рәсми сайт

Әлфәт Закирҗанов

Әлфәт Закирҗанов

Зиннур Хөснияр прозасында чор һәм шәхес

Хəзерге татар прозасын хикəя, повесть, романнары белəн баетып, андагы реалистик һəм романтик эзлəнүлəргə яңа сулыш өргəн авторларның берсе – Зиннур Хөснияр. Əдипнең иҗаты шактый зур, без исə аның иҗатына бəйле уй-фикерлəребезне «Кичү» (2012) китабына нигезлəнеп уртаклашабыз. Автор əдəбиятка 1980 еллар уртасында башланган үзгəрешлəр дулкынында килə һəм шул дəвер, аннан соңгы еллар рухы əсəрлəрендə шактый тулы, ачык чагылыш таба. Бу чор татар əдəбиятында барган үзгəрешлəр аның иҗатыннан аерылгысыз, алай гына да түгел, үзенең сəнгати эзлəнүлəре белəн ул аерым тенденция-юнəлешлəрдə əйдəп бара, кызыклы, җитди табышларга ирешə. Бу, беренче чиратта, əдип сайлаган тормыш материалы һəм үзəккə алынган мəсьəлəнең сəнгати алымнарда чишелеше белəн бəйле [Хəсəнов, 1987: 96- 97]. Җыентыкның исеменə үк чыгарылган «Кичү» хикəясендə бер төркем кешелəрнең Зур Суны көймəдə кичеп чыгу вакыйгасы сурəтлəнə. Əлеге гади генə күренеш язучы калəмендə яшəешнең җитди мəсьəлəлəрен үз эченə алган фəлсəфи-публицистик яңгырашлы хикəя булып ачыла. Ясалма рəвештə Зур Су корып, авылларны, берничə буын ата-баба күмелгəн зиратларны су астында калдырган район хуҗасының əхлаксыз йөзе калкып чыга. Үз атасының каберен оныткан бу бəндə өчен хəтер, йола-гадəт, язылмаган əхлак кануннары кебек төшенчəлəр юк, ул бүгенге рəхəте, дəрəҗəле урын өчен җитəкчелəр алдында йөз кат баш ияргə, кол хəленə төшəргə əзер. Аны билгесез карт һəм мулла бабай белəн каршылыкта сурəтлəп, автор кешенең рухи азатлыгы, хөр фикере турында уйлануга этəрə. «Кичү» ул көймəдə суны149 кичеп чыгу гына түгел, бəлки барыбызның да мəңгелеккə бару юлында – кичүдə булуыбыз символы да. Əлеге сынаулы кичүне олы йөрəк, чиста күңел белəн үтə алырбызмы – моңа һəр укучы үзе җавап эзли. Ə инде хикəядəге вакыйганың Мөхəммəт исемле малай күзəтүлəре аша бирелүе, яшəешкə үтеп кергəн рухи бушлыкның фаҗигасен тагы да үстерə. Геройларның хикəялəнүче тарафыннан да, малай күзлегеннəн чыгып та гəүдəлəнеш алуы характерларны җанлы, тулы канлы итə, вакыйгаларның тəэсир көчен арттыра. Җəмгыять һəм кеше мөнəсəбəтенең катлаулы, серле якларын ачуда Зиннур Хөснияр үзенə хас алым-чаралар белəн эш итə. Монда ул татар прозасының уңышлы традициялəрен дəвам итеп, аларны чорга хас төсмерлəр, уй-фикерлəр, фəлсəфи нəтиҗəлəр белəн баета. Əдипнең «Трагедиягə ике билет» хикəясе зəвыклы укучыны битараф калдырмагандыр дип уйлыйм. Төрле сəбəплəр аркасында тормыш төбенə тəгəрəгəн кешелəр кулына килеп кергəн ике билетка бəйле вакыйгаларда язучы психологизм остасы булып ачыла. Матди һəм рухи кыйммəтлəр үзгəрүенең аяныч хəллəргə китерүе турында бу əсəр. Хəл-күренешлəр аша əдип җитди гомумилəштерүгə алып килə һəм, иман белəн бəйле рухи кыйммəтлəрне югалтсак, акылсыз хайван хəлендə калуыбыз бар, дип кисəтə. Əлеге һəм «Ак болыт күлəгəсе», «Качкын», «Əкият һəм хикəят» хикəялəренең бер үзенчəлеге шунда, аларның геройлары төрле сынауларга куела. Кемдер ул сынауны үтə, кемдер үтə алмый, əмма шул хəллəрдə алар үзлəренең эчке дөньяларын ачалар, күңел төбендəге сызланулы уйлары белəн уртаклашалар. Автор эчке монолог, үзанализ кебек алымнар аша геройларының үзлəреннəн үзлəренə бəя бирдерə, җан хəрəкəтен ачуларына ирешə. Зиннур Хөснияр авыл баласы, шуңа да əсəрлəрендə авыл тормышы һəм аның кешелəренең киң урын алуы бик табигый. Язучыны аеруча хəзерге чынбарлык, аның гыйбрəтле хəл-күренешлəре, авыл тормышына үтеп кергəн үзгəрешлəрнең асылы, аларның халкыбызда гасырлар дəвамында якланып һəм сакланып килгəн традициялəрне, гореф-гадəтлəрне кысрыклавы борчый [Закирҗанов, 2002]. «Кəҗə йөри кыектан», «Кара эт бəласе», «Зөлəйха кыйссасы» повестьлары гаять каршылыклы, бертөрле генə бəялəнми торган геройлары белəн игътибарны җəлеп итə. «Кəҗə йөри кыектан» повестендагы Кəримə, Аниль, аларның укытучысы Руслан Даулатович образлары аша əсəргə яшəеш фəлсəфəсе, шулай ук тарихка, кеше физиологиясенə, психологиясенə караган төшенчəлəр үтеп кереп, хис һəм акыл бəрелешенең яңа катламнарын ачалар. Повесть автор образының киң урын алуы белəн дə аерылып тора. Дөрес, аңа мөнəсəбəт бертөрле генə түгел, бер яктан, вакыйга-күренешлəрне бəйлəп-тоташтырып, əледəн-əле билгеле бер нəтиҗəлəр ясап, автор укучыны үзе белəн диалог-бəхəскə китерə, икенче яктан исə, автор аңлатмалары күп булу публицистик эчтəлекне арттыра һəм вакыйгалар хистəн бигрəк акыл белəн кабул ителə башлый. Иң мөһиме, əлеге күренеш хəзерге татар əдəбиятында бер150 тенденция буларак яши һəм мондый əсəрлəр уй-фикерле, зəвыклы укучыга йөз тотуы белəн яңа формаларда үсə, төрлəнə бара. Зиннур Хөсниярның повестьлары кырыс реализмы белəн җəлеп итə. Автор тормыш-яшəешнең иң үткен, кискен сорауларын куюдан, алар турында җитди сөйлəшү алып барудан курыкмый Аларның үзəгендə Яхшылык һəм явызлык көрəше. Геройлары да еш кына адашкан кешелəр буларак ачыла, тормышта үз урыннарын таба алмыйча газап чигеп яшилəр. Рухи дөньялары исə сызлану фəлсəфəсе аша сурəтлəнə. «Кара эт бəласе»ндəге Закирҗан белəн Йосыф, «Кəҗə кыектан йөри»дəге Кəримə һəм əнисе Фəгыйлə, «Зөлəйха кыйссасы»ндагы Зөлəйха – əнə шундыйлар. Аларның эш- гамəллəре, каршылыклы тормыш юллары аша автор укучысын я кисəтə, я гыйбрəт алырга чакыра. Нинди генə шартларда да кеше булып кала алу, үз асылыңа хыянəт итмəү, халыкның əхлакый кануннарынннан көч алып яшəү – Зиннур Хөсниярның эстетик идеалы əнə шунда. Əлеге əсəрлəр төрле буын укучыга атап язылган, дөресрəге, һəркем, ничə яшьтə булуга карамастан, алардан үзенə кирəген, күңеленə якын булганны сайлап ала, геройлар язмышы белəн яши башлый, уйлана, борчыла яисə автор белəн диалогка – фикер алышуга килə. З. Хөсниярның даими эзлəнүдə булуын кем генə инкарь итəр икəн. Җыентыктагы əсəрлəре дə моңа мисал була ала. Хикəялəрендə үк язучы яшəешнең аңлап-аңлатып бетерү кыен булган якларын тасвирлауга алына. Кеше күңеле кара урман, кемнең ни-нəрсə турында уйланганын белə алмаган кебек, без яшəү, үлем, бəхет, мəхəббəт кебек күпсанлы фəлсəфи төшенчəлəрнең асылына да төшенеп бетə алмыйбыз. Болар барысы да кеше дигəн серле затның рухи дөньясы, Ходай Тəгалə биргəн акылы һəм хисе, халыкның хəтерен дə сеңдергəн аң төпкеле белəн бəйле. «Адəм баласының күңелендəге хислəр яр читлəрен кимер-кимерə бəргəлəнеп аккан язгы ташу кебек», – дип яза З. Хөснияр «Ак болыт күлəгəсе»ндə. Шуңа əсəр герое Тəслимəнең күңел халəтен дə аңлап-ачып бетерү мөмкин түгел. «Саташкан» хикəясенең герое да саташулы халəттə яши, үзенең ни эшлəгəнен һəм моның ни сəбəптəн икəнен аңлый алмыйча газаплана ул. Əлеге геройларның эш- гамəлен аң төпкелендə кысылып яткан яшерен серлəрнең ачылуы дип кенə бəялəргə мөмкин. Автор əнə шундый «сəер» геройлары аша тормышның асылын аңларга, яшəеш серлəрен барларга омтыла һəм шуның белəн өмет һəм өметсезлек, мəхəббəт һəм нəфрəт, яхшылык һəм явызлык кебек төшенчəлəр аша яшəешнең гаять гыйбрəтле, аңлап-аңлатып бетерү кыен булган якларын ача, шулар турында уйланырга этəрə. З. Хөсниярның бер үзенчəлеге булып, аның интеллектуаль башлангычка мөрəҗəгать итүе тора. Хикəя-повестьларында урын алган фəлсəфи тирəнлек «Терсəк сугышы» һəм «Эттəн туган» роман-дилогиясендə үзенең югары ноктасына җитə. Роман кысаларында төрле темалар, стиль үзгəрешлəре, Көнчыгыш һəм Көнбатыш традициялəре очраша. Төп герое Мөхəммəт язмышына бəйле, тормышның тышкы кренешлəрен генə түгел, эчке агымын да күрсəтүне максат итеп куйган язучы, вакыйга-күренешлəрне ике катламда күзəтə: бүгенгебез һəм үткəндəге хатирəлəр. Роман геройларыннан һəрберсенең тормышны аңлауда үз карашы, концепциясе бар: əгəр колхоз рəисе Барый үзен гадəттəн тыш кеше дип күзалласа, Мөхəммəт исə еш кына ярым хыялый, ярым реаль шəхес булып күзаллана. Җаны-тəне белəн сəнгатькə гашыйк бу егет дөньяны матурлык ярдəмендə үзгəртеп була дип саный. Əмма вакыйгалар барышында ул тормышның катлаулы лабиринтлары эчендə буталып калган шəхес буларак күзаллана. Мөхəммəт никадəр генə үз принципларына тугры калырга омтылса да,чорның кырыс шартлары аны да бөтереп ала, ул шулар тəэсиреннəн котыла алмый, нəтиҗə буларак яшəү фəлсəфəсе булган Матурлык һəм Явызлыкны килештерү омтылышы җимерелə. Шул рəвешле автор, җəмгыятьне камиллəштерү, һəркемгə шəхес итеп карау өчен кешелəрнең рухын һəм аңын үзгəртү кирəклеген кат-кат искəртə. Кешелек җəмгыятендə гасырлар дəвамында сакланып килгəн кануннар бозылган, шуңа да без бер-беребезне аңлаудан, ярдəмлəшүдəн, үзара кешелекле мөнəсəбəттəн мəхрүм, дигəн фикергə китерə З. Хөснияр. Гомумəн, роман-дилогиядə реалистик катлам белəн яңа əдəбиятның байтак сыйфатлары үзара кисешə һəм ул күптавышлы, күпаспектлы əсəр буларак яңа эзлəнүлəргə юл ача.

Əдəбият

Хəсəнов, М.Н. Читтə калмаска / М.Н. Хəсəнов // Казан утлары. – 1987. – № 5. – Б. 95-97.

Закирҗанов, Ə.М. Терсəк сугышы яки болыт каплаган дөнья / Ə.М. Закирҗанов // Мəдəни җомга. – 2002. – 31 май.

Тәкъдим итү: