рәсми сайт

«Сөембикә» журналы

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя...
Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле. 


Зиннур ХӨСНИЯР – язучы; өйләнгән; гаилә стажы – 30 ел; ике бала атасы.

– Иң элек хатын-кызның сез нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә..
– Буй-сынына, йөз-кыяфәтенә, әлбәттә. Холкының нинди икәнлеген барыбер шундук белеп булмый. Шулай да үзем яшьтән (яшүсмер чактан хәтта!) кара күзле кызларны ошата идем. Кемгә нәрсә, кәҗәгә – кәбестә дигәндәй, кемнең күңеленә кем ошый. «Көмеш чыбыркы» дигән романымда «мәхәббәт – ул химик реакция» дип язган идем. Организмда барган химик реакция була инде. Әнә шул «химия»ңә нинди хатын-кыз «катализатор» була инде, ягъни мәсәлән. 

Хәтерләмим, ничәнче курста укыган чак булгандыр, соңгы лекциядән соң гардеробта бер кызны күреп, «җүләрләнә» яздым. Гардеробны ике-өч мәртәбә урадым, ул анда кем беләндер сөйләшеп тора иде. Сүз куша алмадым. Телсез-авызсыз калган кебек идем. Моңа кадәр булган кыюлык кая киткәндер? 

Шулай кайтып киттем тулай торакка. Их, бу авыллык дип уйлым хәзер, шул чакта сүз куша алмаганыма үкенеп. Язмыш шаяртуы диген – теге кыз нәкъ безнең факультетта укый булып чыкты, алай гына да түгел, нәкъ мин укыган бүлекнең беренче курсына кергән! Ә монысы инде язмышның шаяртуы гына түгел, чын-чынлап бүләге иде! «Кызым» мин яшәгән тулай торакта яши булып чыкты. Тагын «язмыш» дим инде, шулай димичә булмый, чөнки, әлеге «мәхәббәт»нең бүлмәсенә барып, беркөнне кинога чакырган идем: «Һай, егетем бар шул инде!» – диде. Монысы инде язмышның маңгайга күсәк белән оруы иде!.. Үкенечле «гыйшык» диген син. Мин ул кызны әле дә еш искә төшерәм... Хәер, инде төгәл генә әйтә алмыйм: анымы, әллә шул чакта кичергән шашкын хисләрне, ягъни бер күрүдә гашыйк булган минутларны микән?..
Хәер, «үкенечле» дигән булдым да... Һәр кешенең була ул андый «гыйшкы», ир-атның гына түгел, хатын-кызның да. Күрәсең, дөнья шулай яратылгандыр; гадәттә, өйдә савыт-саба шалтыраганда искә төшә алар: «Их, теге чакта тегеңә өйләнгән яки кияүгә чыккан булсам соң?!» – дип, кем генә авыр суламый икән?..

Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була? 
– Бар ягын да гафу итәргә була! Чөнки ул хатын-кыз! Шуның белән барысы да әйтелгән. Бигрәк тә – тиз үпкәләвен. Аларның күңеле сабый бала кебек: конфет бирмәсәң дә – үпкәли, уенчыгын алсаң да – үпкәли. Шуңа күрә хатын-кыз алдыннан «конфетны өзмәскә», «уенчыгына кагылмаска» кирәктер. Гүзәл чәчәк-гөлгә даими су сибеп тормасаң, ул тиз шиңүчән. Хатын-кыз да шулай, аны шиңдерергә һич ярамый. Хатын-кызга да бер киңәшем бар: кызу чакта кул астына эләкмәскә!
 Ә нәрсә өчен сез бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез? 

– Хыянәт өчен генә. Хәер, тагын бер сыйфат бар икән, ул – ялган сөйләү. Хатын-кыз сине бер сәгать элек кенә үпкән матур авызлары белән күрәләтә алдый икән, күңел тиз кайта инде андый алиһәдән. 
Беренчесе – хыянәт, дидем. Бәлки, мин эгоисттыр. Ләкин барыбер хыянәтне аклау юктыр. Хатын-кыз иренә хыянәт итәргә тиеш түгел! Ә менә ир-ат?.. Бу сорауга, мөгаен, туры гына җавап бирә алмамдыр. Иҗат кешесе бит, бал кортына гел чәчәк кирәк булган кебек, язучыга да илһам кирәк дип әйтер, бәлки, кемдер. Ләкин мин алай димим. Минем фәлсәфәнең мантыйгы бүтәнрәк: һәр хатын-кыз язылмаган яңа роман кебек ул! Һәм, кайбер кызлар юкка гына ник туганнарына үкенеп, «мин ямьсез» дип кайгырып яши. Хатын-кызның ямьсезе булмый! Монысы аксиома! Ничә яшендә булса да, ул – гүзәл, сокландыргыч ул! Күрәсең, бу тормыш кануныдыр, ягъни дөньяны Ходай шулай яраткандыр. Тормышны алга таба тәгәрәтү өчен нинди дә булса энергия кирәк бит, ә ул энергия чыганагы – хатын-кыз! «Мин ямьсез бит!» дигән хатын-кызны беркайчан да кичерә алмаячакмын!

Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак? 
– Өйдә комфорт тудыра алса, шул илһамландыручы алиһә була торгандыр инде. Чүп оясында нинди илһам килсен! Хәер, яшь чакта беленми торгандыр инде ул, олгыгая барганда өйдәге җылылык ир-атка күбрәк кирәк. Хәзер дөнья бигрәк тә болгавыр бит. Иң аянычлысы – тормышта кешеләр арасында ихласлык бетеп килә, кешелеклелек дигән нәрсә «модада» түгел хәзер. Кыргыйландык. Чөнки «патша табыныннан» калган калдыкларны бүлешергә мәҗбүрбез. Менә шул чакта, тышкы дөньядан туеп, арып-алҗып, өеңә кайтасың, җылылык, бер тамчы рәхәтлек, тынычлык эзләп кайтасың үзеңнең хуҗабикәң янына. 

Гаилә нигә таркала? Беләсезме, гаилә ул үзе бер дәүләт! Ә дәүләттә яшәргә җайлы, рәхәт булырга тиеш. Әгәр ир-ат яки хатын-кыз ул «дәүләттә» үзенә рәхәт, сөю, наз тапмый икән, таркалачак инде ул. Ләкин әлеге дәүләтнең тоткасы – хатын-кыз. Аның назы, җылылыгы яшәтә аны...

Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы? 
– Ничек кенә әле! Хатын-кызлар арасында дусларым күп минем. Әлбәттә, барысы да чак кына миннән өлкәнрәк. Хатынга килгәндә исә аннан да якынрак дус юктыр инде ул. Һәм дошман кайчагында...

Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле? 
– Гади, гадәти, пафоссыз булды бугай... Хәер, безнең арада барысы да аңлашыла иде булса кирәк, атсыз бармаклар гына балдаксыз иде. Институтның дүртенче курсыннан соң «Ялкын» журналында эшләдем, укый-укый. Аннан соң, язучы кешегә тормыш күрү кирәк дип, үзем теләп, гариза язып, армиягә киттем! Вәт тиле диген! Моңа шагыйрь Ләис Зөлкарнәй шаһит, бергә эшли идек, дус буларак, барысын да уртага салып сөйләшә идек. Югары белемле никрут буларак, әүвәл Әфганга җибәрделәр, тик аңа кадәр Кушкада ике ай «сбор»да булырга кирәк иде. Әфганга барып җитеп булмады, Казаннан озата барган прапорщик: «Дәүләт сине биш ел бушка укыткан, әйдә, башта шуны түлә!» – дип, ничектер җаен туры китереп, Казан военкоматына кире алып кайтты. Анда бер атна ятканнан соң Украингага разведмәктәпкә эләктем. Хезмәт коточкыч авыр булды. Йөреп киткән кызыма, хәзерге хатыныма – зарланып хатлар язганмын, күрәсең, ул шул җәһәннәм тишегенә чаклы килеп йөрде. Аннан соң Белоруссиягә күчерделәр, тагын разведбатка эләктем. Әфганга барсаң, кайткач, фатир бирәселәр иде, берничә егет, тагын шунда җибәрүләрен сорап, гариза яздык. Бу хакта йөргән кызга хәбәр иттем. Ни ара хатны алган да, ни ара килеп җиткән: бармаска үгетләде, елый-елый сорады. Гаризаны кире алдым. Иптәшләрем китте. Ике ай Кушка шәһәрендә уен-укуда булганнан соң Әфганстанга керткәннәр, шунда беренче сугышта ук һәлак булдылар дигән хәбәрләре килде. Менә шул, язмыш диген... Сөйгән кыз мине әлеге һәлакәттән алып калды, ничек аңа өйләнмисең, ди, инде?!

Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы? 
– Хак сүзләр! Күзәткәнем бар, дөреслеккә туры килә. Ләкин үзем белән, нишләптер, алай булмады. Минем хатын белән әни аермасы җир белән күк аермасы. Мин үземне, инде бу яшькә җиткәч, тормыштагы бар нәрсәне аңлыйм, һәр әйбердән мантыйк таба алам дип уйлый идем, юк икән, мин аңламаган, аңлата алмаган һәм белмәгән нәрсәләр һаман саен күбрәк була бара, арта бара.
Өйләнмәгән егетләргә бер алтын киңәшем бар: ашыкмагыз, әүвәл булачак хатыныгызның гаилә-нәселен, бигрәк тә әти-әнисен яхшы белегез. Алма агачыннан ерак төшми. Безнең бабайлар борын-борыннан нәселенә карап өйләнгәннәр лабаса.
Ул «алтын» киңәшеңне нигә кызларга да әйтмисең, диючеләр булыр. Әйтер идем дә, ләкин ни хәл итәсең, кыз бала бүген күбрәк кияүгә чыгасы килгәнгә генә кияүгә чыгарга мәҗбүр. Яраткан кешесен эзләп яки көтеп ятарга аның  вакыты юк, сазаган кыз булып утырып калуы бар.

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш? 
– Ай-һай, бик авыр тормыш булачак бу. Бигрәк тә ир-ат өчен. Ошбу очракта ул «хуҗа дилбегәсе»н югалта. Алтыннан коелган хатын булса да, барыбер кайчан да булса, исенә төшерәчәк, «мин күбрәк табам» дип төрттерәчәк. Аннан соң, гафу итегез, хатынын көн-төн бил бөгәргә мәҗбүр иткән, мал табар көнгә калдырган ир-ат нинди ир-ат инде ул – аңламыйм.

Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз? 
– Әйбәт карыйм. Димәк, «химик реакциясе» башланган, савыты ташырга тора. Нишләсен – чыгарып түгә алмый бит инде ул аны. Әйтсен, белдерсен. Ир-ат та аны ошатса, шундук җавап бирәчәк.

Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз?
– Мал табу, тормышта югалып калмау. Алар күп. Тагын өстәп шуны әйтергә була: мәсәлән, терәк булу, хатынына карата игътибарлы булу...

Хатын-кызларның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүне көтәсез? 
– Хатын мактаса, күңел була инде. Бу иң көчле тәэсир, минемчә... Акылга, ихласлыкка һәм кешелеклелеккә игътибар итсәләр, тагын да әйбәтрәк булыр иде.

Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта диләр. Бу, чынлап та, шулаймы? 
– Чибәр хатын-кызга гашыйк булучылар барыбер күбрәк. Ләкин мин гел бер нәрсәгә игътибар итәм, хатын-кыз җанына Ходай тарафыннан итагатьлелек, пакьлек хисләре күбрәк салынган була. Югыйсә үзенә кызыгып караган, «уҗымга» чыгып керергә тәкъдим ясаган ир-ат белән рәхәтләнеп аралаша ала бит инде – йозак салынмаган, чуртым да белмәячәк. Юк, хатын-кыз күңелендә һәрвакыт «әхлакый карантин» бар, Ходай Тәгалә аларның әхлак бизмәненә  герләрне күп итеп салган.

Ир-ат һәм хатын-кыз логикасы дигән төшенчә бар. Алар сезнеңчә бер-берсеннән нәрсә белән аерыла? 
– Аларның аермасы җир белән күк арасы. Бөтен мәсьәлә ике җенес анатомиясенең биологик төзелешендә, тагын да төгәлрәге – баш миләрендә. Хатын-кызны «логикасы» булмау хатын-кыз итә. Ир-атны исә мантыйк ир-ат итәдер шикелле. Алдан сызып куелган, шома юлдан бару адәм баласына кызык түгел. Ир-ат, гадәттә, шундый юлны сайларга ярата. Ә хатын-кыз күбрәк бүгенге дөнья беләнрәк яши.

Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишлисез? Үзегезнең хаклы булуыгызны исбатларга тырышып карыйсызмы әллә инде юл куясызмы?
– Бу сорауга «Көмеш чыбыркы» дип аталган яңа романнан бер өзек белән җавап бирү мәслихәт булыр: «Бүген кәеф эткә дә ташламаслык. Бар нәрсә дә кәефтән тора шул. Ә ул, гадәттә, турыдан-туры хатын-кыз белән бәйләнгән була...
Хатын белән күңелдән генә «әйткәләшү» озакка бармады, кул селтәдем дә урамга чыгып киттем. Дөньяда иң мәгънәсез, иң кирәксез һәм файдасыз шөгыль – кара-каршы басып, хатын-кыз белән әрепләшү! Сүзләрең көмеш кенә түгел, алтын булса да, җиңә алмыйсың син аны андый чакта! Бер сүзеңә мең җавап ишетәчәксең һәм һәрвакыт «аста» калып, ахыр чиктә  җиңелүдән барыбер тотлыга башлаячаксың!..»

Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин ардым дип, диванда кырын ятып тора. 
– Әлбәттә, берәр нәрсә әмәлләгән булыр идем. Тик әлегә минем андый хәлгә тап булганым юк. 

Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар, соңга калучан. Бу сезнең ачуны китерәме? Китерә икән, бу хәл белән ничек көрәшәсез?
– У-у-уууу! Бу иң үзәккә үткән нәрсә! Мин, каядыр, мәсәлән, сәгать алтыга  барасы булса, вакытны берәр сәгатькә «алга күчереп» бишкә дип, хәйләлим. Өлгерәбез шулай иткәч...

Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы?
– Барысы да ошый. Энә дә бүләк, дөя дә бүләк диләрме әле? Ләкин мин күбрәк үзем алырга тырышам. Моның сәбәпләре күп, шуларның иң беренчесе хатын-кыз белән бергә (аңа тагылып) кибеттә йөрүне яратмау. У-у-уу, бу ир-атка, мөгаен, иң зур җәзадыр! Әгәр хатын иреннән нинди булса үчен алырга уйлый икән, үзе белән кибеткә яки базарга ияртеп чыксын! Шул көнне ул максатына ирешәчәк!..

«Сөембикә» журналы,

сентябрь, 2016.

Тәкъдим итү: