рәсми сайт

Мин бар микән?..

Бу мин микән, түгелме микән ‒

Ник тотлыга бу телем?

Иртәме бу, кич микән? ‒

Караңгыланды көнем.

 

Көнбатыштан болыт килә,

Агара да, карала.

Адәми зат теле белән

Бер карында ярала.

 

Бу Ил микән, түгел микән ‒

Кыерсыткан әлифне.

Латинны да онытканбыз,

Бабамнармы гаепле?..

 

Сөтем белән кергән телем,

Онытыйммы, юк микән?

Сабыйларның телен кискән

Син микән ул, мин микән!

 

Бәк зур ул дип әйтәбез дә,

Ватан микән, Ил микән?!

Туган телем булмагачтын ‒

Мин бар микән, юк микән?!.

Тәкъдим итү: