рәсми сайт

Сикәлтәле сәхнә юллары

Ринат Таҗетдиновның тормыш һәм театр мәктәпләре

Кереш сүз алдыннан

Аның актерлык хезмәте хакында фәнни-популяр роман язып була. Ошбу шәхеснең үзе турында, ягъни, чын кеше, шәп егет булуына соклана-соклана, шулай ук бер әдәби-документаль роман иҗат итәрлек. Димәк, актер һәм шәхес буларак, роман-дилогиягә торырлык Ринат Арифҗан улы Таҗетдиновның шәхси һәм сәхнә тормышы. Мин, инде ничәме ничә еллар күңел түрендә аның затлылыгына, аның сәхнә осталыгына булган хисләрне саклап яши торгач, балачактан бирле эчке халәтемнең иң моңлы кылларын рәхәт тибрәтеп торган искиткеч тәмле хисләремне, ниһаять, бер тәртипкә салып, гадәти язмага керешергә уйлаган идем. Каләм капылт туктап калды,  мин кинәт уйга калдым: озын сәхнә юлын узган һәм, күз тимәсен, әле дә егетләр кебек йөргәнРинат Таҗетдинов хакында язуга караганда, иң яхшысы үзенә сүз биреп, янә замандашлары «сүзенә колак салу» мантыйклырак кебек иде. Зур тормыш һәм сәхнә мәктәбен узган бу олуг актерның «мәктәп сабаклары» укучы өчен тәэсирлерәк булыр. Ак кәгазъ беләнкаурый каләм икесе бергә шундый фикергә килделәр...

Аның хакында укыган, ишеткәннәремне, үзе белән аралашканда җанда кузгала торган кичерешләрне, каләмемә ышанып, ак кәгазъ битләренә төшерә алсам, яшүсмер малай чакта радиодан ул уйнаган спектакльне тыңлаганда, «киң җилкәле» шкаф кадәрле иске «Рекорд 112» радиоалгычын кочаклап, шулчакта алган рәхәтлек тойгыларын үзем өчен тагын бер мәртәбә күңел  хәтерендә яңарта алсам иде, ярабби дип, могҗиза көткәндәй, ак кәгазъгә төбәлдем; каләм белән кәгазъ сынатмаслар, Аллаһы боерса!Ринат Таҗетдинов узган тормыш һәм театр мәктәпләре беркемне дә битараф калдырмастыр, шәт...Бүген без еллар колачы һәм хәтернең күз карашы аша шуларны барлап, әлеге мәктәпләрнең «партасы артында» утырырбыз. Күңелендә генә түгел, йөзендә дә иман нуры булган олуг шәхес хакында «каләм сүзе» әйтү барыбер рәхәт икән...

Лирик чигенешле кереш сүз

Иман нуры?! Моның ни икәнлеген берәү дә төгәл аңлатып бирә алмаса да, ләкин һәркем аның нәрсә икәнлеген шундук төшенә; үзе исә гади генә сүзләр кебек: Иман нуры. Зәйни Солтанов, Фуат Халитовлардан соң Шәүкәт Биктимеров, Равил Шәрәфиев, Ирек Баһманов, Әзһәр Шакиров , Хәлим Җәләлов, Наил Әюпов, Наил Дунаев, Илдус Әхмәтҗанов, Илдар Хәйруллин, Әсхәт Хисмәтовләр һәм башка бик күп ир-егет актерлар белән татар театры сәхнәсендә иман нурын яшәтә алган гаҗәеп талантлы буын вәкиле Ринат Таҗетдинов. Мин моның  шулай икәнлеген хәзер беләм. Ә теге чакта, якшәмбе көннәрдә, Татарстан радиосыннан ул катнашкан спектакльләрне тыңлаганда, ни була торган иде соң әле?! Радиоалгыч янына ук килеп, идәнгә сузылып ятып... Иптәшләр белән рәхәтләнепурамда трай тибәсе урында!

«Гүзәлем Әсәл» спектакле булды шикелле ул. Яшүсмернең әле «җон үсәргә өлгермәгән» йөрәген Наилә Гәрәеваның серле-сихерле  нәзакәтьле тавышы, Ринат Таҗетдиновның затлы тембры ничек әсәрләндергәненбүген дә онытасым юк!Моны күргән яшьтәшләрем мине тилегә саныйлар иде.Өлкәннәр миңа шикләнеп, кызганып карыйлар, бу малайны тикшертәсе юкмы икән янәсе, – әле ярый, минем бәхеткә, участок хастаханәсе безнең авылдан шактый ерак...Һәм анда психиатр штаты да юк иде...Ул чакта миннән көлгән яшьтәләремнең күбесе юк инде, исән булганнарының да театрга йөреп, Ринат Таҗетдиновның уйнавыннан ләззәтләнүләрен тәмләп сөйләгәннәрен хәтерләмим. Шушы ике олуг актер, – Наилә Гәрәева белән Ринат Таҗетдинов, – минем балачак дөньясының алсу ялкынлы учагына театр уты салдылар. Һай син, театр сәнгатенең бөек көче! Мин синең алдыңда башымны иям! Талантлы актерларыңа каләм белән ак кәгазъдә генә булса да һәйкәл куясым килә!

Мәхәббәтле кереш сүз

Кара туфраклы Чүпрәле төбәге. Чынлы яклары. Монысы балачак хатирәләре түгел инде, болары студент чакта Чынлы (Ярамай) кызларына гашыйк булган яшүсмер хатирәләре. Таҗук малае –Ринат Таҗетдинов туып үскән Кече Чынлы белән мин студент вакытта төзелештә катнашкан Зур Чынлы – Ярамай арасы – күз карашлык ара. Өстәвенә шуннан ерак түгел Шәйморза утлары балкый. Шуннан бераз арырак иксез-чиксез үзәннәр, Би үзәннәре...Бу яктагы халык үзләренең авылларын Париждан да өстенрәк күрә! Бу якта туып үскән егет-кызларның «парижлары», үзләре читкә киткәч тә төшләренә кереп йөдәтә. Бу якларда җырлый белмәгән кеше юк.»Бер көнне көтмәгәндә, әнинең җырлаганын ишеттем, Беренче тапкыр. Аптырап калдым хәтта, Кеше-кара ишетмәсен өчен бик аулакта гына җырлый торган булган, күрәсең. Тавышы гаҗәп матур булса да, оялган. Оялчанлык миңа әнидән күчкән булып чыкты. Әни җырлаган җырны шуннан мин дә акрын ына үз алдыма шыңшып йөри башладым. Кешегә ишеттерү юк. Авылда җырламый тормыйлар иде анысы.»

Җырлыйлар, мәхәббәт турында сөйләшәләр, гашыйк булалар, тагын җырлыйлар... Мәхәббәтле як, нурлы төбәк. Нәкъ менә шәушында беренче тормыш мәктәбен уза таҗуклар малае.

Бөкре мәхдүм гыйшкы

1970 нче еллар. Миңа ун яшьләр чамасы. Безнең «киң җилкәле» шкаф кадәрле  иске «рекорд» һаман сөйли. Кайсы ел икәнлеген тәгаен хәтерләмим, радиодан мин беренче тапкыр «Сүнгән йолдызлар» спектакльен ишеттем. Флера Хәмитованың искиткеч тавышы малай-шалай да гына түгел, ир-егетләрнең дә хуш-акылын ала торган. Мәхдүмнең Сәрвәргә мәхәббәт аңлатулары! Ул вакытта болар уен дип кабул ителмәгән бит инде! Чын тормышның үзе шикелле. Ул чакта Ринат Таҗетдинов мин яшүсмергә мәхәббәтнең ни икәнлеген аңлатты – радио аша!

Мәхдүмнең бөкре икәнлеген мин беренче мәртәбә сәхнәдә студент чакта күрдем һәм шундый да ярату була икән дип, бәлки, яратсаң, шулай яратырга кирәк дип уйлаганмындыр. Надир образы Ринат Таҗетдиновның сәхнәдәге гаҗәеп уңышы булды! Баш геройлар түгел, нәкъ менә шул бөкре күбрәк истә калган «Сүнгән йолдызлард»дан...

«...Ә менә 1971 нче елны  инде ул (Марсель Сәлимҗанов –автор искәрмәсе) миңа кабат үз кулы белән «Сүнгән йолдызлардагы»  бөкере Надир мәхдүмне бирде. Пьеса, анысын әйтү кирәк, артистларда «их, эшләсәң икән шуны» дигән зур теләкләр уятмады. Тарихтан да белә идек, «Сүнгән йолдызлар « рәтле сәхнә тормышы күрмәгән. Марсель белән эшләү мөмкинлеге генә күңелне күтәреп торды. Әмма Марсель Хәкимович минем Надир мәхдүмне сатира эченә кертә башлагач, мин каушабрак калдым. Үзе спектакльне сугышка каршы зур фаҗига итеп куймакчы, ә үзе фаҗига – трагедияне тотып торучы өч геройның берсен ниндидер сатирик  буяулар белән генә буяп тамашачылар мыскыл итеп итеп көлеп утырырлык итәргә тели. Инде унъеллык сәхнә тәҗрибәм бар. Дистәләгән рольләр уйнаганда артист уңышының режиссер әйткәнне генә башкаруда түгеллегенә дә яхшы ук төшендем. Режиссер һәм артист соавторлар булганда гына спектакль нәтиҗәле чыга. Моны «Яшь йөрәкләр», «Гүзәлем әсәл», «Кол Гали» Һәм башка спектакльләрдәге эшләрем аша сынап инандым. Марсель Хәкимович:» Надир мәхдүм атасының байлыгы белән, авылда тоткан дәрәҗәсе белән масая, шуның данына таянып яшьләргә хуҗа булырга тырыша» – дигәч, мин карышырга булдым. «Комедиядә генә геройдан көләргә була. Чөнки комедия герое гына үзен әллә кемгә куя. Бу юнәлеш белән барсак, фаҗига героен җиргә төшерәбез. Спектакльнең мөмкинлеген чиклибез. Ил өстенә килгән сугыш, халык фаҗигасен нибары авыл кысаларында гына калдырабыз. Надир үзенең Сәрвәргә тиң түгеллеген белә, әмма күкрәгенә салынган чиксез дәрте, саф мәхәббәте аңардан көчлерәк. Ул тукатусыз шуның белән тартыша, әмма үзенең йөрәк ярсуын җиңә генә алмый. Шул мәхәббәте хакына үзен корбан итә.». Марсель Хәкимович бик ышанмыйча гына: «Карыйк соң, шулай эшлә, берәр нәрсә чыгара алсаң, шулай калдырырбыз...» – диде. Флера да мине аңлап эш итте. Без бергә күп нәрсәгә ирештек. Залның тоташ елап утыруы хәтердә. Сәрвәр, гомумән, Флераның искиткеч зур уңышы. Онытып булмый торган образы. Аңардан соң татар тамашачысы байтак сәрвәрләрне күрде, күрә тора, әмма берсенеңдә әлегә Флерадан өстен чыга алганы юк. Сәрвәр аның өчен язылган диярсең. Флерабыз бит әле табигать бүләк иткән искиткеч матур тембрлы, фаҗигале төсмерләргә бай тавыш иясе дә. «Сүнгән олдызлар» куелганда, Флера белән Наил Әюповның мактаулы исемнәре дә юк иде. Алты елдан соң исемле булдылар. Театрда мин эшләгән чорда иң озын гомерле спектакль, дөресрәге, иң күп уйналган спектакль – «Сүнгән йолдызлар»! 500 тапкыр барды дигән афишасы чыккач та без әле аны кимендә 150 тапкыр уйнадык.»

Ринат Таҗетдиновның  тормышында чираттагы иң якты йолдыз кабынган чорлар бу; сәхнә мәктәбенең «ачык дәресе»! «Бөкере мәхдүм мәхәббәт»е исә театрның  «алтын сандыгы»нда саклана...

«Иң яхшы спектакль»

«...Фәрит режиссурасына кереп китүем...»Кара чикмән»нән башланды.(...) Инде менә күпме вакытлар үтсә дә, «Кара чикмән»дәге уртак эшебезгә тамашачы һәм тәнкыйтьчеләр күзлегеннән карап чын канәгатьләнү хисе кичерәм. Искерми. Ничаклы аншлаг алды, ничаклы яшьләрне ияләштерде инде ул театрга. Шулай итеп, Марсель хәзерли башлаган әсәр Фәрит Бикчәнтәев кулына күчеп сәхнә тормышына тиенде. Татар театрының  соңгы еллардагы  иң зур  җиңүләрен яулашучы  спектакль  дә шул булды. Төрле фестивальләрдә миңа да күптөрле бүләкләр эләкте. «Иң яхшы ир-ат роле» номинаиясендәге  җитди бүләкне  дә тапшырдылар.  Ә инде Россия күләмендә уздырылган «Россиянең музыкаль йөрәге» фестиваленә катнашуыбыз татар театрына феноменаль уңыш китерде. Без беръюлы өч төп номинациядә җиңдек. 2007 нче елның 2 нче мартында театрыбыз директоры Шамил Закиров, «Гөлҗамал» премьерасын карарга килгән тамашачылар алдына чыгып:»Кадерле тамашачылар!»Кара чикмән» спектакле «Иң яхшы спектакль», «Иң яхшы режиссура», «Иң яхшы ир-ат роле» кебек төп номинацияләрнең һәркайсында да җиңеп чыкты!»- дигәч, халык, дәррәү аякка басып, театрыбызны алкышлады.(...)

...Фәритнең уникаль талантын милләт өчен саклап калуда Президентыбыз (Татарстанның беренче Президенты М.Ш.Шәймиев –автор искәрмәсе) бик зур уйнады, дияр идем. Минтимер Шәриповичның зур акыл иясе булуына элек тә шикләнми идек, безнең белән булган очрак моны тагын бер тапкыр раслады. Ә бит аның бу мәсләдә үзе башлап йөрүе  шаккаткыч хәл. Милләт язмышында  театрның үзгә урыны булуын таный, димәк. (...) Ә Фәрит Бикчәнтәевнең тамыры тирәндә. Ул шушы театрда шытып чыккан. Бер яктан, Марсель Сәлимҗанов шәкерте. Икенче яктан, атасы Рәфкать Бикчәнтәевнең гаҗәеп  геннарын йөртүче. Әнисе – Наилә Гәрәева – безнең күренекле артисткабыз. Хатыны Люция Хәмитова шулай ук театр артисткасы. Өстәвенә Фәритнең  иҗат егәре гел үсештә чагы».

Бәхеткә, сәхнә мәктәпләре кыңгыраулы һәм җиңүләрдән торган.

Фәрит Бикчәнтәевнең куен дәфтәреннән: «...Волонте дибез, Америка артистлары Роберт де Ниролар, Аль Пачинолар дип авыз суы корытабыз, ә бит Ринат абый алардан бер ягы белән дә аерылмый. Без «о» да «а» килеп тәмам мөкибббән киткән әлеге артистлар бедән алыштырырга теләмәс иде мин аны. Ринат абый үзе, җитмәсә, гел формада. Тартмый, эчми, һәрвакыт зарядкалар ясап тора. Репетицияләргә зур әзерлек белән килә. Алехандро ни өчен Ринат абыйга шаккатты. Уйнавына түгел, нәкъ менә шул әзерлекле булуы өчен. Режиссер бит беренче чиратта результатка карамый. Эшкә ни дәрәҗәдә әзерлекле килүе кадерле аның өчен. Репетициядә ничаклы көч куя артист».

Шәүкәт Биктимеровның истәлек дәфтәреннән: «...Ринатлар буыны тирәсендә өйрәткән булып әвәврә килеп йөрсәм дә, үзем күбрәккә өйрәндем, ахры. Кеше гомере кыска. Буыннар тиз алмашына. Вакытында эш күрсәтеп өлгермәсәң,сәхнә өчен һәрвакыт кирәк булу серенә төшенмәсәң, ягъни үткән белән киләчәкне тоташтырып торган иң мөһим нәрсәләрне үзләштереп калмасаң, бик тиз ташлавычка чыгуың да мөмкин.»(...) Лирны (Король Лир –автор искәрмәсе) Таҗига бирү дөрес булды. Ни әйтсәң дәҐ, ул бит трагик пландагы артист. Отеллодан бер күренеш уйнаган иде Ринат. Әлеге шул Щепкин училищесында карадым. Ух, малай, нинди шәп Отелло иде Таҗи. Ул тавыш, ул темперамент, интеллект, ничаклы эчке көч! Акырмый-бакырмый...фикерне кайнатып чыгара. Аркаманан шыбырдап тир ага башлады хәтта. Таҗи теләсә нинди рольне дә уйный торган артист. Ходай Тәгалә аңа барысын да өеп биргән. Шәхес буларак та искиткеч бит ул. Аның белән бергә уйнавы ңа җан рәхәте».

Яшәсен!

Мәгәр без файдаланган чыганак* буенча рәттән барсак, шуның артыннан ук Марсель Сәлимҗановның хатирәләр дәфтәренә килеп юлыгасың». Мәскәүдән кайтып беренче көннән үк театр арбасына җигелеп төп репертуарны тарткан артист ул Ринат Таҗетдинов. Ничек шулай килеп чыккан?! Менә артист белән артистны махсус алып чагыштырып карыйк әле. Беренче карашка алар әллә ни аерылып тормыйлар кебек.Әйтик, бер артистка да мөгез үсеп чыгуын күрмәссең. Әмма шуларның беосе икенчесеннән тырышрак, бераз гына кыяфәте дә әйбәтрәк аның, бераз гына тегенекенә караганда күзләре дә ныграк балкый-яна, бераз гына тавышында да өстенлек сизелә, бераз гына темпераментныйрак та ул. Сәхнәгә килеп чыгуы була, шундук тамашачы аның ягына борыла. Күзләрен алмыйча карый башлый. Залны үзенчә уйларга мәҗбүр итүче артист ул. Нәкъ менә шундый артист инде безнең Ринат Таҗетдинов та. Аңарда әле генә санап чыккан сыйфатларның барысы да бар. Гаҗәп, Ринат Таҗетдинов сәхнәдә өч сәгать тоташ булса да тамашачы аңардан ялыкмый бит. Ул залны үзенең күзенә генә каратып тота. Ринат – искиткеч талант, андый артистлар сирәк. Ринат – үз чорының зур артисты. Ул безнең сәхнәбезнең соңгы дүрт дистә елында татар яшьләренең, татар халкының йөрәгенә үзенә бәйләп торучы артисты. Әлбәттә, Ринат Таҗетдинов – зур талант. Әмма талант белән генә шундый зур дәрәҗәле исемнәр алып, шундый зур постларны биләп торып булмый. Иң әүвәл ул искиткеч тырыш кеше әле. Фидакарь. Спектакль кайда гына уйналмасын, Мәсәкүдәме әллә булмаса бик ерак төбәктәге караңгы бер авылдамы, ул аны соңгы тапкыр уйнаганлагы кебек уйный. Бөтен көчен, җанын-тәнен кызганмыйча. Менә шуың өчен дә мин  Таҗины бик яратам, бик хөрмәт итәм! Яшәсен!»

Ринат Тажетдинов. Казан.Татарстан китап нәшрияты. 2011 ел.

Миркасыйм Госмановның күңел дәфтәреннән: «Щепкинчы сәхнә артистларыбыз арасында Ринат Таҗиның үзенә генә хас урыны – үз биеклеге, үз бөеклеге бар. Болар җитди уйланырга мәҗбүр тә торган сыйфатлар, әлбәттә.

Димәк, Ринат дустны күргән саен минем елмаюымның, көлә-көлә кул сузуымның сәбәпләре башкада икән. Әйе, башкада шул.

Без кайчан һәм ниндирәк шартларда таныштыкикән – моны төгәл хәтерләмим хәзер. Артык якынаеп, ахири дусларга да әйләнмәдек. Әйтик, кунак-кунак уйнамадыек, даими утырышларда да булмадык. Шулай да очрашкан саен бер-беребезгә таба елмаеп-көлеп якынайдык, ихлас күңелдән кул кысышып хәл сораштык. Ул ни өчен шулайдыр, әйткәнемчә, белмим. Мин исә һәрвакытта диярлек ул үземә сөйләгән бер истәлекне искә төшереп елмаям. Истәлек түбәндәгедән гыйбарәт.

Бер очрашуда ул үзенең Кече Чынлы авылында туганлыгын әйтте. Мин дә дүрт-биш ел элек экспедиция белән анда булуымны, авылның зурлыгыннан гаҗәпләнүемне,җирле халыкның үзенчәлекле сөйләшен туйганчы ишетүемне искә төшердем. Гомумән, миңа мишәрләргә хас диелаект белән шактый кызыксынырга туры килгән иде.

Моңа, ихтимал, семберле кавемнән булган Габделҗаббар Кандалый иҗбаты белән «җенләнүем» һәм Сергач (ул да элеккеге Сембер губернасына кергән төбәк) ягыннан чыккан Хөсәен Фәесхан мирасы белән мавыгуым да сәбәп булгандыр. Шуңа күрә мин мишәр диалектының минем игътибарны тарткан үзенчәлекләре, хәтта ул шивәнең үзенә генә хас авазлары, аһәңе, сүзләре хакында әйтә башлаган идем, Ринат, мине бүлдереп, үзенең шул сөйләш үзенчәлекләреннән ничек итеп көчкә котылуын сөйләп бирде.

Артистлыкка укырга кергәч, мишәрчә «цокылдауның» ярамавын, теләсәң ә, теләмәсәң дә, «локырдарга» (ягъни казанча сөйләшекргә) кирәклеген аңлый ул. Шуңа күрә төннәр буе, бөркәнеп яткан кидеш, «пыцак түгел – пычак, цәй түгел – чәй» дип кабатлый-кабатлый тел «үтүкләү» белән шөгыльләнә. (Ул китергән мисалларның барысын да хәтерләмим хәзер). Мәгәр юрган астындагы «көрәш» шунда ук күз алдына килеп басты. «Алайса, ‒ дидем мин, синең беренче репетицияләрең юрган астында барган икән!» «Әйе, ‒ диде Ринат, килешеп, ‒ шулай төннәр буе тырыша тогач, тәки төзәттем бит телемне!..»

Наилә Гәрәеваның күңел дәфтәренән:»Сәхнәдә Ринат белән иң күп уйнаган актриса мин  булдым.  Моны Ринат үзе дә карь итмәс дип ышанам. Яшь чакта «Гүзәлем – Әсәл»дә мин – Әсәл, ул – Ильяс, гомер уртасында «Хушыгыз!» спектаклендә – Миләүшә белән Галимулла һәм, ниһаять, картлыкта «Мәхәббәт турында сөйләшик» спектаклендә мин мин – Абруй карчык, ә ул – минем картым Ногман. Берә уйнаган башка спектакльләр дә шактый. Аларны санап тормыйм. Иң кызыгы, адар юарысы да мәхәббәт турында. Язмышмы бу? Бәхетле иҗат язмиышы. «Сез бер-берегезгә сәхнәдә шундый туры киләсез», – диләр әле хәзер дә. Сәхнәдә... Мәхәббәтне сәхнәдә уйнарга буламы? Сәхнәдә дә, томышта да мәхәббәтне уйнап булмый. Фәкать яшәргә генә була. Хәер, Ринат сәхнәдә уйнамый, ул – яши! Ринат ул сәхнәдә партнерны тоеп сизеп, күреп уйнй. Аны бөтен артист булдыра алмый. Ринатның сәхнәдәге дәртенә, энергиясенә мин гел шаккатам. Бу аңа Ходай тарафыннан бирелгән. «Артист булып туарга кирәк диләр», – диләр. Менә Ринат шуның дәлиле. Менә Ринат шуның дәлиле. Аңарда ниндидер сихри көч бар. Нинди көч ул? Каян килә? Ходай үзе генә белә.Беренчетапкыр мин Ринатны «Көзге ачы җилләрдә» дигән спектакльдә күреп алдым. Бу, ялгышмасам, аның безнең Академия театры сәхнәсендә беренче роле иде. Сәхнә караңгырак, күңелсез огенә сөйләшәләр, менә гармун тотып сәхнәгә бер чибәр (чибәр бит ул, чыннан да!) егет килеп керде, җырлап җибәрде, һәм бөтен игътибарымны үзенә җәлеп итте. Бүтән беркемне ишетәсе дә, күрәсе дә килмәде. Бары аны гына.  Ул инде әзер артист иде. Аның сабакташлары, щепкинчылар дигәннәре, бик озак зур сәхнәгә җайлаша алмый интектеләр. Кызганычка каршы, кайберәүләре китеп бардылар. Ә Ринат шундук уйнап китте һәм тамашачының мәхәббәтен яулап алды.»

Игътибар итсәгез, һәр истәлектә Ринат Таҗетдиновның холкы, актерлык таланты гына түгел, ул тормышта узган тормыш мәктәпләре... Безгә ул «мәктәпләрдә» укыйсы да укыйсы әле. Язманы Марсель аганың сүзләре белән тәмамлыйсы килә, каләм шуңа тарта: «Менә шуың өчен дә мин Таҗины бик яратам, бик хөрмәт итәм! Яшәсен!»

Сикәләтәле тормыш мәктәпләре дәвам итә...

«Сәхнә», декабрь, 2016.

Тәкъдим итү: