Зилә Хөснетдинова
Яз! Казанда яз! Кайдадыр узган елгы асфальттан калган чокырлар күренгәли, агачларда бөреләр өлгереп килә, кешеләр өсләреннән җылы киемнәрен сала... Ә тагын – Татарстанда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен тапшыру турында гәпләшәләр. Бу хакта сүз чынлап та күп. Сәбәбе әллә шагыйрьнең юбилеенда, әллә инде кандидатларның моңа кадәр булмаган санда булуындамы икән?... Әлеге кандидатлар арасында әтием – язучы Зиннур Хөснияр дә бар. Бу турыда сөйләве бик дулкынландыргыч, ә кызының язмасын укуы, бәлки, күпмедер дәрәҗәдә сәеррәктер дә. Бөтен дөньяга искиткеч язучы, иң әйбәт әти турында сөйләмичә үзеңне ничек тыясың?..
Татарстан Республикасының Язучылар берлеге Мөштәри (элеккеге Комлев) урамында урнашкан, ике тукталыш аралыгында гына, Лесгафт урамында 1990 еллар башында яшь редактор һәм язучы Зиннур Хөснетдинов гаиләсе белән яши. Каләм осталары арасында Зиннур Хөснияр исеме инде ул вакытка билгеле була. Аның кунакчыл, мөлаем хатыны фикер алышырга, гәпләшергә һәм бәхәсләшергә еш җыела торган кунакларга – язучыларга һәрвакыт тәмле чәй өстәле әзерли, бала-чага да шунда ук. Бу – без энем белән. Мөдәррис Әгъләм, Фәиз һәм Ләис Зөлкәрнәй, Ркаил Зәйдулла, Наис Гамбәр, Рөстәм Мингалим, Равил Фәйзуллин һәм башка әдипләр күңелгә уелып калган. Алар, үзләре дә шуны сизмәстән, нәниләрнең шәхес буларак формалашуына үз өлешен кертә, әдәбият һәм басма сүзгә карата күңелгә мәхәббәт орлыклары сала. Әти исә, бу мәхәббәтне үзенчә, ул вакытта аеруча гадел булмаган ысуллар белән тәрбияли иде кебек. Мисал өчен, энемә әти сайлаган әсәрнең 30 битен укып, укыганнарын сөйләп бирмичә, дуслары янына чыгарга рөхсәт юк иде. Мин дә телевизор карау өчен аерым шартлар үтәргә тиешмен, үтәлгән очракта да, моңа чикләнгән вакыт бирелә иде. Иң кызыгы: һәр көнне шулай. Ул вакытта әти – бөтен планетада иң кырыс кеше кебек тоела иде. Хәзер, 15-20 елдан соң, без аңа көн саен рәхмәт укыйбыз... Вакытны кадерләргә өйрәткән өчен, бездә һәрвакыт яхшырак булырга омтылу хисе тәрбияләгәне өчен, икебезгә бергә 5 югары белемебез өчен, һәр көнне яраткан эшебез белән шөгыльләнергә мөмкинлек биргәне өчен.
Зиннур Хөснияр – минем остазым. Шул ук вакытта «Салават күпере» журналын укып үскән берничә буын татарстанлы өчен укытучы, остаз. Бу журналга нигез салган вакытта әтигә нибары 29 яшь була. Хәзерге вакытта миңа да 29. Ул гомере буе тулы бер коллективны җитәкләгән, үзе өчен дә җитәкче булган. Көчле оештыру дисциплинасына ия дип тә әйтмәс идем әтием турында, андыйлар турында «күктә, һавада оча» диләр, әмма аның эчендә аерым бер механизм бар кебек, югыйсә тәүлек дәвамында мин өч төрле Хөсниярны күзәтә алыр идемме икән?!.
...Бөтен кеше татлы йокыга чумып йоклаган, сандугачлар табигатьне сайрап уяткан вакытта, иртәнге сәгать 3ләрдә башлана аның көне. Бу вакытта клавиатура төймәләренә баскалап үзе иҗат иткән геройлар дөньясына кереп китә... Ул шуның кадәр читләшкән була, әйтерсең лә ул безнең планетадан түгел. Иртәнге урманда һава сулап кайтканнан соң, ул эшкә китә. Редакциядә исә ул тиз, конкрет, еш кына кискен һәм каты. Барлык җитәкчеләргә кебек үк аңа барысы да бер үк вакытта һәм бик тиз кирәк. Зиннур Зыятдиновичның көн саен «Сәхнә» һәм «Салават күпере» журналлары өчен берничә махсус проект һәм нәниләр өчен бәйгеләр уйлап чыгаруын исәпкә алсаң, бу җиңел түгел. Аңа еш кына республикабызның төрле зур оешмаларында яхшы эш урыннары тәкъдим иттеләр, ләкин ул алардан «дөньяда балалар журналы чыгарудан да әйбәтрәк эш юк» дигән сүзләр белән баш тартып килде. Килешәм аның белән.
«Зилә бакчага бара» – аның балалар өчен язылган беренче әсәре. Күптән түгел Казан балалар бакчаларының берсендә әлеге әсәрнең сәхнәләштерелгәнен күрдем. Нәниләрнең төрле костюмнарга киенеп, рольгә кереп, оста итеп уйнаулары күңелемә үтте... Әтием ул вакыттагы кебек үк кулымнан тотып, Айвазовский урамындагы балалар бакчасына алып барсын иде дигән бер генә теләк иде шул мизгелдә...
Өйдә, гаиләсе янында, өченче Хөснияр – шаян, шук, әмма, иң мөһиме, ышанычлы. Алар әнием Нурия белән искиткеч пар, югыйсә көн белән төн сыман төрле дә кебек....
...Әтигә укучылардан бик күп хат килә, телефон тынарга җыенмый да кебек. Телимме, теләмимме, әтиемнең шәхси сәркатибе функциясен үтәргә туры килә. Вакыт үтү белән аның беренче рецензентына әйләнеп барам, бусы сөендерә, шул ук вакытта җаваплы да. Урыны белән тәнкыйть сүзләре дә чыга. Ахыры чиктә, бәхәсләшә башлыйбыз. Әмма! Аның язу сәләтенә гаҗәпләнми мөмкин түгел дип саныйм! Кешене елмайтырлык яисә әсәр героен кызганудан күз яше чыгарырлык итеп язуы минем өчен сер булып кала, аерым бер фикерләрдән соң берничә көн дәшмичә дә йөрергә туры килгәли. Әтиемнең әсәрләре инсанны төрле халәткә кертә. Хөснияр әсәрләрен укучылардан килгән хатларда да шундый бәя-фикер. Шуны да әйтергә кирәк: кызганыч, әмма бүгенге көндә язучының абруе бөтенләй беткән.
Әтием тарафыннан иҗат ителгән «Кичү» китабы – минем иң яраткан китапларымнан. Миңа калса, аның иң әйбәт хикәяләре шул җыентыкка тупланган. Алар шактый гади һәм аңлаешлы телдә язылган, тулы бер актуаль темалар палитрасын ачып бирә. Берсендә – шәһәр тормышы проблемалары, икенчесендә – тормыш «төбе»нә төшкән гаилә пары язмышы, өченчесендә – төрле кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрендәге авырлыклар. Бу китапка «авыл тормышы энциклопедиясе» дигән бәяләмә бирелгән. Килешмичә булмый, әтинең һәрбер әсәре милли тормышның бер ягын ачып бирә, әдәп, тәрбия һәм башка шундый мәсьәләләр күтәрелә.
Зиннур Хөснияр – күптөрле премияләргә лаек булган шәхес. Әтием – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Ш.Маннур, Ф.Хөсни, Г.Исхакый, М.Җәлил исемендәге премияләр лауреаты. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе – аның иҗат юлының лаеклы дәвамы булыр иде.
Ничек кенә булмасын, Зиннур Хөснияр – минем остазым, укытучым...
Зилә Хөснетдинова,
Интертат.ру, март, 2016.