рәсми сайт

Сихри дөнья серләре

Театр минем өчен балачактан ук ниндидер бер сихри дөнья кебек!.. «Театрга» пьеса китаплары аркылы һәм Татарстан радиосының якшәмбе көн була торган радиоспектакльләре аша «килдем» шикелле... Аннан соң Хәй Вахит күрше авылдан булгангамы икән, безнең авыл китапханәсендә гел пьеса китаплары гына иде. Сүзем ялган булмасын: мин аларны ничәшәр кат укып чыкканымны хәтерләмим инде, кайберләрен хәтта ятлап та бетердем бугай.

Без, әлбәттә, балачакта «драматургия», «режиссер», «спектакль» дип сөйләшә белми идек әле, бары тик: «театр» – «авылга театр килгән», «театр түгәрәге», «театрга барабыз». Ләкин ул «театр» дигәннәре безнең өчен һаман шул бер сихри дөнья булып кала бирде. Югыйсә, мәктәптә укыганда мин драмтүгәрәкнең иң актив «артист»ларыннан булып, шул елларда ук сәхнәдән төшмәсәк тә, студент елларындагы хәзерге Профсоюзлар урамындагы бинадан кайтып кермәсәк тә, театр һәрвакыт сихри дөнья булып кала бирүен дәвам итте. Тик артист булырга хыялланмавым хәтердә калган. Әмма язмыш барыбер үз шуклыгын эшләде: 80 нче елларда Татарстан радиосының әдәби-драматик тапшырулар редакциясендә эшләгәндә актерлар белән аралашмаган көн булмагандыр. Татар артистларының мактаулы исемнәрен яттан белә идек. Әле өстәвенә шул ук елларда мине Мәскәүгә театр тәнкыйтьчеләре курсларына ике айлык укуга да җибәрделәр. Театрны бик яраткан һәм күренекле актерлар хакында дистәләгән иҗат портретлары эшләгән чын мәгънәсендә театр сәнгате белгече Рим Кәримов фатыйхасы белән, гомер буе театр дөньясында яшәгән Госман Әхмәтҗанов догалары белән... Ләкин театр барыбер сихри дөнья булуыннан туктамады. Инде килеп яңа проект буларак «Сәхнә» театр журналын нәшер итә башлагач та сүнмәде әлеге сихри дөнья.

Сихри дөнья... минем гомер буе шул сихри дөньяның серләрен ачасым килә. «Сәхнә» журналы да, мөгаен, шул максаттан тугандыр... Ул серләрне ачып, укучым, кайберләре белән сине дә таныштырасыбыз килә. Режиссерлар, драматурглар, актерлар хакында күбрәк белгән саен, күңелегез, җаныгыз театрга тагын да көчлерәк тартылыр. Театр – ул, беренче чиратта, Матурлык! Сәнгать матурлыгы! Ә Матурлыкны кем яратмасын ди инде!

«Сәхнә», июль-август, 2014.

Тәкъдим итү: