рәсми сайт

Сыңар канатлы фәрештә

Сабирулла карт бәрәңге бакчасындагы тупылга өр-яңа нарат такталарыннан сыерчык оясы ясап куйды. Аннары читкә, лапас янына ук китеп, үз эшенә сокланып карап торды. Мондый ләззәтне аның инде күптән татыганы юк иде.

Бу уй аның башына, карчыгы Маһитап гүр иясе булгач, узган көз үк килгән иде. Дөнья мәшәкатьләре белән шушы көнгә чаклы кулы җитмәде. Моннан бер ай элек, авырып түшәк өстенә егылгач, әйткән нәзерем тота ахры дип, күңеленә шик керде. Менә бүген, алҗыган гәүдәсендә бераз көч сизүгә, таңнан ук торып, утын әрдәнәсе өстендә яткан такталардан оя әмәлләде.

Кичә төш вакытларында бәрәңге бакчасы артындагы инешнең бозлары шартлап ярылырга кереште. Стена ярыкларыннан, череп тузанга әйләнә башлаган мүк арасыннан үтеп, яз өйгә тереклек сулышы өрде. Картның гәүдәсе җиңеләеп, сөякләре җылынып китте. Нәзере җиренә җиткерелгәч, күңеле тынычланып калды.

Аннары, тәненә җыела башлаган көчен сынап карарга теләгәндәй, сул беләгенә шыгырдап торган каен утынын күп итеп төяде дә сарайдан өйалды бусагасына чаклы түшәлгән таш сукмак буенча атлады. Бусагага күтәрелгәнче, тупылның җыерчыклы каралҗым кәүсәсен яктыртып торган сыерчык оясына тагын бер мәртәбә күз салды. Авырудан айныган хәлсез гәүдәгә утын күтәрү ярамадымы, кинәт башы әйләнеп, картның күз алдында сыерчык оясы ике булды, аннан соң утлы нокталарга әверелеп сикерешә, биешә башлады. Сабирулла, кочагындагы утыннары белән бергә дөбердәп, өйалды бусагасына ауды. Язгы карның юеш салкыны суга әйләнеп тәненә үтеп керә башлагач кына исенә килде ул һәм чәчелгән утыннарны җыеп, ухылдый-ухылдый, мич алдындагы ләгәнгә кертеп ташлады. Тизрәк өен җылытып, киемнәрен алмаштырмаса, хәленең мөшкел булачагын аңлады Сабирулла. Калтыранган куллары белән мичтәге утыннарны тергезеп җибәргәнче шактый гомер үтте. Аннары ул бишмәтен ишек катындагы чөйгә элде дә, мич авызына килеп, сөякләренә кадәр туңган гәүдәсен җылытырга кереште. Шул халәттә байтак торды. Шарт-шорт янган коры утынның утлы күмере сакалына чәчрәп, борынына көйгән ис бәрелгәч кенә, мич яныннан торып китеп, чишенми-нитми, түшәгенә ауды.

Ярты сәгатьләп ятканнан соң, картка эссе булып китте, пинжәген салып, идәнгә ташлады.

Бераздан уң колагы шауларга тотынды. «Тагын килде», – дип уйлады карт. Сыңар канатлы фәрештә янә Сабирулланың иңбашына кунды. Карчыгы үлгәннән бирле газаплый инде Сабирулланы. Моңарчы төнлә генә килгәли иде. Бүген менә иртәдән үк борчырга кереште.

Фәрештәләр турында кечкенә вакытта әнисе сөйли торган иде. Имеш, бөтен кешенең дә ике иңбашында ике фәрештә утыра. Сул яктагысы – кешенең кылган начарлыкларын, уңдагысы изге эшләрен язып бара икән. Теге дөньяда кешене дә менә шул язылганнар буенча хөкем итәләр, ди.

Балачакта бу сүзләрне авызын ачып тыңлаганын әле дә хә­терли Сабирулла. Фәрештәләрне тотып карарга теләгәндәй, иң­башларын сыпырып та куйгалый иде. Үсә төшкәч, ул, моның матур әкият кенә булганлыгын аңлап, үзеннән-үзе көлә торган иде.

Карчыгы үлгәннән соң, әллә Сабируллага бала чагының беркатлы акылы яңадан кайттымы, әллә авыл кырыендагы зиратта кычкырышкан козгыннар тавышына ешрак колак сала башладымы, анысын тәгаен генә әйтә алмый, әмма балачак хатирәсе аны тагын шомландырырга кереште. Бәлки, артына әйләнеп, узган гомерен исенә төшергәнгә шөбһәләнәдер күңеле? Ләкин аз-маз сизенә дә шикелле: фәрештәләрнең берсен, уң як иңбашындагысын, кыерсытты бугай. Ул фәрештә аның күз алдына сыңар канатлы булып килә.

Бу гөнаһлы тормышта яшәгәндә кеше кылган изгелекләр шаһитының – уң иңбашында утырган фәрештәнең – сыңар канатлы икәнен сизгәч, Сабирулланың башына икенче кайгы да оялады. Гомере буе җыйган байлыгы кем кулына калыр? Бу уй хәтта үлемнең үзеннән дә куркынычрак, шомлырак иде кебек.

Якты дөньяда алтмышка кадәр яшәп, хатыны гүр иясе булгач, Сабирулла беренче мәртәбә, үзәге өзелеп, балалары булмавына үкенде.

Шуннан бирле үз-үзе белән бәхәсләшеп яшәде ул. Кайчак үзен язмыштан өстенрәк, көчлерәк итеп тә хис итте. Андый вакытларда күңеле дә нидер өмет иткән төсле талпынып куйгалый иде.

Кыш буе май күрмәгән ишеге чыелдап ачылды. Бусагада бишмәт өстеннән зәңгәр халат кигән күрше хатыны Алтынбикә күренде. Яше кырыктан узган бу тол хатын, Маһитап үлгәннән бирле, көн саен кереп, Сабирулланың ашарына пешерә иде.

Алтынбикә, кәҗә мамыгыннан бәйләнгән калын шәлен баш артынарак шудырды да түшәм ярыкларын санап яткан Сабирулла янына килеп, хәлен сорашты. Аннары, кәзәнкәдәге савыт-сабаны шалтырата-шалтырата, ашарга әзерләргә кереште.

– Мичтә бәрәңге тәгәрәтеп ал әле, Алтынбикә, – диде Сабирулла. Алтынбикә, кәстрүл тотып, идән астына төшеп китте.

Шулчак Сабирулла беренче мәртәбә: «Баскычта аягы тая күр­мәсен тагы», – дип, хатын өчен борчылып куйды. Күршесе керер алдыннан гына уянган өмете күкрәк читлеген җимерердәй булып тыпырчына башлады. Идән асты авызыннан Алтынбикәнең яшел яулыгы күренгәч кенә Сабирулла җиңел сулады: егылмаган икән...

Бәрәңгеле кәстрүлен дыңк иттереп идәнгә утыртканнан соң, Алтынбикә капкачны япты. Сабирулланың хәлсез йөрәгенә көч кереп киткәндәй булды. Ул, гыжылдавын басар өчен, тынын кыса төште.

Хатын, мичне томалап, бәрәңгеләрне тәгәрәтте дә идән себе­рергә тотынды. Сабирулла да башын юрган астыннан чыгарды. «Хәзер әйтәм! – дип уйлады ул. – Сузарга ярамый, әйтәм».

Маһитап үлеп, бер ай узганнан соң, авылдашлары Сабируллага берничә тол хатынны димләп карады. Шушы арада гына өченче иреннән аерылып кайткан мут күзле хатын Җәүһәрия бигрәк тә өметләнеп йөрде. Авылда яшәргә йорты да булмаганлыктан, ул апасына кайтып сыенган иде. Ләкин Сабирулла: «Аңа өйләнмим!» – дип, кулын гына селтәде. Тик менә сыңар канатлы фәрештә бик еш борчый башлады. Ялгыз гына яшәүләре ай-һай кыен икән, бигрәк тә төннәрен шомландыра. Ә Алтынбикә аның өчен менә дигән! Карт димәсә генә инде.

– Алтынбикә, кил әле монда.

Хатын, тагын нәрсә инде дигәндәй, башын күтәрде, Саби­рул­ланың үзенә төбәлгән карашын күргәч, идән уртасында өелгән чүп өстенә канатын ташлады да карават янына килде.

Сабирулла янәшәдәге урындыкка күрсәтте:

– Утыр әле.

Үзе караватыннан торды. Алтынбикә, Сабирулланың гадәти булмаган карашыннан берәр нәрсә укырга теләгәндәй, аннан күзен алмыйча, күлмәк итәкләрен җыя төшеп, урындыкны үз янына тартты.

– Җә?..

Сабирулла елмайгандай итте. Аннары, кинәт җитдиләнеп:

– Син, Алтынбикә, минем тормышның тазалыгын беләсең инде, – диде.

Авыл халкы Сабирулланың, череп баеган карун икәнен күп­тәннән сөйләсә дә, Алтынбикә «беләм» дияргә яхшысынмады, бары иңбашларын гына сикертеп куйды.

– Хисабын әйтсәм, байлыкның дим, күзләрең маңгаеңа менә­чәк. Менә шул байлыгым ятка кала. Мин алай озак яшәмәм, үләрмен инде.

Хатын аны авыру кешене юата торган гадәти сүзләр белән юатырга керешкән иде, Сабирулла кул гына селтәде.

– Син минем балаларым юк икәнне дә беләсең. Байлыгым әрәм калачак. Әйдә, Алтынбикә, күченеп кер минем йортка!

Иртәгә ахырзаман дисәләр, Алтынбикә, бәлки, бу хәтле үк гаҗәпләнмәс тә иде. Картның сүзләрен ишеткәч, ул ни кычкырып көләргә, ни еларга белмичә тынсыз калды. Бераз башы да әйләнеп киткән кебек булды. Шулай да беравыктан ирен читләренә саран елмаю эленде. Аннары инде, көлеп җибәрмәс өчен, авызына яулык кырыен китереп:

– Соң, «озак яшәмәм» дисең бит... – диде.

Сабирулланың йөз-кыяфәте үзгәрешсез калды.

– Күп дигәндә ике-өч ел.

– Соң?

– Син миңа бер бала табып бир. Үзем үлгәч, бөтен акчаларым, байлыгым сезгә калыр.

Алтынбикә урыныннан капылт кына сикереп торды да карават башыннан бишмәтен йолкып алды һәм:

– Өйләнер исәпләрең дә булгач, авыруың ялган икән, картлач. Тамагыңны үзең туйдырырсың, – дип, пыр тузынып чыгып китте. Шул арада ишектән кереп өлгергән яз һавасы Сабирулланың йөзенә килеп бәрелде.

Гаҗәп хәл: Алтынбикә керер алдыннан гына Газраил көтеп яткан карт әлеге сөйләшүдән соң яшәреп киткәндәй булды. Таш белән бастыргандай изеп, кысып торган авыру, мәче баласы кебек йомарланып, бөтерелеп, гәүдәсенең кай төшендәдер йокыга талды. Кайчак кискен хәрәкәтләнгәндә генә, мәче баласының үткен тырнаклары тәненә тиеп-тиеп ала иде.

Алтынбикә куеп киткән бәрәңгеләр пешеп, өйгә тәмле ис таралды. Сабирулланың ашыйсы килә башлады. «Карчыгым исән булса!» – дип уйлады ул, көрсенеп. Маһитап хәзер мичтәге бәрәңгеләрне кисәү агачы белән табакка тәгәрәтер, пешкәнлеген белү өчен һәркайсына кулын тигезеп алыр, аннары, табак өстенә ак тастымал каплап, өстәлгә китереп утыртыр иде. Түшәк өстендә оеп яткан картына:

– Тор, бәрәңге суына, – дияр дә үзе чоландагы газ пли­тә­сендә кайнап утырган чәйнекне алып керергә китәр.

Карчыгы юк шул инде. Ә берәр кызы яки килене булса?! Юк бит. Анысы да юк. Инде балалары булып та, аталарына ярдәм кирәк чакта әллә кайда читтә йөрсәләр? Әнә Сабируллалар үзләре дә үлеп яткан аналарының авызына бер кашык су сала алмадылар!.. Ә бит югыйсә биш бала үстеләр. Әтиләре сугышта үлеп калды. Өч сеңлесенең өчесе өч якка кияүгә китте. Сугыштан кайткан абыйсы, акча эшләргә дип, Себер якларына юл тотты.

Балаларының бишесе дә үз янында вакытта Суфия карчык еш кына: «Соңгы сәгатьләрдә авызыма су салсагыз, миңа шул җиткән», – дия иде.

Сабирулла ана җанлы булды. Әмма еллар авыр вакытта, бераз акча төшерү нияте белән, анасының хәер-фатихасын алып, ул да күмер чыга торган якларга китте. Берәр ел эшләгәч, кире кайтып, картайган әнисенә ярдәмче булу иде исәбе.

Бер ел дигәне өч елга сузылды. Ул авылына кайтканда әни­се – япа-ялгыз карчык – авызын су белән дә чылата алмыйча үлеп киткән. Сеңелләре дә абыйларыннан башка гына туй ясап өлгергәннәр.

Әнисенең чирәм каплаган кабер туфрагына ятып, үкси-үкси елады Сабирулла. Аннары әнисе дә үлгәч картаеп, нәүмизләнеп калган өйдә өч көн дөньяга чыкмыйча ятты да яңадан сукбайлыкка китте.

* * *

Мичтәге бәрәңгеләрне табакка җыеп, Сабирулла карт авызын пешерә-пешерә ашарга кереште. Шулчак урыс капка шыгырдап ачылды. Кулындагы бәрәңгесен авызына кабарга да онытып, карт керүче кешене көтте. Ишектән каенесе Шәрәф күренгәч кенә, бәрәңгесен, тоз суына манып, авызына озатты. Шәрәф, гадәттәгечә, кычкырып сәлам бирде, ак чүсинкәләрен бер-берсенә шап-шоп бәрә-бәрә ишек катында маташты, аннары пәке белән кырылган шома башындагы бүреген сыпырып төшерде дә түргә узды.

– Нихәл, җизни, тереләсеңме?

Сабирулла баш кагып кына җавап бирде:

– Әйдә, уз, бәрәңге ашыйбыз.

Шәрәф, бишмәтен салып, урындык артына ташлады.

– Сыерчык оясы ясагансың икән, җизни.

Җизнәсе, аның сүзләрен җөпләп, баш кагып куйды. Ан­нары:

– Кирәк бит, – дип өстәде.

– Минем онык та, сыерчык оясы ясыйм дип, әйбәт такталарны тураклап бетергән. Ярдым үзен.

Шәрәф, бер бәрәңге алып, учында әвәләде-әвәләде дә кире өстәлгә куйды. Шуннан, бик зур эш эшләргә җыенгандай, бишмәт кесәсеннән бер шешә аракы алып өстәлгә утыртты.

– Гаеп итмәссең бит, җизни?

Бу нәрсәне инде күптәннән авызына да алып караганы юк иде Сабирулланың. Бүген инде сихәтләнгәч, берәр чәркә тотып карау зыян итмәс, дәрт кенә өстәр дип уйлады.

– Әйдә, маташтыр. Әнә стаканнар тегендә.

Шәрәф акбашның бөкесен тартып алды да стаканнарга койды. Сабирулла ике генә йотып куйды, үтмәде. Аның каравы Шәрәф, йөзен дә сытмыйча, салганын эчеп бетерде.

Шешәгә бүтән кагылмадылар. Шәрәф тә урындыгын читкәрәк алып утырды. Күзе идән уртасында җыелып яткан чүпкә төште. Бая Алтынбикә идәнне себереп бетермәгән иде.

– Кызны җибәрермен, җизни, өеңне җыештырып китәр, – диде Шәрәф.

Сабирулла дәшмәде. Шәрәф аңа күз салды. Әле үткән җәйдә генә егетләр кебек йөргән җизнәсе шактый бетерешкән иде. Авыру шулай иткәнме, йөзе зәңгәрләнә башлаган, пәке белән тигезләп кырылган башына җыерчыклар кунган. Бары кечкенә зәңгәр күзләре генә һаман шул: аларга карап, җизнәсенең ачулымы, кәефлеме икәнен белеп булмый, аларга мәңгелек томан иңгәндер сыман.

– Их, җизни, балаларыгыз юк. Ичмасам, картайган көнеңдә ярдәмчеләрең булыр иде.

Караватта оеп утырган Сабирулла башын күтәрде, күзләрендәге зәңгәр томан сыеклана төште.

– Синеке дүртәү бит, ярдәм итәләрме соң?

– Һы, дүртәү шул. Тик аларның ярдәме кирәкми әлегә.

– Ике малаеңның берсе төп нигездә калдымы соң?

Аракы тәэсиреннән кайнарланган Шәрәф, җизнәсе алдында гайрәтләнеп, малайларын яклады.

– Укыган бит алар. Авылда нишләп ятсыннар? Син ишет­мәгәнсеңдер, олы улым Исрафилга орден бирделәр. Бик кирәкле машина уйлап тапкан. Кичә зур нәчәлникләреннән карчык белән минем исемгә рәхмәт хаты килде.

Шәрәф, үзе дә сизмичә, күкрәгенә сугып алды. Гүя орденны аның түшенә такканнар иде.

Сабирулла дәшмәде. Шәрәф тә бераз сүрелә төште. Аннары, капылт кына кузгалып, бишмәтен киде дә, бүреген кулында әүмәкли-әүмәкли:

– Ни, җизни, күрше авылда берәү бура сата икән, шуны белешеп кайтып килә идем. Исрафил дача салам, ди. Тик минем акча җитеп бетми. Ярдәм итеп тормассың микән? Малай шимбә көнне кайта, китереп бирер, – диде.

Сабирулла, беренче тапкыр күргәндәй, каенесенә озак карап торды.

– Миндә андый акча юк.

Җизнәсенең холкын Шәрәф яхшы белә иде. Шуңа күрә артык сүз көрәштереп тормады, ишеккә юнәлде.

Шәрәфнең акча соравы Сабирулланың күңелен күтәреп җибәрде. «Дүрт бала үстереп, минем янга теләнергә килгән. Балалар, балалар дип, тормышның рәхәтен дә татымый кала. Малайлары хәйләкәр, һаман аталарын суыралар, һы, шул кирәк, шәп булган. Телим икән, минем бүгеннән ун малай үстерерлек рәтем бар. Акча бөтенесенә дә баш шул», – дип уйлады ул. «Ун малай... Хәзер кайдан аласың инде аларны, элегрәк булса иде ул...»

* * *

Әнисенең вафатыннан соң яңа йорт-җир җиткерсә дә, өй­ләнергә ашыкмады Сабирулла. Туйга җитәрлек акчасы калды калуын. Әмма бер тәмен сизгәч, тагын да ишәйтәсе килде. Чәер исе аңкып торган нарат өйнең ишек-тәрәзәсенә иске такталар кадаклады да, күрше-күләннән йортка күз-колак булуны үтенеп, яңа сәфәргә юл тотты.

Кабат авылына кайтып төшкәндә, Сабирулланың яше утыз белән бара иде инде.

Егетнең башына өйләнү уе керде. Мал кадерен белгән, йорт җанлы кыз эзләде ул. Шулай йөри торгач, янә өч ел үтте. Әмма бер көнен дә бушка уздырмады. Акча бик аз төшә торган колхоз эшеннән ничек кирәк алай тайпылып, ике-өч иптәше белән балта эшенә кереште. Байлыгы арткан саен, Сабирулланың күзе кыза гына барды. Югыйсә элек акча аңа, яңа йорт салып, әнисен кадер-хөрмәттә яшәтү өчен генә кирәк иде. Шул исенә төшкән вакытларда, ул үзенең комсызлыгына үзе дә шаккаткалый иде. Тора-бара, байлык ишәйгән, акчасы күбәйгән саен, аптырау-гаҗәпләнүләр онытылып бетте.

Өйләнүенең икенче көнендә үк Сабирулла хатынын йорт-җир белән таныштырды да: «Малны арттырмасаң, үзе артмый ул. Бүгеннән башлап бу эшкә икәүләп керешәбез», – дип, колагына киртләп куйды.

Моңарчы апасыннан калган киемнәрдән башканы күрмәгән Маһитап, Сабирулланың байлыгына телен шартлатты да, җиңен сызганып, ире әйтмешли, бу байлыкны тагын да үрчетү эшенә тотынды.

Ул башта өч ел буе балага уза алмый йөрде. Үз авылларындагы фельдшер хатын, шәһәргә барып зур врачларга күренергә, дәваланырга киңәш итсә дә, Сабирулланың бу эшкә акча түгәсе килмәде. Бары өч ел узгач кына, язгы бер көндә, Маһитап үзенең күкрәк астында күптән көтелгән җан иясенең тыпырчынуын сизде. «Сыерчыклар безгә бәхет алып килә», – диде ул иренә.

Балалары булмаганга моңаеп, кимсенеп йөрсә дә, яз башында хатынының шундый хәбәр әйтүе Сабирулланы артык шатландырмады. Чөнки алда җәй, көз, эшнең нәкъ кайнаган чагы. Печән җыясы бар, утынын әзерләргә кирәк. Кыр эшләре беткәч, мунча салырга да уйлаганнар иде. Бурасы череп утыра. Мондый эшләрдә Маһитап – иренең төп ярдәмчесе, уң кулы.

Печәнен дә җыйдылар, күп итеп утын да әзерләделәр, июль аенда ук мунчасы да салынды. Көз кергәндә, Маһитапның билләре шактый түгәрәкләнгән иде инде. Ләкин ире аның өйдә генә ятуын өнәмәде. «Әниләр авырлы килеш урак та урганнар әле, бернәрсә булмаган», – дип уйлады.

Көз буе кача-поса колхоз басуыннан бәрәңге ташыдылар. Кыш көне алар ул бәрәңгене сата иделәр.

Беркөнне бәрәңге салынган капчыкны күтәргәч, Маһитапның эчендә нәрсәдер шартлап өзелгән кебек булды. Шул көнне Сабирулланың хатыны дөньяга үле бала китерде.

Әлеге хәлләрдән соң Маһитапның күкрәк астына бүтән бернинди җан иясе дә ояламады.

Инде менә Маһитап та юк, бала таба алмавына гаҗиз булып яшәде-яшәде дә каен астына кереп ятты. Көздән бирле Сабирулла ялгызы гына гомер итә һәм теге сыңар канатлы фәрештә...

* * *

Ачык тәрәзәдән кергән күбәләк стеналарга, түшәмнәргә куна-куна фырылдап очып йөрде дә, эңгер-меңгер иңә башлаган өйдә күңеленә хуш килерлек нәрсә тапмагач, кире тәрәзәгә таба атылды һәм пыялага сыланып тынып калды.

Сабирулла караватында ята иде. Күбәләкне күргәч, күңелен биләп алган шатлык картның авырудан алҗыган гәүдәсен җиңеләйтеп, савыктырып җибәргәндәй булды. Карават тимере шыгырдаган тавышка күбәләк өркемәсен дигәндәй, ул акрын гына торды да, бер аягында оекбашы юклыкны да онытып, тәрәзәгә таба атлады. «Килдеңме, газизкәем. Карчыгымның җаны булып килдеңме?» Карт, шулай сөйләнә-сөйләнә, рам читенә борыны белән кадалган күбәләккә үрелде. Әмма күбәләк, фырылдый-фырылдый, тәрәзә пыяласы буенча шуып йөрде дә, юл табып, урамга очты.

«Үпкәләгән. Сөйләшәсе дә килмәде», – дип пышылдады Сабирулла. Һәм, авыр сулап, кире караватка барып утырды. «Ник кенә бардым соң шул җен хатыны янына. Нинди шайтаннар котыртты! Әнә Маһитап та үпкәләгән».

* * *

Беркөнне, үзе ясаган ояга сыерчыклар килгәнне күреп, балаларча шатланып йөргән иде ул. Күрше-күләндә дә күренми әле сыерчыклар. Сабирулланыкына иң беренче булып килгәннәр. Шуннан соң ул мунча түбәсенә дә оя ясап куйды. Әмма бу оясы буш калды. Анда ара-тирә чыпчыклар гына кереп чыккалыйлар иде.

Сабирулланың иңбашына бу төнне сыңар канатлы фәрештә яңадан әйләнеп кайтты. Моңарчы фәрештәнең үз хуҗасы белән беркайчан да сөйләшкәне юк иде әле. Бүген сыңар канатын кагып алды да: «Язганнарымны укып күрсәтимме?» – дип, Сабирулланың колагына кайнар сулышын өрде. Сабирулланың бөтен гәүдәсе ут кебек кызыша башлады. «Куркасыңмы? – диде сыңар канатлы гарип фәрештә. – Курыкма, моннан соң мин синең яныңа көн дә килермен. Хәзер якын инде, мунча түбәсендәге сыерчык оясында гына яшим. Синең иңбашыңда миңа эш юк, бик күңелсез. Шулай да киләм. Мин синең яннан китәргә дә тиеш түгел. Эш булмагач, нишлим соң? Ә язганнарымны укымыйм. Укырлык берни дә юк. Әнә, бик теләсәң, сул иңбашындагы фәрештә укысын. Аның кара дәфтәре бик калын. Минем сиңа бер сорау гына бирәсем килә: үлгәндә, байлыгыңны кемгә васыять итәргә җыенасың? Кирәкми, җавап бирмә. Син аны үзең дә белмисең бит! Шуны онытма: мине син гарип калдырдың». Үзендә фәрештәгә каршы сүз әйтерлек көч сизепме, Сабирулланың да теле ачылды: «Гарип, имеш. Син гарип булсаң, мин япа-ялгыз әле монда! Менә берүзем, бер башым ятам!..»

Сабирулла шабыр тиргә батып уянды. Таң беленеп килә иде инде. Ул беркавым селкенмичә ятты. Күзгә күренми торган сыңар канатлы фәрештә төш белән бергә эреп юкка чыккан. Әмма уң колагы ут кебек кызыша.

Сабирулла киенеп тышка чыкты һәм мунча түбәсендәге сыерчык оясын колга белән җиргә бәреп төшерде. «Өйләнергә кирәк! – дип уйлады ул, ояның такталарын сүтә-сүтә, – бүген үк Җәүһәрия янына барам!..»

Җәүһәрия әллә ни карышмады: шул көнне үк, төенчеген күтәреп, Сабирулла йортына килде. Әмма Җәүһәриянең ирдән бәхете булмаган икән. Сабируллада бер көн яшәде, ике, өченчесендә, җиде төн уртасында сикереп торып, үзе белән күтәреп килгән төенчеген җыйнаганнан соң, стенага таба борылып яткан хуҗаны төртеп уятты:

– Китәм, Сабирулла абзый. Хәтта сандык тулы алтының булса да, кызыгып яшәр хәлем юк. Кияүнең менә дигәнен табам әле мин. Ә арка җылытыр өчен генә син башка кеше эзлә инде. Карт-коры бетмәгән, – дип чыгып китте.

...Аягы туңа башлагач кына, сыңар оекбашы юк икәнен искәрде Сабирулла. «Тәмам аңгырайдым, ахрысы», – дип сукранды ул. Инде савыгып кына киләм дигәндә, йөрәгенең тагын хәле юк. Моның сәбәбен үзен хур иткән Җәүһәриядән генә күреп, хатынның тетмәсен тетте. «Бар, гомерең буе, дуадак каз шикелле, ялгыз йөр шунда, бетле хәерче. Ул төенчегең белән генә ерак китә алмассың әле. Сандык тулы алтының да кирәкми, имеш. Эләксә, алай димәс идең әле. Миңа димәгәе...»

Сабирулла лып итеп караватына утырды. «Сандык, дидеме?! Нинди сандык? Каян белә? Әллә?..» Ул, хәлсез икәнен дә онытып, җәһәт кенә оекбашын киде дә сөртенә-сөртенә ишеккә таба йөгерде. «Тапкан! Чормадагы сандыкны тапкан. Кичә көндез югалып та торган иде, денсез хатын! Чормада мәче йөриме дип уйласам...»

Сабирулла, егетләрчә җитез хәрәкәтләр белән ике-өч бас­кычны бер итеп, чормага үрмәләде. Туфраксага күмелгән кечкенә тимер сандыкта гүя аның бу гөнаһлы дөньяда дәрт-дәрман бирер­лек бердәнбер иманы, соңгы куанычы һәм газап белән яшәгән гомере бикләнгән, карт шуларны уйлап, дегеткә буялган ата каз муены шикелле ялгызы тырпаеп утырган морҗа янына китте.

Сандык күмелгән туфракса өстендә ят эзләр, шикле билгеләр күренмәде. Сабирулла карт бермәлгә урынында тынсыз калды, үпкәсе бугазына килеп тыгылдымыни. Бераз хәл алгач, туфраксаны актарырга кереште. Сандык урынында иде. Сабирулланың йөзенә алсулык йөгерде. Ул, тынычланып, сандык янына чүгәләде.

Җәүһәрия кыек атып туры тидерде: чыннан да, сандыкта картның алтыннары бар. Акчага гына ышанып ятмады ул. Акча кәгазь генә бит, аны күсе дә кимерә ала. Алтын балдаклар, алкалар, беләзекләр исә яхшы саклана. Шуңа күрә Сабирулла аның чарасын алдан ук күреп куйган иде.

Түбә ярыкларыннан, тәрәзәгә эленгән пәрдә кырыеннан чормага утлы сызыклар сузылган. Маһитаптан калган кер бавында хатын-кыз кирәк-ярагы эленеп тора. Сабирулла, шуларны күргәч кенә, Җәүһәриянең чормада нишләп йөргәнен аңлады. Эчке киемнәрен кибәргә монда элгән икән. «Ишегалдына чыгарга уңайсызлангандыр инде, яшь килен булып төшкән иде бит».

Ул сандыкны ачты да, чүпрәкләрен тезеп, алтыннарын берәм-берәм санап чыкты, һәммәсе дә урынында, югалмаган, төп-төгәл. Сабирулла аларның исәбен биш бармагы кебек белә.

Сабирулла, алтыннарын учларына алып, йөзенә якын китерде. Түбә ярыгыннан сузылган көн яктысында ялт-йолт итәләр. Матурлар, авырлар, салкыннар... Һәм җансызлар... Карт аларны сандыкка кире салды да элекке урынына күмеп куйды. Сандыкны күрү шатлыгыннан туган ләззәтле хис тоныкланган, авырайган кебек булды. «Байлыгыңны кемгә калдырасың? Кемгә?! Кемгә?!» Картның кәефе кырылды. Ул, аякларын өстерәп, чорма баскычына таба юнәлде. «Байлыгың белән нишләргә уйлыйсың, нишләргә?! Нишләргә?!» Сабирулла баскычтан көч-хәл белән генә төште дә өенә керде. Алҗыган гәүдәсе түшәккә яткач таралып китте. Урамнан узган трактор тавышына уянып күзләрен ачканда, төш вакыты авышкан, кояш хәзер ишегалды ягына караган тәрәзәдән күренә иде. «Тәрәзәне юарга кирәк икән, – дип уйлады ул. – Алтынбикә дә күренми. Башка кермәс тә инде». Ләкин, шулай уйласа да, Алтынбикәнең керүен хәзер үзе үк теләми инде. Күңеле кайтты. Сәер кеше. Мә, ал, дип торганда, бушка килгән байлыктан баш тарталармыни инде!.. Алтынбикә шулай кыланса кылансын, әмма Сабирулла аңа барыбер ышанмый. Исе китмәгәнгә генә салына ул. Күрүен күрсә, күзләре тонар иде... Бәлкем, ул Сабирулланың сандыгын урларга план корып йөридер әле!

Бу уйлары картны бераз шүрләтсә дә, Алтынбикәнең үз чормасында мүкәли-мүкәли сандык эзләп йөрүен күз алдына китерү аның күңеленә рәхәтлек бирә иде. Менә Алтынбикә, Сабирулла алдында картның байлыгыннан йөз чөергән, баш тарткан булып кыланган күрше хатыны, сандыкны тапты, ди. Үзе курка, як-ягына карана, хәтта чорма тәрәзәсенә кунган күбәләктән дә шикләнеп, дерт итеп куя. Ә үзенең сандыкны шундук ачып, эченә күз саласы килә, тартып-каерып карый. Тик сандык капкачы селкенми дә. Ә Сабирулла аны читтән генә күзәтеп тора. Хатын, капкачны ача алмагач, нишләргә дә белмичә аптырап тора. Сандыкны итәге белән каплый. Шулчак морҗа артыннан Сабирулла пәйда була. Куркуыннан дәшми-нитми дерелдәп торган хатын янына килә һәм күлмәк итәген күтәрә. Башка чак булса, Алтынбикә аны төртеп җибәрер иде җибәрүен, әмма хәзер кыл да кыймылдатмый. Сабирулла аңа: «Нәрсә, әллә алтын кирәк булдымы, күрше?» – диячәк. Андый чакта Алтынбикә ни дисен инде, авызын да ача алмас, сандыкны да бирәсе килмәс үзенең. Тарткалашыр, тырнашыр... Моны сыңар канатлы фәрештә дә күрми калмас, әлбәттә. «Уң иңбашында утырам», – ди бит. Шун­нан соң әйтер аңа Сабирулла, авызын томалар: «Күрдеңме? Кешеләрнең һәммәсе дә комсыз! Ә син миңа каныгасың», – дияр.

Өйалдында нәрсәдер дөбердәп идәнгә төшкән тавыш мизгел эчендә Сабирулланы айнытып җибәрде. Башыннан шомлы да, ләззәтле дә бер уй узды. «Алтынбикә! Чормада! Эзли!..»

Алтынбикәдән ни рәвешле көләчәген уйлап, хыялланып, өйалдына чыккан Сабирулла, чорма баскычыннан төшеп килгән Җәүһәрияне күреп, өнсез калды. Хатынның кулында эчке күлмәккә төрелгән керләр иде. Сабирулла җиңел сулыш алды.

– Мин ием әле бу. Әйберләремне онытып калдырганмын. Өеңә кереп сине борчырга кыймаган ием.

Сабирулла аңа каршы ни дип әйтергә дә белмәде. Җәүһәрия чыгып киткәч, өйалды ишеген шартлатып бикләде дә чайкала-чайкала өйгә керде. Аннары, бәрәңге бакчасындагы тупылда кошлар чыр-чуы ишетеп, тәрәзәгә капланды. Әгәр дә рамы булмаса, тәрәзә пыяласы гәүдә авырлыгыннан шартлап ватылачак иде. Егылып китмәс өчен, соңгы көчен җыеп, тәрәзә төбенә таянды. Кошлар тавышы сыерчык оясы яныннан килә иде. Оядан ерак түгел генә лапас түбәсендә йоннары тузгыган соры тилгән утыра. Ә эчтә, куркыныч сизепме, сыерчык балалары чырылдаша. Сабирулла ачудан кулын йомарлады һәм шунда гына ул үзенең чынлап та хәлсез икәнлеген тойды, чөнки бармаклары оешып каткан кебек – бик авырлык белән генә аның ихтыярына буйсындылар. «Көш-ш-ш!..» – дип, тәрәзә аша гына тилгәнне кумакчы булды ул, әмма аның пышылдавыннан пыялада безелдәп йөргән чебен дә өрекмәде. Карт, моңа үчекләнеп, тәрәзә кагарга теләде, үзе хәлсез булса да, йодрыгы хәйран саллы төште, ахрысы: пыяла шартлап ярылды. Аны тигезләп куярга дип тырыша торгач, бөтенләй үк чәлпәрәмә килде.

Шулчак каяндыр ояның хуҗалары – ике сыерчык пәйда булды. Алар тупыл яныннан йөрәк өзгеч тавыш белән бер-ике әйләнделәр дә, бу гына тәэсир итмәгәч, кошларның берсе, уктай атылып, лапас түбәсендә утырган тилгән яныннан ук очып узды. Соры тилгән, канатларын иренеп кенә җилпи-җилпи, һавага күтәрелде.

Офыкка якынлашып бара торган кояш картның күз алдында әллә ничәү булып сикерешә башлады. Аяк буыннары йомшарды. Ул, хәлсезләнеп, караватка ауды.

Уң иңбашындагы фәрештә сыңар канаты белән шапылдатып колагына сукты. Каяндыр пәйда булган кызыл канатлы күбәләк өй эченнән фырылдап бер әйләнде дә ватык тәрәзәдән урамга очты.

Түбә кыегындагы чыпчыклар чыр-чуын, инде тынычланып, бәрәңге бакчасындагы тупылда сузып-сузып сайраган сыерчык­лар тавышы күмеп китте...

Тәкъдим итү: