рәсми сайт

Кышлаган үгез

Көз керүгә, аларның күп вакыты капка төбендә уза. Бер кат мал-туар карагач, авылда әллә ни эш юк. Көне салкын булса да, берәр сәгать вакытларын барыбер шунда уздыралар алар. Хәер, бу гадәт эшсезлектән түгел. Авыл кешесен эшсез дию дөреслеккә бик үк туры килеп бетми дә торгандыр. Үзен йөртә алган пенсионерына хәтле күп итеп мал асрый бит аның. Көз җитеп, җирләр туңдыруга, аны чалып, базарга алып чыга һәм, шул рәвешле, ел буе җан асрарлык запас туплый.

Капка төбендәге «җыелыш»та әнә шул малларның һәрберсе телгә алына, кемнеке нәрсә һәм ничек ашый, суйганнан соң үгезнең арт боты күпме киләчәк – һәммәсе дә, үз җае белән, рәте-чираты белән, тәмләп кенә әйтелеп кителә. Анысыннан да бигрәк, суйганнан соң, кем ни рәвешле һәм кайсы базарга илтеп сата – барысы энә күзеннән үткәрелә.

– Быел малай үгезне үзем кайтып суярмын, диде.

Һәрвакыт каладагы малаен кыстырып сөйләүче Хәлил абзый башлап җибәрде. Малай – аның горурлыгы, мактанычы.

Ир-ат Хәлил абзыйның каладагы малае турында сүз чыкса тынып кала, дәшмичә тыңлап кына тора. Аның, минем малай, дип, авыз суы корытуына аз гына эчләре пошып, чак кына кытыклары да килә бугай. Имеш, анда гына малай, аның малае гына зур түрә, янәсе!.. Әнә Чәүкә Шамиленең олы малае, район Сабан туенда батыр калып, өр-яңа «Жигули»га утырып кайтты. Шамил абзаң да, берәр ай чамасы кәпрәеп йөргәннән соң, бүреген янә батырып киде, сүз саен «Жигули»ны кыстырмый башлады, һәрнәрсәнең чамасы бар...

Хәер, Хәлил абзыйга да, аның түрә малаена да берәүнең дә үче юк, ул кадәр ачулары да  килми. Болай гына инде ул. Мактансын, горурлансын Хәлил абзый. Рәхмәт аның малаена, авыл башындагы җимерек күперне төзәттерде бит әле! Хәлил абзый –  үзе дә әйбәт кеше. Менә дигән мал врачы. Пенсиягә генә чыкты. Тирә-юньнең сарык тәкәләрен печүче дә ул иде. Тәкә дигән кушаматы да шуннан калды. Гомумән, әйбәт кеше Хәлил абзый.

Капка төбендәгеләр сугымнар турында бик тәмләп сөйләшсәләр дә, бүтән елларда мал сатудан кергән акчаның нинди максатларда файдаланылачагы турында сүз куертып тормыйлар, бу хакта хәтта авыз да ачмыйлар, барысы да ләм-мим иде. Ә быел, быел авыл халкы мәчет салу эшенә керешмәкче. Быел сүзләр күп һәм аларның төрлесе булачак әле.

Хәлил абзыйның үгезе ике кыш чыккан. Узган кыш февраль башында яше тулды, хәзер бер яшь тә ун айлык үгез ул. Мунча бурасы хәтле. Атнага бер мәртәбә муенындагы тимер чылбырын өзмәсә, күңеле булмый, ди. Тамакка да шәп, җиткер генә икән. Хәлил абзый үгезен бик хасиятли. Ул – аның мактанычы, горурлыгы, куанычы. Менә малае кайтуга, бу атнада ук, муенына кызыл җеп салырга уйлап торалар әле. Быел ноябрь үтә дә салкын килде. Ураза кергәнче, үгезнең эшен тәмам кылу бик мәслихәт булачак, ди.

Хәлил абзый белән карчыгына ел әйләнәсе ашап торырга келәт хәтле үгезнең бер боты да җитеп ашкан. Калганын малаеның машинасына төяп җибәрергә исәп тота. «Базардан урыс суйган ит алганчы, мөселманныкы бит, натуральный». Шулай ди Хәлил абзый. Һәм бу аның җанын рәхәт кытыклап, күңелен җылытып тора. Үгез карау газаплары да, шул хәерсез хайван җәй көне очлы мөгезе белән төртеп сындырган кабыргалар авыртуы да онытылып тора.

Бүтәннәр мәчеткә дә өлеш чыгарырга уйлый. Хәлил абзый, моңарчы Аллага да, муллага да ышанмаучы дөньяви кеше буларак, андый исәпне күңеленә дә кертеп карамады. Малае да хупламас кебек иде аның бу эшен.

– Йөз процент минем геннар малайда! – дип мактанып алу да килешеп кенә тора иде Хәлил абзыйга.

Мал врачы буларак, әлбәттә, ген кебек сүзләр аңа күптән яхшы билгеле. Андый сүзләрне соңгы арада теленә аеруча еш кертә башлады. Карчыгы – элеккеге укытучы – мәхәббәт газетасы алдыра, «Таһир – Зөһрә» дигән. Элегрәк Хәлил абзый аны: «Мәхәббәт гәҗите укыр көнгә калдыңмыни, кортка!» – дип үчекләп тә йөргән иде. Карчыгы өйдә юкта өстәл өстендә яткан газетаны караштыра, укыштыра башлагач, үзе дә кызыксынып китте. Бер мәкаләдәге «баланың холкын туксан процент ата-анадан килгән геннар формалаштыра» дигән фикер аеруча ошаган иде аңа. Шул рәвешле, мал врачы буларак, инде күптән белеп, хәзер теленнән төшеп калган «ген», «нәселдәнлек» сүзләре янә әйләнеп кайттылар. Бер яшьлектә, бер картлыкта дигәндәй, мәхәббәте дә юк нәрсә түгелдер инде аның. Кичләрен карчыгы белән яшь чакларын исләренә төшереп утыралар бит әле. Хәлил абзый дингә ышанып ук бетми. Шулай да дин сабакларын укый. Әллә... Әллә инде картаймыш көнендә, кайчан булса да бу фани дөньядан китәселәре күңеленә кереп, акыл шәрифләре дин хакындагы фикерен үзгәртмәкче микән?

Бу җиһанда иртәге тормышы өчен ныклы терәге булмаган адәмнәр генә, дин юлына басып, Аллаһы Тәгаләгә табына торганнардыр. Ә аның терәге бар бит. Каладагы малай – аның куанычы, ышанычы.

Хәлил абзыйның тормыш фәлсәфәсе элек әнә шундый иде. Соңгы елларда халыкның дингә уң як белән борылуы, күпләп мәчетләр салына башлау, өлкәненең-яшенең намаз иясе булып китүе аның күңелендә дә эзсез калмагандыр, әлбәттә.

Хәер, халык элек тә диннән йөз чөермәгән иде. Ничекләр генә итеп таптасалар, хурласалар да, ул динен ташламады. Дингә каршы котыртучы мокыт бәндәләр, үзләрен «пульно умный»га санасалар да, шуны төшенмәделәр: һәр кеше үзенең кайчан да булса дөньялыктан китеп барасын белә, акылы белән оҗмах-тәмугларга бигүк ышанып бетмәсә дә, аннан кире кайтып: «Ышанмагыз, оҗмах та, тәмуг та юк икән ул!» – диюче булмагач, «Ә бәлки?» дигән гомерлек курку-икеләнү адәмнәрне һәрвакыт борчып торачак. Мәгълүм ич, кеше, олыгая барган саен, Ходайга ешрак мөрәҗәгать итә башлый.

...Әгәр дә кешенең хәлен аның тормыш дәрәҗәсе белән чагыштырып бәялисең килә икән, син аңардан шатлыгы турында түгел, кайгы-борчуы хакында сора. Соңгысы зур әһәмияткә ия булмаса, ул кеше – бәхетле кеше. Бәндәнең вак-төяккә дә игътибар итүчән булуы аның тормыш бөтенлеге хакында сөйли, чөнки бәхетсезлек барында ул аларга игътибар итә алмый.

Бүгенгесе көндә Хәлил абзый җыен вак-төяккә дә игътибар итеп яши торган кеше иде. Мәчет салуны исәпкә алмаганда, капка төбенә җыелышып сүз куерта торган мәсьәләләре дә гел юк-бардан гына тора бугай.

Мәчет салу турындагы сүз моннан берничә атна элек колхоз чөгендерен җыеп саткач та башланган иде. Капка төбендәге әңгәмәнең бер өлеше сугым турында булса, калганы мәчет салу эше иде. Агачтан салыргамы, таштанмы? Кеше яллап эшләтергәме, әллә үзләре, авыл ирләре җыелышып керешергәме? Мулла кем булыр, кем азан әйтер, җомга намазларын кем укыр? Аксак Галимулла малае Габдулланың тавышы да матур, укуын да укый белә, гарәп хәрефләрен дә таный, диләр. Тик ул эчә. Егылып ятмаса да, туры килгәндә, мичкәсенә төшә торган малай.

Хәлил абзыйны, мәчет хакында сүз чыккач, беренче нәүбәттә әнә шул нәрсә борчый, һәм ул мәчет мәсьәләсендә гел кирегә сукалый, бу эштә катнашырга атлыгып тормый. Ходайны танымаучы адәм буларак, әлеге гамәле аның холкына тач туры да килеп тора иде.

– Лучши картлар йортына ярдәм итәм мин, – ди.

Һәм ярдәм итә. Хәлил абзый, колхозда ветераннар советы рәисе буларак, картлар йортының тишек түбәсен алыштыру эшен кайгыртып, үз куллары белән җимерек мичен сүтеп, яңасын чыгарды. Әле быел да, бәрәңге ала башлауга, ике капчыгын басу бакчасыннан ук шунда илтеп тапшырды.

Дөнья көн саен болганып, тулганып тора. Каладагы малай да авылда мәчет салырга ярдәм итәм дип атлыгып йөрүчеләрдән түгел. Бүген болай, иртәгә тегеләй ич хәзер дөньясы. Коммунистлар яңадан килеп утырса дип, ул партбилетын да ертып ташламады. Кем белә?..

Хәер, барыбер бу атнада, үгез суярга кайткач, Хәлил абзый малаена мәчет турында сүз катырга уйлап тора әле. Чыгарган ташы, меңгә якын кызыл кирпече дә әрәм ята. Халык купса, мәчетнең нигезенә, бәлкем, шуларны бирергә булыр дип уйлап куя ул кайчакта. Малаеның ни әйтәсен алдан ук белә белүен. «Юк белән башыңны катырып йөрмә, артык булса, картлар йортына илт!» – диярме икән тагын? Мөгаен, бу хакта авыз ачмавың хәерлерәк булыр.

Юлдаш әби әйтүен әйтә ул, узган юлы барганда да әнә нәрсә диде әле, ирләр хатыннарны ярата, хатын-кыз – балаларны, балалар – песиләрне, ә песиләр беркемне яратмыйлар, дидеме?

Юлдаш әби гомер йомгагын картлар йортында сүтеп ята. Чыгышы белән Байтимердән, унҗиде чакрым ераклыктагы Юлдаш авылыннан. Гомере шәһәрдә узган. Фәннәр кандидаты. Ире белән бер малай тәрбияләп үстергән. Ире вафат булып, үзе дә газ плитәсен кабызып чәй куярга да ярарлыгы калмагач, килене, карт кешенең балалар тәрбиясенә йогынтысы начар дип, аны Байтимердәге картлар йортына урнаштырган.

Хәер, әби дигәч тә... Газ кабыза алмый дигәч тә... Кызлар кебек әле ул. Сөйләшү, фикерләве генә түгел, хәтта гәүдә-сыны да бетәшмәгән, кем әйтмешли, тот та бүген үк берәр яшьрәк бабайга кияүгә биреп җибәр. Хәлил абзый белеште: килене белән килешә алмаганнар алар, ә малаеның килен кулындагы дилбегәсе бик тә нык каештан ишелгән, ди, имеш.

Хәлил абзый һәр баруында әнә шул Юлдаш карчыгы белән гәпләшеп утыра, тегесе, килгән саен, гомереңнең бәхетле минутларын озынайтасың килсә, карчыгыңның сәламәтлеген кайгырт, ялгыш үлеп китә күрмәсен, дип акыл сата. Әлбәттә, Хәлил абзыйның карчыгы, кайчак ыңгыр-шыңгыр йөргәләсә дә, алай үлеп китәрлек түгел әле, тфү, Аллам сакласын!

Хәер, соңлап булса да төшенде Хәлил абзый: Юлдаш карчыгы үз малаена бик тә үпкәле, шуңа күрә ул Хәлилнең: «Малай, түрә малай!» – дип авыз суын корытуын бигүк өнәп бетерми бугай.

Нишлисең, балалар һәрвакыт акыл ягыннан аталарыннан өстенрәк инде, чөнки үз акыллары янына аталарыныкы да өстәлгән була бит.

Хәлил абзый каладагы малаен ярата гына түгел, ә кайчак аңардан шүрли дә булса кирәк. Шулай булмый ни! Ниндидер Байтимердән чыккан Хәлил малае Казан хәтле Казанда зур түрә булып эшләсен әле! Авылга бер мәртәбә вертолёт белән дә кайтып төшкәне бар аның! Шуннан соң авыл халкы атна буе һушына килә алмыйча миңгерәп йөрде!

Юлдаш әби сөйләр ул. Тик малай малай инде. Үгезне дә шуның өчен генә симертте Хәлил абзаң. Урыс суйган итне ашап ятмасыннар дип. Мал врачы буларак, белә ич ул: Казан шәһәрендә юньле ит юк, белмичә алсаң, океан артыннан китерелгән «бракованные» ук булмаса да, барыбер Чернобыль үләнен ашап үскән сыерлар була инде ул. Ире шулай дигәч, хатыны Зөләйха:

– Ни сөйләп утырган буласың?! Аның кем булып эшләгәнен белмисеңмени? Аларның ашаган ипиләренә тиклем ашлама белән үстерелмәгән. Үзең әйтмешли, натуральный! – дип каршы төшә.

Нишләрсең, карчыгы аның сүзләренә каршы киресен әйтергә ярата инде, шуннан тәм таба бугай кортка. Ә абзый аның белән килешми, үзе дә киресен сукалап ләззәтләнә. Дөресен генә әйткәндә, Хәлил абзый башта ук малаеның авыл хуҗалыгы институтына керүен, авылда яшәвен, тора-бара үз колхозларында рәис булып эшләвен теләгән иде. Зөләйха шулвакытта кырт кисте:

– Синең кебек тирес корты буласы юк!

Соңгы елларда гына, малай инде күптән юрист һөнәрен үзләштереп, зур урыннарга үрмәләп, дәрәҗәле түрә булгач кына, бу хәл белән килеште Хәлил абзый. Белмәссең, аңламассың! Теге чакта, малай мәктәп тәмамлап, һөнәр сайлаганда, хатыны да хаталанмый, ул да хаклы иде кебек ич! Һәм хәзер дә... Чөнки Зөләйханың килен хезмәте күргәне юк. Ә Хәлил абзыйның, бер рәхәтләнеп, авыз тутырып: «Киленкәем!» – дип, килене белән сөйләшә алганы, оныкларын үз туган телендә тәмле сүзләр әйтә-әйтә сөя алганы юк. Сынок, имеш, миленький, имеш! Марҗаның да ниндие диген әле: Нонна Иосифовна! Яһүд кода-кодагыйлары белән аралашканнары да юк, алар, кызлары кияүгә чыгуга, Израильгә күченеп киттеләр.

Шулай инде менә... Ул да хаклы, хатыны да хаталанмый...

Хат ташучы тартмага газетлар салып киткән. Район газетасы бар, бу калын журналны Зөләйха алдыра, мәхәббәт газетасының да чираттагы саны килгән. Монысын да Зөләйха алдыра. Кар­чы­гының, шушы яшенә җиткәч, мәхәббәт җене кузгалганмы? «Та­һир – Зөһрә», имеш. Әллә... әллә инде Юлдаш әбинең кем икәнле­ген белгәнме? Хәер, юктыр, каян белсен, күрешкәннәре юк бит.

«Таһир – Зөһрә», имеш. Хәер, бер яшьлектә, бер картлыкта, диме әле? Хәлил абзый Зөләйхасын болай гына, шаяртып кына – хәтта яратып та түгелме икән әле – үрти, ирештерә иде.

– Мә, гәҗитләрең килгән, – дип, ул аларны өстәлгә таратып салды. – Берәрсендә үгезне ничек итеп симертү турында киңәш-табыш булмасмы икән. Булса, миңа да әйтерсең әле.

Тагын үрти Хәлил абзый Зөләйхасын. Зур гәүдәсе белән өй тутырып, идәнне шагыр-шыгыр китереп йөргән Зөләйхасы, гомере буе балаларга әдәбият фәне укыткан хатыны үртәлми, иренә ачуы килсә, юри мишәрчә акцент белән авызын томалап куя. Бу юлы да:

– Цукындың инде шул үгезең белән! Паетка1  цыгар халь юк. Күрдеңме соң әле, тагын киртәсен җимергән бит, норсыз хайван! – диде дә өстәлдәге газета-журналларны, җыеп, көзге алдына алып куйды.

Хәлил лапаска чыгып китте. Чынлап та, теге хәерсез мал муенындагы чылбырын тагын өзгән һәм лапастагы салкын ояның ике тактасын шартлатып сындырган. Хуҗасы килеп кергәндә, әле һаман дөбер-шатыр килә иде.

Хәлил абзый, кулына көрәк эләктереп, кызу-кызу үгез янына керде. Ә үзенең нинди ширлек эшләгәнен тойган хайван, сыртына көрәк сабы төшәсен алдан ук чамалап, арты белән почмакка чигенде. Хәлил абзый белә: үгезнең тынычлануы түгел әле бу, муенындагы авыр тимер бауның юклыгын сизү аның кытыгын китергән, ул әле тиз генә җимерү эшеннән тукталачак түгел, мондый гамәле исә кулына көрәк тоткан хуҗа абзыйны хәйләләү өчен генә иде. Мөгезе белән төртеп алырга да күп сорап тормас.

Һи, ашыкма әле син, үгез дус. Гомере буе мал-туар арасында кайнашкан Хәлил абзаңны алай ансат кына хәйләләрмен димә! Иң әүвәл муеныңа чылбырыңны кидерсен әле ул. Әһә, карышасыңмы, бәйләтәсең килмиме! Алайса, хәзер болай итәбез. Абзаң шуннан эләктерсә, тыпырчына да, мөгезләрең белән айкана да алмассың – шым булырсың, хайванкаем. Берьюлы ике кабырганы сындырдың инде син теге чакта.

Хәлил абзый, үгезнең борынындагы боҗрасыннан тотып, гәүдәсе белән аны улак янынарак этте. Борыны авыртуга түзә алмаган үгез карусыз буйсынды, муенын бәйләгәндә дә тыпырчынмады. Кызганыч тавыш белән мөгрәп кенә куйды. Нәрсә ди, күрше сыерының тавышын ишеткәч кенә ычкындым, аның янына кунакка гына кереп чыкмакчы идем, диме? Ә-ә-ә, иртәгә син көтүгә чыгасыңмы дип сорамакчы идем, ди бугай. Вәт хәйләкәр. Көтү кергәнгә бишбылтыр инде. Иртәгә син бүтән җиргә кунакка китәсең, Алла боерса. Хур сыерлары янына. Беләсең килсә, бер көтү хур сыерлары чәчәкле болында, сине көтеп, утлап йөри, ди анда. Берүзеңә бер көтү булыр, яме. Иртәгә кадәр генә түз инде, җаныкаем.

Хәлил абзый, шулай сөйләнә-сөйләнә үгезенә башак болгатып, аның муен асларын кашый-кашый иркәләде дә, тизәкләрен алгач, лапастан ишегалдына чыкты. «Һе, – дип көлемсерәде ул, – оҗмахта хур кызлары бар дип сөйләгән булалар бит әле. Үгезгә дә хур сыерлары буламы икән соң анда, ә? Юлдаш әбидән сорап карыйсы булыр әле. Ул Коръәнне су урынына эчә».

Үзенә әби түгел инде ул аның. Хәлил белән бер кормада2 алар. Картлар йортында яшәгәнгә күрә генә «Юлдаш әби» дип йөртәләр аны. Юкса... юкса теге чакта... Юлдаш авылы урманында чикләвек җыйганда очраткан кыз бит ул. Казанда студент булып институтта укып йөргән вакытта, Хәлил атлы гаярь егет аны – шомырт күзле, озын толымлы Таңгөлне – кинога да чакырган иде. Бары бер мәртәбә барды Таңгөл, икенчесендә кырт кисте: Хәлил, син авылга кайтып яшисе кеше, ә мин холкым белән дә, һөнәрем белән дә (ул университетның тарих бүлегендә укый иде) шәһәр кешесе булачакмын. Вакытыңны бушка уздырып йөрмә. Үз тиңеңне тап!»

Әйе шул, башкалар өчен генә Юлдаш әби ул. Чынлыкта Таңгөл исемле. Таңгөл әби. Хәлил өчен – Таңгөл. Язмыш, диген... Язмыш кешене ярты гомеренә чаклы үз артыннан тартып, сөйрәп бара, аннан соң, туктап калмыйча атласын өчен, эткәләп-төрткәләп кенә тора, ди. Хәер, без бәхетсезлегебезне генә язмышка сылтыйбыз, уңышларны, бәхетле чакларны исәпкә кертмибез. Бәлки, эш монда язмышта гына да түгелдер... Алай дисәң, адәм баласының язмышы аның эшләпәсе астында гына, диләр бит. Кара, кара, ул, Хәлил абзый, нәкъ Таңгөл кебек фикер йөртә түгелме соң? Юлдаш әби теленнән төшкән фәлсәфи сүзләр белән фикерли ич!..

Язмыш дип инде, бәлкем, алай дип әйтерлеге дә юктыр. Бик гади һәм гадәти кебек кенә булды ич. Кинога чакырырга икенче, өченче көнне дә барды Хәлил. Бер килүендә Таңгөл, группадаш Казан егетенә ияреп, ресторанга китеп барды. Хәлил күз алдында. Казан малае бер бәйләм розалар күтәреп килгән иде. Хәлилнең хәтта ромашка да бүләк иткәне булмады. «Кино карарга яратмыйм мин!» – диде кыз һәм, бүлмәдәш кызы белән икесен генә калдырып, култыклашып чыгып та киттеләр.

Бүлмәдәш кыз Зөләйха егетнең тирләгән учында бөгәрләнеп беткән кино билетларын үзенә сорап алды ул чакта, аннары тиз генә үтүген кыздырып, билетларны өстәлгә салды да өсләреннән марля белән каплый-каплый үтүкләп тигезләде һәм яңагына куйды:

– Кайнар, битне пешерә, киносы да шәп булырга охшаган, – дип, гади генә һәм бик тыныч тавыш белән әйтте дә салды.

Кинога ул көнне Зөләйха белән икәү киттеләр. Хәзер дә алар, олыгайган көннәрендә, кино карарга яраталар. Үз өйләрендә, икесе янәшә кәнәфигә утырып, телевизор экраныннан. Ияләнелгән, күнегелгән инде. Бергә яши-яши... гомер буе...

Теге чакта? Әйе, ул вакытлар, бигрәк тә беренче очрашу, еллар уза-уза, һаман саен ачыграк булып искә төшә, барлык нечкәлекләре белән күз алдына килә дә баса.

Кинодан соң («Кара каен» дип аталган бик әйбәт фильм иде) бик озак Казан урамнары буенча сөйләшеп йөрделәр. Кино тәэсиреннән егетнең теле аңкавына ябышкан, күп сөйләшми, тыңлый гына. Зөләйха, Чувашстанның Батыр районыннан Казан университетына укырга килгән мишәр кызы сүли дә сүли. Әүвәл аңа кызның теле ничектер ят, сәер булып тоелган иде. Шунысы коткарды: аларның үз якларында да «җ», «ч», «һ» хәрефләрен нәкъ мишәрчә каты итеп әйтәләр һәм белмәгән кеше аны мишәр егете дия иде. Хәер, белмәгән кеше дип, ерак бабалары кыпчак белән туганнардан бит. Аны мишәр диючеләр, үзләре дә белмичә, асылда, дөресен әйтәләр булып чыга инде.

Күңеле һаман Казан егетенә ияреп киткән күрше Юлдаш авылы кызы Таңгөлдә булса да, Зөләйханың эчкерсезлеге, гадилеге егеткә бик ошый, кыскасы, аның белән күңелсез түгел иде.

Сәгать унберләр тирәсендә генә Зөләйханы тулай торагына озатып куйды ул. Кыз тулай торак ишеген ачкач кермичә булдыра алмады: вахтада утыручы хатын, ярдәм эзләп, каравыл кычкыра иде. Баксаң, ике солдат, аны читкә кысрыклап, тулай торакка керергә маташалар икән. Вахтёр хатын, таныш егетне күрүгә:

– Әнә БКД начальнигы үзе кайтты! Күрмәгәнегезне күрсәтә ул хәзер сезгә! – дип шәрран ярды.

– О-о! Боевая комсомольская дружина меня бережёт! – дип, солдатларның берсе ыржая ук башлады.

Салмыш иде алар. Буе ике метрлы, таза бәдәнле көрәшче Хәлил аларның якаларыннан гына эләктереп алды да ишектән чыгарып атты. «Хәзер мин сине урамга чыгарырга куркам инде!» – дип еламсырады Зөләйха. Вахтёр хатын да: «Узыгыз, уз!» – дип кертеп җибәрергә әзерлеген әйтеп куйды. Бу фикер Хәлилнең үзенә дә ошады. Таңгөл дә кайткандыр. Хәлилне Зөләйха белән бергә күреп шартласын әле, кино карарга яратмый, имеш...

Ләкин бүлмә бикле, Таңгөл кайтмаган иде.

Иртәгесен кояш икенче яктан чыкты...

Ә Таңгөл өчен ул бөтенләй сөенеп торды кебек. Чөнки Хәлилгә үзе дә битараф түгел, теленә шайтан төкерсен: авылга кайту-кайтмау турында ул болай гына әйтте. Дөресрәге, кызның иләс-миләс чагы, Хәлилнең күзләрендә мәхәббәт уты күреп, аны алай тиз сүнәр дип уйламый, һәм, көнләштереп, әлеге ут-ялкынның тагын да көчлерәк дөрләвен генә көтә иде. Таңгөлне пыскып тор­ган мәхәббәт уты гына канәгатьләндерми, аны – чибәр, гүзәл кызны – шашып яратырга тиешләр.

Кыз-хатынны егет-ирләрнең холкы да, йөз-кыяфәте дә түгел, тасма теле һуштан яздыра. Ул вакытта янып торган шомырт кара күзле, сөлектәй сылу, тулган айдай гүзәл авыл кызы, бераз кирерәк тә, чак кына кыланчыграк та яшь кыз, аның шулай икәнлеген каян төшенсен инде?..

Хәлил, беренче күрүгә, Юлдаш әбинең Таңгөл икәнлеген белмәде. Тегесе таныса да сиздермәскә тырышты бугай.

Картлар йортының дәү корсаклы миче ишелгән. Үз түбәсе астына ундүрт караучысыз җанны сыйдырган йортны, элеккеге клубны, көзгә кергәнче җылытырга кирәк иде. Хәлил, колхозның ветераннар советы рәисе, мич чыгаручы оста эзләп йөреп тә таба алмагач, үзе тотынды. Кулы белә, балачактан өйрәнгән эше иде.

Картлар йортында, аның җитәкчесенең сүзләре белән әйтсәк, тугыз әби һәм биш бабай тәрбияләнә. Күбесенең балалары исән-сау, бик сирәге генә япа-ялгыз.

Миччегә кирпеч биреп, балчык изеп тору эшенә барысы да дәррәү алынды. Мичнең хатын-кызлар ягындагысы ишелгән иде, шуңа күрә төп киңәшчеләре дә алар һәм шулар ук аны өйрәтеп тә тордылар.

Мичнең яртысы өелеп беткән иде инде, Хәлилнең кулыннан калагы, ычкынып китеп, идәнгә барып төште. Әбиләрнең берсе, җәһәт кенә иелеп, калакны алды да миччегә сузды һәм... Хәлил абзый чак егылып төшмичә калды: Таңгөл бит бу! Юлдаш авылыннан. Агач башында эләгеп калган кыз, Казанда бары бер генә мәртәбә булса да бергәләшеп кинога барган Таңгөл! Ул егет чакта шашып сөйгән Таңгөл ләбаса бу! Әллә охшаган гынамы? Туган тиешлесе булса?

Ул калакны Юлдаш әби кулыннан алды да ниндидер ят тавыш белән әйтеп куйды:

– Рәхмәт, Таңгөл!

Юлдаш әби дерт итеп китте. Аның сүрелә барган күз карашы гөлт итеп кабынды, аксыл бит урталары кызарып чыкты, маңгаендагы җыерчыклары язылды, канәфер төсендәге юка иреннәренә кан йөгерде. Хәлилнең исә сап-салкын кирпеч кулын пешергәндәй булды.

– Мин сине күрүгә таныган идем, Хәлил.

– Мин танымадым, Юлдаш әби...

Ул көнне алар ике-өч сүз генә алышсалар да, Хәлил абзый, калган булышчыларын азат итеп, мичне икәүләп кенә диярлек чыгарып бетерделәр. Таңгөл Хәлилгә кирпеч биреп торды. Шунысына шаккатты Хәлил: нинди кирпеч кирәген – бөтенеме, яртылашымы – булышчысына әйтеп тә торасы юк, ул үзе белеп сайлый, хатын-кыз башы белән каян белә, ничек чамалый диген, һәр кирпече нәкъ туры килеп тора.

Мичләрне тиз чыгара торган иде Хәлил. Бу юлы нигәдер озаккарак сузылды. Әллә һәр кирпече күңел җылысына төреп салынды инде? Балчык, кирпеч һәм күңел җылысы... «Фәйләсүф булып барасың түгелме, Хәлил туган», – дип көлемсерәде мичче үзалдына.

«Чикләвек урманында булган хәлне хәтерлисеңме?» – дип бик сорыйсы килсә дә, теле әйләнмәде. Оныткандыр да, аннан бирле күпме сулар акты...

Чикләвек җыя-җыя урман эченә үк кереп киткән Хәлил кечерәк бер аланлыкка килеп чыкты. Ул кай тарафка китәргә белмичә таптанып торганда, аланлыкның икенче ягында «Коткарыгыз!» дигән ялварулы тавыш ишетте. Кыз бала тавышы. Егет, абына-сөртенә, тавыш килгән якка китте. Күңелендә курку да юк түгел иде – ерткыч-мазар йөрсә! Тик шөбһәсе урынсыз булып чыкты, бер кыз агач башына менгән дә төшә алмыйча куркып утыра, дөресрәге, юан, кәкре нарат ботагы күлмәк итәгеннән эләктереп алган.

Хәлил төбе чикләвек белән яшьнәгән бәләкәй ак капчыгын үлән өстенә куйды да җитез генә агач башына үрмәләде, ботакка эләккән күлмәк итәген ычкындырды һәм, сикереп төшеп, кулларын югарыга таба сузды:

– Төш, төш, курыкма! Тотам мин сине!

Кыз, акрынлап, төшә башлады. Менгәндә ничек менгәндер, наратның аскы өлешендә ботаклары да юк, шоп-шома. Шул урынга җиткәч, ул күзләрен чытырдатып йомды да егетнең кочагына сикерде. Аның гәүдәсе шулчаклы җиңел иде, күбәләккә әйләнеп очып китәр кебек. Әле генә куркып агач башында елап утыра иде. Хәлилнең көчле кулларына килеп эләккәч, куркыныч узганга сөенеп көлеп үк җибәрде.

– Ник мендең агач башына?

– Үзебезнең авылның өй түбәләрен карарга дип.

– Кайсы авылдан соң син?

– Юлдаштан.

– Күрдеңме соң өй түбәләрен?

– Менеп җитеп булмады ич. Син нәрсә, прокурор кебек мин­нән сорау алып торасың әле! Ә?

– Мин прокурор түгел. Ә син менә – карга баласы. Агач башына каргалар гына куна, белдеңме!

– Син үзең карга баласы, ә мин – Таңгөл!

– Таңгөл. Юлдаш кызы Таңгөл.

– Син үзең?

– Байтимердән мин. Чикләвеккә килдем.

– Безнең урман чикләвеген җыярга килгәнсең икән.

– Әгәр мин чикләвеккә килмәгән булсам, син агач башында елап утырган булыр идең әле.

– Харап икән! Нинди герой! Коткаручы табылган булыр иде әле, белдеңме!

– Белмәдем шул.

Шул рәвешле, бер-берсенә урынлы-урынсыз сүзләр әйтешә-әйтешә, беркавым чикләвек тә җыйдылар.

Ул елны чикләвек бик эре, бик ишле иде Юлдаш урманында. Ләкин ул, кызганычка каршы, кыш көне сакларга яраклы булмады, эчләре кортлы яисә куыш иде.

...Хәлил абзый үгезне бәйләп өйгә кергәндә, Зөләйхасы, аны дәшәргә дип, үзе лапаска чыгарга җыенып тора иде. Төшке аш алдыннан алар икесе, кара-каршы утырып, өрек җимеше капкалыйлар һәм Зөләйха җәй көне җыеп әзерләгән кырык төрле файдалы үлән төнәтмәсе эчеп куярга гадәтләнгәннәр иде. Дөрес, аш алдыннан ярты сәгать кала көн дә эчелә торган үлән суы да, җимеше дә хатыны өчен түгел, нәкъ менә Хәлил абзый өчен генә әзерләнә иде. Чөнки аның ашказаны авырта. Әгәр аның белән бергә өстәл янына үзең утырмасаң, Хәлилнең җимешкә дә, үлән төнәтмәсенә дә орынып карамаячагын белә ул. Көйсез баланы юмалап ашаткан кебек, әүвәл үзе үрнәк күрсәтә. Йөрәккә хәл кертә дигәч, соңгы араларда ул ирен өрек җимешен сәгатьләп ашарга мәҗбүр итә башлады. Хәлил абзый тыңламыйча булдыра алмый, аның өчен дип тырыша бит Зөләйхасы.

Шул арада гәпләшергә дә өлгерәләр үзләре.

– Гәҗиттән укыдым әле, – дип башлый сүзен Зөләйха түти. – Илле яшьлек берәү үзенең яшьтәшенә өйләнгән. Гомер буе күрше булып торганнар үзләре. Берсе – өйләнмәгән, икенчесе кияүгә чыкмаган булган. Бар инде хәлләр дөньяда! Шаклар катарлык! Шуннан, болар өйләнешкәч, беләсеңме, игезәк балалары туган! Малай белән кыз, ди. Хатынның ничек батырлыгы җиткән?! Ничек кавышканнар диген әле! Ул яшькә җиткәч тә мәхәббәт туар икән, ә?..

Хәлил абзый дәшми, ул ашыкмыйча гына авызындагы җимешен мүкелдәтә. Дәшмәсә дә уйлый: «Мәхәббәттерме инде, юктырмы. Әмма нәрсәдер бар, карчык, бар...»

Моңарчы болай дип уйлау түгел, – бигрәк тә шушы яшенә җиткәч, – хис мәсьәләсенә кагылышлы хәлләр ике ятып бер мәртәбә төшенә дә кереп карамагандыр. Яшь чакта хәлләр булды инде анысы. Таңгөл өчен утка-суга керергә, теге Казан егетен телеграм баганасына элеп куярга әзер иде. Ярый, Зөләйха булды әле. Әнә хәзер аның каршысында газета хәлләрен сөйләп утыра ул кортка. «Нәрсә ди, иллегә җиткәч тә мәхәббәт буламы икәнни, диме? Причём монда мәхәббәт! Ир-атка әгәр кыен икән, ул өйләнә, рәхәт булса, шуның өстенә тагын берәр хатын-кыз эзләп чаба башлый, диме? Тегеңә дә кыен була башлагандыр. Шуңа өйләнгән».

Хәлил абзый, шул рәвешле үзалдына сөйләнә-сөйләнә, янә бер кат лапасны урап килде. Үгезе тынычланган, тагарагындагы башагын чупырдата. Үгезләрнең язмышы очар кошлар язмышы түгел. Очар кошлар кебек аларның җаны гына оча, кире әйләнеп кайтмый, Ходай катында алар.

Адәм баласы үзе үк үз башын төрле әкият-фаразлар белән дыңгычлый да аннары гомер буе шул ялганына үзе ышанып яши бирә.

...Теге кирпечләрне мәчеткә биреп әрәм иткәнче, лапас стеналарын өяргә тотасы булыр. Алайса, үгез, тиктормас җан, ташкүмер калдыклары – шлактан коелган стенаны мөгезләре белән төртә-кашый тишеп чыгара язган...

Хәлил абзый шундый киләчәк уйлар белән капка төбенә чыкты. Авыл тыныч, төшке аш вакыты булгангамы, урамда кеше-кара күренми. Беркавым капка баганасына сөялеп басып торганнан соң, ат караучы Галимҗан узып китте – ферма складына онга барышы. «Атын дагалатмаган икән әле бу хәчтерүш малай», – дип уйлап, Хәлил абзый аны күз карашы белән озатып калды. Фермадан ат абзарына кайтышлый ул берәр капчык онын ярты литр аракыга алыштырачак, әлбәттә, һәм фураж оны калдырган кешесен, башы авырткан саен йөз грамм сорап кереп, ай буе изалаячак аннары.

Хәлил абзый капылт уйлады да янә лапаска таба юнәлде. Үгезгә башак биргәндә, онын азрак салды бугай. Шуңа өстәп аңа он суы да эчерергә булды. Үпкәләп китмәсен хайван. Үгез он суы эчеп торганда, борынындагы боҗрасын да салдырырга ниятләгән иде, ләкин бура кадәрле бу хайванның башын, аякларын ничек кенә ныгытып бәйләсәң дә, чалыр алдыннан егулары җиңел булмас дип, кире уйлады, чөнки шул боҗрадан тоткан очракта гына гаярь үгез кәҗә бәтиенә әйләнә дә кала иде. Боҗрасыннан каптырмасаң, аякларын да бәйләтмәячәк әле ул: хайван пычакны әллә кайдан сизә, диләр бит.

Малай иртәгә иртүк таң белән кайтып җитәргә тиеш иде. Бу юлы, ит алып китәсе булгач, вертолёт белән кайтмастыр инде, шәт.

...Ходай Тәгалә кешегә тәхет биргәндә, шуның бәрабәренә аның акылын да алып кала, диләр. Күрәсең, вакытын да ала бугай...

Иртәгесен Хәлил абзыйлар капка төбенә куе яшел төстәге япон «джибы» килеп туктады һәм аннан шофёр белән тагын ике гулливер егет төштеләр. Хәлил абзыйның малае – машина хуҗасы – үзе күренмәде. Бәлкем, артта, икенче машинада кайта торгандыр, берәрсенә эше төшеп, тоткарланыбрак калгандыр? Хәлил абзый күн курткалы урыс егетләренең күзләренә өметләнеп карап, сорауларына җавап эзләде. Нәрсә багана кебек торасыз, әйтегез инде, әйт, хәзер кайтып җитә, диегез. Малаеның үгез суярга кайтачагын бөтен авыл белә бит инде! Егетләрнең берсе машина артындагы әрҗәдән катыргы тартма алды да әле һаман Байтимер юлын күзәтеп торган хуҗа абзыйга таба атлады.

– Мясо здесь, мясо дикого кабана!

Хәлил абзый аңа борылып та карамады, соңгы өмете итеп, моңарчы инде күргәне булган шофёр егеткә текәлде.

– Үзе кайда?

– О, Халил абы, ему некогда, сегодня, в субботу, у них день охоты. На кабана поехали.

– А быка, быка кто будет резать, дип сорыйм мин сездән? – дип, ул яртылаш урысчага күчте.

– Мы, Халил абы. Не бойтесь, мы его сразу кых!

Хәлил абзыйның хәле китте, гәүдәсе калтырана башлады, тез асларына әйтерсең утын агачы белән китереп сукканнар иде.

Малай кайта дип сугымчы Галимуллага да әйтмәде. Югыйсә кичә кичтән Галимулла үзе килде, башы авырта иде. Хәлил абзый аны салкын су да бирмичә куып чыгарды. Җитмәсә, артыннан: «Минем малай кайта!» – дип калды.

Бу кәттә урыс малайлары белән ничек итеп суймак кирәк инде ул кыш чыккан үгезне!

Хәлил абзый аптырап басып торды да, егетләргә үз артыннан барырга кушып, лапаска юнәлде. Сугым өчен кирәк булган бар нәрсәсе дә кичтән үк хәстәрләнеп куелган иде, таяклары да, баулары да. Утын пычкысыннан үзе ясаган пычагы да әллә кайчан кайралган, лапас шкафында гына тора.

Ул әүвәл, үгез янына үзе кереп, борынындагы боҗрасын алды. Якын килеп карагыз хәзер! Бу атнада кайтмаса, киләсендә кайтыр малае. Икәүләп тә бик шәп суярлар әле.

Ә бу әзмәверләрнең үгезгә көче җитсә, ә?

Ул егетләргә үгезне күрсәтте дә, үзе җылы су белән чиста тастымал алып чыгарга дип, өйгә кереп китте. Каны сиптермәсенгә каплап кую өчен, искерәк мунча себеркесе дә кирәк булыр әле.

Малай кайтмаганга ишегалдында дулап йөргән иренең күзенә артык чалынмас өчен, Зөләйха түти, өйгә кереп, әллә кайчан җылы суын да, тастымал-сөлгесен дә хәстәрләп куйган, шәһәр егетләренең өс-башын алыштырырга бишмәт-бушлатлар, киез итекләр әзерләү белән мәшгуль иде.

Хәлил абзый ачулы иде, хатынына сүз катмады. Авылга вертолёт белән кайтканда, малай – атасының горурлыгы, берәр төрле ярамаган гамәл кылса, Зөләйха түти гаепле, малай үзенә охшамаган булып чыга иде. Гомергә шулай. Иренең гадәтен яхшы белгән хатыны аңа күтәрелеп карарга да курыкты. Ул бары: «Һай, малай актыгы, ичмаса, дуңгыз атарга киткәнлеген әйтеп җибәрмәсен ие, бүтән берәр сәбәп тапсын ие», – дип кенә уйлап куйды.

Хуҗа, бер кулына сулы чиләген, икенчесенә бушлатлар тотып, өйалды баскычыннан төшеп барганда, ар якта, бәрәңге бакчасында, шарт та шорт аткан тавышлар ишетеп, каушавыннан, баскыч­та таеп китте һәм чиләге-ние белән бусага төбенә барып төште.

Ахырда беленде: урыс малайлары үгезне, абзарыннан сөйрәп алып чыгып, лапас баганасына бәйләргә теләгәннәр. Үзенең үләсен сизеп, әүвәл юаш кебек күренгән үгез, чит кешеләрне өнәмичә, кинәт дулый башлаган һәм ачык лапас ишегеннән бәрәңге бакчасына чыгып киткән, шул җәһәттән яшьләрнең берсен төртеп егып, кабыргаларын сындырган, үлем исереклеге белән котыра-сикерә башлагач, урысларның берсе пистолетын чыгарган.

Иртән яуган ап-ак йомшак кар өстендә үлем белән тартышып, дерелдәп яткан мескен хайванның эч-башы тишкәләнеп беткән, алардан берөзлексез алсу кан саркый. Телен чыгарган, күзләре зур булып ачылып тора. «Һай, хуҗа абый, дога-бисмилласыз кемнәр кулына тапшырдың син мине! – ди кебек иде зур күзләрендәге сүнеп бетәргә өлгермәгән рәнҗүле карашы. – Хур сыерлары янына да кертмиләр ич инде хәзер мине!..»

Хәлил абзый дәшмәде, тешләрен шыкырдатып читкә карап бер төкерде дә хатынын Галимулланы чакырырга йөгертте.

Үгезнең итен Казанга җибәреп, бер ресторанга тапшырттылар да, акчасын, тиененә кадәр санап, мәчет салу эшендә башлап йөрүче Төлке Хәкименә илттеләр. Хәким икенче көнне бөтен килеш акчаны кире кайтарды.

– Мондый акчаны, урыс атып үтергән хайван ите акчасын, изге эшкә, мәчет салуга тоту хәрәм булыр. Халык риза түгел, ачуланма, Хәлил кордаш, – диде ул, моңа үзен дә гаепле санады кебек.

...Иртәгесен иртүк Байтимергә китте Хәлил абзый. Йомыш-фәлән белән түгел, болай гына. Үзе чыгарган мичкә туңган аркасын терәп, байтак утырды ул. Иртәнге намазын укып тәмамлаганнан соң, аның янына Таңгөл – Юлдаш әби дә килеп утырды. Хәлил абзый, беренче мәртәбә күргәндәй, аңа озаклап, текәлеп карап торды да:

– Таңгөл, әйт әле, син чикләвек җыйган чакларны хәтерлисеңме? – дип сүз катты.

– Нигә хәтерләмәскә?! Син миңа агач башыннан төшәргә булыштың.

– Тагын ниләр хәтерлисең?

– Синең белән кинога барганны.

– Нинди кино караганыбыз исеңдәме соң?

– Индийский иде бугай.

– Байтимер клубында да кино була икән бүген. Монда килешли белдерүен күрдем. Әйдә, бүген кино карарга барабыз, ә?

Юлдаш әби утырган урынында кыбырсынып куйды. Дәшмәде.

Мичкә терәлеп үк утырса да, Хәлил абзыйның аркасы һаман җылынып җитә алмый иде әле.

– Таңгөл, дим!

– Синнән тирес исе килә...

Хәлил абзый җавап кайтармады, янәшәдә генә таралып яткан черек усак утыннарын мич авызына томырды да туңган аркасын җылыга терәде...

Тәкъдим итү: