рәсми сайт

Зөмәрә Җиһаншина

«Мин – авыл малае. Бабаларымның тамыры мин белгән җиде буынга чаклы җиргә, авыл туфрагына тоташкан. Димәк, авыл – канда! Өстәвенә шәҗәрәмдәге бабаларымның иманнары бөек Ислам дине аша Ходайга барып тоташкан булган. Димәк, әлеге изге мәсләкле дин минем кан күзәнәкләрендә дә!.. Берәү булса, мин бу әсәремне кан белән яздым дияр иде...»

Рецензия-бәяләмәне авторның әлеге сүзләре белән башлап китүем дөрес булыр. Сүз аның радиога биргән әңгәмәсендәге «Гарасат» әсәре хакында әйткәннәре турында бара. Мине бигрәк тә «кан белән яздым» дигән сүзләр әсәрләндерде. Чынлап та, автор һәрбер әсәренә дә бар җанын, күңелен салып яза, шуңа күрә алар ихлас, шул сәбәп­ле алар укучы тарафыннан табигый кабул ителә. «Зөләйха кыйссасы» повестена да карый ошбу сүзләр. Чөнки заманында «Идел» журналында басылган өч табаклы гына повестьның язмышы кызыклы булып чыкты. Автор әйтүенә караганда, аңа әле дә укучылардан ошбу бәян хакында хатлар килә. Әлбәттә, күбрәк хатын-кызлар яза һәм... һәм күбесе син әлеге бәяндә минем турыда язгансың, бу хакта кем сөйләде дип «бәйләнәләр» дә! Кызык хәл: әдәби әсәрдән күпләр үз язмышын эзләп утыра. Югыйсә, анда сүз гап-гади бер авыл кызының шәһәргә чыгып китеп, фахишәлек юлына басу тарихы, соңрак, аңына килеп, яшь кызларны мондый һәлакәттән коткарырга тырышуы хакында гына бара.

«Гарасат» роман-дилогиясенең дә язмышы алда әйтелгән бәяннеке кебек шактый кызыклы булырга охшап тора. Монда автор, үзе әйткәнчә, бер нәрсәне дә «бармактан суырмаган». Әлбәттә, чын сәнгать әсәре ул – югары кимәлдәге әдәби әсәр «Гарасат». Берничә ел элек автор, Татарстаннан куылган кулак­ларның язмышын өйрәнү максатыннан, Себергә бара. Һәм шунда аңа бер фотография биреп кайтаралар, артында адресы, исем-фамилия­ләр дә була. Ләкин тәгаен генә әлеге гаиләнең ахыргы язмышын белмиләр. Автор, Казанга кайткач, әлеге фотосурәтнең язмышы белән кызыксына башлый, адреста күрсәтелгәнчә, элеккеге Тәкәнеш (хәзер Мамадыш районына керә) ягына сәфәр чыга. Баксаң, ул авыллар хәзер Кукмара районына керә икән. Эзләнә торгач, гаилә тарихы ачыклана: Васига апа Миңнеханованың бабасы булган икән фоторәсемдәге кулак гаиләсе! Нәсел, шәҗәрә, геннар! Алар буынннан буынга күчеп бара. Бу шәҗәрәне дәвам иткән егетләр бүген без белгән Миңнехановлар!

Әлбәттә, бу шактый күләмле дилогиядәге бер кызыклы вакыйга, факт кына. Мин «Гарасат»ка тулаем бәя биреп тормастан, ул журнал варианты буларак дөнья күргәннән соң кайбер күренекле шәхесләрнең фикерләре белән генә чикләнергә уйлыйм. Менә алар: «Зиннур Хөсниярнең «Гарасат» роман-дилогиясе (икенче кисәкнең исеме – «Җирдә ниләр бар икән?») мине бик кызыксындырды. Өстәвенә Татарстан авыл хуҗалыгы министры, безнең хөрмәтле шәхесебез Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге ко­миссия аңа конкурста беренче урынны да тәгаенләгән!»

«Автор авыр, әмма бик ки­рәкле, изге темага алынган. Дилогиянең беренче китабын укыганда («Хуш, авылым») минем кайчак «кара күзлек» тә киясе килгән урыннар булды. Андагы фахишәләр, бозык хатыннарның гамәлләре, укучы буларак, минем шактый эчне пошыр­ды. Икенче китапны («Гарасат») укый башлагач, мин моны авторның махсус уйланган сәнгати алымы икәнлегенә төшендем. Чөнки беренче китапта ислам дине халык арасында бик киң таралып өлгермәгән, димәк, шулай булгач, тормышта төрле бозыклык та чәчәк аткан вакыт. Икенче китапта автор имам образы аша ислам динен укучысына тагын да тирәнрәк ачып күрсәтә, шуның белән берлектә, күңелне «тырнаган» төрле вакыйгалар да үзләреннән-үзләре юкка чыга.

Динебезнең асылын халкыбызның барлык катламнарына да югары сәнгать аша сеңдерүне дәвам итәргә кирәк. Аның фәлсәфәсе күрсәтелү дә шулай ук бик мәслихәт эштер. Бу нисбәттән дә шактый эш башкарылган. «Амин» диясе килә». Татарстан Диния нәзарәтенең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.

«...Зиннур Хөсниярнең «Гарасат» романын мин аеруча кызыксынып укыдым.(...)...ул – «яңа татар романы» дип исемләнерлек бердәнбер әсәр». Дания Заһи­дуллина, академик.

«Мин, әдәби журнал баш мө­хәррире буларак, «Гарасат»ны җентекләп укып чыктым.

Әйе, Аллаһу Тәгалә адәм баласын дөньяга иман белән китергән. Шул иманны саклауны исә бәндәнең үзенә тапшырган. Саклый аламы аны адәм баласы? Иманы иминме аның? Күренекле язучы Зиннур Хөснияр «Гарасат» романы-дилогиясендә әнә шул сорау­ларга җавап эзли. Әлеге әсәрне язу өчен автор бик күп укыган, архивларда казынган, Ислам дине кануннарын, Коръән сүрәләрен ныклап өйрәнгән. (Хәер, автор үзе әйтмешли, Коръәнне ахырынача өйрәнү өчен бер кешенең генә гомере җитми!) Аларның мәгънәсен тормыш фәлсәфәсе белән бергә үреп, Җир йөзендә яшәү кануннарының гаҗәеп синтезын тудыр­ган һәм шуны үзенчәлекле образлар аша укучыга ирештерү юлларын тапкан. Мондый күләмле, киң пландагы эпик әсәр бүгенге татар әдәбиятында яңалык, хәтта вакыйга буларак бәяләнергә хак­лы». Вакыйф Нуриев, язучы, «Казан утлары» журналының проза бүлеге мөхәррире, Абдулла Алиш исемендәге бүләк иясе.

«Гарасат» роман-дилогиясе­нә карата әйтелгән фикерләрне дәвам итәбез: «Татарның бөек әдибе Гаяз әфәнде Исхакый 1904 елда үзенең «Ике йөз елдан соң инкыйраз» исемле әсәрен бастырган. 2015 елны Зиннур әфәнде Хөсниярнең «Гарасат» исемле әсәре китап булып дөнья күрер­гә тора.

Бу ике мәҗмуга арасында 111 ел вакыт үткән. Бер гасырдан артык гомер дигән сүз бит ләбаса! Ләкин татар халкын борчыган, аның бәгырен талаган мәсьәләләр һаман да шул ук, кыскасы, эчтәлек бер, форма гына үзгәргән.

Исхакый – гасырның бер ба­шында, Хөснияр – икенче, бирге башында. Ике әдип бик хакыйкый рәвештә, югары сәнгать дә­рәҗәсендә хәят «прозасы»н тас­вирлый.

Мәгълүм булганча, Гарасат яки Мәхшәр, бу дөнья тәмамлангач, ахирәттә урнашыр алдыннан кешеләр Ходай каршында җавап тота торган урындыр.

Бу әсәрнең «Гарасат» дип аталуы бер дә сәер түгел.Татар милләтенең бүгенге хәлләре өмет тә тудыра, хәвеф тә уята.

Өмет – Адәм баласы холкының бер гаҗәеп сыйфатыдыр: ул нәрсә булса да яңарырга, кабат терелергә, тормышны үзгәртеп дәвам итәргә омтыла, тырыша.

Хәвеф исә милләтнең киләчәге белән бәйле бер сыйфат: алда аның телен, гореф-гадәтләрен, авылын, динен нәрсә көтә?

«Гарасат»та татар ­халкының үткән тарихы, хәзерге ­заманы, киләчәге турында уйланулар тасвирланган. Хәзерге чор татар кешесенең дингә карашы, аның Аллаһы Тәгалә белән булган мөнә­сәбәтләре гаять олы дәрәҗәдә тәфсилләп, ничек бар, шулай итеп күрсәтелгән. Бер үк вакытта ул фәлсәфи әсәр дә, тарихи караш та, дини бәяләмә дә, киләчәкне фаразлап карау да. Башкача әйткәндә, «Гарасат»ны хәзерге татарлык, бүгенге Татар дөньясының энциклопедиясе (бәлки, милләтнең программасыдыр?) дип атап була!...

Зиннур әфәнде Хөсниярнең «Гарасат»ы гади әсәр түгел, киресенчә, «Гарасат» – нык катлау­лы дилогия. Аның барча фикерләре белән дә килешеп булмый торгандыр бәлки, әмма «Гарасат» белән танышу укучыга ул фикерләрне тулысынча кабул итү шартын куймас.

Һичшиксез, «Гарасат» үз укучысын табачак, татар укучысы исә үзе өчен «гарасат» ачачак.

Кыскасы, Хөсниярнең «Гарасат» дилогиясен татар дөньясы олуг бер вакыйга, чыннан да, яңа татар романы буларак кабул итәр дип ышанам». Татарстан Җөмһүрияте Изге Коръән вә Пакь Сөннәт өйрәнү үзәге баш мөдире Фәрид хәзрәт Сәлмән.

Безнең татар әдәбиятында соңгы елларда авыл тормышын болай фәлсәфи рәвештә тасвирлап язган язучы юк иде әле. Зиннур Хөсниярнең яңа романы авылның үткәнен һәм бүгенгесе генә түгел, аның киләчәге хакында да! Авылда бүген дә «самородоклар» күп, аларга бары тик мөмкинлек кенә бирергә кирәк! Аннан соң ни генә әйтсәң дә, авыл кичәге хәлендә яши алмый инде, ул үзе генә түгел, кешеләре дә үзгәрергә тиеш. Ничек? Бу сорауга Зиннурның романыннан укучы үзе теләгән җавапны таба ала.

Зөмәрә Җиһаншина,

«Шәһри Казан»,

26.03.2017.

Тәкъдим итү: