Вакыйф Нуриев
Мин, әдәби журнал баш мөхәррире буларак, «Гарасат»ны җентекләп укып чыктым.
Әйе, Аллаһе Тәгалә адәм баласын дөньяга иман белән китергән. Шул иманны саклауны исә бәндәнең үзенә тапшырган. Саклый аламы аны адәм баласы? Иманы иминме аның? Күренекле язучы Зиннур Хөснияр «Гарасат» романы-дилогиясендә әнә шул сорауларга җавап эзли. Әлеге әсәрне язу өчен автор бик күп укыган, архивларда казынган, Ислам дине кануннарын, Коръән сүрәләрен ныклап өйрәнгән. (Хәер, автор үзе әйтмешли, Коръәнне ахырынача өйрәнү өчен бер кешенең генә гомере җитми!) Аларның мәгънәсен тормыш фәлсәфәсе белән бергә үреп, Җир йөзендә яшәү кануннарының гаҗәеп синтезын тудырган һәм шуны үзенчәлекле образлар аша укучыга ирештерү юлларын тапкан. Мондый күләмле, киң пландагы эпик әсәр бүгенге татар әдәбиятында яңалык, хәтта вакыйга буларак бәяләнергә хаклы.