рәсми сайт

Кыюлык өләшәләр...

***

Кыюлык өләшәләр,

Ду килеп талашалар!

Мин дә чиратка басканмын –

Әйләнеп карасалар...

 

Кыюлык нигә кирәкме

Бу татар баласына?

Үз телендә әни диеп,

Әйтергә анасына!..

 

Кыюлык кирәк, усаллык,

Бар микән мичкәсендә?

Тарсынмыйча, рәхәтләнеп

Татарча шигырь укырга

Очрашу кичәсендә!

 

Кыюлык бик кирәк икән

Ден өчен көрәшергә...

Кирәк! Казан урамында

Татарча сөйләшергә!..

 

Тәкъдим итү: