рәсми сайт

Кыз бала

Урман буйларында кайнар чишмә,

Суга килгән авыл кызлары.

Йөрәкләрдә нинди ялкын икән ‒

Чиләкләрдә көмеш сулары.

 

Сусавымны басыйм әле диеп,

Сулар эчкән идем чиләктән.

Ни хәл итим, шул мизгелдән бирле,

Сызып булмый сине йөрәктән.

 

Сандугачлар куна көянтәңә,

Очрый икән юлда шул егет.

Кыз баланың шулай була инде,

Чиләгендә чишмә суы булса,

Күңелендә исә бер өмет.

 

Урман буйларында кайнар чишмә,

Чишмә буйларында без икәү.

Башка бәхет миңа кирәк түгел,

Синең булуың да бик җитә!..

Тәкъдим итү: