рәсми сайт

Кәҗә йөри кыектан

Все бабы – дуры,

а мамы умные.

Афоризм

«Мөгезсез үгез...»

«Ферма сыерларын каядыр урман кырыендагы җәйләүгә җыеп алып киттеләр. Чит илдән нәселле сыерлар кайтарачаклар икән. Бу эшкә «Химполе» оешмасы үзе алынган. Колхоз да алар карамагында бит. Квас кына бирә торган сыерлар кайтартачакбыз, диделәр, ни әйтсәң дә, «химиклар» бит – булыр, булыр, Алла боерса... Бер ай узды, ике ай. Өченче ай китте дигәндә дә, сөт урынына квас һәм пепси-кола бирә торган нәселле хайваннар күренмәде. Англиядә ящур икән, тоткарлык бары шуның аркасында гына дип шәрехләде әлеге хәлне Галәветдин Минтаһирович. Югарыда ни әйтсәләр, шуңа ышанырга күнектерелгән халык пепси бирә торган сыерларны әүвәл бернинди шик-шөбһәсез көтте. Районның баш «химигы» әйткәч, сөт урынына сыер хайваны ничекләр итеп пепси бирсен инде дигән сорау белән дә үзенең башын катырып азапланмады – көтүен белде.

Ә Мишка кушаматлы үгезне сыерлар белән ияртеп җибәр­мәгәннәр иде. Чөнки хуҗалыктагы сыерларның бердәнбер карап торган Мишкасы иде ул. Халык белән бергә үгез дә көтте.

Ферма бушап калгач, шәхси хуҗалыктагы сыерларның да хәле кыенлашты, чөнки моңарчы алар тагарагына да азык фермадан кайтып тора иде.

Көттеләр. Көтә торгач, иң беренче булып үгезнең тәкате корыды. Җитмәсә, хуҗалык сыерларының да аның янына тояк эзләре суынды; ни ашатырга аптыраган халык мөгезле эре терлекне сөт кәҗәләренә алыштыра башлады.

Бозаулар янындагы бер абзарда бәйдә торган үгез рәттән өч көн бертуктаусыз мөгрәде-мөгрәде дә ахыр чиктә чылбырын өзде. Һәм бозаулар абзарын җимереп керде. Бу вакытта фермада акыл­га бераз җиңелрәк, ләкин элек алдынгы савымчы булган Гайфә түти ялгызы гына иде. Үгезнең мөгрәвен өченчекөн инде үзенчә башка нәрсәгә юрап йөргән Гайфә савымчы тора-торып ныклы фикергә килде: үгезнең «җиленнәре» тулган, саварга кирәк, юкса шартлап ярылачаклар! Әнә шундый изге нияттән үгез абзарының ишеген ачып җибәргән иде Гайфә савымчы.

Сырт сөякләре шартлап сынган айлык бозауларны икенче көнне үк каядыр юкка чыгардылар. Шул ачудан фермага бер төркем элеккеге савымчы апалар, җыелышып килеп, җинаятьче үгезнең ике мөгезен берьюлы тимер пычкысы белән кисеп аттылар. Ул таза гәүдәле нәселле сыерга охшап калды. Гайфә савымчы аны бик кызганды, баш миендәге бер «шаригы» салам арасына төшеп югалган тилемсә хатынның үгезне савып, хәлен җиңеләйтү теләге һаман сүнмәгән иде әле».

Кәрим фельетонның соңгы җөмләсенә нокта куйды да мендәр астына яшерде. Бер ферма сыерларының юкка чыгуы турында аңа элеккеге коллегасы – район газетасы журналисты Садыйк сөйләп киткән иде. Куллары исән-сау булган Кәрим, мендәренә сөялеп утырган килеш, бу вакыйга нигезендә фельетон язып атты. Тик әүвәл кемгә укытырга? Кызына күрсәтергә уңайсызланды. Турыдан-туры район газетасына җибәрсә генә инде! Тик әүвәл... хатыны Фәгыйләгә укытмыйча ярамас! Үпкәләве бар. Яраткан кешеңне үпкәләтү – гафу ителмәслек начар гамәлдер...

Бүген өйгә тагын соңлап кайтыр микән инде Фәгыйләсе?.. Тагын төне буе хатынын көтеп ятармы?..

Минем әни бай хатын...

Кызның үз гомерендә беренче мәртәбә кибет киштәсенә тәртип белән тезелгән исәпсез-хисапсыз, төрледән-төрле уенчыкларны: буе ярты метрлап булган кызыл битле Кыш бабайны, алсу йөзле Кар кызын, бишектәге тере бәби чаклы курчакларны, гәүдәгә чын юлбарыс баласыннан чак кына кайтыш тагын әллә нинди җансыз җанварны, күз явын алырдай уенчык-муенчыкларны бер селтәнүдә идәнгә себереп төшерәсе килде. Алар матур иде, ялтыравыклы, затлы бизәкле иде, әмма һәммәсе җансыз, ясалма иде. Аларны беренче карашка гына чын дип уйлыйсың, ясалма икәнлекләрен белгәч, шул алдануыңа хурланасың, бу дөньяның бар алдавыч ялтыравыгыннан үч аласы килә.

Кибеткә нидер алырга кергән кешеләр генә чын, тере. Кемгә нәрсә, кәҗәгә кәбестә дигәндәй, кибеттә бар да бар. Монда ашамлык-эчемлек тә, чүпрәк-чапрак та, тимер-томыр да сатыла. Бер түбә астына урнашкан бинаның икенче ишегендә, саламнан коньяклы коктейль суырып утыру өчен, кафе урнашкан, өченче ишек гап-гади ашханәгә алып керә. Арткы, аулаграк ягында менә дигән кунакханәсе бар.

Кызның әнисе шушыларның барысына да хуҗа. Ул әлегә кызын күрми, чүпрәк-чапрак бүлегендә таныш хатыны белән сөйләшеп торалар. Менә аны бер ир-ат кырыйга дәште дә, оятсыз рәвештә биленә кулын салып, колагына нидер пышылдады. Кыз үзе дә сизмәстән аларга якынайды. Әнисе әлеге ир-атны төртеп диярлек җибәрде дә, йөрмә монда дигәндәй, ачу белән кулын селтәде. Ләкин тегесе дә ниндидер үҗәт иде, һаман чыгып китми.

– Мине танымадың бугай син, Фәгыйлә? Казан кунагын сыйлаганда, мин дә бар ием бит. Исеме ничек иде әле ул түрәнең?

Фәгыйләнең бит алмалары әүвәл Кыш бабайныкы кебек кып-кызыл булды, аннары әлеге төсне янәшә киштәдәге Кар кызы йөзендәге алсулык алыштырды. Ул, җәһәт кенә барып, ике шешә аракы алды да теге бәндәнең кулына тоттырды.

– Йөрмә монда бүтән!

– Мин тагын кергәләрмен әле, Фәгыйлә, яме!

Кызга бу адәмнең сүзе дә, үзе дә шыксыз булып күренде.

Әнисе белән сөйләшкән хатынның йөзен күрүгә, кыз куырылып килде. Шул бит инде! Зарифә апа! Айратның әнисе ич! Бигрәк мөлаем апа инде ул! Ләкин шулай булса да, янына барып сүз кушасы, сөйләштерәсе килсә дә, ничектер шүрләтә. Усал хатын булмаса да, кыз аннан уттан курыккандай курка. Үзе якын итә, үзе курка! Бигрәк кызык инде! Малае, Айраты, тагын да кызыграк аның. Алар Айрат белән ун ел буе бер мәктәптә укыдылар, икесе дә Казанга барып укырга керделәр.

* * *

Әнисенең эшенә юкка гына килмәде кыз. Әйтәсе сүзе бар. Әмма ничекләр генә итеп үгетләсә дә, файдасы булмас шикелле иде.

– Әни, синең урыныңа үзем генә барыймчы, ә!

– Юк, юк, балам. Анда әллә кемнәр киләсе, ди. Берәр нәрсә булса, мине шул сәгатьтә үк эштән куачаклар. Үзең беләсең, кызым.

– Әни, дим, әллә үзең дә бармыйсыңмы соң? Кадалып кит­сеннәр!

– Кәримә, дим, кызым! Бу юлы бик зур түрә киләсе, ди. Сәгыйть Сәетович әтиең турында да сөйләшеп карармын, дигән иде.

...Әнисен ризалату файдасыз иде.

– Бар, кызым, өйгә кайт. Әтиеңнең тамагы ачкандыр. Берәр нәрсә әзерләп ашат.

Әнисен тагын күндереп булмады. Аптыраганнан гына килде, әтисе бит. Йөрмәсен әле әниең шунда, ди. Тагын казаннар килгән икән, ди.

Алар яшәгән бистәгә Казан кунаклары еш килә. Әллә инде хуҗалары Сәгыйть Сәетович шулай бик кунакчылмы соң? Әллә кунакларга Сазлык елгасының суы ошый, әллә елга ярында ук салынган мунча-сауна күңелләренә хуш киләме икән? Әнисе шулай ди бит. Яртышар көн мунчада яталар-яталар да аннары ашап туя алмыйлар, ди. Хәер, әнисе әйтмешли, алар зур, укыган кешеләр инде. Казанда вакытта шулай мунчалар кереп йөрергә каян вакыт тапсыннар соң?

Анысы да монысы, Сәгыйть Сәетович бик юмарт кеше, көне-төне шуларны сыйларга булышкан өчен әнисе уч тутырып акча алып кайта. Акча капчыгының авызы казаннар кулында икән, ди. Шуларның күңелен күрә алгач, Сәгыйть Сәетовичның да эшләре гөрләп бара, әнисе дә акча эшли. Ә акча Кәримәләргә бик кирәк. Урын өстендә яткан әтисе бар. Моннан өч ел элек, егылып, ике аягын, ике кулын сындырган иде – һаман рәткә килә алмый. Мәскәү хастаханәсенә алып барырга кирәк, ди. Шуңа әнисе тырыша-тырмаша акча җыя. Көне буе гел аягүрә кибеттә эшләгәннән соң, кунаклар килгәндә, кичләрен Сәгыйть Сәетовичка аларны сыйларга булыша.

Текә Яр бистәсенең бер очыннан икенчесенә чыгып җиткәнче сәгать ярымлап вакыт кирәк, диләр. Кәримәнең исәпләп караганы юк, чөнки бистәнең югары очыннан түбәненә автобус йөреп тора. Әнисе шулай дип сөйли торган иде. Текә Яр, аларның гаиләсе монда күченеп килгәндә, Сазлык елгасы буенда ук урнашкан тугыз йортлы урыс авылы булган. Казан артындагы әлеге авыл нигезендә (урысча исеме – Собачьи Горы) заманында зур төзелеш башлап җибәргәннәр. Төрле яктан һәм кырыкмаса-кырык милләттән Текә Ярга торыр җирсез юксыллар, эшсезләр җыелган. Тугыз йортлы салам түбәле Собачьи Горы – хәзер шаулап-гөрләп торган Текә Яр бистәсе. Хәер, урысча ул әле дә бөтен язуларда да Собачьи Горы дип языла. Татарлар – «Текә Яр», урыслар да вата-сындыра «Текоярово» дип әйткәләп куя.

Кәримә, үз тукталышларына килеп җитәм дигәндә генә, ике кеше аша үзенә төбәлгән күз карашын тоеп, әллә нишләп китте. Үз яшьләрендәге бер егет, бик кызыксынып, аны күзәтә иде. Күз карашын оялып читкә алды алуын, тик тагын бер мәртәбә генә булса да, сиздермичә-белдермичә генә, аңа караш ташлыйсы килде. Әлеге хис оялчан күңелдән көчлерәк булып чыкты, тәки үзенекен итте: ул янә шул тарафка күз салды. Бер генә мизгелгә карашлары да очрашты әле, һәм шундук бит алмаларына ут капты. Пырхылдый-пырхылдый түбән очка көч-хәл белән тәгәрәгән «пазик» әйтерсең очкычка әйләнде дә болытлар өстеннән йөзә башлады, әледән-әле терсәкләре белән бер-берсенең кабыргасын санап барган ачы телле кешеләр гүя шул мизгелләрдә, җәннәт фәрештәләренә әверелеп, былбыл каурые белән аның борын очына кунган өч кенә бөртек тир тамчысын җилләтергә керештеләр, тукталыш саен: «Билеты, за билеты передавайте! Всё равно за эти деньги иномарку не купите!» – дип, юл буе теленә салынып барган шофёр егет көр тавышы белән сузып торып җырлап җибәрде сыман.

Кыз яңадан «җиргә төшкәндә», аның тукталышын узып киткәннәр иде. Күңелендәге «этлек»: «Тагын бер мәртәбә генә карап ал инде шул егеткә!» – дип өстерсә дә, кыз бүтән җөрьәт итмәде. Курыкты. Моңарчы беркайчан да татымаган татлы, әмма ниндидер сәер хиснең тагын кабатлануыннан курыкты. Сәерлеге түгел, артык ләззәтле булуы куркытты бугай.

Чираттагы тукталыштан соң автобус түбән очка таба кузгалды. Гадәти булмаган теге егет тә аның белән китте. Кызның әле генә җанын кайнаткан татлы кичерешләр автобус артыннан ияреп бардылар-бардылар да, әллә «хәлләре бетеп», әллә кирәкмәгәнгә санап, үзенә кире әйләнеп кайттылар һәм күз ачып йомган арада күңеленә кереп бикләнделәр. Күңел дигән гаҗәеп дөньяда тагын бер буш урын кимеде...

Әтисе кызының кая барганлыгын белә иде, тел әйләндереп сорап тормады, бары яткан җиреннән чак кына кымшангандай итте, әмма өйдә ята-ята тоныклана барган күзләрендә сораулы караш барыбер чагыла иде.

«Бардыңмы, әниең нәрсә дип әйтте», янәсе.

– Имтиханнарыңа әзерлән. Үзем барам, – диде.

– Алай икән.

Ата белән кызның әңгәмәсе шуның белән тәмам булды. Болай да тыныч холыклы әтисе, бигрәк тә бу соңгы ике ел эчендә тагын да азрак сүзлегә әйләнде. Күңелендәге соравын сүзсез әйтергә, җавабын да күз карашларыннан табарга өйрәнде бугай инде ул.

– Әти, карының ачмадымы?.. Нәрсә пешереп ашатыйм?

– Су алып кил.

Кәримә суыткычтан шифалы су шешәсе алып ачты. Ул салкын иде. Җылытырга талпынган иде, теге бүлмәдән әтисенең:

– Кызым, салкын килеш әйбәтрәк була, – дигәне ишетелде.

Әти кеше, башын күтәрә төшеп, чынаякны кулына алды.

– Әти җаным, бигрәк салкын. Чак кына җылытыйм инде, ә, – дия-дия, Кәримә учлары белән ике яклап чынаякны кысты. – Хәзер, әти, чак кына.

Әтисе су эчкән арада, кыз күзләрен дә алмыйча яратып аңа карап утырды да, балачактан килгән гадәте буенча, әти кешене көтмәгәндә битеннән үбеп тә алды.

Ул бала әтисен яки әнисен бик ярата, дип әйтергә яраталар. Майга – май дигән шикеллерәк килеп чыга инде бу. Ничекләр итеп әти-әнине яратмыйсың ди! Аллаһы боерса, әле менә аякларына да басып китсә, аның әтисе дөньяда бер кеше булачак әле! Хәер, болай да берәү генә инде ул!

Кәримә әтисенең битеннән тагын бер мәртәбә үбеп алды да беркавым никтер тынып торды. Автобустагы хәлне әтисенә сөйлисе килдеме соң? Хәер, нәрсә дип сөйләсен инде. Авыз тутырып сөйләрлек берни булмады ич. Кеше күплектән автобус эче тынчу булгандыр да, бәлкем, бер мизгелгә генә башы әйләнеп киткәндер әле. Теге егетнең монда ни катнашы бар!

– Кызым, бүген никтер аяклар кызышкан кебек. Җан кергән шикелле булдымы шунда...

– Әти, озакламый аякка басасың әле син. Менә күреп торырсың. Мәскәүгә май аенда барасы бит әле, име?

– Акча җитсә инде.

– Нишләп җитмәсен! Аңа хәтле айдан артык вакыт бар ич әле!

Әти кеше дәү учлары белән кызының башыннан сыйпады.

Аның бик тереләсе, тизрәк аякка басасы, сөйгән хатыны белән күз алмасыдай кызын соңгы елларда чуалыбрак киткән дөнья мохтаҗлыгыннан коткарасы, тормыш камытын яңадан үзенә аласы килә иде. Нәкъ аяк астыннан гына мондый бәла килеп чык­масамы? Хатынын үзенең төп эшеннән соң, тилмертеп, кичке сменага калдырып эшләтә торган ир-ат идеме соң ул?!

Кайгы агач башыннан йөрми, диләр. Мондый гыйбарәләрне юкка гына, сүз булсын дип кенә әйтмәгәннәрдер, күрәсең. Үткән еллар, кайчак кайгылары белән ишелеп килгән, кайвакыт елмаеп-көлеп каршыңа чыга торган язмыш – язусыз-сызусыз зур мәктәп ул. Аннары кайвакыт кайда сөртенәсеңне дә чамалап бетерә алмыйсың. «Кайда егыласымны белсәм – шунда ястык җәеп куяр идем», – дигән ди бит әнә берәү.

Хатынының әнисе – сиксән ике яшьлек карчык – алар кулында тәрбияләнә. Ут карчык, булган кеше. Җитмеш биш яшенә чаклы кәҗә мамыгыннан үзе шәл бәйләп базарда саттырды. Кызы Фәгыйлә күзлек кия башлаганда, әби, эх дигәнче, күзлексез-нисез энәгә җеп саплый, гарәп язуы белән язылган китаплар укый, Кәримәне чигү чигәргә өйрәтә иде. Әлбәттә, аны берәү дә шәл бәйләргә мәҗбүр итмәде, аңа эш кушмадылар, ләкин карчыкның йөрәге шундый иде, тынычсыз, тасырдык иде.

Картлачын җирләгәннән соң, кияү йортына бердәнбер мамык кәҗәсен алып килде ул. Тора-бара хайваны картайды, әбинең картаясы килмәде, кәҗә бәрәнен асрады. Аның фәлсәфәсе болайрак иде. Бу кәҗә токымы аңа бик кадерле. Ул хайванның әбисен алар карты белән икәүләп Морки базарыннан алып кайттылар. Кәҗә бик шәп, затлы мамыклы булып чыкты. Аның мамыгыннан бәйләнгән шәлләр тирә-юньдә дан казанды. Халык аның шәлләренә чиратка язылды. Моңарчы тормышның тишек-тошыгын көч-хәл белән, аннан-моннан гына ямап барган гаилә кәҗә аркасында бөтәеп китте. Фәгыйләнең әтисе, мактанып: «Кемнәрдер ат алып та мантый алмады, берәүләр кәҗәдән дә уңды!» – дип сөйләргә ярата торган булган.

Әнә шул затлы кәҗә аркасында хәлләр булды да инде. Кәрим бер дә бер көнне эштән кайтып кереп капканы ачып җибәрсә, ни күрсен, әби белән кәҗә лапас түбәсендә утыралар.

Кәҗә, күрәсең, лапас түбәсеннән өскә үк менгән дә, кыек буйлап килә-килә, Кәримнең юнып кибәргә сөяп куйган озын-озын киштәлекләре арасына килеп кысылган. Әбинең исә кәҗәсен коткарырга менүе булгандыр, хәзер әнә кире төшәргә куркып түбәдә утыра.

Берәү булса, каенанасының мондый тилелеген күреп: «Чукын шунда, карт тәре!» – дип шатланыр гына иде. Ләкин Кәрим карчыкны үз әнисе урынына күрә. Гомумән, аларның мөнәсәбәтләре ана белән ул арасындагы кебек иде.

Әүвәл кияү кеше бу хәлне күреп кычкырып көлеп җибәрде. Чөнки мондый хәлне уйлап та чыгарып булмый иде. Бер генә кинода да күргәне юк, бер генә китапта да очратканы булмады. Әби лапас түбәсендә утыра! Кәҗәсен коткарырга менгән!

Кәрим, ничек кенә тырышмасын, көлүеннән тыела алмады. Көлә-көлә менеп әбине алып төште ул, кәҗә бәтиен дә коткарды. Әбине алып төшкәндә, сөякләре таралып китә күрмәсен дигәндәй, ипләп, җайлап кына тоткан иде. Әби үзе дә, чытырдатып, аның муенына ябышты. Каенанасының арык, әмма көчле куллары муенын шулхәтле иттереп кысканнар ки, әйтерсең куллар түгел, тимерче келәшчәсе диярсең! Кәрим беравык муенын ни уңга, ни сулга бора алмыйча азапланып торды. Каенанасы: «Нишләп торасың инде! Кәҗәмне коткар, кәҗәмне!» – дип шырыйлап кычкырып җибәргәч кенә исенә килде.

Кәҗәне коткару тагын да кыенрак булып чыкты. Ул әби түгел, муенга ябыша белми шул. Кәрим, кәҗәнең киштәлекләр арасына кысылган башын чыгарам дип азаплана торгач, үзе, тигезлеген югалтып, чак кына аска мәтәлмәде, кәҗәнең койрыгына тотынып калды. Койрыктан тарту җитте – кәҗә бәтие ямьсез итеп кычкырды да, лапас түбәсеннән уктай атылып төшеп, дүрт аягына да җиргә басты. Кәҗәсенең шактый биек түбәдән яшен ташыдай мәтәлгәнен күргән каенана әче тавыш белән чинап җибәрде: «Бетердең кәҗәмне, харап иттең! Бетердең, имансыз!» Кемдер килеп, каенанаңда шундый тавыш бар, дип әйтсә, мәңге ышанасы түгел иде. Үзе ишеткәч, беравык шаклар катып торды әле. Ишегалдына тавык бәрәңгесе урларга төшкән карга-чәүкәләр, котлары алынып, һавага күтәрелде. Келәт буенда тычкан сагалап утырган кара мәче, томырылып, капка астыннан чыгып качты. Кәримнең гәүдәсен яшен суккандай булды, буыннары йомшарды. Башы әйләнә башлавын да сизгәч, ул тизрәк җиргә төшәргә ашыкты. Әмма тотынып өлгерә алмады, дөбер-дөбер тәгәри-тәгәри аска мәтәлде.

 Әби кеше лапас кырыенда гына өелеп торган таш өеме өстендә хәрәкәтсез яткан киявенә әүвәл игътибар да итмәде, бөтен игътибары кәҗә бәтиендә булды. Кәҗә бәтие Кәрим кебек ишегалдына түгел, яшелчә бакчасы ягына төшкән иде. Лапас түбәсеннән очуы шундук онытылды, ул, як-ягына карана-карана, кәбестә түтәлләренә һөҗүмгә әзерләнде.

Кәримнең авырту-сызлануы бик көчле булса да, эченнән аты-юлы белән үз гомерендә беренче мәртәбә карчыкны сүкте. Көчлерәк сүккән саен, авыртуы да шулчаклы тыйлыгып тора шикелле.

Кәҗә бәтиенә чуртым да булмады, аяк-куллары сынган Кәримне, кәҗә белән әбине коткарып калган кияү-балакайны, хастаханәгә озаттылар.

Аяк-куллар дөрес ялганмады, тагын сындырдылар, тагын нәрсәседер килеп бетмәде...

* * *

Әллә нинди көн булды бу бүген: әүвәл кибеттә ниндидер түрә шофёрының әнисе белән сөйләшкәнен ишеткәч, кызның йөрәге тасырдарга керешеп, бер хәерсез хис күңелнең бер читенә таш кебек кереп оялаган иде; хәзер исә шул күңеле, канат яргандай, очынасы итә, гәүдәсе мамык шикелле, очып китәр сыман, аяклары бер урында басып тора алмый. Әллә... әллә инде автобуста күргән егет булдымы соң моның сәбәпчесе?.. Айратның әнисе белән күрешүме? Әтисенең: «Йөреп китәрмен күк тиздән, кызым!» – дип әйтеп, өмет белән тулган зур кара күзләрендәге якты моң, ышанычмы?.. Ни генә булса да, кызның җанын нәрсәдер җилкендерә, тәүлек эчендә кырыкка төрләнә ала торган кыз бала күңел тынычлыгын тәмам югалткан иде.

Ярабби, яхшыга булсын! Мондый җилкенүләрнең ахыры, гадәттә, хәерлегә түгел. Ләкин нишлисең: күңел дигәнне тыеп торып булмый, андый чакларында ул акылга һич кенә дә буйсынырга теләми икән... теләми икән шул...

Әтисе: «Кызым, бу хәбәрне тизрәк әниеңә дә җиткерергә кирәк. Бүген эшеннән иртәрәк кайта алса, яхшы булыр иде», – ди. «Әти, әни бүген дә вакытында кайта алмаячак. Кала кунаклары килгән, шуларны сыйлыйсы бар», дип ничек әйтәсең инде аңа?

Кәримә аптырауга төште. Күңел җилкенүе дә сүрелде кебек. Ләкин җаны барыбер тыныч түгел, ул читлектәге сандугач баласыдай тыпырчына, бәргәләнә иде.

Әүвәл әнисенә телефоннан гына шылтыратмакчы булган иде. Күршеләрендә телефон бар, кайчан керсәң дә, якты йөз күрсәтеп сөйләшергә рөхсәт бирәләр иде. Әмма әллә хисләр кайнарлыгы зиһененә тәэсир кылып, гакылы тәмам сафланып, хәтер почмагындагы йокымсырый башлаган күзәнәкләре капылт кына уянып киттеләр! Булган иде бит инде бер мәртәбә! Булган иде! Нәкъ шундый хәл кабатланган иде: әтисе берзаман, кичтән җиңеләеп китеп, әнисен эштән чакырып кайтырга җибәрде аны. Әүвәл ул, күршеләренә кереп, телефоннан сөйләште. Бу шатлыклы хәбәрне ишетеп, әнисе бик сөенде, бүген иртәрәк кайтырмын дип вәгъдә бирде. Көттеләр, кичкә чаклы, караңгы булганчы әтисе белән икәүләшеп көттеләр аның кояштай балкып ишектән килеп керүен. Әни кеше эш сәгате беткәч тә кайтмады, вакыт шактый узып, караңгы төшкәч тә ишектә «кояш» күренмәде.

...Кәримә, әтисенә аны-моны әйтмичә генә, бистә үзәгенә китте, маршрут автобуслары йөреп тора иде әле.

Кибет бикле булгач, кафеның арткы ишегенә китте. Бар тәрәзәләрдә дә утлар яна, эчтә музыка уйный, кемнәрдер шау-гөр килә, тостлар әйтешәләр, тагын әллә нинди тавышлар ишетелә. «Сәгыйть Сәетовичның кала кунаклары!» – дип уйлап куйды кыз. Шул уйдан соң эченә җылы йөгерде, ул кыюланып, батыраеп китте, ашыга-ашыга кафе ишегенә таба атлады. Һәм, тәрәзә буеннан узганда, ирексездән кунакханә эченә күзе төште, җитмәсә, пәрдәнең бер чаты ачылып та киткән иде. Кәримә егылып китә язды, бүлмәдә тәрәзәгә арты белән бер шәрә хатын-кыз басып тора. Почмактагы агач караватта зур бүксәле (аркасына ятуына да карамастан, корсагы түмгәк кебек булып күренә) бер ир-ат ята. Авызында тәмәке, ул бертуктаусыз сөйләнә, ниндидер сүзләр әйтә дә, аннан соң шаркылдап көлеп җибәрә, өстенә япкан одеал кырыеннан буйлы-буйлы трусик балагы чыгып тора. Менә ул шәрә хатынны үзенә тартып китерде дә өстенә одеал каплады. Кәримә телсез, өнсез калды, аяклары атламас булды. Шәрә хатынның сул як калак сөяге астында ике тиен акча зурлыгында миң бар иде. Бу аның... бу шәрә хатын... ике тиен акча зурлыгындагы миңле хатын аның... аның әнисе түгелме соң? Ул, ни кылганын, нәрсә эшләгәнен үзе дә белмичә, янәшәдәге автобус тукталышына йөгерде һәм ишекләрен ябып кузгалып маташкан автобусның алгы борынына килеп бәрелде. Аны кемдер автобус эченә тартып алды, кемнәрдер шелтәләделәр, ачуландылар. Әмма әлеге мизгелдә фани дөнья мәсьәләләрендә аның эше юк иде. Өенә кайтып керүгә, бу халәтен әтисенә сиздерүдән куркып, тизрәк юрган астына чумды. Тынычлана алмыйча бик озак калтыранып, дерелдәп ятты; зиһене чуалган иде, анык кына ни хакында булса да уйлый алмады дисәң, дөреслеккә бигүк туры килеп бетмәстер дә, бәлкем, чөнки баш миен, әлегесен фани дөньяның әшәкелекләре турында ниндидер булса фикер йөртеп, акны карадан аерырга күнегеп җитмәгән яшь гакылын һаман бер үк төрле хәерсез, юньсез һәм ямьсез уйлар, агач кәүсәсен чокыган әрсез тукран кебек, өзлексез талый иделәр: «Әниең шул рәвешле акча эшли! Ә акча сезгә бик кирәк! Чөнки әтиеңне аякка бастырасы бар!» Бу уйлар коточкыч уйлар иде. Ул, алардан качарга теләп, башын юрганына да урап карады, мендәр астына да тыгып бакты, ләкин алар котылгысыз иде, үҗәт, усал һәм аяусыз уйлар иде!.. Әтисе янына килеп нәрсәдер әйтү хакында хыялланасы да юк, кыз, түземсезләнеп, әнисенең кайтып керүен көтеп ятты. Көтүен көтте, ләкин ишектән «кояш» керүен көтмәде. Бүген бусаганы тонык «ай», ярым китек моңсу «ай» атлап керер төсле кебек тоелды...

Кыз, юрганының читен чак кына ачып, тәрәзәгә карады. Инде төн җитеп килә. Ә офыкта баеп бара торган тонык ай шәүләсе тирбәлә. Нәкъ үч иткәндәй бит, шайтан!..

Йоклап китү турында уйлыйсы да юк. Гәүдәсеннән хәерсез калтырау һаман китми дә китми. Шул рәвешле күпме яткандыр, берзаман кайтып керде әнисе. Кәримә башка вакытта аны аягөсте каршы ала, алар юк-бар хакында гәпләшеп бик озак әтиләренең карават кырыенда утыралар, аннары, бергәләшеп урыннар җәеп, йокларга яталар да һәм тәмле-тәмле, матур-матур төшләр күрәләр иде. Бүген ул алай итмәде, башымны юрган астыннан чыгармыйм, дип уйлады. Уйлавын уйлады, ләкин барыбер юрган читен аз гына ачып, өй эчен күзәтте, әнисенең чишенгәнен карап ятты һәм шулчак кычкырып җибәрә язды: теге ике тиен акча зурлыгындагы миң, тәрәзә аша арты белән борылып торган шәрә хатынның калак сөяге астындагы хәерсез миң... Һе, менә сиңа мә! Ул миң әнисенең уң ягында икән бит! Кәримә тәгаен хәтер­ли – бу очракта ялгышу, хаталану һич мөмкин хәл түгел иде – Сәгыйть Сәетович кунакханәсендәге шәрә хатынның миңе сул як җилкәсендә иде ләбаса!

Кызның гәүдәсен янә калтырау алды. Әлбәттә, бу юлы сәбәбе бөтенләй башка иде! Хәерлегә булсын!..

Әнисе, әтисе яткан бүлмәгә кереп чыкты да (әти кеше йоклап киткән булгандыр, күрәсең) эчке күлмәген киеп, кызы янына килеп ятты.

– Кәримә, Кәримә, йоклыйсыңмы, кызым?

Җавап булмагач, ул үзенә аркасы белән борылып яткан кызын кочаклады... һәм, кызының бизгәк тоткан кебек калтырануын тоеп, мышык-мышык еларга кереште. Ана белән бала арасындагы биокүзәнәкләр аша күңелсез әңгәмә башланды.

– Гафу ит, кызым! Мин күп итеп акча эшләп кайттым!

– Акча? Сиңа кем акча бирсен?! Синең миңең уң як җилкәң­дә бит?

– Менә тиздән әтиеңне больницага салырбыз.

– Әти үзе дә йөреп китәчәк әле ул!

– Түләүле операциягә дә акча җитәрлек хәзер.

– ...

– Аннан соң бу эшемнән китәм. Әтиең аякка баскач, дим... Ул акчаны күп итеп таба иде бит.

– ...

Тәрәзәдән күренгән теге ярым китек ай, көчәнә-көчәнә, өй эче­нә, идәнгә, стенада эленеп торган сәгатькә үзенең тонык нурларын сипкән булган тагын... Ник азапланып маташа инде? Тулган чагы түгел бит барыбер...

* * *

Кәримәнең әнисен суд залыннан ук алып киттеләр.

Әүвәл җиде елдан да ким булмас, дигәннәр иде. Анысы да «аванс» белән әле. Авыру ире, гаиләсе барлыгын исәпкә алып, соңыннан, ни хикмәттер, суд дүрт ел дигән карар чыгарды.

Күрсәтмәделәр, очраштырмадылар, сөйләштермәделәр.

Дигәннәр иде, сөйләгәннәр иде, юраганнар иде...

Авыру әтисе янында ялгыз башы калган студент кызны сы­гылып төшәр, бу кайгыны күтәрә алмас, дигәннәр иде. Киресенчә булды: әүвәл көне-төне бертуктаусыз елады-елады да... Аннары, әтисе янында әбисен калдырып, укырга китеп барды. Әнисен уйлый-уйлый акылга җиңеләеп калыр бу кыз бала, дип сөйләгәннәр иде. Күз яшьләре кибеп беткән идеме, әллә бәгыре каттымы – бүтән яшь түкмәде. Бериш адәм баласы кайгы-хәсрәт һәм кыенлыкны күпме күбрәк татыса, шулчаклы ныгый, үҗәтләнә генә икән. Кәримә шундыйлардан иде, күрәсең. Әнисез калгач, укуын ташлар бу кыз бала, дип юраганнар иде.

Әйе, элек укуга алай бигүк битараф булмаса да, барыбер күңелен биреп бетерә алмый кебек, кирәк булганга гына укый шикеллерәк иде. Киресенчә булды, кышкы каникуллардан соң... Хәер, әнисен, газиз әнкәсен төрмәгә алып киткәннән соң, аның фәннәргә дә мөнәсәбәте үзгәреп, ул һәрнәрсәдән мәгънә эзли башлады.

Ләкин тагын өстәмә бер акыл теше чыгу түгел иде бу. Нәрсә белән булса да кызыксынмаса, күңелендәге бу хәшәрәт дөньядагы бушлыкны шулай буш килеш калдырса, һич тә яшерен-батырын түгел, кызның үксеп-үксеп елыйсы, тулай торак идәнендә, – алай гына да түгел! – Бауман урамы ташына ятып тәгәри-тәгәри елыйсы килер кебек иде шул... Акыллы иде кыз, төпле иде кыз. Шул аяз акылы аны төрле юләрлекләрдән саклап килә әле, шөкер...

Ул укыган гуманитар факультетта фәлсәфә, социология, психология фәнен тирәнтен өйрәнәләр. Алдагы курслардан ук. Ни гаҗәп: хәзер ул аны аңлый башлады сыман. Әлбәттә, күп нәрсәне кабул итеп бетерә алмаса да. Элегрәк кыз баланың күңеле башка дөнья яссылыгында яши, акылы исә аерым юлда сыман иде. Гаҗәп һәм кызык: адәм баласын кеше итеп тоткан әлеге ике төшенчә, шул төшенчәләр аңлаткан мәгънә вакыт-вакыт кушыла башладылар, үзара якынайдылар. Күп гомерен чәчәкле болында үткәргән кайгысыз күбәләккә охшаш күңел, әледән-әле йолдызларга очынып алгалаган иләс күңел, берзаман җиргә кунды, фигыль-гамәлләре акыл белән охшаша, килешә башладылар. Мондый үзгәреш сиздермичә генә килде. Һәм кызны үзгәртте. Ничек үзгәртте, юл-сукмагын кай якка борды – анысы әһәмиятле түгел, ләкин үзгәреш булуы хак иде.

Артык акыллы булуның беркайчан да хатын-кызны бәхетле иткәне юктыр. Хатын-кыз турында ир-ат ничә гасырлар буе фәлсәфә корган, бик акыллы булып, әлеге җенестән үзен өстен куеп, аның гамәлләрен бала-чага холкына тиңләгән. Хатын-кыз өчен иң якын дус ир-егетләрнең дуэльләрдә бер-берсен үтерешкәнен нишләптер фәлсәфи күзлектән карарга онытып җибәргән ул.

Кәримә киң ялтыравык маңгайлы, аксыл йөзле яшь профессорны тыңлый. «Ир-атның акылы һәм рух дөньясы утыз яшькә якынлашканда гына камилләшә, хатын-кыз мондый югарылыкка унсигездә үк ирешә. Шуңа күрә дә хатын-кыз гомере буе бала-чага булып кала, зур бала-чага... Әйләнә-тирәсендәгесен генә күрә ул, вак-төяк белән шөгыльләнүне бик мөһим дип уйлый. Нәкъ менә акыл нәтиҗәсендә кеше, хайван кебек, бүгенге белән генә яши алмый, үткәнне анализлый, киләчәкне фаразлый, шуның аркасында ул сак эш итә, кайгыра, борчыла, акылының сыеграк булуы сәбәпле, хатын-кыз ир-аттан аерылып тора. Үзенең рухи күрәкарау булуы белән аерыла ул: аның интуитив (турыдан-туры кабул итүче) акылы якындагысын бик ачык күрә, ләкин күз күреме чикләнгән, читтәгене күрү сәләтенә ия түгел».

Ул әйткән фикерләрне дәфтәренә төшереп куя да кыштыр-кыштыр лекция язган группадаш кызларына күз салгалап ала. Гуманитар бүлектә егет-малайлар бармак белән генә санарлык. «Димәк, әле болар малайлар гына... утызга җитмәгәннәр, димәк, өлгереп тә җитмәгәннәр», – дип уйлый кыз.

Профессор һаман сөйли, борынгы фәлсәфәчеләрдән мисаллар да китерә, үз сүзләре белән дә сөйли, инде күптән яттан белгән фикер-цитаталарны бернинди аңлатмасыз гына аудитория өстенә сибә.

«...Хатын-кызның гәүдәсеннән үк аның гаять зур хезмәт өчен яратылмаганы күренеп тора. Физик яктан да, рухи нисбәттә дә. Ул үзенә язылган гомерне чынбарлык белән түгел, ә газап-мәшәкатьләр эчендә уздыра: бала табу газаплары, балалар турында кайгырту, иренә буйсыну... Бу зат югары кичерешләр, көчле шатлыклар өчен яратылмаган. Ир-атка караганда аның гомере талгын-тынычрак, мәгънәсезрәк, әһәмиятсезрәк уза, һәм ул аннан гына бәхетле дә, бәхетсез дә була алмый».

Моннан йөз илле ел элек әйтелгән фикерләр Кәримәне вакыт-вакыт сискәндереп җибәрә.

«Адәм балалары кавемен дәвам иттерү, сүндерми саклау вазифасы табигать тарафыннан яшь, сәламәт һәм чибәр ир-егетләргә тапшырыла. Бу – табигатьнең какшамас ихтыяры, һәм ул хатын-кызның кайнар хисләрендә чагылыш таба. Бу бик борынгы канун, кануннарның аннан да элгәресе юк. Кем дә кем үз хокуклары һәм мәнфәгатьләрен шушы канун белән кисештерә – ул кеше ни генә дисә дә, ни генә кылса да – аның хокук һәм мәнфәгатьләре беренче җитди каршылык туу белән аяк астына салып тапталачак. Чөнки хатын-кызда бик эчкәре яктан, яшерен, кычкырып әйтелми торган, хәтта азагына кадәр төшенеп тә бетелмәгән, тик тумышыннан ук бар булган бер гакыл болай дип тукып тора». Яшь профессор, сүзеннән бүленеп, тәрәзәгә карап алды. Әллә Бауман урамы буйлап дөбер-шатыр чапкан троллейбусның узып китүен көтәме, әллә хәзер әйтәчәк фикеренең гаять әһәмиятле булуына шул рәвешчә искәртүеме соң? Бәлки, вакыт алай күп тә узмагандыр, ләкин студент халкына бу бик озак тоелды, урындык-өстәлләр шыгырдый башлагач, профессор сүзен дәвам иттерде: «Безне индивидуум буларак кайгыртып, безнең аша тереклекнең бер төре (species) саналырга хокуклы булдык дип ышанучыларны алдарга хакыбыз бар безнең. Безгә иң якын торган – бездән туган буынга нисбәтле рәвештә тапшырыла, һәм без чын күңелдән ул игелекне булдырырга тырышабыз». Әмма хатын-кызның әлеге югары принципны һич тә abstracto түгел, ә in concreto гына аңлый һәм аны җае чыкканда үз гамәлләре аша чагылдырудан да кулай юл күрми; ә менә аларның вөҗданы күпчелек очракта без уйлаганга караганда тыныч кала, чөнки алар индивидуум каршындагы бурычларына хилафлык китергән хәлдә, үзләре югарырак кимәлдә саналган нәрсәгә – тереклек төренә тугры калу хисен йөрәкләренең иң аулак почмакларына качырып саклыйлар.

Хатын-кыз, фәкать адәм балалары кавемен арттыру өчен генә кулланылуы һәм вазифасы шуның белән төгәлләнү сәбәпле, индивидуумда яшәүдән бигрәк, кавем эчендә яши, һәм аның өчен кавем тормышы индивидуаль тормыштан якынрак. Бу хәл аларның бар булмышларын, эш-гамәлләрен билгеле бер җилбәзәклек өрфиясе белән каплый һәм үзләрен ир-ат юлыннан үзгә юлга – бик еш һәм тиз генә җимерелә торган никахлар юлына алып китә».

Лекция тәмам булганнан соң, маңгай чәче пеләшләнә башлаган кырык яшьләрдәге профессор сорау-җавап кебегрәк семинар оештыра.

Кызлар профессорга быел июль аенда кырык өч яшь туласын да беләләр, фамилиясенең Иштәков, исеме Руслан, атасының исеме Дәүләт икәнлеге дә яхшы мәгълүм аларга. Тик яшьләр профессор хакында төп ике нәрсәне ачыклый алмыйча чып-чын газап утында яналар иде: өйләнгәнме ул, юкмы яки хатын аерганмы, аерса, ничәнче хатыны белән тора һәм милләте белән кем? Татарныкына охшамаган фамилия, аннан соң үзен Дәүләтович дип түгел, Руслан Даулатович дип әйтергә кушты. Кыяфәте белән грузинга да охшаган, ләкин каратутлы түгел, киресенчә, немецлар кебек аксыл. Грузин булса, болай лекция укып йөрмәс, базарда әфлисун сатуны кулайрак күрер иде, ә немец милләтенә фамилия­се туры килми. Кыяфәтендә яһүд чалымнары да бар – моңа янә фамилиясенең Иштәков булуы каршы килә.

Профессорда хатын-кызны һуштан яздыра торган ниндидер «мәхәббәт магниты» бар, фәлсәфә фәненә гашыйк булганы һәм хатын-кыз өммәте хакында юк-барны сөйләгәне өчен йөрми кызлар аның лекцияләренә, әнә шул сөйкемле сөяге, мәхәббәтле кыяфәте үзенә тарта. Әлбәттә, серле булуы. Хатын-кыз өчен ир-аттагы иң мөһим, әһәмиятле, әйтергә кирәк, иң бөек сер – өйләнгәнме, юкмы икәнлеген белү. Руслан Даулатович әле аларга лекцияләрне күптән түгел генә укый башлады, аңа кадәр фәлсәфәне Козловский фамилияле карт профессор укыта иде – ул Израильгә китеп барды.

Өйләнгәнме бу, юкмы? Һай, беләсе килә бит, ә!

Бүгенге лекциясендә хатын-кызны эттән алып эткә салды. Аңа да ачулары килә, һәм яшь профессорның бу гамәле теге «бөек сер»не тагын да катлауландыра иде: «Хатын-кызны шулай юкка чыгарасыз, димәк, сез өйләнмәгән кеше?!»

Группада Аниль исемле бик чая Казан кызы бар. Мулла кушкан исеме Әнил, ди. Ул зур кара күзләре белән тутырып бер караса, факультеттагы ир-ат студентлар гына түгел, сакаллы профессор абыйлар да атлаган җирләреннән сөртенеп-сөртенеп китәләр. Чибәр, курчак кебек матур кыз... Анасы кайдадыр зур урында, әтисе дә галим, диләр. Кәримәнең кайгысын да беренче булып Әнил ишеткән иде, ул аны кочаклап алды да:

– Пессимизмга бирелмә, Кәримә. Бар кайгыларыңны онытырлык шөгыль табармын әле мин сиңа, менә күрерсең! – дип юатты.

Ләкин Кәримәнең хәле юатулардан узган инде. Ул һәрвакыт әнисе турында уйлый, аны төрле халәтләрдә күз алдына китереп, җаны сызлый, күңеле сыкрый. Әнә ул читлек эчендә, япа-ялгызы, хәтта читлекнең ишеге дә юк. Бер почмакта бөрешеп утыра. Менә ул караңгы, таш идәнле камерада ята. Янында күселәр йөгерешеп йөри. Кәримә тизрәк күзләрен ачып җибәрә, ямьсез уйлардан котылырга теләп, дерелдәгән кулларының юеш уч төпләре белән битен ышкый, бармак очлары белән чигәләрен уа. Ләкин бу гына ярдәм итәрлекме соң, ахырда кыз барыбер үксеп-үксеп сыгылып төшә...

Руслан Даулатовичның лекцияләре генә Кәримәне фани дөнья уйларыннан аерып тора шикелле. Шулар аша кыз бу болгавыр тормышны аңларга, танырга һәм, шуңарга таянып, үзе кереп адашкан «караңгы мәгарә»дән чыгу юлын эзләргә азаплана. Нинди генә бикле ишек булса да, барыбер кайдадыр, кемдәдер аның йозагын ача торган ачкыч, тылсымлы ачкыч булырга тиештер бит инде югыйсә! Шул ачкычны бик тә, бик тә кулга төшерәсе һәм... әнисен якты дөньяга чыгарасы килә иде кыз баланың.

Әлеге авыр уйларны Әнилнең яңгыравыклы тавышы бүлә:

– Руслан Даулатович, Вы наверняка знаете поговорку, которая гласит, что петух, может быть, хорошо кукарекает, но яйца всё-таки сносит курица.

Руслан Даулатович студентларының кыю-кыю сорауларын, фикерләрен ярата, ләкин үзеннән дә акыллы булганны өнәп бетермәве дә күз карашыннан ук сизелеп тора. Ул моны сиздермәскә тырыша, тик барыбер күз карашында чагылып-чагылып алган усал чаткы-мизгелләргә хуҗа булып бетерә алмый, яшь профессор моны үзе дә белә, шуңа күрә андый вакытларда аңа акыл шәрифләрен икеләтә эшкә җигәргә, шома маңгаен тагын да катырак җыерырга туры килә.

– Мин сезгә Шопенгауэрның тормышка карата булган фикерләрен китерәм! – ди ул.

 Ырынбур егете Заһид андый чакларда, белдеклегә салынып, гел сүз кыстырырга ярата. Заһид килеш-кыяфәт белән кызларның һушын алырлык егет түгел. Ләкин ул белә: үзенең очкынланып торган зәңгәр күзләре кызларга ошамый түгел. Әмма ул күзләр сәер рәвештә төрле якка хәрәкәтләнгәндә (күз чокырына бик яхшылап майлап тыгып куйган зәңгәр шарлар кебек), аның йөзе таш сын кебек, ник бер җыерчык пәйда булсын, ник бер керфеге селкенсен. Заһид әгәр елан булса, бу җир йөзендә бер генә бака да калмас, һәммәсе аның авызында булыр иде. Елан күзләренә капма-каршы буларак, алар гел хәрәкәтләнеп торса да, ул күз­ләрнең сихри тарту көче бар. Заһид күп сөйләшә һәм үзенең бу гамәлен кызлар бик ярата дип уйлап нык ялгыша. Хатын-кыз күп сөйләшергә яраткан ир-ат белән бик теләп гәпләшсә дә, тыныч һәм аз сүзле ир-егетләр аңа күбрәк ошый. Үзе хатын-кыз булмагач, Заһид атлы студент бу кадәресен үк, әлбәттә, төшенеп бетерми торгандыр инде.

– Руслан Даулатович, Шопенгауэр, Ницше, дисез. Ницше тәгълиматы белән коралланып немецлар дөньяны һәлакәткә китерә яздылар бит инде! – ди Заһид.

Руслан Даулатович, әлеге сүзләргә исе китмәгәндәй генә:

– «Алтын балык» әкиятен укып та әллә нинди фантазияләргә бирелеп булыр иде, – дип әйтеп куя да озын тырнакларын матурлап утырган Әнилгә таба борыла. Бар группа белә: профессор Әнилгә битараф түгел. Ул бу хакта турыдан-туры да сиздерми, аны имтихан бирергә бакчасына да чакырганы юк; әмма студент халкы усал эт кебек сизенә: Руслан Даулатович Әнил нинди генә кирле-мырлы яки дорфа сүз-фикер әйтсә дә, аның шома маңгаенда ике сызык пәйда булып, гадәттә, ул бу җайсыз холыклы кызга кире кагып булмаслык дәлилләр китерергә тырыша, хәтта азапланадыр да шикелле иде. Заһидның соравыннан соң профессорның маңгаенда бер генә сызык уелып алган иде.

Күренеп тора: бүгенге лекция һәм немец фәлсәфәчеләренең хатын-кыз хакындагы кискен фикерләре кызга бер дә ошап бетмәгән иде – тырнак матурларга керешүе дә шуның өчен генә булгандыр әле. Ләкин кызның игътибары барыбер аудиториядә барган бәхәсләрдә иде.

– Мужчина единственный самец, который бьёт свою сам­ку, – диде ул, урысчалатып, һәм аннан соң өстәп куйды: – Шорес Куртелин сүзләре.

– Шорес түгел, Шорж... Шорж Куртелин, – дип, бик итагатьле генә төзәтте аны профессор.

– Икенче хатыны аны күсе агуы биреп үтергән.

Монысы, әлбәттә, Заһид инде. Җитди сөйләшү вакытында юк-бар сүз кыстырмаса, ул Заһид буламы соң?!

Руслан Даулатовичның маңгаенда берьюлы өч сызык пәйда булды! Моңа кадәрле бу хәлнең булганы да, күренгәне дә юк иде әле! Бетте Заһид, профессор сытачак аны, бүген булмаса – иртәгә, иртәгә булмаса – язгы имтихан вакытында! Руслан Даулатович белән Әнил арасына кысылмаска иде дә бит канә! Телен тыя алмады. Үз башына булыр, мөгаен. Әмма шул тиктормас теле Заһидны күп очракта зур фаҗигаләрдән коткарып та кала тагын...

– Ир-ат нәкъ бала-чага кебек инде ул: кулыннан тотып йөр­гәнне ярата, әмма шул ук вакытта үзен зур кеше итеп исәпләргә куша.

Руслан Даулатовичның маңгае шомарды: аудитория җиңел сулап куйды, димәк, Заһид бу юлга исән-сау кала икән әле. Әлеге, кемнәрдер әйткән тапкыр сүз коткарып калачак аны, тапкыр сүзләр ошаса, Әнил дәшмичә калмаячак иде. Ә Руслан Даулатович исә күбрәк Әнил сөйләвен тели, шуңа күрә дә Заһид сүзләреннән соң сырт йоннарын кабарткан иде өйләнмәгән ни яшь, ни әллә ни карт түгел профессор абыең.

– Я согласна жить в мире, которым правят мужчины, до тех пор, пока могу быть в этом мире женщиной, – дигән Мэрилин Монро. – Әлбәттә, мондый гыйбарәләрне урысча китерә Әнил.

Кыз шулай диде дә, бурлаттай кызарып, куллары белән ике чигәсенә ябышты. Ни булганын аңлар ара булмады – тәнәфескә чакырып кыңгырау чылтырарга кереште.

Кәримә, Әнилнең иңбашына кулын салып, аны үзенә таба тартты.

– Ни булды, Аниль! Авырыйсыңмы әллә? Кит, бөтенләй йөзең үк качты бит?!

– Авырмыйм, – диде аңа каршы Әнил, өзек-өзек тавыш белән. – Бу минем әнинең яраткан сүзләре, – диде ул.

Кызлар урыннарыннан тордылар. Артларыннан чыгып килүче Заһид, кызларны аерып, икесенең арасына керде дә:

– Бальзакны тыңлагыз сез, кызлар, Бальзакны. Ул менә нәрсә дигән: «Если мужчина остроумен, хорош собою и общителен, женщины интересуются не тем, откуда они вышли, а тем, куда он хочет прийти!» Ха-ха!

Әнил терсәге белән лыгырдавык группадашының касыгына төртте. Егет мондый һөҗүмне көтмәгән иде, һәм авыртуын да каты авырта иде бугай, ул сыгылып калды һәм, ыңгырашып:

– У-у-у! Үтерәсең бит! Кинжал белән чәнечтеңме әллә син, җен! Ай, эчем, эчем! – дип зарланырга кереште.

Әнил ачулы иде, сүзләре теш арасыннан гына кысылып чыкты:

– Бәдрәфкә йөгер. Тизрәк! Чират күптер!

* * *

Уку бинасының ишеген ачып урамга чыгуга, Әнил Кәримәгә эч серен ачып ташларга тиеш кебек иде. Һәрхәлдә, Кәримә, группадашының холкын аз-маз белгән Кәримә, үзе шулай дип уйлады. Тик алар сөйләшеп китә алмадылар. Кәримә янына бер үсмер йөгереп килде дә каршысына ук килеп басты.

– Кәримәме? Каюмовамы?

Иске-москы киемле, озын пычрак чәчле таныш түгел үс­мернең бу соравы кызны тетрәндереп җибәрде. Беравык ул югалып калды.

– Булса! Шуннан ни? – дип, аның өчен Әнил җавап бирде.

Кызның усал тавышы үсмернең чак кына ачуын да китерде бугай, ләкин аның телләшеп торырга һич тә исәбе юк иде, шулай да, үпкәсен сиздергән тонда:

– Син әйтмәсәң дә беләм Кәримә Каюмова икәнен. Әнисе фотосын күрсәтте. Мә! – дип, ул Кәримәнең учына кәгазь кисәге салды да вокзал ягына таба китеп күздән дә югалды.

«Иртәгә, 12 се көнне, сәгать өченче яртыда Казан вокзалында булабыз. Әниең».

Язуны аның белән бергә үк Әнил дә укыган иде, ул аптырап иптәш кызына карады. Хәзер сытылачак, үксеп елап җибәрәчәк иде. Әнил, шуны сизепме, аны култыклап алды да тиз-тиз ишек төбеннән ераккарак алып китте, аннан соң, бу авыр халәтне йомшартырга теләп:

– Димәк, Себергә, этап белән, – дип куйды.

Кызлар, Кремль урамына менеп, университет каршындагы утыргычка утырдылар. Кәримә юл буе тавышсыз-тынсыз, шыпырт кына елый, күз яшьләренең бер өлеше бите буйлап тәгәри, батыр кыз калганын эченә йота, һәм алар аның күзәнәкләренә сеңә дә тамырлар буйлап аккан яшь канга килеп кушылалардыр төсле.

Әнил бәләкәй сумкасыннан кесә телефонын алды да ниндидер номер җыярга кереште. Кәримәнең баягы тыныч күз яшьләре мышкылдауга күчә башлаган иде инде. Әнил йә юатса, йә болай гына әнисе хакында берәр сүз әйткән булса, бая ук, Бауман урамында ук акырып елап җибәрергә әзер иде.

– Мышкылдап утырма әле, яме! – дип, Әнил аңа җиңелчә генә төртеп алды.

Кара!.. Юатасы урынга! Иптәш кызының муеныннан кочаклап, яшьле күзләреннән үбә-үбә юатасы урынга! Бигрәк тупас бу Әнил! Таш йөрәк! Акыллы кешеләр әйткән цитаталарны ятлап кына кеше булып булмый шул әле! Аның өчен күкрәк читлегендә йөрәк дигән нәрсәнең дә тибүе кирәк!..

– Руслан Даулатович! Сезме! – дигән сүзләр Кәримәне әлеге уйларыннан аерып, айнытып җибәрде. – Руслан Даулатович! Бүген кич буш буласызмы? Күрешәсе иде!

Кәримәнең яшь тулы күзләре гаҗәпләнүеннән маңгаена менә яздылар. «Руслан Даулатович белән кич күрешәсе бар?»

Әнил телефонын сумкасына чумдырды да Кәримәгә карап күз кысып куйды. Ә тегесе, карга баласы кебек авызын ачып, тик аптырап утыра иде. Әүвәл Әнил үзе сүз башлады:

– Борчылма, Кәримә. Руслан Даулатовичның дусты шишка! Большая, большая шишка! Әниеңне спасут!

– Как спасут?! – дип, урысчалатып сораганын Кәримә үзе дә сизми калды.

– Дело техники. Впрочем, нам результат важен, а им – процесс. Тут и процесс важен, и результат важен, подружка!..

«Әнил, Әнилә, Аниль... Мәңге аңлап булмаслык, чишеп, төшенеп бетеп булмаслык сер син, дустым!»

«Дөрес уйламыйсың, Кәримә. Бернинди сер түгел мин. Хәер, серен сердер. Ләкин бер дә катлаулы түгел, гади, бик гади. Әнә теге газондагы яшел чирәм өстендә аунап яткан пычрак таш кебек гади. Үзе пычрак... үзе таш».

Күңелләр сөйләшә белә. Бер кешенең күңеле икенче кешенең «телен» аңларга сәләтле. Әгәр алар бер-берсенә якын ике кеше булсалар. Бигрәк тә аларны сытып, изеп торган бер үк төрле кара кайгы булса...

Бер-берсен үлеп яраткан парлар күз карашлары белән дә аңлаша ала, диләр... Юк, аңлаша алмыйлар. Ялган бу. Аңлашу түгел, алар хәтта борыннары белән сулый да алмыйлар... томау төшкән була, хисләр томавы. Күз карашлары да хисләр пәрдәсе белән капланган була. Аларга әнә теге пычрак таш та хәтта бер зур алма кисәге булып күренәчәк. Дөресрәге, шулай шәйләнер иде.

«Йа Ходам! Нигә шулчаклы катлаулы итеп яраттың соң син җиһанны, бәндәләреңне?!»

«Мин?! Бәндәләремне? Җиһанны? Юк, бәндәләремнең адәм булганнары, сез алай ялгышмагыз! Мин яраткан дөнья бик гади иде. Һәм ул Табигать-әнкәгез кануннары белән генә яшәргә тиешле иде».

«Алайса, нигә көчлерәк бөҗәгең көчсезен җәберли яисә, тамагы ач икән, тотып ашый ук? Нигә бүреләрең куяннарны ботарлый?»

«Яшәү – көрәш ул! Ә көрәш – кешелекнең бердәнбер энергия чыганагы. Ул булмаса, хәтта кояш та сүнәр, ай да калыкмас иде. Ләкин ул көрәш гадел көрәш иде. Кагыйдәләре хак иде аның. Сез көрәш кагыйдәләрен үзегез боздыгыз. Әүвәл бер бәндә бозып җибәргән иде, аннан күреп икенчесе, өченчесе... хәзер исәбе-хисабы юк инде».

«Иң дөрес һәм тугры дин ислам дине булыр. Без, мөселман бәндәләре, шулай дип инандык. Христиан, будда һәм башкалары нигә хаҗәт иде соң?»

«Куркыныч, каты яшеннән соң һавалар сафланып кала. Бәндәләр үпкәләрен тутырып, рәхәтләнеп сулый башлыйлар».

«Яшәү – көрәш, дидем. Көрәшне сез уен дип тә атыйсыз. Һәр уенның да көрәшнеке кебек үк үз кагыйдәләре була. Дин, мин, син – башка мәсьәлә. Сез менә үзегез уйнаган уенның кагыйдәләрен генә бозмагыз!»

Ходай Тәгалә, үзеннән ерак булганга күрә, адәм баласы язмышын һәрдаим алдаларга тырыша. Ләкин Ходайның фәрештәләре һәрвакыт адәми зат янында икәнлеген исеннән чыгара...

...Чал университет каршындагы мәйдан Казанның иң биек урыныдыр, мөгаен. Күккә иң якын нокта да шушында микән әллә?.. Югыйсә күкләр белән болай турыдан-туры сөйләшеп булыр идеме икән?..

Һай, пинжәген җилкәсенә салган таш сынны кешеләр теге чакта, узган гасыр уртасында, моны үзләре дә аңламыйча, бик хаклы рәвештә куйганнар! Ул элек һәйкәл булса... хәзер кара багана хезмәтен үти. Хаталанмагыз, адәмнәр! Менә бу бәндәгез кебек уенның кагыйдәсен, табигатьнең кануннарын боза күрмәгез, зинһар! В. И. Ульяновка һәйкәл түгел ул, Сабак-һәйкәл!

Ул һәрвакыт һәр адәмнең хата җибәрергә сәләтле икәнен күрсәтеп, исегезгә төшереп торсын. Бу үзгәртеп кору дигәннәре үзенең билгеле бер ноктасына җиткәч, мавзолейдан ук чыгарып ташламасалар ярый ла?! Аның мәетен хәзер этләр дә ашамас инде...

...Фәлсәфә лекцияләреннән соң баш миләре сәер фикерләр белән тәмам шулпаланып бетә, билләһи!.. Әллә нинди бөек ачышлар ачылып ташлана шул чакларда! Йа Хода! Үзең ярлыка инде син бу кыз балаларыңны! Ә менә аларның бүген кич кылыначак гөнаһ-гамәлләрен кайчан да булса ярлыкый алырсыңмы соң?..

Хатын-кыз ике төрлегә бүленә: кайберләре тормыштан тәм табарга сәләтле, икенче бер төрлесенең бар белгәне гел зарлану, сукрану.

Уйлар ачык форточкадан өйгә бәреп кергән яшен кебек. Урамга кире чыгып китмәсә яндырачак, шартлатачак. Тизрәк ишегеңне, йә булмаса тәрәзәңне ачып куй әле син! Кайдан килсә – шунда китсен! Алайса, шартлавың бар, бахыр...

Әнә университет колонналары яныннан узып баручы көяз ханымга игътибар ит!

– Әнә минем әни! – дип, терсәк очы белән төртеп алды Әнил.

– Ничек синең әни? Алайса, нигә дәшмисең?! Әйдә, куып тотабыз.

– Хәзер куып тотабыз, – диде Әнил тыныч кына. Әмма үзе урыныннан да кузгалмады, киресенчә, эскәмиядән күтәрелә башлаган Кәримәне җиңеннән тартып кире утыртты. Ул кесә телефонын сумкасыннан яңадан чыгарган иде, усал көлемсерәп, номер җыярга кереште. Көяз ханым кул сумкасыннан телефон алып колагына куйды.

– Алло! Мам! Привет! Ты когда домой придёшь?

Көяз ханым:

– Исәнме, кызым! Син нигә бу вакытта өйдә түгел әле? Сотовыйдан бит син?

– Әйе, өйдә түгел әле мин, мам! А ты когда придёшь?

– Кызым, миленькая, я сегодня немного задержусь после работы, ладно, скажешь папе.

– Ты сейчас на работе?

– Да. А что?

– Ничего, мам. Так просто! Пока, мам!

– Пока, пока, дорогая!

– Хахаль янына бара, – диде Әнил тыныч кына.

– Ничек?! Син нәрсә, Әнил?! Юләр сүзләр сөйләмә инде!

– Юләр сүзләр сөйләмим мин, подружка! Киләсе атнага әти­нең защита. Докторский. Учёный совет Мәскәүдә. Әти язган темага бары тик Мәскәүдә генә яклап була. Әни айлар буе Мәскәү юлын таптады инде. Блат имеет. Хәзер ул Мәскәү бабае янына бара. Гостиницага. И бүген төнлә генә кайтачак. В лучшем случае поздно вечером. Она умная, красивая. Смотри, какая походка красивая, правда, да?!

Кәримә Әнил үзеннән көләдер дип уйлап авызын турсайта башлаган иде, ләкин тегесе шундук аның баш миен сафландырып җибәрде:

– Ышанмасаң, әйдә, артыннан барабыз. Мин хәтта кайсы номерда булачакларын да беләм. Зато мой бедный папа удачно защитит свой докторский, возможно потом его поставят проректором. Если нет, мамочка поможет. Она у меня красивая! Ой, юк, подружка, безнең алар артыннан тикшереп йөрергә вакыт юк, безне Руслан Даулатович көтә. Киттек!

Кыз сикереп торды да Кәримәгә кулын сузды. Әнилнең куллары дерелди, күзләре дымлы иде. Кәримәнең аяк буыннары йомшарды, ул атлый алмас булды. Өстәвенә Әнилгә дә ачуы басылмаган иде әле.

– Син! Син! Ничек?! Ничек? Үз әниең турында шундый пычрак сүзләр сөйли аласың! – дип кычкырды ул, кулын кире тартып алып. Бу мизгелләрдә Әнилнең йөз-кыяфәте кара янган, сүзләре ачы, үтергеч иде.

– Ә синең әниең ничек шулай эшли алган соң?!

– Әтине... әтине терелтергә акча кирәк булганга бит ул! Аптыраганнан, гаҗиз булганнан! Син! Син! Минем әниемә тел тидермә! Ул әтиемне бик ярата минем.

Әнил аңа карап мыскыллы көлде дә:

– Успокойся, девочка! Минем әнием дә әтиемне бик ярата! Әти докторскиен якласын дип тырышып йөрүе генә бит. Әтигә докторскийны яклаттырмасалар, ул – бетәчәк!

Кәримә бераз тынычланган иде инде.

– Ничек бетәчәк? – дип сорады ул аннары.

– Эчеп... Минем әти голова! Он очень талантливый физик! Ләкин аңа үсәргә ирек бирмиләр! Хәтта әнинең кандидатскиен да әти язып бирде. Яклавын әни үзе яклады. Әти яза, әни яклый. Икесенә дә Ходай ике төрле талант биргән.

Әгәр бу докторскиен якламаса, әти эчүгә сабышачак! Әни аны ярата. Зур кеше булуын тели. Йә, ярый, разболтались тут! Киттек! Вакыт юк! Руслан Даулатович көтә торгандыр.

«Мин Ходайдан һәм үз-үземнән генә куркам», – дип куйды кыз үзалдына.

Китсеннәр. Кызлар ашыга. Ә безнең вакыт бар. Без Әнилнең әнисе – колонналар яныннан узган чибәр ханым артыннан иярәсе иттек. Әнилнең ачулы чагы – телсез сөяк ни сөйләмәс?.. Үзебез тикшереп карыйк...

Әдилә Кремль урамыннан «Сәфәр» кунакханәсенә чаклы машина тотты. Кунак аны түземсезләнеп көтеп тора иде инде. Ишектән килеп керүгә, киемен салырга булышып, шкафка элде. Мәскәүдә чакта үзен бик иркен тота торган Козлов (Әдилә ханым профессорны фамилиясе белән атый) Казан җирендә үзен ничектер уңайсызрак сизә һәм үзенең бу халәтен чибәр ханымга күрсәтмәс өчен бертуктаусыз сөйли, киеренкелекне шул рәвешле йомшартмакчы була иде, күрәсең.

– Тәрәзәдән Казанга сокланып тордым әле. Гаҗәп күренешләр, гаҗәп! Казан искиткеч үзгәргән. Яшь чакта минем Казанны төсле открыткалардан күргәнем бар иде.

– Абрам Ильич, сезнең Казанга беренче тапкыр гына килүегезме? – дип гаҗәпләнгән булды Әдилә ханым, гәрчә Козловның Казанда яшәп алганын белсә дә. Сугыш вакытында әтисе, ниндидер юлын табып, гаиләсе белән Казанга хәрби заводка күчүгә ирешә, аннары фәнни институтта эшли.

– Кырыгынчы-илленче елларда Сталин заманы Казаны иде ул. Минем аны искә төшерәсем килми, – дип җавап бирде Абрам Ильич ханымның соравына.

Абрам Ильичны Әдилә кунакханәгә үзе урнаштырган иде, аның килүенә рестораннан ризыклар керттерде. Бүген өстәл төрле тәм-томнар белән тулган. Абрам Ильич аның җилкәсеннән кочып алды.

– Казанның кызлары матур була.

Әдилә карт яһүднең иңбашы аша өстәл өстендәге тәгамгә күз салды һәм эсселе-суыклы булып китте – француз шәрабы юк иде, күрәсең, онытылгандыр. Бу очракта ул кунагы өчен түгел, күбрәк үзе өчен борчылды: димәк, коньяк эчәргә туры киләчәк. Коньяк каты, ул хәзер баш мие күзәнәкләрен чәчеп-таратып ташлый, икенче көнне көне буе шуларны җыеп, тәртипкә салу белән шөгыльләнәсе була. Бөтенләй эчмәсәң? Һе, бөтенләй эчмәсәң... ничекләр итеп бу карт профессорның гел сөяктән генә торган аркасына массаж ясыйсың?! Шулчак Әдиләнең башына кылт итеп бер шәп фикер килде, һәм ул әлеге фикернең нәкъ менә аңа иң кирәкле вакытта ярдәмгә килүенә сөенеп бетә алмады.

Абрам Ильич диссертациянең шәп язылуы турында фикер әйтте һәм тиздән совет утырышын җыячакбыз, диде. Әдилә өчен бу бик зур яңалык булып, ул шатланырга, куанырга тиеш иде, һәм моны Абрам Ильичка да ачыктан-ачык сиздерергә бурычлы иде бу мизгелдә. Ләкин теге хәерсез уй һаман акылын кимерә: «Ничекләр итеп коньяк эчәрмен?» Ул уйларының теленә чыкканын үзе дә сизми калды.

– Шәраб алып керергә әйтергә онытканмын. Мин ресторанга шылтыратып алыймчы, Абрам Ильич, – диде ул, итагатьле генә якланачак диссертация өчен рәхмәт әйткәннән соң. Ләкин бу вакытта Абрам Ильич, ике чәркәгә коньяк коеп, берсен Әдиләгә сузып маташа иде.

– Өлгерербез, Әдилә Мәннәфовна, өлгерербез. Иң яхшы закуска синең иреннәрдәге француз помадасы. Француз помадасы белән бергә кушылгач, бу француз коньягы затлы шәрабка әйләнәчәк.

«Гафу ит, Фәнилем», – дип пышылдады ул, шул мизгелдә нигәдер ирен күз алдына китереп. Белә иде хатын, алдан күрә: коньяк аны җебетеп ташлаячак!.. Эчкән хатын-кыз өчен иң беренче кабымлык – аның акылы, беренче чәркәдән соң ул аның яртысын «югалтса», икенче-өченчесеннән соң кабымлык урынына әнә өстәлдә өелеп торган йөзем җимешләре, конфетлар гына калачак.

Шайтандыр бу хатын-кыз өммәте... Югыйсә шул мизгелдә үк котылу юлын таба алмас иде. Карт яһүд, кесәсеннән кулъяулык алып, бик пөхтәләп ханымның иреннәрендәге помадасын сөртеп торган арада (помада кабымлыкка булыр дигән иде үзе!), шалт, Мөхәммәтҗан, аның түм-түгәрәк башкайларына янә бер шәп фикер килеп кунмасынмы!

– О-о-о! Абрам Ильич, гафу итегез, мин онытып та торам икән ич. Мин сезгә сюрприз әзерләдем бит әле!

Абрам Ильич чәркәсендәге эчемлекне чәй эчкән кебек шупырдатып чөмереп куйды да Әдиләгә текәлде.

– Сауна... Менә дигән сауна әзерләп куйдым бит мин сезгә. Шундый хөрмәтле кеше Казан чаклы Казанга килеп массаж алмыйча китмәстер инде, шәт!

Ул тиз генә телефонга үрелде һәм кайсыдыр мунчага шылтыратты, икенче шылтыратуы таксига иде.

Абрам Ильич су ярата торган кеше булып чыкты. Казанда торганда, аларның бакчалары да Казансу ярында ук булган икән, хәзер Яңа Савин районы җирендә, йөзмә күпер читендә үк. Анда Казансу аша яңа күпер салыначак.

Номер иркен иде. Чиста, пөхтә. Әдилә ханым бу номерга иптәш хатыннары белән еш йөри һәм, Казанның бар гайбәте шунда чәйнәлә-чәйнәлә тәмам мунчалага әйләнгәннең соңында, юылып, чистарынып, шулардан арынып чыга иде алар. Гайбәт чүлмәкләре тула башлагач, әлеге дус дүрт хатын янә җебенергә җыеналар. Люкс номерда бар нәрсә дә кеше өчен эшләнгән иде. Саунадагы такталарына кадәр сап-сары юкә... Такталардан тезелгән ләүкә, күн диван, душ кабиналары.

Әдилә ханым, ишекне эчтән бикләп алгач, массаж ясаучы кызга  чишенергә боерды. Унҗиде яшьлек чибәр чуаш кызы аның үзенә караганда да кыюрак булып чыкты: иң беренче чишенеп ташлап, массаж өстәле кырыена хуш исле төрле крем-майларын тезеп куйды да, душка кереп чыгып, иңенә сөлге салды һәм Абрам Ильичның чишенгәнен көтеп тора башлады. Әдилә плащын салып элде дә телевизорлы бүлмәдәге күн кәнәфигә чумды.

Вакыт бик озак узадыр кебек тоелды аңа. Ниләр генә уйлап бетермәде шул арада Әдилә Мәннәфовна. Тиздән доктор булачак ире турында да, буйга җиткән студент кызы Аниль хакында да. Шунысы гаҗәп: үзенең кунакханәдәге баягы кыланышларын исенә төшереп, хәзер үз-үзеннән көлә иде ул. Ник фикере кинәт үзгәрде соң әле? Югыйсә ул саунага да кермәде – фикерләре җебемәде; коньяк та эчмәде – баш шәрифләре чуалмады. Әллә... әллә... яшь кызның күкрәкләре арасына борынын төртеп күн диванда утырган ир сыныгы гаеплеме моңа?!

Адәм баласы организмының нигезен табигый күзәнәкләр тәшкил итә. Алар акыл биләмәсендә. Шул биләмәдән беркая да читкә чыга алмыйлар. Акыл – сакчы. Ышанычлы, сау-сәламәт сакчы. Бер чәркә эчемлек акылны җебетеп хәлсезләндерәчәк, уяу­лыгын югалттырачак. Хәләленә бер хыянәт итеп караган кеше яшь, сусыл уҗым тәмен татыган мәнсез сыер хайваны кебек. Улагына алтын башак салсаң да, аның «койрык очы» һәрвакыт уҗымга тартачак. Рухи көчне кыргый инстинкт таптап, сытып китә ала.

Әдилә ханым әһ дигәнче чишенеп атты да, рәттән ике чәркә коньяк эчеп, шоколад капкалады һәм, каты эчемлек кендек турысына төшеп җитеп, кымырҗый, кыздыра башлагач, массаж бүлмәсенә чыкты, һәм аның карт яһүденә сөлек булып ябышкан кызны шәрә иңбашларыннан каптырып алды да саунага куып кертеп җибәрде...

– Ты слишком красива!.. – диде Абрам Ильич, ханымның күкрәкләренә орынып.

– ...чтобы быть нормальным человеком, – дип дәвам итте әлеге фикерне баш мие парланган Әдилә Мәннәфовна.

Фәгыйләтен-таибәтен...

Руслан Даулатович янына барудан бик курка иде Кәримә. Лекция-семинарларда гына күрергә ияләшкән укытучыңа ничекләр итеп үз тормышыңны ачып салмак кирәк? Уңайсыз бит, ояты ни тора?! Ләкин бармыйча чарасы да юк... Әнисе хакына бит... Бу көннәрдә ул газиз әнкәсе өчен ут-суларга керергә әзер. Әйе, ул аны әүвәл каргады, сүкте, күралмас дәрәҗәгә җиткән иде. Ул бит... ул бит акча эшлим дип... Сәгыйть Сәетович капкорсакларының күңелен күргән ләбаса... әтисенә хыянәт иткән. Кәримәнең урын өстендәге әтисен коткарам, аякка бастырам дип... шул ук әти кешегә хыянәт иткән!

Ул көнне, дөресрәге, ул хәерсез кичне... Аракы чөмерә-чөмерә дуңгыз хәленә килгән өч хайвани зат... өчесе берьюлы мыскыл итәргә уйлагач, Фәгыйлә, хурлыгына түзә алмыйча, хәер, бәлкем, үз-үзен белештермичәдер: кухня пычагы белән бер кунакның корсагын тишеп агызган булган. Теге бәндә үлүен үлмәгән үзе – эчәкләрен кире җыеп алып өлгергәннәр. Алай гына булса, бәлкем, эшне зурга ук та җибәрмичә йомарлар иде. Ләкин үткен пычак түрә-бәндәнең «җан җирен» дә яртылаш кыеп төшерергә өлгергән икән шул.

Фәгыйләне утыртып куйдылар...

Менә хәзер шушы вакыйганы укытучы кешегә сөйләп бирергә туры килер микәнни, Ходаем!..

Ләкин янында атлаган Әнил аңа уй дөньясында алай озаклап хисләнергә ирек бирми.

– Акча кирәк булачак, күп акча! – дип куя Әнил, Кәримәгә күтәрелеп карап. – А может, кирәк тә булмас әле.

Кәримә аның әлеге сүзләреннән берни төшенми, шулай да шәрехләвен сорамый, Әнил барысын да үзе аңлатып бирәчәк.

– Синдә нинди эчке киемнәр?

Нинди мәгънәсез сорау бирә инде бу тагын?!

– Нәрсә булсын – трусик та лифчик инде!

– Нинди төстә дип сорыйм?

– Зәңгәр... нигә?!

– Кара булса, эффектлырак... и кара колготки...

– Син нәрсә, Руслан Даулатович белән постельгә ятарга ки­рәк булмаячактыр ич?! – дип сорады күзләре зур булып ачыл­ган Кәримә. – Мине... кем беләндер постельгә салырга уйла­мыйсыңдыр ич? Тогда пошла ты к чёрту, яме!

Кәримә атлавыннан капылт туктап калды. Аның тез буыннары дерелдәргә кереште. Хәлсезләнгән аякларында көч-хәл белән генә басып тора, менә-менә егылып китәр төсле иде.

– Әниең хакына дамы?!

– Причём монда минем әни?

– Аны коткару өчен, – дип шәрехләде Әнил, гап-гади генә итеп, ләкин бик аңлашылырлык җөмләләр белән.

– Аниль! Син... син чынлап тамы?

Әнил, капылт туктап, группадашының йөзенә күтәрелеп карады да, Кәримәнең мәет төсе кергән кыяфәтен күреп кычкырып көлеп җибәрде, үз итеп, яратып аның җилкәсеннән кочып алды. Әллә шаярта, әллә чынлап сөйли иде Әнил, ул тагын Кәримәгә ят булган табышмакка күчте:

– Неужели син... кыз кеше әле?! Бер дә ир-ат белән йок­лап караганың юкмыни соң? – дип сорады ул, бу юлы җит­диләнеп.

Кәримә, беренче сыйныф баласы укытучысының соравына уйламыйча-нитмичә җавап биргән кебек:

– Юк... Нигә? – дип куйды.

– Девственницалар кыйммәт тора!

– Аниль! – дип кычкырып җибәрүен Кәримә үзе дә сизми калды.

Бауман урамы буйлап ваемсыз агылган халык төркеменнән кемнәрдер аларга таба борылып карады. Шулчак каршыларына әзмәвердәй ике егет калыкты.

– Девчонки, хотите заработать? Пошлите с нами! – дип бәйләнде берсе, бакыр сыман оятсыз карашын әле Кәримәгә, әле Әнилгә күчереп. Кәримә курка калды, аяк буыннары ка­пылт йомшарып, хәле киткәндәй булды. Әнилнең генә исе китмәде, ул каршысында басып торган әзмәвернең берсен юлыннан төртеп җибәрде дә:

– Пошёл вон! – дип, юлын дәвам итте, икенче кулы белән Кәримәнең кулыннан эләктерде. Мондый кыюлыктан егет кисәкләре үзләре дә каушап калганнар иде бугай, бәйләнеп артларыннан иярмәделәр.

– Руслан Даулатовичка ошаячаксың син. Ул сиңа ярдәм итәчәк!

«Гөнаһсыз кыз бала булганым өченме?» – дип сорарга Кәри­мәнең батырлыгы җитмәде.

Руслан Даулатович кызларны институт ишеге янында урамда көтеп тора иде. Кәримә шундук игътибар итте: профессор киемнәрен алыштырып өлгергән, костюм-галстукларын салган, хәзер ул соңгы модалы киемнәрдән иде. Бу киемнәрдән ул хәйран яшәреп тә киткән, хәтта тавышында да көндезге таләпчән кырыслык калмаган төсле: әйтерсең кызлар белән бергә укып йөрүче өлкән курс студенты гына...

Ни гаҗәп: килеп җитешкә, Әнил Руслан Даулатовичны култыклап алды, әйтерсең кинога барырга чакырган егете!

Алар, Кәримәне чак кына артта калдырып, алданрак атладылар: Кәримәнең йомышын әйтү өчен, Әнил махсус шулай иткән иде. Ул иптәш кызының кызу-кызу сөйләвеннән берни дә аңламады диярлек, дөресрәге, аның ни әйтүе әһәмиятле дә түгел кебек иде. Руслан Даулатовичка хәлне сөйли торгандыр, инде катлаулы төенне чишү өчен аның тиктормас теле тагын нәрсәләрдер әйләндереп чыгара икән, берни кылып булмый: ул аңа үзе риза булып иярде, гәрчә Әнилнең баягы юклы-барлы куркыныч сүзләре кара мәче кебек аның эчен тырнап тора, гәүдәсендәге калтырау бер кимегәндәй була, беравыктан, тагын отыры көчәеп, тез буыннарын йомшарта, аякларын калтырата, бәлки, шул сәбәпле артта кала, аларга ияреп бара алмый торгандыр да әле... Руслан Даулатовичның сүзләрен ачыграк ишетәсе килә иде аның: «ярар» диярме икән яисә итагатьле итеп кенә кире кагармы? Андый хәл була калган очракта, Кәримә үзе, Руслан Даулатовичның икенче ягыннан эләктереп алып: «Мин риза, Руслан Даулатович!» – дип, сүзгә кушылырга әзер торырга уйлады. Ничек итеп кенә булса да аны ризалатырга, ничекләр итеп кенә булса да «юк, булмый» дигән сүзне әйттермәскә иде бит канә! Чү, туктап тор әле... «Мин риза» дип сүзгә кушылырга әзерме соң ул?! Нәрсәгә риза икәнлеген үзе дә белмәгән килеш... Әйе, нәрсәгә риза?..

Кәримә шул уйларын тагын бер кат күңеленнән кичерде дә башын түбән иде: нигә үз-үзен бимазалый, нәрсә икәне мәгълүм бит инде, көн кебек ачык...

Урам почмагында Руслан Даулатовичның машинасы тора иде. Алар шунда утырдылар. Арткы утыргычка кереп чумган мәет кыяфәтендәге Кәримәгә Әнил: «Все нормально!» – дип пышылдарга өлгерде. Шуңа күрә ул бу минутларда үзе түгел, әледән-әле тәне эсселе-суыклы булып китә, йөрәге лепер-лепер тибә, ул йөрәгенең тавышын ишетә, типкәнен ишетә, ләкин ни әйткәнен ишетми – йөрәк сөйләшә белми, белсә, ни дип әйтер иде икән? Ачуланырмы, әллә хуплармы бу гамәлләрен?! Кая, хупласын инде, хупласа, бу чаклы каты типмәс, күкрәк читлеген ватардай булып сикермәс иде. Каршы ул... Бәлкем, сөенеченнән шулай җилпенә торгандыр, ә? Әнисен уйлап борчылган чакларында йөрәге гел авыртып кысылып-кысылып куя торган иде бит... Бәлкем, хәзер тынычланыр, бар да әйбәт булгач, әнисе котылып иреккә чыккач, борчылырга бүтән сәбәп тә калмаячак бит югыйсә? Йөрәге дә тынычланып калачак. Бәлкем, шуларны уйлап, алдан ук җилпенә торгандыр ул, бахыр?..

«Күп дигәндә тагын бер айдан!..» Әйе, әйе, нәкъ шулвакыт эчендә Кәримәнең әнисе иреккә чыгачак! Һәрхәлдә, аңа шулай дип вәгъдә иттеләр...

Руслан Даулатовичның берүзенә өч бүлмәле фатир. Аның берсе китап киштәләре белән тулган, стенасында китап шкафы булмаган ярты метр да урын калмаган. Анысы профессорның эш бүлмәсе дә икән. Калган бүлмәләрнең берсе кунаклар кабул итү өчен, бәләкәйрәге – йокы бүлмәсе.

Әнил, кесә телефоны шылтырауга, каядыр китеп барды. Тик өйгә кире кайтам дип әйтмәде. Алар Руслан Даулатович белән фатирда икесе генә калдылар: буйдак профессор һәм яшь студент кыз. Руслан Даулатович телефоннан хәбәр көтте. Ул хәбәр Кәримәнең әнисенә бәйле иде, шуңа күрә Әнилгә ияреп кайтып китү хакында ничектер уйламады студент кыз, әйтерсең профессорына имтихан бирергә килгән; әллә ялган, әллә чын: чибәр студент кызлар зачёт яки имтихан куйдырырга бакча-дачаларга йөри икән дип тә ишетеп белә иде. Юк, алай булмас! Менә укытучысы аңа бик җиңел генә сорауга җавап бирергә кушар да, ул тиз генә киенеп, рәхмәтләр укый-укый, үзенең шыксыз тулай торагына кайтып егылыр. Буйдак профессор болын чаклы фатирында япа-ялгыз башы торып калыр. Чөнки аның вакыты юк, профессорның үз фәнендә яңа ачышлар ясыйсы бар...

«Ахырзаман башы»

Яшь профессор студент кызның эчке калтыравын сизде булса кирәк, әллә Кәримәнең тышкы кыяфәте, чынлап та, куркак куян­ны хәтерләтә иде инде, җиңелчә генә өстәл әзерләде, кофе кайнатты, кызга исә, буш утырмасын өчен, «теләсәң, китаплар белән таныша аласың» дип ымлап, үзе бик озак кына кухня ягында югалып торды.

Тыш-кыяфәте белән генә түгел, хәтта бар халәте белән бу мизгелләрдә, чынлап та, бүре авызына керергә әзерләнгән куркак куянны хәтерләткән кыз, Руслан Даулатович аны бала-чагага саный һәм шуңа күрә юата, тынычландырырга тели дип уйлап, чак кына турсайды, үпкәләгән сыман да булды; үзенең куркак куян түгел икәнлеген расларга теләгәндәй, «булышыйм!» дип, әүвәл кухня якка да кергән иде, профессор итагатьле генә кире какты: «Юк, юк, мин үзем. Син әнә китаплар караштыргалый тор!»

Руслан Даулатович, үзе кабатларга яратканча, шактый катлаулы язмышлы кеше иде. Аның әбисенең әнисе – карт әбисе – узган гасыр башында Урта Азиягә мөгаллимәлеккә чыгып киткән яшь татар кызы – шунда бер үзбәккә кияүгә чыгып, төпләнеп калган Казан арты татары. Бер-бер артлы дөньяга килгән унике кызның язмышы һич кенә дә бер-берсенә охшамаган – кайсы, шундагы үзбәк-казахларга кияүгә чыгып, чит милләтләрнең дәвамчылары булып, сеңеп-эреп беткәннәр. Руслан Даулатовичның әбисе исә үзбәк егетенә тап була. Шуннан соң аның нәселендә янә Кырым татары бар, соңгы буыннары тагын Гайнә татарлары белән кушылып киткән.

Руслан акыллы, чибәр егет булып үсте. Заманында Ленин­градтагы югары уку йортларының берсендә фәнни коммунизм факультетын тәмамлаган егетне зур түрә булыр дип фаразладылар. Ләкин ул, барысын да шаккатырып, фән юлыннан китте һәм үзе мондый һөнәр сайлауга бер дә үкенми иде. Гадәттә, төгәл фәннәрдә генә зур ачышлар ясап, дөньяга танылырга мөмкин. Әмма безнең Руслан Даулатович нәкъ менә гуманитар фән өлкәсендә дөньяви ачыш ясарга хыялланган бер исәр галим иде. Фәнни коммунизм факультетын тәмамлап, инде бу түрә булып китәр дигән өметләрне өзеп, укырга, янә белем эстәргә дип, икенче уку йортының биология факультетына барып кергәч алды ул «Исәр» дигән исемне. Үзенә тагылып йөргән әлеге исәрлек егеткә бик ошый, чөнки белә, күреп тора бит: исәр булмаган адәм беркайчан да дөньяви ачыш ясый алмаячак!

Хәтта аның сөйгән кызы да бар иде. Хәтта ул сөйгән кызының зур урыннарда теш казып утырган түрә ата-аналары ярдәме белән тормыш дигән бу фани дөньяның иң бөек ноктасына менеп, шуннан гына бер кайгы-хәсрәтсез дөньяның арт ягына тибеп яши ала, хәтта аңа дөньяви ачыш ясарга да комачаулык итмәячәкләр иде. Ләкин... ләкин. Тормышның шул «ләкин»нәре булмаса әгәр... Өйләнешеп ике-өч ай узмагандыр, аның сөекле хатыны бер дә бер көнне кайтып керде дә: «Руслан, мине факультетның деканы итеп сайларга (куярга иде, дөресрәге) исәплиләр», – диде. Бу вакытта алар икесе дә Петербургның бер югары уку йортында укытучы, фәннәр кандидатлары иделәр. Әлбәттә, хатынны зур урынга түрә итеп куюларына сөенергә генә кирәк булгандыр. Руслан әүвәл куанды да кебек. Ләкин яши торгач, бу сөенечләр яшь ир-атның күңелендә көенечләр белән алмашына барды. Хатынның эштәге түрәлек «холкы» өйгә дә ияреп кайта башлагач, ир кинәт кенә тәртәгә типте – Азия мохите белән сеңгән патриархатлык галәмәте көнкүреш тормышының гап-гади мәсьәләләре белән дә килешергә теләмәде бугай – түрә хатын белән юллар, бер чатка җиткәч, икегә аерылып, төрле якка китеп бардылар.

Яшь, чибәр ир тора-бара докторлык дәрәҗәсе алды, профессор булды, тормышында төрле-төрле хатын-кызлар да очрамады түгел. Ләкин ул яши-яши һаман бернәрсәгә гаҗәпләнә бара: җәмгыять эт җамаягы кебек әйләнгән, асты өскә килгән, кайчандыр үз җаена гына тәгәрәгән тәгәрмәчне кемдер таудан этеп төшереп җибәргән һәм ул, бер түмгәккә туры килеп, хәзер туры юлын үзгәрткән дә упкынга таба барып маташа кебек иде.

Кәримә исемле иде Руслан Даулатовичның беренче хатыны... Беренче хатыны гына түгел, күңелен, бәгырь телемнәрен уеп алган мәхәббәте дә! Яшь егетнең җанында туган иң тәүге, иң садә хисләр шул кыз белән бәйләнгән иде. Ул аны акылы белән түгел, күңеленең иң-иң нечкә хисләрен кушып яратты. Алар тагын кушылдылар, әмма бәби алып кайтуга кадәр барып җитә алмадылар – Кәримә, докторлыгын яклап, шул араларда аны проректор итеп куясылар иде – бала арткырак планга күчеп торды. Тагын икесе ике якка киттеләр. Әмма бер шәһәрдә яшәделәр, төрле уку йортларында эшләделәр. Сирәк-мирәк кенә булса да күрешәләр дә иде. Туган көннәр, бәйрәмнәр гел бергә узды. Икесе дә нәкъ печән өстендәге эт кебек иделәр: ерагаеп та китмәделәр, кушыла да алмадылар. Һәм күңелләреннән генә мондый хәл озакка да сузыла алмас, кайчан да булса барыбер бер чиге чыгар, дип уйладылар.

Андый чик булды, бер дә көтмәгәндә һәм бик сәер, гайре табигый рәвештә. Бердән бер көнне Русланга докторлык диссертациясен яклау турында читтән тәкъдим ясалды, ул әле аны-моны уйлап җиткергәнче, тәкъдим артыннан бик тиз генә яклау да булып узды. Дөрес, аның бу вакытта үз темасына монографиясе дә, саллы гына фәнни мәкаләләре дә бар иде. Фәнни җитәкчесе Аркадий Ильич – үтә итагатьле яһүд карты – Русланның мондый тизлегенә үзе дә аптырап калды. Чөнки шәкерте, бер караганда, алай тиз генә якларга ашыкмый, һаман эзләнә, винегрет кебек буталып беткән бүгенге фәлсәфә фәнен үзенчә тәртипкә салырга азаплана кебек тоелган иде.

Бу эштә Кәримәнең каты кулы уйнаганын Руслан Даулатович үзе генә сизде. Һәм, шуны белүгә, шәһәрне үк ташлап, ерак әбисенең туган якларына китеп барды...

Дөрестән дә, сәер гамәл кебек иде бу, бер караганда. Бер яктан караганда да шулай, икенче яктан караганда да...

Ир-атның үз горурлыгы була. Ул горурлык аны ир итә, чүпрәк булудан гына түгел, хәтта чүпрәк-чапраклар арасында да буталып калырга ирек бирми... Дөнья яшь галимнең әнә шул горурлыгына тиде булса кирәк... Дөнья шайтаннар, фәрештәләр белән тулган гаҗәеп серле һәм шул ук вакытта бик буталчык, яктылы-яктысыз мәгарә сыман...

Руслан Даулатович җәмгыятьтә шау-шу куптарырга тиешле хезмәтенең исемен әүвәл «Ахырзаман ахыры» дип куймакчы иде. Ләкин уйлый торгач, әлеге исемне үзе үк килештермәде – гап-гади мәкалә исемен хәтерләтә шикелле. Шәп фикер үзеннән-үзе килде: «Яңа Манифест»... Әйе, чынлап та, дошманга үз күсәге белән орсаң, үтемлерәк булачак бит! Руслан Даулатович дошман дип, эченнән генә көлеп, Маркс белән Энгельсны атый. Аларның тулаем хезмәтләрендә аның эше юк. Иң куркынычы – алар, җәмгыятьтәге ике җенес арасында шактый буталчыклар китереп чыгарып, җәмгыятьне астан кимерә торган «корт»лар уйлап тапканнар. Шул демагоглар аркасында эксперимент буларак җитмеш кенә ел яшәп алган Советлар илендә адәмнәр өстенә коточкыч бәла-казалар, бәхетсезлекләр килгән!..

Ир-ат белән хатын-кыз тигезлеге хакында иң беренче сафсата сатучылар да шулар бит! Маркс белән Энгельсның «Манифест Коммунистической партии» әсәрендә һәм Энгельсның «Происхождение семьи, частной собственности и государства» хезмәтләрендә үк гаилә мөнәсәбәтләрен бутау башлана. Имеш, балалар гаиләдә түгел, ә җәмгыятьтә тәрбияләнергә тиеш. Имеш, хатын-кызның төп көче гаиләдә түгел, ә иҗтимагый хезмәт, эш урынында файдаланылырга тиешле!.. Аларча, гаилә хатын-кыз өчен төп хезмәтләре белән чагыштырганда вак-төяк шөгыль генә булып калырга тиешле...

Табигать хатын-кызны хатын-кыз итеп, ир-атны нәкъ менә ир-ат итеп яраткан да инде. Әлеге ике җенесне бер үк төрле яссылыкка кую, ирләр генә башкарырга тиешле хезмәтне үтәүне, ул да тигез хокуклы ич дип, хатын-кыздан да таләп итү – ахмаклыкның һәм, алай гына түгел, хатын-кыз бәхетсезлегенең иң биек ноктасы! Нәкъ шул ахмаклыкның гади генә, ләкин тормышчан мисалы итеп кулларындагы ломнар белән трамвай юлларын ремонтлаган апаларны, химия заводларында сәламәтлеген какшаткан хатын-кызларыбызны китерергә булмыймыни!

Хатын-кыз ул – Илаһи зат! Хатын-кыз беренче чиратта, бәби табу сөенечен кичереп, гаилә учагының иң якты уты булырга тиеш! Иҗтимагый хезмәттә катнашу яки катнашмау (нинди микъдарда катнашу) беренче чиратта хатын-кызның үз ихтыярыннан гына торырга тиеш! Ул яши торган җәмгыять исә аннан шуннан артыгын таләп итәргә тиеш түгел! Ир-ат белән рәттән дүрт сәгать эшләгәне сигез сәгатькә исәпләнергә тиеш! Ә теге демагог яһүдләрнең тәгълиматы нигезендә корылган ялган, алдавыч фикерләр исә әүвәл җәмгыятьнең табигый үсешенә зыян салды, шуның белән беррәттән хатын-кызны бәхетсез итте! Алардан ир-ат ясады, ир-атны чүпрәк итте!

Хатын-кыз – сөяр һәм сөелеп яшәр өчен яратылган зат! Ул – беренче чиратта ир-атның илһамчысы, рухландыручысы бу­лырга тиешле зат!

Ана теләге баланы диңгез төбеннән чыгарыр, ди! Шәхестә, индивидта бары тик ана мәхәббәте генә кешелек күзәнәкләрен тәрбияли ала, ул аны үзенең баласына булган мәхәббәтенең илаһи көче тәэсирендә тормышка ашыра!

Җәннәт аналарның аяк баскан урынында!

Ир-ат әгәр дә бөек җиңүләргә ирешә икән яки зур гамәлләр кылырга сәләтле икән, беренче чиратта ул моның өчен хатын-кызга, бары тик хатын-кызга гына бурычлы!

Әнә шул аксиоманың, тормыш, яшәеш аксиомасының, кайчандыр «муены сындырылды», барлык бәлаләрнең башы тик шуннан гына!

Ул демагогларның ялган тәгълиматы Руслан Даулатовичны бәхетсез итте: сөйгән хатыныннан аерды...

Аның тамырларында гына да бит әллә ничә төрле милләтнең каны ага! Кем аркасында? Хатын-кыз аркасында! «Ирек» хатын-кызга теләсә кемгә кияүгә чыгарга мөмкинлек бирде. Һәм шуның белән ул кавемне дә бәхетсез итте.

Цивилизация куркыныч алдында! Аны коткарып калу өчен хатын-кызны – үз урынына, ир-атны үз урынына утыртырга кирәк!..

«Хатын-кызга яңадан пәрәнҗә ябындырып, аны үз ихтыя­рыннан башка яратмаган кешесенә кияүгә бирү синең черегән цивилизацияңне коткарып калырмы соң?!»

«Хәзер берничә буын яшьләр гарип буын буларак тәрбияләнеп килә. Гаиләдә ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәт – бала тәрбиясендә, аның шәхес булып формалашуында төп этәргеч!»

Гаиләләрдә хөкем сөрергә тиешле гади генә табигый баланс бозылды. Патриархат та түгел, тулысынча матриархат та юк.

«Мат-Пат» дип аталган яңа төр винегрет. Ә ул нәкъ менә балаларның ашказаннарын боза да инде, чёрт побери!»

Я научила женщин говорить...

Но, Боже, как их замолчать заставить?

Бу юлларны хатын-кыз шагыйрә язган.

Руслан Даулатовичның әлеге мәсьәләгә булган карашы шактый четерекле, катлаулы иде. Чөнки Марксны тәнкыйтьләп кенә хакыйкатьне ачып-аңлатып биреп булмаячагы сукыр күзгә дә күренә. Каннар бозылу галәмәте – төрле милләтләрнең буталуы – аның хезмәтендә, дөресрәге, бөек ачышларында шулай ук әһәмиятле фактор буларак өйрәнелергә тиеш ләбаса дип фикер йөртте инкыйлабчы галим. Җәмгыять беренче нәүбәттә ныклы гаиләдән торырга тиеш, тагын да төгәлрәк әйтсәк, милли гаиләдә тәрбияләнеп үсәргә тиеш яшь буын.

Әлеге ачышларны ясау өчен теория белән гамәлне кушу мәҗбүри микән дигән мәсьәлә-сорау исә үзеннән-үзе хәл ител­де – фәнни институттан югары уку йортына күчкәч, имтихан бирә алмый интегеп йөргән чибәр студент кызлар яшь профессорның тәмам башын әйләндереп бетерә яздылар.

Ялгыз профессорның өендә телефон шылтырады.

– Бәхетле йолдыз астында тугансың икән... – Руслан Даулатович китап киштәсе янында тынсыз калып, аннан түземсезләнеп нинди дә булса хәбәр көткән кызга карап торды да: – Әниең Казанда гына калачак. Һәм... ким дигәндә, бер айдан ул иректә булачак!

Бу мизгелдә кызның гәүдәсе генә түгел, бөтен барлыгы – акыл-хисләре, җаны һәм бар рухы – пружина кебек киерелгән иде. Хис-пружина кинәт бушады һәм ул, үз-үзен белештермичә, каршысында басып торган, үзе өчен әлеге минутларда дөньядагы иң изге кеше булган ир-атка таба атылды да аны кочып алды.

Әлеге «шатлык йолдызы» һич көтелмәгәндә атылды ки, Руслан Даулатович, аягында басып кала алмыйча, артындагы диванга ауды. Кыз аны шашына-шашына битеннән, маңгаеннан үбә, аның җир җиләге сыман сусыл һәм өстәвенә кап-кайнар иреннәре, тол ирнең кытыгын китереп, гакылын томалап куйды да, калган гамәлләре бары тик хисләр иркендә калдырылып, тәмам каушатты, уянырга өлгергән күзәнәкләре ары-бире чабулый башлады, аннары, тәмам буталышып бетеп, юлларыннан ук яздылар һәм аны да үз артларыннан иярергә чакырдылар. Менә аның кулы ирексездән кызның тыгыз күкрәкләренә орынып китте, шуннан соң инде яшь ир тәмам хисләр иркендә генә калырга әзерләнде. Ләкин ниндидер көч, иңбашларыннан тотып диярлек, кызны диваннан тартып торгызды, ул әле нәрсә булганын да һәм алда ни булачагын да аңларлык хәлдә түгел, тәне әле яңа гына салкын суга чумып чыккан кебек калтырана, йөзе генә түгел, җиләк кебек кызарышып, тулып торган иреннәре дә ап-ак булды, әмма ул, үзендә көч табып:

– Рәхмәт сезгә, Руслан Даулатович! – дип әйтә алды ши­келле.

Чыннан да, рәхмәт Руслан Даулатовичка, рәхмәтнең дә иң зурысы! Ул бер сүз дә әйтмәде, бары матур итеп елмайды һәм, кызны юатып:

– Борчылма, Кәримә, бар да яхшы булыр! – дип, юатыр сүзләр дә тапты әле. Әлбәттә, аның бөтен эчен җиңелчә генә калтырау алып, йөрәге, нәрсә булса да көткән шикелле, дөп-дөп тибәргә керешкән һәм тамырларындагы канны да гадәттәгедән көчлерәк, тизрәк куа, шул сәбәпле кан басымы күтәрелеп, аны сугышчан халәткә китереп җиткерә язган иде инде.

Бераз суына төшкәч, ул: «Шөкер!» – дип куанып куйды. Бу кыз аның диванында аунаган башка студент кызлар кебек түгел, аларга охшамаган! Мәсьәлә исеменең беренче хатыныныкы кебек Кәримә булуында гына түгелдер инде, әлбәттә.

Руслан Даулатович яшь, чибәр һәм, кагыйдә буларак, шактый надан кызларның, имтихан бирә алмауларыннан файдаланып, аларны үз ястыгына салучылардан түгел, ялгыз ирнең андый максаты юк. Ул чытлык кызлар һәрвакыт аңа үзләре җәтмә коралар, очраклы, көтелмәгән әллә нинди очрашулар оештыралар. Дүртенче дистәне җыюына карамастан, Руслан Даулатович яшьләр булган кичәләргә йөрергә ярата, турыдан-туры катнашмаса да, шул мохитнең һавасын ярата, шул рәвешле, ул үзенең яшьлеген эзли, яшьлегендә өзелеп яраткан Кәримәсен яңадан эзли. Бу заманда кырык яшь ир-атның чәчәк аткан еллары булса да, кем әйтмешли, «Яшем җитте кырыкка, эшем китте шырыкка» дигән әйтем куркыта аны. Нәкъ менә шул «шырык» аркасында аның күңеленә мең төрле шик-шөбһә кереп оялый да рухын басып, сытып тора. Фәнни эш белән шөгыльләнсә дә, Руслан Даулатович фәнни институтлардан урын эзләп йөрмәде, укытасы, яшьләр арасында буласы килде аның. Китап, лекцияләргә ябышып ятарга яратмаган чибәр кызлар аны, Казанның мең төрле почмагының көтелмәгән борылышында очраклы рәвештә генә очратып, ялгыз ир-атның кытыгын китерәләр, бу эшнең ахыры Руслан Даулатовичның өч бүлмәле фатирында шәм яктысында тәмам кылына иде, гадәттә. Студентларның наданлыгын яки фәнне төшенеп, аңлап бетермәүләрен файдаланамы ул?! Әүвәл Руслан Даулатович үзен зур җинаятьче итеп хис итә иде. Тора-бара бу авыр хис үзгәрде. Ярый, хуш, надан студент кызга, бер мәртәбә аның фатирында очрашып, яхшырак аңлашканнан соң, ул аның зачёткасына шәп билге дә «утыртты» ди һәм шуның белән моңа нокта да куелырга тиеш бит инде. Юк... теге кыз өч көннәнме, берәр атнаданмы, ниндидер дөньяда булмаган ахмак сәбәп тапкан булып, юлына тагын килеп чыга яки батыраеп фатир ишеген шакый. Югыйсә аның фәненнән имтихан да бирәсе юк бит инде канә!..

Бу кыз балаларның әтиләре алып биргән чит ил машиналарында җил куып йөргәннәрен белсә дә, мескен, хәерче стипендияләргә мохтаҗ түгел икәнлекләрен белсә дә (аларга шәп билге кую өчен, аталарының телефон трубкасын күтәреп куюлары да җитә югыйсә), баштарак аларның бу җилбәзәк гамәлләрен башына сыйдыра алмыйча азапланып, интегеп йөрде. Ниһаять, үзенә кунакка килгән бер тау ягы кызы бик ачык итеп аңлатып бирде аңа мәсьәләнең серен. Бу чибәр кызны үз лекцияләрендә сирәк күрә иде ул. Шулай да фатирына турыдан-туры килеп кергәч таныды – өченче курстан.

Зур түрә дәрәҗәсенә ирешкән авыл малаеның мантыйгы бик гади: үзе нәкъ менә үз акылы белән шундый зур дәрәҗәгә ирешә алгач, аннан туган балалар тагын да акыллырак, талантлырак булырга тиешләр. Аларны тормышның вак-төяк мәшәкатьләреннән азат итәргә кирәк, ул ашау-эчү турында, матур кием-салым хакында яки затлы чит ил машинасы турында уйлап һәм ахыр чиктә Казан тулай торакларының берәрсендә таракан санап яшәргә тиеш түгел, атасыннан күчкән сәләтен, гакылын ул малай яки кыз бала фәнгә багышларга тиеш, максаты яхшы билгеләргә генә укып, кесәсенә диплом салу булырга тиеш. Югары уку йортында укыган чакта, билгеләре бик шәптән булмый икән, аның өчен дә борчылып торасы түгел: бала әлегә ачылып җитмәгән! Килер бер көн, аның ефәккә төрелгән баласы зур кеше булып өлгереп җитәр, иң юк дигәндә, ахыр чиктә атасы эшенең дәвамчысы булыр. Монысы малайларга кагыла. Кызларга килгәндә исә... Монда да үз мантыйгы бар. Берәр зур җитәкченең асыл малаена тап булып, алдагы тормышын муллыкта, рәхәттә уздырыр, шәт, иншалла!.. Чөнки аның тормышыннан бик канәгать булган үз хатыны көне-төне колагына шул хакта тукып тора лабаса. Колагына гына түгел, бу нәрсә аның инде һәр күзәнәгенә кереп сеңгән.

Әлеге кызлар үзләренең алар өчен әти-әниләре махсус уйлап тапкан алтын боҗра эчендә икәнлекләрен беләләр. Тик, алтын булса да, барыбер аның боҗра икәнлеген аңлыйлар. Кайсы яшь күңелнең «ябылуда» яшисе килсен! Аларның күңелләре бу гамәлләргә, кырыс мантыйкларга карата үзләренең ризасызлыгын белдерә һәм менә шул эчке ризасызлык белән сугарылган каннары аларны «читкә» каерып тора, әти-әнисенең теләкләренә каршы килеп, төрле җүнсез гамәлләргә чакыра. Ничек телибез, шулай яшибез, ди, ул кызлар. Ничек телибез, шулай кыланабыз, дип фикер йөртә бу чибәр кызлар һәм, чәчәкле болындагы бәйсез күбәләкләр сымак, теләгән тарафларына очып киткәлиләр дә... Аларның бик гади генә бер теләкләре бар: ул да булса үз язмышларына үзләренең хуҗа буласылары килү.

Аларның берсе дә, малае да, кызы да, әти-әниләре теләгән югары баскычларга күтәрелә алмый. Чөнки тормыш – көрәш ул. Ә боларда көрәш иммунитеты балачакта ук ата-аналары тарафыннан үтерелгән, юкка чыгарылган була. Тормыш әзергә бәзер генә яшәргә өйрәнгәннәргә карата нишләптер бигрәк аяусыз шул...

Бер мәртәбә имтихан биргәннән соң, студент кызларның аның янына үз теләкләре белән бернинди сәбәпсез икенче, өченче тапкыр килүләре – Руслан Даулатович өчен бердәнбер һәм ныклы аклану. Аннан соң... аннары ул тикшеренүче-галим, хатын-кыз холкын никадәр якыннанрак өйрәнсә, димәк, аның фәнни ачышлары шулчаклы тормышчан һәм кире каккысыз булачак! Фән өчен галим кеше, шагыйрьләр читтән илһам эзләгән кебек, әхлак кануннарына сыешмаган гамәлләр кыла икән, бу, һичшиксез, табигый күренеш итеп кабул ителеп, аны гаепләргә урын калдырырга тиеш түгелдер ләбаса!

Кәримә атлы бүгенге студент кыз исә билге куйдырырга килмәгән. Бу самими карашлы кыздан чынлап торып курка Руслан Даулатович. Дөресрәге, әлеге кызның үзен юлдан яздырудан, башы-аягы белән хиссият дөньясына алып кереп китеп, башын, акылын югалтудан курка иде. Кырлап-сырлап торасы да юк: Руслан Даулатович үзенең бу кызга карата битараф түгел икәнлеген сизә башлады бугай. Ходай сакласын, ул тагын гашыйк булып, салкын акылын җебетергә теләми, йөрәгендә беренче Кәримәдән соң калган җәрәхәттән һаман кан саркый, ул аны төшләрендә күреп уяна, кайбер төннәрен таңга чаклы беренче хатынының «куенында» уздырып чыга, төне буе ләззәт, мәхәббәт тәмен татыганнан соң уянып киткәч, хак чынбарлык аның башына күсәк белән китереп органдай була. Ялгыз ирнең яшисе килми башлый, ул төшкә чаклы төшенкелектә йөри. Шул рәвешле, акылдан язуың да бар. Менә тагын... бу кыз да, дөресрәге, бу кызга да күңеле битараф түгел шикелле, нилектәндер ымсына, кытыклана. Күңелең бер «бәйдән» ычкынса, аны бернинди фәлсәфә кануннары белән дә урынына утыртып булмаячагын аңламыймыни ул?!

Борынгы грек фәлсәфәчеләре үк моңа игътибар иткәннәр. Бу нисбәттән Платон, Софоклның сүзләрен мисал итеп китерә. Өлкән яшьтәге Софоклдан сораганнар икән: «Мәхәббәт ләззәтенә мөнәсәбәтең ничек? Хатын-кыз сине һаман кызыксындырамы әле?» – дип. Тегесе җавап биргән: «Мин бу нәрсәләрдән үзенең кырыс әфәндесеннән йөгерә-йөгерә качкан кол кебек шатлана-шатлана арындым, качтым инде».

Руслан Даулатовичның Кәримә иреннәре тигән ике бите бик рәхәт булып һәм бик озак янды...

Буласы нәрсә булмый калды. Көтелеп тә булмый калган нәрсәләрне җил үзе белән эзен дә калдырмыйча очыртып алып китә. Тормыш безнең уй-фикерләрдән үрелгән. Шуңа күрә кайбер авырлыкларны адәм баласы кичереп, үткәреп җибәрергә тиеш. Чөнки Ходай шулай тели. Ә ахыры хәерле булыр кебек...

...Кәримә көтте, үзе белән якын арада булачак зур үзгәрешкә алдан ук әзерләнде. Әлбәттә, аңлы рәвештә һәм махсус түгел, бу әзерлек кызның акылыннан гайре рәвештә барды шикелле. Әйтерсең ул бик текә ярның читенә үк килеп җиткән дә... юк, кыз инде шул текә ярда аякларын ук салындырып утыра, чак кына кузгалса яисә талпынып алса, аста кайнаган диңгез дулкыннары арасында булачак. Ул диңгез аны төпкә алып китмәячәк, үзенең акулаларына ризык итеп тә бирмәячәк, ул диңгез аны йомшак дулкыннары өстендә уйнатачак, иркәләячәк, бишектә тибрәткән кебек тибрәтә-тибрәтә, соңыннан гәрәбәдәй комлы ярына чыгарып бастырып куячак – яшә, рәхәтлән, тормышның тәмен таты, син хәзер инде үзең бая гына аягыңны салындырган текә яр өстендә түгел, син кичәге кебек болыннан чәчәкләр җыеп йөри аласың. Хуш исләр белән хозурлана аласың. Син хәзер гөнаһсыз кыз бала түгел. Ләкин шуны бел: син инде, самими кызчык кебек, ул матур чәчәкле, хуш исле болында бер кайгысыз очып уйнаган күбәләкләр артыннан дөньяңны онытып куып йөри алмаячаксың, дөресрәге, синдә бүтән андый теләк уянмаячак, беркайчан да... Син хәзер хатын-кыз, син хәзер ул күбәләкнең очынып уйнавына соклана-соклана күзәтә генә аласың...

Нигә?! Аерма шунда гынамы икәнни соң?.. Юк, аерма анда гына түгел. Син кайчан да булса үзең ошаткан кешегә кияүгә чыгарсың. Зөфаф кичендә, бәлкем, хатын-кызга хас мәкерлегеңне файдаланып, үз кешеңне алдый да алырсың. Ләкин син гомерең буе яшерен сереңнән котыла алмаячаксың, ул сине кабереңә чаклы озата барачак. Ул сине фани дөньяда да адым саен эзәрлекләп, ирең белән ястык бүлешкән мизгелләреңдә бигрәк тә битәрләп, җаныңны өшетеп торачак!.. Син үзең тудырган газиз балаларыңның күзенә дә тутырып карый алмаячаксың! Син инде буй җиткән кызыңа, тәүфыйклы бул, балам, дип әйтәсең, кисәтәсе килгән чакларыңда, теге мәкерле серең күсәк сыман башыңа тондырачак, син аңгыраеп калып, кызыңа бирәсе киңәшләрең дә табигый һәм самими булмаячак, кызың, бәгырь кисәгең, ул киңәш-теләкләреңне колагы, аңы белән кабул итсә дә, ул аның җанына үтеп кереп, кызыңны бәлаләрдән коткарып калу көченә ия булмаячак инде...

Син кулыңда искиткеч матур һәм бик хуш исле чәчәк тотып торырсың, ләкин син инде чәчәкнең хуш исе белән матурлыгын бергә, икесен дә берьюлы тоя алу ләззәтеннән мәхрүм ителгән хатын-кыз буларак йә матурлыкны гына күрә алырсың, йә борыныңа хуш исе генә килер...

Бу сүзләрне кемдер Кәримә атлы гыйффәтле кызның колагына пышылдый иде. Кем шулай кисәтә аны, хәтта... ул кемдер аны өркетә, куркыта шикелле. Тулай торагына кайтып пружиналы тимер караватына аугач та, әлеге «кемдер» пышылдавыннан туктамады.

«Минем әнием иреккә чыгачак! миңа иң беренче нәүбәттә шунысы кадерле».

Кызны йокы алмады. Алар сабакташ кызлары белән, күптән түгел генә җыелышып, кача-поса бер фахишәнең көндәлеген укыганнар иде. Кәримә яшергән җиреннән тиз генә шуны тартып чыгарды һәм аның үзенә кирәкле битен эзләп тапты.

«Шундый карар кабул иткән мизгелдән кала, мин ул төннең һәр минутын аермачык хәтерлим. Кызык – үземне бер тамчы да гаепле итеп сизмим. Элек мин үз тәнен сатып көн итүче хатын-кызларга тормыш бүтән юл калдырмагандыр дип уйлый идем, – хәзер моның алай түгел икәнлеген күрәм. Мин бит, «юк» дип, кире кага ала идем, «әйе» дип ризалашырга да була иде.

Һәммәсе дә мин алдан фаразлаганча булды: гарәп белән аның кунакханәдәге номерына кердек, шампан эчтек, мизгел эчендә бик каты исердем, анадан тума чишенеп, урынга барып яттым һәм тыныч кына аның кәефе булганын көттем (үземә дә рәхәт булганлыгын күрсәтеп кыланып та тормадым). Душка кердем, гарәптән акчасын алдым да, такси тотып, өйгә кайттым. Таңга чаклы бернәрсә белмичә йоклаганмын.

Мин урамнан барам. Кешеләрнең йөзләренә текәлеп карыйм һәм белергә тырышам: бу кешеләр барысы да язмышларын үзләре сайлады микән? Әллә минем кебек язмыш тарафыннан ирексез рәвештә сайландылар микән?

Мин үз-үземне тамчы да кызганмыйм. Корбан итеп тә хис итмим, чөнки гыйффәтле булып калган хәлдә, буш кошелёгымны кыстырып, рестораннан ук чыгып китә ала идем бит. Мин ул гарәп каршында әллә кем булып та кылана ала идем. Ала идем... Ләкин күпчелек кебек үз-үземне тулысынча язмыш кулына тапшыруны кулайрак күрдем».

«Без күпме теләсәк, шулчаклы хыяллана алабыз, ләкин реаль тормыш бик кырыс. Моның белән син нәрсә әйтмәкче буласың? Сине кайчан да булса гаепләячәкләр дипме? Ләкин бу хакта беркем дә белмәячәк бит һәм бу шөгыль вакытлыча гына бит...»

Кәримә үзенә таныш булмаган фахишә кыз белән килеште дип тә, килешмәде дип тә әйтеп булмый. Һич әйтеп булмый. Ул бары тик аның көндәлеген укыды, укыган саен укыйсы килде. Чит кешенең эч серләрен белергә омтылу теләге идеме бу, әллә үзе дә мондый гамәл кылырга мәҗбүр булган очракта тырыша-тырыша котылу өчен салам эзләү идеме?..

Кәримә йотлыга-йотлыга укыды.

«Мин шуны аңладым: ир кеше хатын-кызга түли – бәхетле булыр өчен түли...

Табигый хисләрен канәгатьләндерү өчен генә шулчаклы акчаны чыгарып салмас бит инде ул. Бәхетле буласы килә аның. Җир йөзендәге башка кешеләр кебек үк минем дә бәхетле буласым килә, ләкин моңа беркем дә ирешә генә алмый. Әгәр дә төптән уйлап карасаң, нәрсә югалтам соң әле мин?

Намус. Горурлык. Үз-үземә хөрмәт. Әгәр дә төптәнрәк уйлап карасаң, боларның берсенең дә миндә булганы юк. Мин бу дөньяга туарга атлыкмадым, мин үземнең мәхәббәтемне очратмадым, мин һәрвакыт ялгыш гамәлләр кылдым һәм минем тормышым да үз тарафымнан ук җимерелгән...»

Кәримә әлеге мескен кызны ирексездән үзе белән чагыштырып куйды. Аның да моңарчы чын мәхәббәтен тапканы юк бит әле, аны да, әнисен коткарып калу хакына, бүгенме, иртәгәме... нәкъ шул язмыш көтәргә мөмкин бит? Ул бүтән бу хакта уйларга теләмәде, тизрәк китапка капланды.

«Яратышуга килгәндә, әлеге нисбәттә берни дә үзгәрмәде. Чишенеп ятасы, ыңгырашкан булып кыланасы (әлеге ыңгырашулар кайчак артык акча алып килә), соңыннан душка керәсе – су астында торган чакта тәнең генә түгел, җаныңның бер өлеше дә чистара кебек. Әллә үзең шулай булуын теләгәнгә генә микән? Клиент белән бернинди үбешү юк. Иптәш кызым әйтә, үбешүне киләчәккә, үзеңнең чын мәхәббәтеңне очратканчы сакларга кирәк, ди. Әйе, әйе, кайчан булса да ул үбү киләчәк, һәм синең бар дөньяңны аллы-гөлле төсләргә күмеп, сине мәңгегә бәхетле итәчәк!.. Шул үбү синдә гүзәл хатын-кыз уятачак!»

Чү, туктале, ул Руслан Даулатовичны битеннән үпте бит?! Юк ла, үз-үзеңне газаплама инде, шатлыктан гына, рәхмәт әйтәсе килгәннән генә ләбаса ул...

«Минем янга килгән барлык ир-ат та – озын буйлымы ул, кыскамы, тынычмы яки тел бистәсеме – һәммәсе дә үзләренең куркуларын җиңеп киләләр. Тәҗрибәлерәкләре бу куркуны басар өчен кычкырып сөйләшкән була, кайберләре үзенең әлеге халәтеннән качу өчен хәмер эчә. Курку хисе кичермәгән ир-атны минем әле моңарчы күргәнем юк. Әлбәттә, алар хатыннарына ишетелүдән яки кеше теленә керүдән куркалар.

Ләкин нигә? Алар түгел, киресенчә, мин куркырга тиеш бит әле монда! Һәр кичне үземә таныш булмаган кешеләр белән кунакханәгә мин керәм бит. Мин керәм, көчсез хатын-кыз башым белән, үзем белән хәтта коралым да юк?! Гомумән, бу ир-атлар – кызык кавем. Минем белән кунганнары гына түгел, минем юлымда очраган һәммәсе дә... Әйе, алар куркытырга мөмкиннәр, кычкырырга, суккалап та алырга күп сорамаслар, әмма барысы да хатын-кыздан курыкканга акылларыннан язарга мөмкиннәр. Бу курку үзләре башларын итәкләре астына тыккан хатыннарыннан гына да түгел. Мәсәлән, туган әнисеннән курку...

...Өстәвенә әгәр артык салган баштан булдыра алмасалар, алар оялалар да. Югыйсә «уята алмаганым» өчен мин оялырга тиеш бит, алар түгел...»

Кәримә китапны читкә тотып атты. Ниндидер бер фахишәнең эч серләре аңа нәрсәгә кирәк булды соң әле? Кадалып китсен шунда! Җитмәсә, Кәримә укырга да оялган җөмләләрне ул ачыктан-ачык яза да бит әле! Әнил булса, «какой ужас!» дип, бу көндәлекне күптән чүплеккә тондырган булыр иде инде...

Кыз үзе шулай дип уйлады, ләкин бик яхшы белә ләбаса – әлеге уйларында хилафлык та юк түгел, үз-үзен чак кына алдый да бит ул... Чөнки яхшы белә, күптән укыды инде, соң чиктә әлеге фахишә кыз чын мәхәббәтен таба һәм аны тапканчы ук шул хакта, ягъни чын хисләр хакында уйлана башлый. Көндәлекнең ул өлеше Кәримәгә аеруча ошый.

«Мин бүген шөгыльләнгән һөнәрме, кәсепме ул, ни булса да – аның бик борынгы булуына төкердем мин. Шунысы хак: мин бу кәсебемне күралмыйм! Ул минем җанымны ашый, бәгыремне кимерә, ул миңа акчаның бар нәрсәдән дә өстен икәнлеген аңлатмакчы була!

Минем тирәмдә бәхетлеләр юк. Ул ир-атлар яхшы белә: бушка да ирешеп була торган нәрсәгә алар учлап акча түлиләр, шул нәрсә аларны кимсетә, ачуларын китерә. Иркәләү, сөюләр хакына бушка да бирелергә әзер булганымны белә торып сатылырга, акча таләп итәргә мәҗбүр ителгәнем өчен минем җаным кыйнала. Берәр атнага гына түзәм дә... Аннан нишлим? Нокта куяммы? Әйе, куям. Һәм мин боларның барысын да киләчәк тормышымда онытырга, нинди оныту гына, бәлки, тормышымнан ук сызып ташларга тырышачакмын! Минем күңелем дә бит мәхәббәткә сусаган! Минем дә яратасым, сөеләсем килә!

Гомер артык кыска... Ул кыска гомерне бары тик чын мәхәббәт мизгелләре генә озынайта алачак... Мин шуны аңлый башладым. Ниһаять... Бар адәмнәр өчен дә уртак булган «ахырзаман» белән беррәттән һәр кешенең үзенең генә дә «ахырзаманы» була торган булса, кыз бала өчен ул мин кылган гамәлләрдер... Аның да беренчесе үктер, Ходаем.

Үзең ярлыкый күр, Ходаем! Муеннан гөнаһларга батабыз да... аннары, авыз күтәреп, гафу итүеңне үтенәбез, тәүбәгә килмәкче булабыз, сине искә төшерәбез...»

* * *

...Ул төнне Руслан Даулатовичның фатирында таңга чаклы ут сүнмәде. Кан тамырларын шартлатырдай булып гәүдәсендә тупланган көч-гайрәт аңа йоклап китәргә ирек бирмәде. Ул язу өстәле янына килеп утырды.

...Борын-борыннан ук күршеләр булып гомер итсәләр дә, холык-кыяфәтләре белән бер-берсеннән җир белән күк кебек аерылып торган милләтләр тарихның кайсыдыр мизгелләрендә, үзара буталышып, каннарын бозганнар... Басып алынган халыкның каймак кебек кызлары коллыкка алынган. Әлеге чуалыш-кушылулар нәтиҗәсендә җир йөзенә йөзләгән-меңләгән «безобразияләр» туа торган. Гибрид грейпфрутлар ничек тәмсез булса, боларның каннары кушылу нәтиҗәсендә, дөньяга килгән «җимеш»ләр дә шундый ук чиле-пешле була торгандыр. Йа Хода! Әгәр синең изге китапларың булмаган булса, адәм балаларың җирдән атлап түгел, күптән агач башыннан йөрерләр һәм, бер-берсенә нарат күркәсе атып уйнап, тәннәреннән бет чүпләп утырырлар иде... Син – тудыручы, Син – коткаручы!.. Шулай булгач, Синең тәгълиматың күкләрдән иңмәгәндер дип, кем авыз күтәреп әйтә ала?!

Тарих белән «тарих» кына бит дип шаярмагыз, ул хакта җиңел генә фикер йөртмәгез! Халыкның тарихы – аның кичәге язмышы гына түгел, ул – аның туачак таңы, офыктан күтәреләчәк кояшы. Син кичә нинди идең, бүген дә шулай син, иртәгә дә, алдагы көннәрдә дә шулай булачаксың! Кабыгың гына алмашынырга мөмкин, тик асылың үзгәрмәячәк. Белеп тор моны!..

Руслан Даулатович студентларына да шул ук фикерләрне тукый тора. Дөресен әйтергә кирәк, әгәр ул аларны үзе, ягъни булачак монографик хезмәте өчен генә теркәп барган очракта, күңеле һич канәгатьлек тапмас иде. Уйлаганнарын студентлары белән уртаклашасы... юк, дөресрәге, ул аларга шәкертләреннән, чит кешеләрдән тагын бер кат раслатып, күңел тынычлыгы табарга омтыла шикелле.

– Милләтләрнең каннары буталып беткән. Кан күзәнәкләре бертөрле генә түгел. Кайда кайсы милләт күзәнәкләре өстенлек итә – индивид үзен шул милләт «бишегендә» уңайрак хис кыла.

Яңа исәп-хисаптан башланган бүгенге дөньяның берничә йөз елы милләт каннары кушылу-буталудан гына тора. Аңарчы ул чагыштырмача тотрыклы булган. Һәр милләтнең үзенә генә хас холкы, фигыль-гамәле аеруча көчле чагылган.

Ул шулай диюгә, арадан берәр кыюрак студенты, сикереп торып:

– Руслан Даулатович, мин сезнең белән һич килешә алмыйм! Каннар буталу революциядән соң гына башланган ич! – дип, каршы да төшмәкче була.

Шулчак профессор абзагыз, дөньясын онытып, тарихка кереп китә. Әлбәттә, үзенә каршы килгән студентны гаепләми ул. Хәтта аның сүзләрен куәтли дә. Мисал итеп урыс елъязмачыларының сүзләрен китерә:

– «955 елның җәендә князь Игорьның хатыны Ольга греклар янына Патша шәһәренә килә. Ул заманда патша булып Левның улы Бөек Константин хакимлек итә. Ольга менә шуның катына бара. Патша гүзәл Ольганы күреп соклана һәм: «Безгә бергәләшеп патшалык итәргә язгандыр», – ди. Ольга, үзен саклап калу өчен, шундук хәйләгә керешә, дөресрәге, чын максатын әйтә. «Мин мәҗүси бит, христиан кеше мәҗүси хатынны хатынлыкка ала алмый, мине чукындырасың килсә, тик үзең генә чукындыр, югыйсә мин чукынудан баш тартачакмын», – ди. Һәм патша аны патриарх белән бергәләп чукындыра. Патриарх хатынга христиан диненең тәгълиматларын өйрәтә. Чукынганнан соң, Ольгага Елена дигән яңа исем бирәләр.

Үз диненә күчкәннән соң, Константин патша Ольгага хатыны булырга тәкъдим ясый. Ләкин Ольга, аңа шундук каршы төшеп:«Ничек итеп син мине үзеңә хатынлыкка алмакчы буласың?! Син бит мине үзең чукындырдың һәм «кызым» дип атадың! Ә христиан кануннары буенча ата кеше үз кызына өйләнә алмый».

«Хәйләләдең син мине, Ольга», – дип, патша аның фикере белән килешергә мәҗбүр була. Шуннан соң ул аңа күп мал-мөлкәт, алтын-көмеш биреп кайтарып җибәрә. Ольганың халкы да христиан диненә күчә. Ләкин аның улы Святослав, христиан диненә күчүдән баш тартып, мәҗүси булып калса да, алар бик тату һәм матур гомер кичерәләр». Сезгә билгеле мәгълүматлар, нигездә, әнә шулар, – дип, никтер авыр итеп көрсенеп куйды Руслан Даулатович.

– Борынгы елъязмада язылганча бит инде!

– Аларда чын хаклык бар дип уйлыйсызмы? Алдый алар...

– Ничек инде?..

– Монастырьларда утырган елъязмачылар хуҗаларына нәрсә кирәк, нинди данлы тарих кирәк – шуны язганнар да. Мәсәлән, Святослав кенәз Игорь малае түгел! Ул Ольгага өйләнгәндә шәлперәйгән карт була инде. Тоткынлыкка төшкән Ольганың гыйффәтен хазар башлыгы ала, малай, ягъни урыс кенәзе Святослав – шуның баласы! Менә каннар буталуның ачык мисалы сезгә!

Елъязмаларда ялган күп, дидем. Дөрестән дә шулай бу. Мәсәлән, шул ук Святославның малае Владимир үзе кенәз булып алгач, Выдубицкий монастыре монахы Сильвестрны дәштерә дә, беренче урыс елъязмасын юкка чыгарып, яңаны язарга куша. Чөнки анда Русьны берләштерүдә Владимирның роле кечерәйтеп күрсәтелгән була. Шуннан бирле тарихчыларның башы әйләнеп беткән инде. Княгиня Ольганың кайчан Константинопольгә килгәне дә, урыс илен төгәл чукындыру датасын да тәгаен белгән кеше юк. Дөреслекне бары тик патша Константинның сәркатибе язмаларыннан гына эзләргә кирәк. Порфирогинетның бу хакта аерым хезмәтендә тәфсилләп языла. «De ceremoniis Auiae» дип атала әлеге хезмәт һәм сәркатип Ольганы скандинав исем белән Елга дип атый. Константинопольгә, Сильвестр язганча, 955 елда түгел, ә 957 елның 9 сентябрендә килә Ольга. Мондый мисалларны күпләп китереп булыр иде. Шунда тукталып торыйк әлегә.

Түләү

Кәримәнең әнисе озакламый иреккә чыгарга тиеш. Бу мәсьәлә хәл ителгән, очы тәмам чишелер өчен, бераз вакыт кына кирәк иде.

 Бер караганда, кызның җилкәсеннән тау төшкәндәй булды, шулай да тынычланырга иртәрәк – моның өчен түлисе бар иде бит әле...

 Йа Хода! Бу дөньяны коткаруны тагын хатын-кыз кулына калдырырсың микәнни?!

 Ни булса да, тормыш алга китте кебек. Әнисе иреккә чыга, әтисенең «Мөгезсез үгез» дигән мәкаләсе, район газетасында дөнья күреп, бик зур шау-шу куптарды. Әтисенә туктаусыз шылтыраталар, өйгә килүчеләр дә бар. Чөнки мондый кыю мәкалә барысының һушын алган, күпләрнең күзен ачкан, тагын да күбрәкләрнең отыры ачуын китергән иде. Район матбугатында җирле җитәкчелекне тәнкыйтьләп кара әле син! Бу кыюлык кына түгел, бу зур батырлык һәм тәвәккәллек тә иде. Дөрес, газета редакторын икенче көнне үк эштән алдылар алуын. Ләкин болай да пенсия яшендәге Мохтаров абыйның моңа әллә ни исе китмәде. Ул – элегрәк елларда байтак вакыт районның партия комитетында эшләгән җаваплы хезмәткәр, пенсия яше җиткәч, газетага күчкән иде. «Безнең заманнарда, фермадагы бер бозау үлсә дә, колхоз председателенең теңкәсенә тияләр иде, ә хәзер колхозларның малларын фермалары-ние белән сатып җибәрсәләр дә бернәрсә юк!..» – дип, кереш сүз язган иде Мохтаров «Мөгезсез сыер» фельетонына.

Барыннан да бигрәк, әтисенең йөзенә нур кунды, күңеленә яшәү дәрте кереп оялады.

Алда тагын бер чишелмәгән төен тора иде әле. Шул турыда уйласа, Кәримәнең күз аллары караңгыланып, аягында басып тора алмый башлый, тиктомалдан хәле китә һәм борып-борып эче авыртырга керешә иде. Әйе, чишелмәгән төен... Әнилгә нәрсә, ул көлә генә, Кәримәнең халәтен аңлап көлә. Әмма көлүе бик серле, нидер әйтеп бетермәгән төсле иптәш кызы. Ләкин әйтелмәгән сүзне кеше авызыннан тимер келәшчә белән генә тартып алып булмый. Кәримә ике ут эчендә. Соңгы араларда Руслан Даулатовичның күзенә дә күренергә ояла, качып йөри. Әлбәттә, бу яхшы гамәл түгел. Рәхмәт әйтергә кирәк, алдына тезләнеп, әнисен коткарганы өчен, мең-мең рәхмәт укырга, бәлки, «Сезнең бу яхшылыгыгызны гомер онытмам!» дияргә дә кирәктер, тагын әллә ничаклы матур сүзләр өстәп әйтергә кирәк һәм тагын, тагын...

Әнил төрттерә: «Руслан Даулатовичны отблагодари инде син», – ди. Моны үзе дә яхшы белә Кәримә. Тик ничекләр итеп үз-үзен җиңәсе соң?! Ничекләр итеп... бәллүр пыяла кебек чәлпә­рәмә килергә торган күңелкәен, күкрәк читлеге эчендә бәргәләнгән йөрәккәен күндереп, андый адымга җөрьәт итәсе?

Әниеңне коточкыч бәладән йолып калу бәһасез нәрсә! Андый бәхетне дөньядагы бернинди кыйммәтләр белән дә бәяләп булмый торгандыр әле, бәлки?.. Ни булса – шул булыр...

Дөнья кыз алдына коточкыч авыр мәсьәлә китереп куйды. Монысы хак...

Кәримә, аптырагач, фахишә кызның көндәлеген тагын кулына алып карады. Үзе ясаячак адымнарга, кылыначак гамәлләренә аклану эзләргә, күңеленә ышаныч иңдерергә иде исәбе... Берни булмагандай ятасың да... аннары душка кереп, тәнеңне генә түгел, җаныңны чистартасың. Әйтерсең дөньяда бернинди үзгәреш тә булмаган. Әнә кояш та нәкъ вакытында һәм элеккеге урыныннан чыкты, кичен ай да үз вакытында калыкты...

Мондый икеле-микеле халәткә, ниһаять, бер дә бер көнне чик куелды. Тагын Әнил ярдәмгә килде, ул аны кичке якта Руслан Даулатовичның фатирына алып китте. Алдан сөйләшмәгәннәр иде, ничектер бик кинәт кенә килеп чыкты кебек. Әмма юлда барганда, Кәримә дулкынланудан чак кына һушыннан язмый калды, тик, ни галәмәт, профессорның ишеген ачып керүгә, кызга каяндыр һәм ниндидер кыюлык иңгән сыман булды, кыяфәтенә нур кунып, йөзләре ачылып китте.

Руслан Даулатович, кызларны бик ачык йөз белән каршы алып, өчесенә дә кофе кайнатып алып чыкты. Аны-моны сөйләшкәләп утырдылар да беркавымнан профессор, җитди тонга күчеп, кызларга үзенең эше, диссертациясе хакында сөйләп алды. Әнил сумкасыннан компьютерда җыелган шактый калын кулъязма алып, профессор алдына куйды.

– Сезнең киңәшләрне искә алып, өр-яңадан карап чыктым, Руслан Даулатович.

– Яхшы, яхшы, булдыргансың! Иртәгә фикеремне җит­керермен.

Кәримә, берни аңламыйча, тик аптырап карап утыра иде. Ләкин профессор, аңа да сүз кушып, мәсьәләнең нидә икәнлеген тәфсилләп төшендерергә кереште. Баксаң, бер караганда, мәсьәлә бик гади икән ләбаса. Ул Кәримәгә курс эше тәкъдим итә. Ләкин темасы гайре сәер: «Яңа Манифест». Тезис-фикерләре дә сәер генә, ләкин кызык. Әнил исә бу эш белән бер елга якынлап кызыксына икән, шактый өлешен язып та бетергән инде. Кыскасы, Руслан Даулатовичның студентлары шул хезмәтләре белән зур фәнни конференциядә чыгыш ясарга тиешләр. Әле тиз генә түгел, вакыт бар. Руслан Даулатович бу эшкә аларның группадашлары Заһидны да тартырга уйлый икән, ләкин егеткә капылт кына үзе башлап әйтәсе килми, Заһидны кызлар әзерләргә һәм үз чиратында аны да ризалатырга тиешләр иде. Бу темалар әлегә сер, курс эшләре әзерләнеп беткәч тә, аның хакында кешеләргә белдерергә ярамый. Вакыты җиткәч кенә, фәнни конференция вакытында, барысының да маңгайларына бәреп, өчесе дә рәттән чыгыш ясыйлар, ноктаны профессор үзе куярга тиеш иде.

Кызлар саубуллашып чыгып киттеләр, профессор Әнилнең кулъязмасын укый калды. Ләкин Кәримәнең күңеле барыбер нинди дә булса чишелеш көтә иде. Ул ишек янында басып торган Руслан Даулатовичны кочаклап битеннән үбеп алды да: «Рәхмәт сезгә әнием өчен! Мин моны беркайчан да онытмам, Руслан Даулатович!» – дип әйтергә үзендә кыюлык таба алды.

Ишек ябылгач, Әнил үзалдына гына сөйләнгән кебек әйтеп куйды:

– Әни белән барыбер ачыктан-ачык сөйләшәчәкмен әле мин!

– Ни турында сөйләшәсең?

Әнил аңа турсаеп карады да:

– Беләсең ич инде! – дип төрттереп куйды.

– Әйе, әйе, беләм шул...

– Әүвәл менә курс эшемне яхшылап язып бетерәм дә... фәнни конференциягә әнине дә чакырам... Аннан соң ачыктан-ачык сөйләшергә җиңелрәк булачак.

Кәримәгә өн кергән иде инде, ул Әнилнең кулыннан кысып тотты да:

– Бу Руслан Даулатович... таякны артык бөкми микән? Хатын-кызны чүпкә санамыймы? Син ничек уйлыйсың?

Әнил ачу белән кулын тартып алды да ниндидер ят тавыш белән:

– Әгәр... әгәр чүпкә санасамы?! Ул очракта ул сине, дустым, кылган яхшылыклары өчен, анадан тума чишендереп, постеленә төртеп еккан булыр иде! Алай итмәде бит! Итмәячәк тә! Мин аның фатирында йоклап та калганым бар... кристальный чиста кеше! Төне буе үзенең хатыны турында, аны ничек яратканлыгы хакында сөйләп чыкты ул миңа... Вот мәхәббәт булган!

Кәримә үзе дә сизмичә сорау биреп куйды:

– Булган?

– Әгәр мәхәббәт ике яклы булмаса, ул барыбер сүнүгә дучар...

Әнил хаклы дип уйлап куйды Кәримә... Рәхмәт Әнилгә! Әгәр ул, ул булмасамы?..

Йә, ярый, ул да дустына бурычлы булып калмас әле, Алла боерса...

Коммунистларның иң котырган чагы. Маркска, Энгельс­ка һәм Ленинга, аларның дистә еллар буе бик күп халыкларны шашын­дырган, юлдан яздырган тәгълиматларына кизәнергә ку­рыкмыйсыңмы, дип сораячак әле бер дә бер көнне Руслан Даулатович Кәримәдән. Шулчакта Кәримәнең күз алдына әнисе, Сәгыйть Сәетович кунакханәсендә яткан буй-буй трусик кигән капкорсак күз алдына килер дә ул: «Юк! Курыкмыйм!» – диячәк.

* * *

Руслан Даулатовичның хатын-кызны чүпкә санамавы чынлап та хак иде. Ул моны бер лекциясендә студентларына да исбатлап күрсәтте. Кайсыдыр, утырган җиреннән генә:

– Казан хатын-кыз кулында булмаса, Иван Грозный шәһәрне ала алмаган булыр иде. Казанны хатын-кыз саткан, Сөембикә саткан урысларга! – дигән сүзләр ычкындырган иде.

Профессор әүвәл әлеге студент егетне эттән алып эткә салырга, наданлыкта гаепләргә уйлаган иде, ахыр чиктә Сөембикә хакындагы чын тарихны сөйләп бирүне кулайрак күрде бугай.

– Минем өчен Сөембикә гомергә якты шәхес образы булып яши. Ул – гүзәл, батыр, кыю хатын, көчле хатын. Башка Казан бәкләре чүпрәк-чапрак яки акча өчен урыска ата-анасын да сатып җибәргән шул дәһшәтле чорда Сөембикә алардан ун башка өстенрәк тора! Язмыш аны, Сафагәрәйдән аерып, тол калдыра.

Үзен ирексезләп Мәскәүгә алып китәр алдыннан, Сөембикә ире Сафагәрәй кабере белән хушлашканда сөйләгән сүзләренә игътибар итегез сез! Чәчләрең үрә торырлык! Бу елъязмаларда теркәлеп калган. «Сөембикә, кабер янына җиткәч, башындагы алтын башлыгын алып ташлады. Моңлы тавыш илә еглап: «Әй минем сөекле падишаһым Сафагәрәй! Күрәсеңме бөтен хатыннарыңнан артык яраткан хатыныңны! Хәзерендә мин сөекле углың илә урыс йортына тоткын булып китәмен. Синең илә озак ханлык итмәдем... күп яши алмадым. Син ник миннән вакытсыз аерылдың? Ни өчен мине – тол, сөекле углыңны үксез калдырып, кара җир астына киттең? Син кайда торасың? Мин дә синең яныңа барыймчы, икәүләп бергә торыйкчы! Ни өчен син мине монда калдырып киттең? Күрмисеңме, синең бикәң үзебезнең мәңгелек дошманыбыз булган Мәскәү падишаһы кулына биреләдер. Мин ялгызым гына аңа каршы тора алмадым, үземә ярдәм итүче кеше таба алмаенча, ирексез аңа биреләмен. Әгәр дә тел һәм динебез бер булган падишаһ кулына тоткын ителгән булсам иде, мин һич кайгырмаган булыр, шатланып кына барыр идем. Сөекле падишаһым! Минем ачы еглауларымны ишетсәнә! Үзеңнең караңгы ләхетеңне ачып, мине үзең яныңа алсана! Синең ләхетең миңа һәм сиңа хан урындыгы, якты сарай булсыннар, әй сөйкемле падишаһым! Кайсы чакта мин, рәнҗеп, сиңа «үлүчеләр илә тумаучыларга куаныч булыр» дия идем түгелме? Шул мин әйткәнчә булмадымы? Син шуларны белмәдең, менә безгә хәзерендә тере көенчә кайгы һәм рәнҗү килде. Сөйкемле падишаһым, үзеңнең яшь һәм матур бикәңне кабул итсәнә! Мине харап итмәсәнә! Минем матурлыгым илә дошманнар файдаланмасыннар иде. Мин синнән аерылмыйм, көлке һәм мыскыл ителер өчен, телләре һәм диннәре башка булган ят җиргә китмим. Сөекле падишаһым! Кем анда килеп минем еглавымны басылдырыр, кем минем ачы яшьләремне туктатыр, кем минем җанымның кайгыларын таратыр, кем минем яныма килер? Миңа һичкем юк... Мин кайгымны кемгә сөйлим: углыма сөйлимме, ул сөттән аерылмаган, атама сөйлимме, ул моннан бик ерак, казанлыларга сөйлимме, алар бит, үз ирекләре илә ант итеп, мине урысларга бирделәр. Әй сөекле падишаһым Сафагәрәй! Ник син миңа җавап бирмисең, ни өчен үзеңнең сөекле бикәңнең ачы яшьләрен ишетмисең? Менә монда, ишек төбендә, мәрхәмәтсез гаскәрләр торалар, алар мине, ерткычлар кыр кәҗәсен алып киткән кебек, синең яныңнан алып китмәкче булалар. Кайчандыр синең хатының булган, бөтен Казан падишаһлыгының бикәсе саналган кеше хәзерендә кызганыч тоткын, ярлы һәм арык кол булып калды. Борынгыдагы куанычлар, андагы кәеф-сафалар өчен хәзерендә еглаулар, ачы күз яшьләре килде. Электәге ханлык шатлыклары урынына мине рәнҗүләр, кайгылар, бәлаләр чорнады. Мин хәзерендә еглый да алмыйм, күземнән яшьләрем дә чыкмый. Бетми торган ачы яшьләр илә минем күзләр сукырайды. Күп кычкырудан тавышларым кысылды!» – диде.

Аудитория тулы яшьләр әлеге хәлне тынсыз калып тыңладылар. Кызларның күзләрендә яшь, егетләр исә авыз ачып сүз әйтерлек дәрәҗәдә түгелләр иде. Авыр тынлыкны Руслан Даулатович үзе бозды:

– Күрәсезме, Сөембикә ничек итеп иренә сыгына, үзенең хатын-кыз язмышы ире кулында булган чакларны сагынып, ачы күз яшьләре белән искә ала! Сүз дә юк, гүзәл хатын, сокланырлык хатын, кыю, батыр ханбикә! Ләкин шуңа да карамастан Сафагәрәй атлы иренең канаты астына сыенып яшәүне артыграк күргән сөйкемле, чын хатын-кыз!

Заһид, кызык булсын өчен:

– Ә хәзерге кызлар чит милләт кешесенә кияүгә чыгарга атлыгып торалар, алучы гына булсын! – дип, сүз кыстырып караса да, авызын ерып көләргә атлыгып торучы булмады. Чөнки бу бер дә көлке түгел иде...

Руслан Даулатович фикерен:

– Моны борынгы тарих дип кенә карамагыз. Тарих гасырлар буена кабатланып тора ул... – дигән сүзләр белән төгәлләде.

Тагын... Шул үгез…

Әнисенең иреккә чыгуы әтисенә бик-бик тә шифалы дәва булды – аякларына җан керә башлады, бармаклары кыймылдарга кереште. Йа Ходаем! Иң үтемле дәва яки җылы сүз яки яхшы тәэссорат икән ләбаса!..

Ләкин бу бәхетле көннәрнең гомере кыска булып чыкты. Абруйлы кешеләргә нахак бәла яккан дип, химик Кәримне судка бирде һәм бик зур суммада акча таләп итте. Химик белән судлашып торуның файдасы юклыгы һәркемгә дә көн кебек ачык иде, ул җиңеп чыгачак һәм акчасын да каерып алачак иде. Бөтен бәла дә шунда: аларның андый акчалары юк иде. Гаилә янә хафага төште. Әнисе тагын Сәгыйть Сәетович кебегрәк берәр шома кешенең кооперативына эшкә урнашырга йөри башлады.

Кәримә бу юлы озак уйлап тормады – туп-туры Сәгыйть Сәетович янына үзе китте.

Сәгыйть Сәетович кызны бик теләп кабул итте, нигәдер аның әнисенә дә ачу итми һәм кем кызы булуыннан да курыкмый иде, күрәсең. «Әллә үзен гаепле сизә инде, чучка танау», – дип уйлап куйды кыз. Әнә бит, шампан шәрабына чаклы алып килергә кушты, өстәл өстен төрле нигъмәтләр белән тутырдылар.

Тик шампан шәрабына бөкесе аша гына шприц белән аракы кушылганын, шуңа йокы даруы да өстәлгәнен каян белсен инде ул гөнаһсыз кыз бала?!

Сәгыйть Сәетович, аның гозерен ишетүгә, алдан ук әйтеп куйды, акча белән үзем ярдәм итәрмен, әниеңнең дә бездән алачак акчалары шактый әле, бүген үк исәпләтермен, диде бит, рәхмәт төшкере. Күрәсең, ул теге вакыттагы хәл өчен бик нык үкенә һәм гаебен әнә шул рәвешле юмакчы, гөнаһларыннан котылмакчы була иде, ахрысы, бахыр...

Бу урыс президенты Борис Ельцинның исерек баштан Мәскәү күпереннән сикергән бер матур җылы кич иде...

2004

Тәкъдим итү: