рәсми сайт

Мансур Вәли-Барҗылы

Күләм ягыннан караганда артык зур булмаган әсәрләре белән дөньяны яулаган әдипләр бар. Урыста А.Чехов һәм И.Бунин әнә шундыйлардан.Үзебезнең Әмирхан Еники иҗаты да, һичшиксез,  аларныкыннан түбән дәрәҗәдә түгел. «Әйтелмәгән васыять»не генә искә төшерегез. Моннан  алтмыш ел элек язылган булса да, актуальлеге һаман арта гына бара аның.

Күренекле прозаигыбыз Зиннур Хөсниярның 2012 нче елда Татарстан китап нәшриятендә  басылып чыккан «Кичү» исемле китабында да бар андый хикәяләр. Мәсәлән, «Трагедиягә ике билет» хикәясен алыйк. Тугыз гына битлек бу әсәргә шуның кадәр зур һәм җитди тормыш мәгьнәсе сыйган ки – гаҗәпләнми һәм сокланмыйча һич мөмкин түгел! Нинди тирәнлек һәм, бер үк вакытта, нинди киң масштаб!

Вакыйга башланган урын да бик мәгънәле һәм символик көчкә ия. Ул – сыраханә. Ягъни бүгенге тормышыбызда һаман көчәя баручы эчкечелекнең үзәге булган урын инде бу.

Менә шушында җыештыручы булып эшләүче бер татар хатынына көннәрдән беркөнне театрга ике билет бүләк итәләр.  Юк – һич кенә дә бушка түгел һәм сәбәпсез дә түгел. Җәйге эссе көннәрдә сәгать буе чиратта тормыйча, «үз итеп» сыра алып биргәне өчен!

Ошбу вакыйгадан соң башланган психологик коллизияләргә игътибар итегез: бу хатын үз гомерендә бер генә мәртәбә дә театрга аяк баскан кеше түгел. Аның театрга парлап барырдай ышанычлы ир заты да, кеше алдында киярдәй йөз кызартмаслык юньле  киеме дә юк икән бит ләбаса!..

Биредә халкыбызның, милләтебезнең никадәр киң даирәсе чагылганын сез инде аңлагансыздыр. Язучының менә шушы гаять тә җитди социаль күренешкә игътибар итүе дә, аны әсәрнең үзәгенә куюы гына да зур мактауга лаек.

Кызганыч ки – хикәядәге әлеге хатын театрга барып җитә алмый. Дөресрәге, аның ишек төбеннән кире борылып китә ул. Бу әсәр безнең алга бик  зур сорау китереп куя – ни өчен тормышта шулай килеп чыга соң әле? Театрга караганда сыра залын якынрак күрүебездәнме? Юк, алай гына да түгел, күләме ягыннан артык зур булмаган хикәядә  бүгенге хәятнең дә, иртәгә булчак, безне карулап, көтеп  торачак яшәешнең дә коточкыч фаҗигасе чагылган! Әлеге бәләкәй генә хикәя нигезендә  берничә сәгатьлек нәфис фильм төшерергә мөмкин! Мин сүземне юкка гына Чехов, Бунин, Еникилардан башламадым. Зиннурның әлеге киабына кергән «Кичү» хикәясен укыгач та аны ул әдипләр белән чагыштыру урынлы икәнлеге аңлашылыр. Чын хикәя остасы Зиннур Хөснияр.

Бу китапта әнә шундый  тирән мәгънәле һәм үтә дә җитди эчтәлекле әсәрләр бик күп. Җыентыкка исем биргән «Кичү» хикәясенә тукталыйк. «Өстенә кыска соры кожан кигән, тәбәнәк буйлы, җыерчыклы, ләкин чиста, күркәм йөзле карттан кала яр буендагыларның берсе дә аунап яткан баш сөякләренә игътибар итми кебек. Карт, баш сөякләренең әле берсенә, әле икенчесенә озаклап карап тора-тора да, авыр көрсенеп, карашын югары төби. Аннары су кырыена якын ук килеп, буш кулын кан өстенә куйган килеш, Зур Су өстен күзли».

Юк, бу һич тә фантастик әсәр түгел. Үзебезнең туган ягыбызда зур-зур буалар ясап нинди уңышлы җирләрне, табигатьнең гүзәлдән гүзәл үзәннәрен, болыннарын су астында калдырдык ич... Чулман һәм Идел буендагы оҗмах почмакларын...

Бу фаҗиганы меңәрләгән милләттәшләрем кебек миңа да кичерергә туры килде – авылсыз калган авыл малае мин...

Үз әсәрендә язучы бу трагедиянең масштабын тагын да зурайта. Хикәядәге Зур Су образы безгә ахырзаман күренешен хәтерләтә. Кешелек тормышының иң башында ук планетабызда бары тик су гына булган дип әйтәләр ич. Димәк, Зур Су ахырзаман дигән сүз! Килер беркөнәлеге  адәмнәрең «чаманы» югалтып, хәтта айны  да йөгәнләргә йөргән бушкуык бәндәләрең,  тәхет такталары  белән бергә  янә тамчы суга әйләнерләр дә дә әле һаман үз күчәре һәм мәңгелек  кояш тирәсендә «әвәрә» килгән җирнең илаһи күгенә кургаш болытлар булып таралырлардыр...

Ә инде «туган җир», «туган туфрак» дигән изге төшенчәләрне белергә дә, аңларга да теләмәгән  Түрә образы үзе ни тора! Хәтта  зираттан су актарып чыгарган  атасының баш сөяген дә атып кына бәрә ул!  Аннары,зур суны кичкән вакытта, кешеләр һәм үзе утырган көймәне дә чоңгылга таба алып бара. Чөнки...чөнки суны турыдан кичеп,  аның югарыдан килгән түрәләр алдында яхшы күренәсе килә.

Язучы әлеге образы белән укучыны тагын бер кат кисәтә! Бүген шундый бәндәләр без утырган көймә белән идарә итсә, җәмгыять нәрсә эшләргә тиеш? Халык үзен ничек саклап кала алыр?...

Әлеге китапта зур күләмле әсәрләр – повестьлар һәм роман-дилогия дә тупланган. Алары да бик кызыксынып укыла, чөнки һәммәсенә зур мәгънә салынган. Зиннур Хөснияр повесть-романнрында да көчле художник булып кала алган! Чын сәнгать әсәрләре!

Сүзне «Зөләйха кыйссасы» дигән повестьтан башлыйк.  Иң элек шуны искәртеп үтәсе килә: үз геройларына исем сайлаганда автор махсус рәвештә халкыбыз легендаларындагы борынгы каһарманнарны искә төшерә. Бу повестьның геройлары  Зөләйха белән Йосыф. Алдарак карап үткәнендә  исә Таһир белән Зөһрә трагедиясе үзәккә куелган иде. Юк, бу гади генә искә төшерү түгел. Монда да аерм бер мәгнъгә бар. Халык авыз иҗатында сурәтләнгән саф йөрәкле, көчле рухлы каһарманнар белән менә боларны, хәзергеләрне янәшә куеп, чагыштырып карагыз дигән сүз бу.

Зөләйха авылда урта мәктәпне тәмамлый, әмма аңа эш юк. Шуңа күрә әнисе аның шәһәргә китүен тели... Менә шушында башлана да инде «кыйсса». Эше табыла, ләкин яшәү урыны  юк. Анысын эзләгәндә  яшь кыз Зөләйха тап булган маҗараларны язып кына да бетереп булмас, мөгаен. Кыскасы, безнең Зөләйха да шәһәр тормышының чираттагы корбанына әйләнә. Аны яратаып йөргән юаш Йосыф исә авылда кала. Әмма ул да колхозның иске машинасы белән  сөйгәне артыннан чапкан чагында фаҗигагә юлыга. Һәлак була Йосыф...

Әсәрдә бүгенге бик күп замандашларыбызның үзенчәлекле һәм истә калырлык образлары бар. Зөләйханың авылдашы Сания,  аның дус кызы Лена, фатир хуҗасы карт Михалыч. Әмма иң мөһиме – яшь кызларны корбан итүче әнә шул чынбарлыкны тасвирлаганда укучы күңелендә: «Болай булырга тиеш түгел!» ‒ дигән фикер һаман көчәя бара. «Без моны үзгәртергә  тиеш!» ‒ дигән идея укучыны күңелендә яшәп кала.

Бу китапта, әлбәттә, иң зур урынны «Терсәк сугышы» һәм Эттән туган» дип аталган дилогия алып тора. Анда да безнең хәзерге (бәлкем, киләчәктә дә!) яшәешебез, әйләнә тирәбездәге чынбарлык һәм аның кабатланмас холыклы кешеләре. Ә иң үзәктә Мөхәммәт исемле яшь иҗатчы, рәсссам. Бу исем безне тагын бер мәртәбә борынгылар турында, мәңгелек идеаллар хакында, аларга тугрылык мәсьәләсендә уйландыра.

Әмма Мөхәммәт барыннан да бигрәк бүгенге тормышта яшәүче татар кешесе, ул авылда, безнең гүзәл табигатебез кочагында туып үскән егет. Авыл җирендә яшәүченең урлаша-урлаша мал асрау  михнәтләре, хәтта елга бер килә торган Сабан туе көнне дә сарык көтүе белән болынга чыгу хикмәтләре....Рәсемгә сәләтле малайны аваыл мәктәбендә тәрбияләү күренешләре.... Ә инде шәһәргә килеп, иҗат дөньясына аяк баскач, яңа мөхит, өр-яңа дуслар, танышлар һәм мәхәббәт маҗаралары...

Мөхәммәт чын фидакарьләрчә бирелеп һәм үзенә генә хас бер үҗәтлек белән туган ягының табигатен сурәтли, тылсымлы буяулар аша шуңа дан җырлый, аны башкаларга күрсәтүгә ирешә. Һәм терсәк сугышы тагын да көчәя, татарның кеше күрмәгәндә генә бер-берсенә терсәк белән кабыргасына төртеп алу гадәте борынгы Алтын Урда җимерелгән вакыттагы чордан калган һәм Казан  ханлыгын харап итеп, бүгенге кол хәленә алып килгән җирәнгеч хөсетлек хас булган гадәте, Мөхәммәтнең картиналарын урлыйлар хәтта – бер генә пычрак адымнан да җирәнеп томыйлар биредә. Хөснияр кисәтә, бүген патша табыныннан калган калдыклар өчен пыр тузып сугышкан татар бәндәләрен кисәтә, сәнгать югарылыгындагы гаҗәп әсәрләре белән кисәтә, бәгырьләренә сеңдермәкче була, «паразит» күзәнәкләрен юкка чыгарырга исәпли. Җир йөзендә  былбыллар гына булса, гел җырдан гына торыр иде  бу дөнья. Кешеләр бар, бар кабәхәтлек  әнә шулардан килә.

Әмма җир йөзендә әйбәт кешеләр дә бар шул. Сафлык, намус, пакълек, әхлак бар, матурлык бар! Мөхәммәтнең әсәрләре Парижның үзендә беренче урынны яулый! Сиринә Самуиловна ярдәме белән... Ә бу ханымның максаты нидә? Анысы роман эченә яшерелгән төендә...

Китапның исемен «Кичү» дип кую бик урынлы бу очракта. Без хәзер борынгыдан  бирле килгән юлыбызны онытып, акыл уйлап чыгарган, «фән-техника дөньясы» дип аталган ясалма яшәешкә кереп барабыз.  Һәм әле тагын, шуның өстәвенә,  соңгы елларда кешеләр тормышында матди мәнфәгатьләр, икътисадый таләпләр иң алгы сафка чыкты. Ә «әхлак» дигән сүзне дә әйтергә иренә башладык хәтта.

Бозык  тормыш, гарип кешеләр, адашкан  җаннар... Һәр почмакта безне трагедия-фаҗигагә «чакыру билеты» көтеп тора. Фаҗигагә дигән  билетларны сатасызмы, бушка өләшәсезме? Мөгаен, бушкадыр.

Шәп әдәби әсәрләр каннарыбызны  сафландырсын, җаннарыбызны чистартсын, бәгырьләрне арчысын. Андый әсәрләр язарга сәләтле булган талантларга  Ходай үзе ярдәм кулы сузып торсын... Һәр яктан да...

Хөснияр ‒ новатор язучы. Ул һәр әсәре белән татар әдәбиятенә яңа сулыш, зур яңалык алып килгән һәм килә торган олуг әдип. Татар әдәбиятенә беренчеләрдән булып  яңа татар романын да ул бирде!

Зиннур Хөсниярның бу китабы безне: «Болай булырга тиеш түгел!», ‒ дип кисәтә. Авыл хуҗалыгының көндеге булган  оешма аны юкка гына олуг бүләккә тәкъдим итмәгән булса кирәк. Монда җир фәлсәфәсе, монда авыл хәятенең бәгыре...

Тәкъдим итү: