш түгел. – Шәрифҗан келәт почмагындагы имән бүкәнгә барып утырды. – Син миңа ачуланма. Миңа ул сәгатьнең хаҗәте юк. Моңарчы сәгатьсез дә яшәгән әле. Сиңа шуны әйтәм... теге... кемне... Нәгыймне. Син беләсеңме әле: синең өстән ул районга язып илткән бит. Ә без Нәгыймнең үзен дә олактырдык. Менә шул. Халык дошманы булып чыкты ул кеше. Синең үчне алдык без аннан.

– Нинди үчне?

– Синең өстән язган, дим бит!

– Алай...

– Теге сәгать турында берәүгә дә сөйләмә син, яме. Тегендә Йосыфны да күрмәдең. Кешегә сөйләп йөрмә, дурак булма. Монда кемгә кирәк ул? Яшик тыныч кына. Син дә менә исән-сау гына кайткансың.

Закирҗан дәшмәде.

Шәрифҗан, урыныннан торып, ишеккә юнәлде.

– Сылу янына да килеп йөрмә син. Арага кермә!

Закирҗанның да түземлеге төкәнде:

– Ә Сылуда синең ни катнашың бар?!

Шәрифҗан бер кулы белән ишек тоткасына үрелгән иде инде, Закирҗан шулай дигәч, ялт итеп бөтен гәүдәсе белән аңа таба борылды.

– Сылудамы? Сылуда ба-а-а-ар! Без аның белән күптән инде, беләсең килсә! Бөтен авыл: «Халык дошманының хатыны!» – дип, Сылудан йөз чөергән чакта да ялгыз итмәдем мин аны! Беләсең килсә, мин Сылуны кыз чагыннан ук сөям. Нәгыйм генә арага керде! Ул да алды үзенең кирәген, башы бетте хәзер!

Закирҗан сүз әйталмады: күкрәген нәрсәдер кысып алды, буды.

– Яшик тыныч кына. Нәгыймнән синең үчне алдым инде мин. Берәү булса рәхмәт әйтер иде.

Келәт уртасында басып торган Закирҗан, ярсып, Шәрифҗанга ташланды.

– Син!

Шул арада Шәрифҗан юк та булды. Әйтерсең ул бүген монда килмәгән, Закирҗан аны күрмәгән, аның сүзләрен ишетмәгән.

Шәрифҗанга дип күтәрелгән йодрык ишек яңагына килеп төште. Келәт дер селкенеп куйды.

* * *

Бүген тагын зиратка бара алмады Закирҗан карт. Әзерләнгән иде инде. Сарайдан көрәген дә алып чыкты, мунча алачыгында яткан күн итекләрен дә киде. Тәмам хәлсезләнгән икән, итекләрне киеп ишегалды буйлап бер-ике әйләнүгә, күз аллары караңгыланды, аяк буыннары йомшарды. Беркавым ял итим дип, итекләрен кире салды да бусага төбенә утырды. Аннары, күз аллары бераз яктыргач, нидер исенә төшкәндәй, тиз генә торып, өенә керде. Имән шкафының аскы тартмасындагы чүпрәкләр арасыннан чылбырлы кесә сәгате актарып чыгарды. Шкаф янында ук, идәнгә утырган килеш, сәгатьне, күзләренә якын китереп әйләндерә-әйләндерә, бик озаклап карады. Сәгать салкын иде. Аның салкыны бармаклары аша картның гәүдәсенә күчкәндәй булды. Шуннан соң ул сәгатьне яңадан чүпрәкләргә төрде дә урынына салды. Шкаф тартмасы ачык килеш калды. «Барырга кирәк, хәзер үк зиратка барып кайтырга кирәк», – дип, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, ул янә ишегалдына чыкты. Сәгатьтән күчкән салкынлык аны һаман да өшетеп тора иде.

* * *

...Ул көнне Закирҗан урманның бик матур бер аланында челтер-челтер агып яткан Әмир чишмәсендә бит-кулларын чылатты. Үзе әзерләгән печән чүмәләсе өстендә күккә карап ятты. Аннары, чыккан юлы урыйм инде дип, тагын да эчкәрәк атлады.

Һәй, шулчакта ник кенә кире кайтып китмәде икән? Мондый хәерсез очрашу буласын күңеле белән дә сизенмәде бит, ичмаса! Ә сизенгән, тойган булса? Бармас идеме, кире борылыр идеме? Хәер, нигә бармасын иде икән?

Урман аланында кулына кәрҗин тоткан гөмбәчене күреп, Закирҗан шунда таба юнәлде. Берәрсенә бер авыз сүз булса да катасы, сөйләшәсе килә иде: теге кешегә гөмбәле урынның кайда икәнлеген әйтергә уйлады. Чөнки бу тирәләрдә чебен гөмбәсе генә. Гөмбә урыны тәбәнәк тау өстендә ул. Әнә шундый изге ниятләр белән аланга таба барган Закирҗан кинәт туктап калды. Гөмбәче аны күрми, кулындагы таягы белән тырыша-тырыша яфрак-ылысларны актарып, гөмбә эзли иде. «Иванов!» дип, чак кына кычкырып җибәрмәде Закирҗан. Гөмбәчене күргәч тә, чит авыл кешеседер дип уйлаган иде аны. Каразирекләр гөмбә җыймыйлар, гөмбәгә күрше мари һәм керәшен авылларыннан гы­на йөриләр. «Гөмбә эзләп, бик ерак киткән икән бу адәм», – дип уйлап куйган иде Закирҗан баягынак та. «Шул бит инде... үзе... Иванов! Алладан җәяүләп качкан бәндә! Очрадың бит тәки, кү­рештек бит! Тау белән тау гына очрашмый ул! Җир бик тар ул адәм баласына, ай-һай тар! Менә күрештек...»

Закирҗан, Иванов күреп өлгергәнче, тиз генә иңбашыннан мыл­тыгын алып, ике көпшәсен дә корып куйды. «Бетерәм... шушында торган килеш кенә... Үлемең шунда булсын, мәлгунь!»

Нәкъ шул мәлдә алан кырыендагы усак башыннан бугай кара канатлы бер кош ямьсез итеп кычкырып алды да канатларын шап-шоп җилпи-җилпи күтәрелеп китте. Закирҗан ирексездән башын күтәрде, Иванов та кош артыннан карап тора иде. Бу икәүнең күз карашлары каракош биеклегендә бер-берсе белән очрашкандай булды. Урман каравылчысы, әнә шундый тойгыдан сискәнеп, бик тиз аңына килде һәм мылтыгын янә алан уртасына таба төзәде. Гөмбәче дә, нидер сизенгән шикелле шомланып, як-ягына каранды. Закирҗанның куллары җиңелчә генә калтырарга кереште. «Беркайчан да соң түгел бит әле», – дип, ул, сак кына баса-баса, аланга килеп чыкты. Аннары тирән итеп бер сулыш алды да тамагын кырды һәм:

– Нәрсә, гөмбә бармы суң? – дип, Ивановка эндәште.

Тегесе сискәнеп башын күтәрде дә, агачка сөялгән мылтыклы кешене күреп, елмайгандай итте.

– Күп түгел шул. Байтактан йөрим инде.

– Ә-ә, күп түгелдер шул, – дип җөпләде аны Закирҗан. Менә шул рәвешле кара урман уртасында очрашырбыз дип уена да китереп караганы булмаганлыктанмы, Иванов Закирҗанны танымады. Әмма елмаюы шундук сүрелде. Нәрсәдер сизенгәндәй, шомланып, мылтыклы кешегә карап тора башлады.

Закирҗан бераз тынычлана төшкән сыман иде инде. Хәл-әхвәл сорашкандай гына:

– Танымадыңмыни? – диде.

Аның бу соравында ниндидер киная барлыгын Иванов та сизенде шикелле. Әмма мылтыклы ке­шене таный алмады.

– Күргән-белгән кеше түгел димме?

Закирҗанның эчке калтыравы гәүдәсенә күчте.

– Утыз сигезенче елны хәтерлә! Танырсың, исеңә төшәр, Иванов!

Иванов кулындагы кәрҗинен җиргә утыртты.

– Кем генә дип әйтим икән?

Закирҗанның түземлеге төкәнде бугай.

– Әфәндиев. Закир Әфәндиев!.. Каразиректән... Менә күрдеңме ярты чәнчә бармагым юк, җүләр Әптери тешләп өзгән бармак!..

Иванов, үзе дә сизмәстән, акрын-акрын артка таба чигә башлады һәм каенга килеп терәлде.

Закирҗан көлеп җибәрде.

– Таныдың, таныдың! Менә бит таныдың! Мин дә сине таны­дым, күрүгә таныдым. Мичкә керсәң, артыңнан да таныйм мин сине, иблис токымы!

Иванов аңа каршы бер сүз дә әйтмәде. Качарга җыенган кебек, ялт-йолт башын боргалап, як-ягына каранды, аннары, урманда качып котылырга маташуның файдасыз икәнен аңлап, баскан урынында катып калды. Закирҗан мылтык көпшәсен аска төшерде һәм Ивановка таба тагын өч-дүрт адым атлады да янәшәдәге усакка сөялде. Ивановның үзеннән коты алынганын күреп, күңеле бераз йомшаргандай да булды сыман. Кыяфәтендәге усаллык мыскыллы елмаю белән алмашынды.

– Син һаман җирдә йөрисеңмени әле, Иванов? Корбан­нарыңның каргышлары җәһәннәмгә олактырмадымыни әле һа­ман? Ничек җир күтәрә суң сине?!

– Нишләтмәкче буласың син мине?! – Ивановның тавышы калтыранып, сүзләре өзек-өзек чыкты. Хәзер, шушы мизгелдә үк, куркыныч хөкем көткәндәй, гәүдәсе тагын да кечерәеп калды, чырае тагын да мескенләнеп, шомланып китте.

– Һы... Нишләтсәм дә эшләтермен. Син хәзер минем кулда. Урман зур, куе, монда эт тә йөрми.

Иванов тураебрак басты һәм, тотлыга-тотлыга:

– Мин сине белмим! Минем сине күргәнем юк! – дип кычкырды.

– Беләсең, Иванов, бик яхшы беләсең. Теге чакта бик кыю идең бит син. Хәзер ник калтыранасың?!

– Мин закон кешесе ием, мин ул чакта закон кушканча эшләдем.

– Һы... закон кушканчамы?.. Хәзер менә мин дә закон кушканча эшлим, түлке халык, урман законы кушканча.

Закирҗан мылтыгын янә Ивановка таба күтәрде.

– Кит моннан, кит! Белмим мин сине, белмим, күргәнем дә юк!

– Алайса, мине күргәч нигә суга төшкән тавык кебек шәлперәеп төштең, ә? Калтыранасың бит әнә, эт җан, бөтен гәүдәң калтырый. Таныдың син мине, бик яхшы таныдың. Шушы урманнан бүтән чыга алмаячагыңны да беләсең! – Закирҗан мылтыгын җайлабрак тотты. – Эт җан син! Менә хәзер эт үлеме белән дөмегерсең дә!        

– Атма! Тимә! Минем гаебем юк!

Иванов, яшелле-зәңгәрле тавыш белән кычкырып, җиргә тезләнде һәм кулын Закирҗанга таба сузды.

– Атма! Ата күрмә!

Закирҗан мылтык көпшәсен янә җиргә каратты. Йөзендәге баягы мыскыллы елмаю инде сүнгән, аның каравы кыяфәте хәзер сытык, күзләреннән зәһәрлек, ачу сирпелә. «Сабыр, Закирҗан, сабыр бул! – дип сөйләнде ул үзалдына. – Бу бәндәне атып кемнән үч алам соң мин? Ивановтан үч алам... Тагы кемнән? Бер Ивановтан гына бит... Тагы кемдә, тагы кемнәрдә үчем бар соң әле минем?.. Кемдә үчем бар тагы? Мостафа малае акыллырак икән шул, миннән мең мәртәбә акыллырак Йосыф. Ә мин... мин, Ивановтан үчемне алып, җан тынычлыгы тапмакчы булам. Шул гынамы? Сабыр, Закирҗан, сабыр ит!..»

– Теләсәм, шушында ук дөмектерәм мин сине, менә хәзер үк шакшы чыраеңа ядрәләр җибәрә алам! Кулны пычратасы килми. Бар, кит, күземнән югал, иблис токымы!

Иванов, аның соңгы сүзләрен ишеткәч, бермәл, үз колакларына ышанмыйча, икеләнеп торды һәм аннары, аңына килеп, тиз генә аягына басты да кәрҗиненә үрелде. Чынлап әйтәме икән бу дигән кыяфәттә шул арада, башын күтәреп, ялт кына Закирҗанга таба да карап алды. Аның хәрәкәтсез торганын күргәч, әледән-әле артына борылып карый-карый йөгерергә тотынды.

– Әй, тукта! Тукта әле, Хода бәндәсе!

Закирҗан, кызу-кызу атлап, Иванов артыннан китте.

– Тукта диләр сиңа!

Әмма тегесе тагын да катырак йөгерергә кереште. Закирҗан арыган шәпкә һавага атып җибәрде.

– Туктыйсыңмы син, юкмы!

Мылтык тавышыннан коты алыныпмы, әллә, чынлап та, үзенә атты дип уйлады инде, Иванов йөзтүбән абагалар өстенә капланды. Кәрҗине, кулыннан ычкынып, агачка бәрелде дә гөмбәләре як-якка чәчелде.

Закирҗан җирдә сузылып яткан Иванов янына килеп туктады да:

– Тор, бас аягыңа! – дип боерды. Иванов тезләнеп мүкәли-мүкәли бераз барды һәм торып басты.

Баягынак Закирҗанның кәрҗиндәге гөмбәләргә күзе төшкән иде. Кәрҗиндә ул берничә агулы гөмбә күрде. Менә хәзер, шул исенә төшеп, төрле якка чәчелгән гөмбәләрнең берсен алып, Ивановның борын төбенә сузды.

 – Кешене түгел, гөмбә дә танымыйсың икән әле, имгәк. Мә, дөмегәсең килсә ашарсың!

Аннан соң кулындагы гөмбәсен Ивановның аяк астына ташлады да, зур-зур атлап, кайту ягына таба китте. Бераз үткәч: «Күзгә чалынып, җәрәхәтләргә тоз гына салды!» – дип төкереп суйды.

Аланны да чыгып җитәргә өлгермәде Закирҗан, каршысында тагын Иванов пәйда булды. Күземә күренәме әллә дип уйлады. Барыннан да гаҗәбрәге: Иванов туп-туры атлап аңа таба килә иде. Әллә бер этлек эшләргә исәпләдеме дип шомлы уй узды башыннан, тиз генә иңбашыннан мылтыгын салды. Иванов, аралары якыная төшкәч, кәрҗинен абагалар арасына куеп, ике кулын да югары күтәреп:

– Туктале, сүзем бар ие сиңа, – диде.

– Миңа сүзең бар?

– Ыһы.

Закирҗан Ивановның каршысына ук килеп басты, әмма мылтыгын һаман кулында тота иде әле.

– Йә?

– Син миңа ачу саклыйсың инде, беләм, – диде Иванов, алдындагы усакның кәүсәсен сыпыра-сыпыра.

– Йә, йә, сузма!

– Мин бит... мин...

– Сузма, дим!.. Вакыт юк синең белән авыз чайкап торырга!

– Мин бит кушканны үтәдем... Үтәмәсәм, үзем...үзем читлек эченә эләгә идем.

Иванов, нәрсәдер исенә төшерергә азаплангандай, бермәл тынып торды. Закирҗан да, бу юлы бик бирелеп, аның нәрсә әйтәсен көтте.

– Мин сине хәтерлим әле. Югыйсә күп булдылар бит. Син исемдә…

– Кем кушты суң сиңа миңа нахак бәла тагарга?!

– Кем кушты дип... Халык дошманнары күп иде бит ул чакта, корткычлар белән тулган иде дөнья. Менә шуларга каршы көрәшергә, аяусыз хөкем итәргә тиеш идек без.

– Халык дошманнары күп ие шул, бик күп ие.

Закирҗан, яңаклары авыртканчы, чытырдатып тешләрен кысты, аннан авыр итеп сулап куйды. Шулчак аңа бу бетәшкән карт кызганыч, бик тә кызганыч булып тоелды. Югыйсә шушы кеше аны, үзе әйтмешли, читлек эченә илтеп тыкты бит, бөтен тормышын чәлпәрәмә китерде, каһәр суккыры! Хәзер менә шуны, абагалар арасына егып салып, куллары талганчы кыйныйсы, яңаклыйсы иде. Өстенә менеп атланып, эчендә булган бар әшәкелеген сытып чыгарасы, аннары үзеннән кабер казытып, тереләй җиргә күмәсе иде. Их! Тик менә теге чактагы тормышын ничек кире кайтарасы, ул михнәтле елларны ничекләр итеп күңелдән сызып ташлыйсы соң? Бигрәкләр дә авыр шул җанкайга!

Закирҗан ирексездән Ивановка таба талпынып куйды. Шушы кешене кочаклап елый-елый аңа йөрәген ачып саласы, башыннан кичкән газапларның барысын-барысын да бәйнә-бәйнә, җентекләп сөйлисе килде Закирҗанның. Әмма ул күңеле белән шул дәрәҗәдә йомшара алса да, акылы һич тә мондый эшкә ризалык бирәчәк түгел иде.

– Син чынлап та ашарга ярамаган гөмбәләр җыйгансың бит.

Иванов елмаерга тырышып карады, әмма елмаю урынына авызы гына чалышаеп алды, шуны үзе дә сизеп булса кирәк, тиз генә иелеп, кәрҗинен алды да Закирҗанга күрсәтте. Кәрҗин буш иде.

– Кузгалырга вакыт, – диде Закирҗан.

– Миңа да гөмбә очрамас инде, – диде Иванов.

Закирҗан мылтык көпшәсе белән янындагы агачның корыган нечкә ботакларын сыпырып төшерде.

– Шулай да кем кушты суң сиңа теге чакта? – дип сорады.

– Мин партия солдаты... Мин кушканны үтәдем... – диде Иванов акрын гына.

Закирҗан авыр итеп көрсенде дә, тиз-тиз атлап, агачлар арасына кереп китте.

– Син миннән барыбер үчеңне алырсыңмы? – дип калды аның артыннан Иванов.

– Бүтән минем күзгә чалынмавың хәерле! – дип кычкырып җавап бирде Закирҗан.

Икенче көнне Закирҗанны район милиция бүлегенә чакыртып алдылар. Бу юлы ул үз аяклары белән барды. Баксаң, Иванов шул көнне үк урмандагы очрашу турында милициягә хәбәр иткән икән. Милиция начальнигы Закирҗанның үз авызыннан әлеге вакыйганы сөйләтте. Закирҗан эчендә җыелып килгәннең һәммәсен дә бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Башым тагын җәһәннәмгә китә икән дип пошаманга калган иде, ләкин аны, кисәтеп, шул көнне үк урманына кайтарып җибәрделәр.

Шушы хәлләрдән соң Йосыфның әманәтен үтәргә янә батырчылык итмәде Закирҗан. Берәүгә дә, авызын ачып, Сәфәргалиевләр турында сөйләмәде. Курыкты! Сөйләсә, теге еллардагыча тагын хөкем итәрләр дип шүрләде. «Сине кулак Мостафа малае кайтарган икән», – дип әйтерләр кебек тоелды. Милиция, төпченә башлап: «Элеккеге кулак малае белән ничек бәйләнешкә кердең?» – дип сорар сыман иде. Берәүгә дә ышанычы калмаган иде Закирҗанның. Ул болай дип фикер йөртте: «Ялган, нахак бәлане бүген якмаслар дисеңмени? Ягарлар. Әйе, бу юлы тагы да катырак җәзага тартырлар! Тыңларга да теләмәсләр, сөйләп бетергәнне дә көтеп тормаслар, авыз ачарга да ирек бирмәсләр – шундук хөкем чыгарырлар. Соң теге елны шулай иттеләр бит инде! Шул сабак җитмәгәнмени? Михнәтләр, газаплар аз булдымыни? Шул җитмәгәнмени сиңа, Закирҗан?!»

Районнан әнә шул хакта уйланып кайтты Закирҗан. Өенә кайтып җиткәч, мылтыгын асып, урманга чыгып китте. Бер эшсез, ылыс таптап озак йөрде урманда. Кайтыр алдыннан, уйламаганда-көтмәгәндә генә, иләмсез зур бер каракош атып төшерде.

Мылтыгының чакмасына басарга күптәннән кулы кычытып йөри иде инде...

* * *

Бая, көндез, кәефе киткәч, мендәргә баш төртеп алу үзенекен иттеме, кичә зиратка барып кайту күңел түрендәге хатирәләрен кузгаттымы – керфек тә какмыйча таң аттырды карт. Таң әле чын-чынлап атып та җитмәгән иде, менә беравыктан өй эчендә эңгер-меңгер вакытындагы кебек сыек кына булып яктылык беленә башлады. Яктылык башта идәнгә төште, аннары байтактан акшар күрмәгән зур корсаклы мич буйлап түшәмгә үрмәләде, бераздан бөтен өйгә көн яктысы кереп тулды. Тышта җил чыкты. Югыйсә кичтән дә, төне буе да яфрак та селкенмәгән иде. Хәзер әнә янәшәдәге урман, көн тууга күзләрен ачып җибәргәндәй, хәрәкәткә килеп, үз җаена, үз тавышы, үз көе белән салмак кына шауларга кереште.

Гадәттә, урман шулай шаулый башлауга, өрергә үк кыймаса да, шыңшып булса да ала торган иде Актырнак. Бүген тавышы-тыны ишетелми.

Ниндидер сәер бер халәттә уздырды Закирҗан карт бу төнне. Таң атып, урманга җан кергәч кенә, аңы уянгандай булды. Онытылып йоклап китә алмавы хак иде. Әмма төне буе нинди уйлар уйлаганын һич кенә дә хәтерли алмады. Бу исә аны тагын да катырак пошаманга салды. «Төш күреп тә ятмыйм бугай бит инде», – дип, шуңарга тагын бер кат ышанасы килгәндәй, кыймылдап алды. Хуҗаның үзе белән бергә картайган тимер карават авыр ыңгырашты.

Аптырагач, торып утырды. Аннары өстәл янындагы урындыкта чүмәлә кебек өелеп яткан киемнәренә таба китте. Яланаяклары белән төн салкыны сеңгән идәнгә баскач, зиһене бераз ачылгандай булды. «Кичә зиратка барып кайттым, – дип сөйләнде ул үзалдына һәм куанып куйды: – зиһенем тере икән лә бит!»

Шулай шул, зиратка барды ул кичә. Сөембикә белән кызының (Закирҗан аңа күңеленнән генә Фатыйма дип исем дә кушты) каберләре өстендә борын төрткән әрсез чүп үләннәрен утады. Аннары бик озак алар белән сөйләшеп торды. Кызы да, хатыны да аның белән каберләре өстендә үскән пар каен яфраклары телендә сөйләшәләр. Әгәр көн тын булып, яфраклар лепердәмәсә (сөйләшмәсә), карт, урыныннан да кузгалмыйча, җил исеп куйганын зур түземсезлек белән көтеп тора.

Кичә озак көтәргә туры килмәде. Тәмам күңеле булганчы сөйләште ул якыннары белән. Аннан соң, саубуллашып, кайтыр якка юнәлде.

Хатыны белән кызы яткан урын элек, Закирҗан бәлагә тарыганчы, зиратның чите генә булган. Якыннарының каберләре хәзер уртада ук диярлек. Аннан бирле күпме сулар аккан да, нихәтле гомерләр өзелгән; зиратның коймаларын күчереп, мәйданын шактый зурайтканнар. Инде ул да тарайган, кайбер каберләр койма кырыенда ук.

Зират капкасына җиткәнче байтак кына каберлекләрне урап узарга туры килә аңа. Чыгып җитәм дигәндә генә, Шәрифҗан каберенә күзе төшеп, туктап калды карт. Кабергә әле күптән түгел генә яңа рәшәткә – чардуган куелган, моңарчы башкалар янәшәсендә ничектер кимсенеп, ятим булып утырган кабер яктырып киткәндәй булган. «Кем кулы булыр бу?» –дип пышылдады Закирҗан карт. Күргән шәпкә авыл Советы караткандыр дип тә уйлыйсы килгән иде. Алай дисәң, аннан өч-дүрт кабер аша гына чардугансызлары да шул килеш утыра, аларга кул тидерүче булмаган. Алар да, – Шәрифҗанныкы шикелле үк караучысыз каберләр, Каразиректә дә, шәһәрдә дә якыннары юк анда күмелгәннәрнең. Авыл Советы тотынса, сайлап-нитеп тормыйча, чардуганнарны рәттән эшләтеп килер иде. «Кем кулы икән бу?» – дип аптырады Закирҗан карт. – Шәрифҗанның ха­тыны үзеннән алда гүр иясе, бала-чагалары юк. Анысын тәгаен беләм. Якын-тирәдә чыбык очы туганнары да юк...» Ул берка­вым басып торды да, үзенең хәлсез икәнлеген дә онытып, кызу-кызу атлап, капкага таба китте.

Ишегалдында Актырнак өрергә кереште. Гаҗәп бу эт хайваны, теге чакта, яшьрәк вакытта өрмәгәнне, картаеп, буыннары ката башлагач, акылын җуя. Карт, әле яңа гына йокысыннан айныгандай, алпан-тилпән атлап, тәрәзәгә китте. Ишегалды тирәсендә Актырнак өрерлек берни дә күренмәде. Актырнак, хуҗасы тарафыннан үзенең эт акылына күп еллардан бирле салынып килгән гадәтләрен кинәт онытып җибәргән шикелле, урман ягына карап өрепме-өрә.

Бу юлы картның аңа ачуы чыкмады. Төнен йокысыз уздырса да, бүген гәүдәсендә кичәге хәлсезлекнең тамчысы да калмаган иде. Ул ишегалдына чыгып китте.

Эт, хуҗасын күрүгә, өрүеннән шып туктады да, иләмсез дәү гәүдәсе белән җиргә сыенып, чиный-чиный еларга кереште. Аннары кинәт сикереп торды, авыр тимер чылбырларын шалтыратып, койрыгын болгый-болгый, бер урында бөтерелергә, әйләнергә тотынды һәм бу гамәле өчен хуҗасыннан тагын кыен ала­чагын үзенең эт тоемы белән бик яхшы сизсә дә, картны бар дип тә белмичә, урман ягына таба карап янә өрә башлады.

Моны күзәтеп торган карт, әүвәл рәшәткәгә сөялгән тимер көрәкне алып, Актырнакның сыртына тондырмакчы иде дә, со­ңыннан, бу уеннан кире кайтып, ашыга-ашыга өйгә кереп китте.

Өйдә озак юанмады. Шкаф тартмасыннан чылбырлы сәгатен тартып чыгарды да, аны куен кесәсенә салып, тагын ишеккә юнәлде.

Авыл аша узасы килмәде, зиратка бүген дә әйләнгеч юлдан барды Закирҗан карт. Иртәнге тынлыкны бозып, зират өстендә карга көтүе күтәрелде. Карт, куркынып, тирә-ягына күз салып алды. Ул-бу күренмәгәч, туп-туры Шәрифҗан каберенә таба китте. Килеп җиткәч, тагын як-ягына каранды да, кесәсеннән чыл­бырлы сәгатьне чыгарып, әүвәл аны колагына куеп беркавым тыңлап торды. Сәгать һаман келт-келт йөри иде. Башта ул аны, кеше-кара күзенә чалынмаслык итеп, кабер туфрагына күмеп куярга теләде. Әмма туфракта актарынырга йөрәге җитмәде.

Карт баш очыннан очып узган кызыл канатлы күбәләк артыннан беркавым сәерсенеп карап торды да, аннары, монда нигә килгәнлеге кинәт исенә төшкәндәй, чардуган ишеген ябып, кабалана-кабалана зират капкасына атлады. Юлында очраган түмгәк-кантарларга сөртенә-сөртенә үзенең урман буендагы өенә ашыкты Закирҗан карт. Кайтып җитәрәк бер-берсенә ияргән ике этнең йөгерә-йөгерә урманга кереп югалганын да күрмәде ул. Капкасын ачып ишегалдына кергәч тә, Актырнакның юклыгына игътибар итмәде. Капка бастырыгын этеп куйды да, өйалды бусагасына утырып, ишеккә сөялде.

Менә, ниһаять, ничәмә-ничә еллар буе чылбыры белән бугазыннан буып торган, күңелендә таш булып утырган сәгатьтән котылды. Нигә моңарчы ук, Шәрифҗан гүр иясе булгач та, башына килмәгән соң мондый уй? Нигә элегрәк илтмәгән икән ул аны? Менә котылды бит, бушанып, җиңеләеп калды. Чыгарып ташларга да кулы бармаган иде шул. Ниһаять, соң булса да әмәле табылды – әманәт икенче тапкыр Шәрифҗанның «үзенә» барып иреште. Әйе шул... Аның сәгате бит ул... Үзенеке үзенә булсын!..

* * *

Кабер өстендә ялтырап яткан сәгатьне беренче булып күргән кеше аның элеккеге иясе Йосыф булды. Каразиректән китеп барышлый, бу туфракта мәңгегә ятып калган әби-бабасы һәм мондагы бердәнбер туганы Шәрифҗан абыйсы белән саубуллашырга дип кергән иде ул зиратка. Агачтан гына булса да туганнарына чардуган эшләтте, кабер ташларына яздырып куйды. Шул рәвешле, әти-әнисенең әманәте үтәлде. Китеп барышлый менә тагын кергән иде. Кабер өстендәге сәгатьне күрде дә, әле кичә генә югалткан таныш әйбере кебек, үрелеп аны кулына алды һәм әйләндереп артындагы язуны укырга тырышты, аннары, иренен тешләп, сәгатьне куеп калдырган кешене күрергә теләгәндәй, як-ягына каранды. Баш өстеннән генә күбәләкләр куышып үтте, үлән арасында чикерткә сайрады. Кеше-кара күренмәде.

Сәгатьнең келт-келт итеп йөргән тавышын әүвәл ул күңеле белән ишетте сыман, аннан соң колагына якын китерде. Әйе, сәгать йөри, моннан утыз ел элек Йосыф кулыннан киткән сәгать әле һаман да йөри иде. Үзе шактый ук тоныкланган, карасу төскә кергән, пыяла астында вак-вак таплар булып күгәрек кунган. Утыз ел буе туктамыйча йөргәнме ул, әллә ватылып берничә мәртәбә төзәткәннәрме аны яки шул гомердән бирле файдасыз ятып, күптән түгел генә борып җибәргәннәрме – монысы Йосыфка караңгы иде. Ул, сәгатьне кулында кысып, беркавым уйланып торды да, ниндидер катгый карарга килеп булса кирәк, сәгатьне костюм кесәсенә шудырды һәм салмак адымнар белән чыгу юлына таба атлады. «Утыз елдан соң булса да өнеңнән чыккансың икән, уянгансың икән, Әфәндиев», – дип сөйләнде ул үзалдына.

Әманәте үтәлмәгәнлекне Каразиреккә аяк басуга ук аңлап алган иде Йосыф. Әмма ул чакта чылбырлы сәгать исендә юк, аның турында бөтенләй оныткан да иде. Закирҗанны күреп бер сөйләшеп утырасы килде килүен. Аның ялгыз башы урман буенда яшәп ятуын, кеше-кара белән аралашмый гына гомер киче­рүен белгәч, аны күрүдән күңеле кайтты.

Өч көн торды Йосыф Каразиректә. Үзе туып үскән нигезне күреп, балачак сукмаклары буйлап әйләнеп, ата-анасын белгән әби-бабайлар белән бер сөйләшеп утырса, күңеле булыр кебек иде. Тик ул дигәнчә генә барып чыкмады. Элеккеге авылдашлары аңа башта ук сәерсенеп карадылар. Кайберәүләр яше алтмышка җиткән кешенең, Йосыфның: «Балачак эзләре буенча йөрергә кайттым», – дип, бераз шаяртыбрак әйткән сүзләреннән соң аһ-ваһ килеп кызганган булсалар, кайсыберләре туп-туры йөзенә бәреп әйтте: «Җәһәннәм тишегеннән, шулхәтле ерак җирдән акча туздырып монда кайтып йөргәнче, диңгез буена гына барып ял итсәң әйбәтрәк булыр ие», – диделәр.

Әти-әнисенең кордашлары, солдат Хәбир белән аның колакка нык карчыгын да кертеп исәпләгәндә, бармак белән генә санарлык калган. Алар белән дә рәхәтләнеп, ачылып сөйләшеп утыра алмады. Сәфәргалиевләр нәселен алар да бик томанлы гына хәтерли иде.

Ник кайтканына үкенеп тә куйды Йосыф. Нәрсә җитмәгән соң  аңа? Иркутскиның үзәгендә болын кебек фатиры бар, гаиләсе тигез. Уллары, кызлары күптән буйга җиткән. Нәрсә эзләп кайтты соң ул монда?..

Әнә шул рәвешле уйлый башлады Йосыф. Әмма кайчан да булса шушында кайтып килмәсә, җаны үлгәнче тынычлык табачак түгел иде шул. Моны бик яхшы белә ул. Белмәсә, юлга да чыкмас иде.

Туганының кабере өстендә таныш сәгатьне күргәч тә тетрәнеп киткәндәй булды: «Кайтуым юкка гына түгел икән әле, юкка түгел икән!..» –дип сөйләнде үзалдына.

Закирҗанның, инде сигезенче дистәсен ваклап барган картның, нәрсә дип авыз ачасын, чыраеның ни рәвешле үзгәрәчәген күз­алларга тырышып, ул сак кына өйалды тактасына шакыды. Хуҗа күренмәде. Йосыф тагын шакыды. Өй эчендә тавыш-тын ишетелмәде. Катырак итеп янә дөбердәтте. Бу юлы да тере җан иясе күренмәгәч, тәрәзәгә дә чиртеп бакты. Әмма өйдә шылт иткән тавыш та ишетелмәде. Ахырда Йосыфның түземлеге җитмә­де, юри каты итеп баса-баса, өйгә кереп китте.

Хуҗа өйдә юк иде. Өстәл өстендә юылмаган савыт-саба өелеп тора, идәнендә чүп-чар ауный, почмактагы бердәнбер тимер карават та җыелмаган, ике тәрәзә арасындагы стенага эленгән борынгы сәгать нәкъ унике турысында туктап калган. Йосыф шуларны бер кат күзеннән кичерде дә бу шыксыз йорт эченнән ашыга-ашыга чыгып китте.

Ишегалдында байтак көтеп, капка төбенә чыгып та көтеп ка­ра­ды– хуҗа күренмәде. Аннары, кайчан булса да барыбер кайтырсың әле дип, өйалды бусагасына килеп утырды. Закирҗанны күргәч нәрсә дип сүз башлар, соңгы сүзе итеп ни әйтер? Бәлкем, бернәрсә дә әйтмәскәдер, барысына да кул селтәргәдер, аның күзенә чалынганчы китеп барыргадыр?

Әмма Йосыф урыныннан кузгала алмады. «Кайтсын инде, көтим, – дип уйлады. – Әйтермен, ай-һай, куркак җан икәнсең син диярмен. Ярый, соң булса да, намусың уянган икән әле. Әманәтне кабергә булса да илтеп тапшыра алгансың диярмен».

Хәер, күңеленнән шулай фикерләп утырса да, Закирҗан белән очрашса аңа нәрсә дип әйтәчәген һаман белми иде әле ул.

Кояш күкнең иң югары ноктасына менеп җитте. Көтеп-көтеп тә хуҗа күренмәгәч, Йосыф тагын капка төбенә чыкты. «Әллә мине күреп калып, берәр кайда качып ятуымы икән? – дип тә уйлап карады ул. Тәгаен шулайдыр әле, ашыгуыннан ишек-капкасын да ябарга оныткандыр». Йосыф, шундый карарга килеп, сәгатьне чылбырыннан капка келәсенә элеп куйды да, кызу-кызу атлап, станциягә таба китте. Беркавым баргач туктап артына борылды һәм: «Теге чакта ил өстенә килгән бәла дигән идем, инде монысы үз бәлаң, үз кайгың. Синең үзеңнеке генә. Бу юлы сине хөкемгә тартмаслар, җавабын үз намусың алдында бирерсең», – дип кычкырды. Әйе шул, ярсуы тәмам ташып агар дәрәҗәгә җиткән иде. Эчендәгесен тышка чыгарасы, бушанасы килде.

Аның тавышын, аның әйткән сүзләрен беркем дә ишетмәде. Йөрәк түреннән чыккан бу авазларны урман үзенә йотты. Моңарчы тын гына утыра иде сыман чал урман. Кинәт җил чыгып, әүвәл иң кырыйдагы агачларга килеп кагылды, тора-бара урман үзе дә шауларга кереште. Агачларның башлары җилдә чайкала, шаулый, ә аста әлегә чагыштырмача тын иде.

Урман-кырлар баласы кыргый Акмаңгайга ияреп чыгып киткән этен эзли-эзли, урман эчендә тинтерәп йөргән Закирҗан картның кычкырулары да боза алмады ул тынлыкны. Картның тамагы бетте, һәр кычкырган саен башына кан шаулап менгәндәй булып, аяклары, гәүдәсе хәлсезләнгәннән-хәлсезләнә барды. Бәлки, өйгә кайткандыр, мине көтеп тора торгандыр дигән өмет белән, кояш урман өстенә үк күтәрелеп җиткәч, кайтыр юлга борылды.

Капка келәсендә эленеп торган сәгатьне ишегалдына кереп, этен тапмыйча кире чыгып барганда гына күреп алды карт. Күрде дә, ни дип уйларга, нәрсә әйтергә дә белмичә, катып калды. Бераз һушына килгәч, сәгатьне кулына алды һәм, капкасын да ябарга онытып, авылга таба атлады. Тизрәк, бик тиз авылга барып җитәсе, кеше янында буласы, кемгә булса да сүз кушасы, нинди генә сүз булса да әйтәсе, кеше сөйләгәнне ишетәсе, нәрсә генә әйтсәләр дә тыңлыйсы, Каразирекнең үзәк урамындагы таш кибет почмагына сөялеп, үткән-сүткәнне карап каласы, алар белән аралашасы, бик тә сөйләшәсе килә иде аның.

Ул тәмам алҗыган, ярты көн урманда йөреп өшәнгән иде, ярты чакрым тирәсе үттеме икән, хәлсезләнеп юл кырыендагы түмгәккә утырды да изелеп йокыга китте.

Акмаңгайны ияртеп юл буйлап йөргән Актырнак, хуҗасының көпә-көндез монда йоклап ятканына гаҗәпләнгәндәй, башта карап торды, аннары аның янына килеп, әүвәл шыңшый-шыңшый борыны белән төрткәләп карады, елый-елый битен ялады. Хуҗасы күзләрен ачты. Гадәттә, гел салкынлык сирпелеп торган коңгырт күзләр бер мизгел генә яктырып алдылар да шундук сүнделәр.

Ике эт, хуҗаларының уянмаганына гаҗиз булган Актырнак белән Акмаңгай, ярдәм сорагандай, күккә таба сузылып уларга ке­рештеләр. Нәкъ шул мәлдә картның гәүдәсен ташлап чыккан җан, күбәләккә әверелеп, мәет тирәли бер-ике мәртәбә очып әйләнде дә, канатларын иренеп кенә җилпи-җилпи, авылга таба очты. Этләр, улауларыннан капылт кына туктап, сикерә-сикерә чуар канатлы күбәләк артыннан куып киттеләр...

Тәкъдим итү: