рәсми сайт

Идел буе һәм Урал театрларының I Бөтенроссия «Идел-Буа-Урал» фестивале

Фестиваль төбәкләрдәге театр коллективларының үзара хезмәттәшлегенә, алга таба уртак иҗат проектларына илһамландырыр, дип ышанам.

 А.М.Сибагатуллин,

Татарстан республикасы мәдәният министры.

Тынгысыз, креатив җитәкчесе булган яшь амбициоз театрлы борынгы шәһәр – безнең республиканың микромоделе.

Ф.Р.Бикчәнтәев,

Татарстан республикасы Театр әһелләре берлеге рәисе. 

Беренче көн алдыннан

Белмим, узган гасырның алтмышынчы елларында «фестиваль» сүзе безнең авылга кайдан килеп кергәндер, иртән көтү куганда авыл хатыннарының, сыерларын озаткач, чат башында җыелышып, гәп корып торуларын кайбер тапкыр телле ирләр:«Хатыннар фестивале», яки «иртәнге фестиваль» дигәнрәк сүзләр белән атыйлар иде. Биш-ун минутка да сузылмаган андый «фестиваль»ләрдә хатыннар авыл гайбәтен сөйләшә, яңалыклар белән таныша, яки башка мөһим мәсьәләне «уртага салып» сөйләшеп ала торганнар иде. Шулчакта ук, – малай вакытта, – минем «фестиваль» сүзен төрле сүзлекләрдән эзләгәнем хәтердә. Әлеге сүз телебезгә 19 нчы гасырның икенче яртысында французлардан килеп кергән:«ftstival», әлбәттә төп чыгышы латиннан:«festivus», ягьни «бәйрәм», «күңелле» дигәнне аңлата.

Бүген фестивальләр модасы киңрәк мәгънәдә. Әүвәл ул музыка, кино  өлкәсенә күбрәк карый иде. Тора бара балалар, яшьләр фестивальләре, театр фестивале дигән төшенчәләр еш ишетелә башлады. Ахыр чиктә ошбу сүз «Нәүрүз фестивале» дигән сүзтезмә белән тормышыбызның үзәк атрибутларына әверелде. Фестивальгә бу исемне кем уйлап тапкандыр, әмма ул бик килешле, урынлы һәм төрки дөньябызда зур вакыйга буларак кабул ителә!

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергә узган ел «Сәхнә журналы яшьләрнең «Сәйяр» республика фестивале уздыра башлады. Нигә «Сәйяр» дисәгез, җавабым әзер, «Сәйяр» труппасы татар һөнәри театрына нигез салган труппа. Балалар, яшьләр фестиваленә шундый исем кушуны да мантыйклы булыр дип уйладык, чөнки театр дөньясына балалар, яшьләр тәүге тапкыр аяк баса бит. Беренче хисләр, тәүге кичерешләр.

Миңа гомер буе «Идел-Урал» дигән исем ошый иде. Беренчедән, Идел-Урал төркиләрнең иң тупланып яшәгән урыннары булса, аннан соң  Гаяз Исхакыйның «Идел-Урал» китабы, якташым Шәфи Алмаз җитәкләгән «Идел-Урал»  легионы кебек төшенчә-гамәлләр билгеле булды.

Буа шәһәрендә уздырылган фестиваль дә «Идел-Урал» дип атала. Буа җирендә узгач, арага «Буа» сүзе килеп керүе дә бик мантыйклы. Кем белгән ди, киләчәктә бәлки шундый геосәяси, икътисадый, дәүләти булган төрки халыклар берләшмәсе дә барлыкка килер. Нигә дисәң, Буа, беренчедән, Иделдән ерак түгел, шулай ук Чулманнан да, анда тимер юл станциясе бар, өстәвенә Казан белән Ульянннан да ерак түгел. Хәер, әлегә сүз театр сәнгатенә кагылышлы гына булыр.

Хәерле сәгатьтә!

12 нче март көнендә Буага ерак Коми Республикасыннан Коми дәүләт академия театры, Мари эль һәм Башкорстанның Салават шәһәре дәүләт театрлары килде.

Һәр нәрсәнең башыннан билгеле ди. Кичкә кадәр вакыт Фестивальгә килүче кунакларны каршы алу, аларны урнаштыру белән узды. Бу исә үз чиратында зур оешкан төстә узды. Хакимият һәм театр администрациясе кунакларның күңелен күрү өчен барысын да эшләгән, кыскасы, Буа җире читтән килүчеләрне якты йөз белән каршы алды һәм фестивальнең дә шундый күтәренке рухта узачагы сизелеп тора иде. Өстәвенә читтән килүче сәнгатькәрләрнең Татар иленә, Буа шәһәренә беренче тапкыр аяк басулары. Кыскасы, беренче көннән үк Буа Республикабызның иң театраль шәһәренә әйләнде.

Мондый кимәлдәге кунакларны дәүләт театры гына түгел, хакимият тә беренче мәртәбә каршы ала, ләкин шулай булуга карамастан һәр эш, гамәлдә зур оешканлык күренеп торды.

Мәртәбәле жюри әгъзалары вакытында килде. Жюри рәисе Мәскәү шәһәреннән «Вопросы театра» дип аталган шактый саллы һәм дәрәҗәле журналның баш редакторы, профессор Александр Вислов, шулай ук Мәскәү шәһәреннән танылган театр белгече, күренекле тәнкыйтьче Анна Банасюкевич, Уфадан театр белгече Динә Дәүләтшина, күрше Ульяннан шулай ук театр тәнкыйтьчесе Олеся Кренская һәм үзебезнең Татарстанда театрлар буенча зур белгеч булып танылган Нияз Игъламовны зал аягүрә каршы алды. Чөнки азмы-күпме театр белән таныш тамашачы ошбу исемнәрне белә, «Сәхнә» һәм башка мәртәбәле русча театр басмаларындагы мәкаләләре аша «таный» иде.

Фестивальне ачу тантанасы кичке сәгать алтыда башланып китте. Ләкин аңа кадәр Коми дәүләт академия театры балалар өчен «Лисенок-плут» спектаклен күрсәтеп өлгергән иде инде.

Кич театр залы шыплап тулган Буа һәм тирә күрше тамашачы өчен ерак Коми ягыннан килгән театрның сәхнә тамашасы тансык иде, әлбәттә. Ни генә әйтсәң дә, милли театрда шул халыкның рухы яши,театр аша ошбу халыкның гореф-гадәтләрен, милли традицияләрен яхшы күреп белә. Без барыбыз да Россия дигән уртак илдә яшәсәк тә, һәр милләтнең йөзе нык аерылып тора һәм дөнья шуның белән күркәм, матур да инде ул.

Бу көнне тамашачы Коми Академия театрының «Гузи да Мези» комедиясен карады. Фестивальгә килгән тамашачы бу спектакльне җылы кабул итте. «Мин мәдәният белән кызыксынучы кеше буларак коми халкының шундый көчле театр труппасы да бардыр дип башыма да китермәгән идем. Театр Россиянең Төньягында яшәгән халыкның рухын алдып килгән. Уеннары бик ошады. Бик мәгьнәле һәм көчле спектакль», – дип белдерде үзенең фикерен Гөлчәчәк Мәгъсүмова.

Фестиваль – аралашу мәйданы

Милләт тарихын, сабантуйга килгән кебек җыелышып, халык үзе язмый, халык тарихын аның аның зур энергетикалы шәхесләре, лидерлары яза. Фестивальнең директоры, Буа татар дәүләт театры җитәкчесе, фәлсәфәче Раил Илдар улы Садриев (Раил Садри) үзенең эш-гамәлләре белән шундый бер лидер дип аталырга лаек шәхес буларак үсеп килә.

Безнең татарның холкында хөсетлек ята. Алтын Урда заманыннан килгән, Казан ханлыгын харап иткән хөсетлек ул. Ул Иблис кебек, ул шайтаннан да яманрак. Ул шәхесне генә түгел, дәүләтне дә эчтән кимерә һәм ахыр чиктә җимерә, вата, сындыра. Фестивальне оештырганда Раил Садриның чатыр-чабып йөргәнен күреп, мин егет өчен әүвәл борчылып та куйдым: рәхмәт ишетмәячәк бит инде бу малай шундый зур гамәле өчен. Ә, бәлки, ишетер? Вәзгыять башка бит хәзер... Татар, бигрәк тә аның түрәләре, соңгы дистә елларда Татарстаныбызда хөкем сөргән милли-рухи, әхлакый сәясәт аркасында үзгәрделәр,шөкер, акны – ак, караны кара дип әйтә башладык. Өстәвенә мәдәният министры Айрат Сибагатуллин киң колачлы, еракка китеп фикер йөртә торган, хәзер инде тәҗрибәле шәхес. Ошбу фестивальнең киләчәге зур булыр, Раил Садриның башлангычы дәвамлы булыр дигән максаттан чыгып, минем дә әлеге «учакка» ялкын өстисе килә.

Фестивальгә Россиянең сигез төбәгеннән академия һәм дәүләт театрлары җыелды. Караганда Казанга үзе генә дә ике мең чакрым арада, Сыктывкар шулай ук Казанга мең чакрымлап булыр. Шундый зур араларны якын итеп килгән сәнгать әһелләре Буа җирендә тагын да якынайдылар. Аларны театр сәнгатенә булган мәхәббәт якынайтты. Үз колакларым белән ишеттем, ягъни үзем шаһит: бигрәк тә коми, калмык, казах актерларын татар җиренә аяк басу бигрәк тә әсәрләндергән иде. Мин моңарчы коми театрының милли телдәге спектаклен тәрҗемәсез дә төшенеп була икәнлеген башыма да китереп карамаган идем.

Фестиваль тәмам. Фестиваль дәвам итсен!

 «Сәхнә», апрель, 2017

Тәкъдим итү: