рәсми сайт

Саташкан

Атналар буе явып җелеккә төшкән яңгыр, ниһаять, төн уртасында туктап, иртәгесен Казан шәһәре өстендә ялтырап кояш күренде. Якшәмбе көн иде бу.

Үзәккә үткән яңгырга булган үпкәләр онытылды. «Тормышлар да бозылды, табигатьнең дә көе китте!» – дип зарланулар тынып калды. Атна буе, эштән соң кибет чиратларында изелгән халык җиңел сулап куйды. Күпчелек бу көнне гаиләләре янында, өйдә генә үткәрергә карар кылды.

Әнә шул көнне бер зәңгәр милиция машинасы, сиренасын ачы сызгыртып, Казан урамнары буенча узды да район эчке эшләр бүлеге янына килеп туктады.

Ике милиция сержанты машинадан пөхтә генә киенгән уртача буйлы ир-атны сөйрәп төшерделәр һәм, беләгеннән каптырып, бүлеккә алып керделәр.

– Куркыныч зат бу, хәзер үк ябып куярга кирәк! – диде аларның берсе кизү торучы майорга.

Теге адәм тартышты, карышты: «Япмагыз мине! Япма­гыз!» – дип ялварды.

– Лыгырдама! Бандит! – дип, милиционерлар аны тимер ишекле салкын бүлмәгә бикләделәр.

– Бандит! – дип кабатлады сержантларның берсе. Икенчесе:

– Юк, бу гади бандит кына түгел, моннан башка төрле җи­наять исе килә, – дип, аңа каршы төште.

Сержантлар беркетмә язарга кереште. Майор соңгы вакытларда милиция тарафыннан эзләнүче аеруча куркыныч җинаять эшләре теркәлгән калын папканы ачты.

«Яфрак» кафесы хезмәткәрләрен үтереп акча урлаган Фәлән Фәләнов турында мәгълүматлар. Икенче аен иректә йөри, һаман эзенә төшеп булмый».

Юк, әлеге бәндәгә туры килми.

«Лифтларда, подъездларда яшь балаларны көчләп, үтереп йөргән рецидивист Фәлән Фәләнов турында мәгълүматлар».

Юк, моңа да туры килми.

«Россия президентына һөҗүм оештырырга өндәгән Фәлән Фәләнов хакындагы мәгълүматлар».

Туры килми. Ул түгел.

«Тоткын» ишекне дөбердәтергә тотынды. Милиционерларның берсе, беркетмә язудан аерылып, аны «тынычландырып» чыкты.

Беркавымнан «тоткын» камераны яңгыратып көләргә кереште. Карурманда Шүрәле кытыклаган кеше кебек шырык-шырык көлә иде ул.

Бу юлы «тынычландырганны» көтмәде, үзе туктады һәм үзалдына: «Әллә акылдан яздым инде?» – дип, шомланып уйлана башлады.

Юк. Үз акылында иде шикелле...

Якшәмбе көнне ул таң белән үк уянды да шәһәр кырыендагы бакчасына барып килергә ниятләде. Әүвәл үзе белән хатынын да ияртергә уйлаган иде, аның бик тәмләп йоклаганын күргәч, уятырга кызганды – бер башы китте.

Урамда яңгыр туктаган, кояш чыккан. Көн матур булгач, кәеф тә күтәренке. Ул автобус тукталышына атлады. Күршесе су түгәргә чыккан иде, баш кагып кына исәнләштеләр дә аннары тегесе сүз булсын өчен генә:

– Кая болай иртәләдең? – дип кызыксынды.

– Бакчага барып кайтам әле. Яңгыр җирне казып бетермәде микән, – диде ул һәм юлын дәвам иттерде. Күршесе сүз булсын дип кенә кызыксынса да, аның җавабына бик аптырады. «Бакчасы юк бугай ич моның?!» – дип гаҗәпләнде ул.

Автобус озак көттермәде. Тукталышта кеше дә күп түгел иде. Ул утыргычларның берсенә барып чүмәште дә уйга чумды.

Кичә хатынын юкка орышып ташлады – шуңа үкенде. Хәер, хатыны үзе гаепле инде. Үзгәрде бит, элек мондый ук түгел иде. Бергә-бергә унбиш ел гомер итәләр. Моңарчы сүзгә килгәннәре булмады. Хәер, үзе гаепле дип... Хаклык та бар шул аның сүзләрендә. Утын сарае кебек шыксыз фатирда унбиш ел торып кара әле син! Тавыш та гел шуның аркасында гына чыга.

Югыйсә оешмаларында иң дәрәҗәле хезмәткәрләрдән санала ул. «Фантазия» дип аталган әлеге оешма аның идеяләре аркасында ун ел буе беренчелекне яулап бара. Кырык биш яшендә генә булуга да карамастан, әллә ничә медале, том-том мактау кәгазьләре бар.

Ә хәлеңә керик дип кыл да кыймылдатучы юк.

Өч бала үстерә алар. Беренчесе – малай. Малайга иптәшкә икенчесен алып кайтырга уйлаганнар иде – рәхмәт төшкере, Ходай бу юлы юмарт булды – игезәк кызлары туды. Балалары медальләр һәм мактау кәгазьләре белән уйнарга бик яратса да, аларны тәрбия кылу өчен бүтән «кәгазьләре» эш хакына ике-өч көн кала ук бетә китә дә бәладән буш сөт шешәләре коткара.

«Нишлисең инде, заманалары катлаулы бит! Бездә генә болай түгелдер! – дип юата алар үз-үзләрен. Гаиләдә иң әүвәл бәхет белән сәламәтлек кирәк дип уйлый ул. Ә уйларга, хыялланырга бик ярата.

Әнә малае каядыр качкан да, игезәкләр өй бетереп аны эзлиләр. Бер бүлмәгә кереп карый алар, икенчесенә, өченчесенә... Арып-талып бетәләр – абыйлары юк та юк. И нарасыйлар, фатир иркен булгач та кыен тагын үзләренә, бүлмә саен эзлисе бар. Аптырагач, дүртенче бүлмәдә «Фантазия» өчен яңа идея иҗат итеп утырган әтиләре янына килеп ярдәм сорыйлар. «Вакытым юк, әниегез белән бергә эзләгез», – ди ул, мыек астыннан елмаеп, «Әни ваннада кер уа бит!» – ди игезәкләрнең берсе. Ә-ә-ә, әйе шул, әниләре, кер уам, дигән иде шул... ваннада... кайнар суны краннан гына агызып. Шөкер, су ташыйсы, кайнатасы, түгеп азап­ланасы юк.

Менә тагын бер хыял.

Эш хакы алырга ун көнләп вакыт бар икән әле. Аларның ишеген күрше хатыны шакый. Пенсиягә кадәр ун сум акча сорап торырга кергән. «Нишләп унны гына бирәсең, күбрәк бир, тилмереп йөрмәсен!» – ди ул хатынына, кырыс тавыш белән.

Һәм башка төрле хыяллар. Алар иксез-чиксез.

Һәй, рәхәт тә инде ул хыяллана белгән кешегә. Ичмасам, үзеңне азга гына булса да кеше итеп тоясың...

Чү! Тагын бер хыялы онытылып калган икән әле. Мәсәлән, еллык ял вакыты килеп җитте, ди. Ул «шабашка»га чыгып китми. Гаиләсе белән әти-әнисе янына, туган авылына кайта.

Хәер, хатыны ял вакытларын диңгез буенда уздырган танышлары турында сөйләргә ярата. Имеш, тегендә барганнар, монда әллә ниләр күргәннәр. Ә диңгез суында коенуы шулхәтле рәхәт икән, кояшы тәнгә шултиклем сихәтле икән!..

Танышлар дигәннән, күптән түгел аның хатыны бер ахирәтенең өендә булган. Тегесе ире алып кайткан зиннәтле күлмәкләре һәм башка чүпрәк-чапраклары белән мактанган. Ике яшьлек баласының трусигына хәтле Италия маркасы сугылган икән. Ул өендә затлы чит ил савыт-сабалары, кызының курчагы ике-өч телдә сөйләшә белә, ди.

Мактана-мактана авыз сулары корып беткәч, берзаман хуҗабикә зиннәтле күлмәкләрен туздырып ташлаган да, дөньяда мин иң бәхетсез кеше дип, елый-елый зарланырга керешкән. «Ул томана сәнгатьнең «с», әдәбиятның «ә» хәрефен дә аңламый! Гомер эчендә бер театрга, концертка барганыбыз юк! Фатирны басарлар дип курка. Аның байлыгын саклап көннәр буе өйдә утырам. Бер артистның исемен белми, мин көйли башласам тукта, башым авырта, дип тыя. Ичмасам, бер рәхәтләнеп кибет чиратларында торыр идем. Балаларга сөтне дә шофёрыннан ташыта бит!» – дип такмаклый-такмаклый күз яшьләрен түккән, ди.

Хатыны бу хакта кайтып сөйләгәч, икесенең дә күңелләре булган иде. Шул хәл исләренә төшсә, әле дә дөнья мәшәкатьләре онытылып торгандай була.

Белмим, кеше кайгысына нигә шулай куана торганнардыр инде!..

И-и-и, хыяллар, хыяллар!.. Әле ярый сез бар!.. Әгәр дә мәгәр бичара адәм баласы хыяллана да белмәсә нишләр иде икән, ә?

Атна башында ук, киләсе якшәмбедә бакчага барырмын дип хыялланган иде ул. Хатыны белән икәүләшеп... Менә ялгыз башы гына килде әле.

Ул автобустан бакча тукталышында төшеп калды. Монда бүген беренче булып ул аяк баса икән – төп ишек янындагы пычракта аяк эзләре күренми.

Бакчалар ширкәтен әйләндереп алган биек коймадан ерак түгел генә урнашкан өй янына килеп җиткәч, беркавым кесәсеннән ачкыч эзләде. Аннары, нидер исенә төшеп, бусагадан читтәрәк яткан шифер кисәген күтәреп, ачкыч алды.

Өй эченә үтәр алдыннан, бик озаклап табан астына ябышкан пычракны чистартты. Тәрәзә пәрдәләре корылган иде, аларны ачып куйды, идән уртасындагы урындыкны стена буена этте.

Бу пычракта бакчада әллә ни майтарып булмый инде. Су сибәсе юк, җир дымга туенган.

Ул өстәл өстендәге электр плитәсенә чәйнек утыртты да идән себерергә кереште. Бу эшен тәмам кылгач, өйалдына чыкты. Түбәнең бер шиферы кубып, шуннан яңгыр суы үтә башлаган. Ул озын баскыч алып килде дә, кадак-чүкеч алып, түбәгә менеп китте, анда эшне бетерде.

Шулчак өе кырыенда таралып, төрлесе төрле җирдә аунап яткан такта кисәкләренә күзе төште. Аларны да өеп куйды ул. Йөри торгач, бүтән төрле эшләре дә килеп чыкты, иренмәде, һәммәсен дә тәртипкә салды.

Аннары өйгә керде. Чәйнек кайнап чыкмаган иде әле. Ул идән уртасына басып беркавым уйланып торды да, икенче бүлмәгә керә торган ишеккә күзе төшеп, шунда атлады. Монысы караңгы, тәрәзәсез бүлмә иде. Ут кабызды. Идәндә аунап яткан мендәрләрне караватка алып куйды, караватның япмасын рәтләде.

Килде, күрде. Чәй эчеп алгач кайтып китсә дә була. Шундый ният белән чәй хәстәрли башлады. Кинәт кемдер тәрәзә шакыды. Үрелеп караса, эт тә юк. Аптырап, ишеккә юнәлде. Аны ачам дигәндә генә, ул үзе ачылып китте, бусагага абынып, чак кына йөзтүбән мәтәлмичә калды. Изүеннән әзмәвер кебек бер егет каптырып алды, икенчесе авызына сукты. Өченчесе, артына чыгып, беләге белән муеныннан кысты.

– Бакча басарга кердеңме? – дип ысылдады изүеннән тоткан әзмәвер. Көтелмәгән бу хәлдән аптырап калган иде ул, ни дип тә җавап бирергә белмәде.

– Телеңне йоттыңмы әллә? Синнән сорыйлар бит!

Аны өй эченә этеп керттеләр дә, почмактагы урындыкка утыртып, карават җәймәсе белән кулларын артка бәйләп куйдылар. Җәймә аның аякларын бәйләргә дә җитте.

Әлеге адәмнәр яңа гына кырына башлаган унтугыз-егерме яшьлек егетләр иде. Өчесенең дә чәчләре кып-кыска итеп алынган, өсләрендә джинсы костюм-чалбар. Әзмәвернең куллары көрәк чаклы, борыны кавказ халыкларыныкы кебек, күзләре учакта сүнәр-сүнмәс пыскыган күмер кисәкләре сыман. Икенчесе хамса балыгы кебек юка. Өченчесе тәбәнәк буйлы, базык гәүдәле.

Әзмәвер өйгә яшь кенә бер кыз ияртеп керде һәм, «тоткын»ның авызындагы чүпрәкне алып:

– Аракы, самогон, брашка! – дип җикеренде.

Ул ни дип тә җавап бирергә белмәде. Бая базык буйлы егет-бәндә авызына тондыргач, фикерләре чәчелгән иде, ни теләгәннәрен аңлап җиткермәде.

Әзмәвер аның белән маташкан арада, Хамса балык караңгы бүлмәдәге карават астыннан өч литрлы банка күтәреп чыкты.

Теге кыз, өстәл янындагы өченче егет белән ни хакындадыр сөйләшеп, чырык-чырык көлеп утыра иде. «Тоткын»га игътибар да итмәде. Югыйсә кыз бала, миһербанлык күрсәтеп, үзен коткарыр дип уйлаган иде.

Әзмәвер банканы алып, андагы сыеклыкны стаканнарга агызгач, барысы да чәүкәләр сыман өстәл тирәли урнашты. Аның турында бөтенләй оныттылар.

Банкада көмешкә булып чыкты бугай, пырхылдый-пырхылдый эчтеләр, дөньяның юк-бары хакында иң тозсыз сүзләр кулланып сөйләшергә, хихылдашырга керештеләр.

«Әзмәвер» стаканнарны янә тутырды һәм: «Казандагы иң гүзәл королева өчен!» – дип гөрелдәде дә көмешкәсен яртылаш уртлап куйды, йөзен сытып, кул аркасы белән авызын каплады, икенчесе белән кабымлыкка үрелде. Ләкин кире уйлап, янәшәдә утырган кызның изүләрен чишәргә кереште, үзе: «Тизрәк! Закуска кирәк!» – дип мыгырданды. Кыз чикылдап көлә-көлә күлмәк сәдәфләрен ычкындырды, шәрә күкрәкләре ачылып китте. Әзмәвер шунда борынын төртте дә беркавым мышнаганнан соң үпте һәм: «Шәп! Шәп!» – дип акырды. Кыз кендегенә салкын борчак салгандай кытыкланып, кыланчыкланып көлде, ул көлгән саен шәрә иңбашлары шәфәкъ сыман матур булып сизелер-сизелмәс кенә алсуланды; мескен әнкәсенең җаныннан яралган күзәнәкләре уяна барды.

Аны бар дип белмәделәр. Оныттылар. Фикерләрен тәртипкә китерә башлаган иде инде ул. Кулларын, аякларын ычкындырмакчы булып карады – барып чыкмады, шактый нык бәйләнгән иде. Ахырда: «Беткән баш беткән, ни булса, шул булыр», – дип, тыныч кына көтә башлады.

Кыз да, үз стаканын эчеп куйгач, «кабымлыкка» дип, Әз­мәвернең иреннәренә үрелде. Тегесе, иелә төшеп, кызның җил­кәсенә кулын салды һәм кофтасын биленә сыдырып төшерде. Мәхәббәт «алиһәсе» бил тиңентен шәп-шәрә калды.

Ул бая, азга гына үз халәтен онытып торган чагында, карап сокланган яшь тәннең матурлыгы, затлылыгы хәзер тоныклангандай булды, сүле аккан йонсыз тавык тәне төсен алды.

Әзмәвер кызны урыныннан торгызды да «тоткын» янына алып килде.

Ул, үзеннән ике карыш кына ары басып торган шәрә кыз балага караудан оялып, башын читкә борды. Әзмәвер исә аның иягеннән тотып, үзенә каратты да:

– Акчаң бармы, идиот! Гүзәлкәйдән авыз иттерәм! – дип ысылдады. Кыз, иелеп, шәрә күкрәген «тоткын»ның борынына төртте. Тегесе тыны кысылып буыла башлагач кына тураеп басты һәм өйне яңгыратып тычкан баласы кебек чикылдарга кереште.

Шуннан соң аның янына бүтән килүче булмады. Эчтеләр, эчтеләр дә Әзмәвер белән тычкан тавышлы кыз караңгы бүлмәгә кереп югалды. Өстәл янындагылар өч литрлы банканың төбенә үк җитәргә ныклы карар кылдылар.

Әзмәвер караңгы бүлмәдән чыккач, теге икәве дә бер-бер артлы кызның «хәлен» белергә керделәр.

Тәрәзәсез бүлмәнең идән астында берөзлексез тычканнармы, күселәрме чинашты...

Банканы бушаткач, «йорт хуҗалары» көлешә-көлешә чыгып китте. Ул шул халәтендә утырып калды.

Шапылдатып ишек ябылуга, тыпырчынып-селкенеп, тагын бер мәртәбә аяк-кулын ычкындырырга талпынды. Тырыша торгач, иң беренче эш итеп авызындагы идән корыткыч чүпрәкне чыгарды. Башы коточкыч шаулый, гәүдәсе дер-дер калтырана иде. Ул беркавым хәл җыеп утырды да, аннары соңгы көченә тырмашып, ниһаять, җәймә-богаудан котылды.

Җәймәне караватка ташлап, ишеккә барам дигәндә генә, өйгә пистолетларын алга сузып, ике милиционер атылып керде. Һәм аның болай да сызлаган-сыкранган кулларын артка каерып, эткәли-төрткәли урамга алып чыгып киттеләр. Каршыларына маңгай чәчләре пеләшләнгән, томанлы күзлек кигән агай очрады. Милиционерларның берсе аңа:

– Йортыгызны кереп тикшерегез, әйберләрегезне барлагыз! Югалган нәрсәләр турында бүген үк хәбәр итәрсез! – диде.

Аны зәңгәр билле машинаның эт оясы зурлыгындагы бүлеменә төртеп керттеләр. Машина, Фарсы култыгы сугышын башлаган төп җинаятьчене Ак йортка илткәндәй, шәһәрнең якшәмбе тынычлыгын бозып, сиренасын улата-улата, алга томырылды.

* * *

«Тоткын» шаркылдап көләргә керешкәч, беркетмә язып утыручы сержантларның берсе, аны тагын бер мәртәбә «тынычландырып» чыгу нияте белән, урыныннан кузгала башлаган иде, икенчесе итәгеннән тартып:

– Йөрмә, үзе туктар. Ул кешене кызгана башладым инде мин, – диде.

Дөрестән дә, көлүеннән үзе туктады ул. Салкын, таш салкыны иде камерада. Шулмы, әллә уй-фикерләреме айнытты аны. «Бүген – якшәмбе. Анысы – тәгаен. Әйе шул, дөрес, мин үз акылымда. Иртән тордым. Хатын йоклый иде. Аны уятмадым. Шуннан соң өйдән чыгып киттем. Күрше очрады, су түгәргә чыккан иде. Әйе, су түгәргә. Чөнки безнең утын сараенда канализация юк. Суын урамнан ташыйбыз. Мин, димәк, үз акылымда. Шуннан... шуннан соң киттем... Бакчага дип... Күршемә дә шулай дидем. Тик... тик... туктале, тукта... Нинди бакчама дип киттем соң әле мин? Ә-ә-ә?.. Каян килгән бакча ул миңа?!

Тимер ишек ачылып китүгә, аның уй агышы өзелде.

– Чыгыгыз, – ди милиционер. Ул, кире уйлый күрмәсен­нәр тагын дигәндәй, ишеккә атылды.

Сержантларның берсе өстәл артында утыра, кизү майор фуражкасын кулына тотып башын кашый, урындыкка ул бакчада күргән пеләш маңгайлы агай чүмәшкән. Агай аны күргәч, майорга:

– Кабатлап әйтәм, бу кешенең бернинди гаебе юк. Җибәрегез сез аны. Минем бакчага керүчеләре бүтәннәр аның. Алар мин югында бакчада еш «кунак» булалар. «Без икенче килгәндә карават астында тагын само... аракы булсын, югыйсә йортыңны яндырабыз!» – дигән язу калдырып китәләр. Мин ул язуларны җыеп барам, берсен сезгә дә күрсәттем, – диде.

– Алайса, бу кеше синең бакчада нишләгән? – дип сорады майор, башын кашуын дәвам итеп.

– Никме?.. Ник дип инде... Ялгышкандыр, бутагандыр... Бакчадагы бар әйберем дә исән. Киресенчә әле...

– Нәрсә «киресенчә»?

Пеләш маңгай бераз уйланып торды:

– Киресенчә дип болай гына әйтүем. Мин сезгә дөресен сөйләп бирдем. Бакчага азгын малайлар кергән. Сез шуларны хөкемгә тартыгыз. Җелегемә үттеләр.

– Безнең һәр азгын артыннан йөрергә вакыт юк. Җитдирәк эшләребез дә бар. Аңлашылдымы?!

– Аңлашылды. Бик.

Шулчак телефон шылтырады, майор трубканы алды һәм «тоткын»ның исем-фамилиясен, туган елын, адресын әйтте. Аннан соң «рәхмәт» дип, кире куйды да, аңа таба борылып:

– Ялгышлык килеп чыккан. Сез без эзләгән кеше түгел икәнсез. Китәргә мөмкин, – диде.

Ул, котылуына сөенеп, ашыга-ашыга ишеккә атлады, кире уйлап тагын теге салкын бүлмәгә тыгып куярлар дип курыкты.

Урамга чыккач та туктап тормады, әлеге йорт яныннан ераграк китәргә ашыкты. Тизрәк өенә кайтып тынычланырга һәм саф баш белән күргәннәрен шәрехләп, акылына сыйдырырга, кылган гамәлләренә ачыклык кертергә кирәк иде.

Беркавымнан артыннан теге пеләш маңгайлы агай куып җитте.

– Әй әфәндем, энекәш, дим, туктале, бер сүзем бар иде!

Ул туктамады, адымнарын гына акрынайтты.

– Энекәш, дим, әйт әле, минем бакчадагы такталарны тәртипләп сез өйдегезме?

– Мин.

– Нигә? Мин сине белмим бит!

Ул бу сорауларга ни дип җавап бирергә дә белмәде. Хәер, нәрсә дип җавап бирсен инде? Аптырагач:

– Яңгыр астында таралып яталар иде, – диде.

– Түбәне дә син кадакладыңмы?

– Мин.

– Нигә? Син мине белмисең ич!

– Мин тәртип яратам.

– Кызык кеше син... Өйалдын да син тәртипкә керттеңме?

– Мин. Чүп-чар белән тулган иде.

– Әйе шул, дөрес.

– Син үзең кем?

– Химик... Синең үз бакчаң бармы?

– Юк икән.

– Әйдә, мин сиңа үземнең бакчаны сатам, ә? Алыгыз, әгәр дә ошаса инде. Мин туйдым. Аны карарга кешем дә, рәтем дә юк.

– Кирәкми! – диде ул, пеләш агай ягына күз ташлап.

Әүвәл «сатып алырлык акчам юк» димәкче иде, аннары бу фикереннән кире кайтып:

– Үзем салам мин. Салачакмын. Яңаны. Идел буенда, – диде. Ул адымнарын кызулатты һәм үзалдына гына: – Алла боер­са, – дип куйды.

Тәкъдим итү: