рәсми сайт

Эльнар Сабирҗанов: «Сәхнә – ул үзе бер дөнья»

Эльнар Сабирҗанов: «Сәхнә – ул үзе бер дөнья»

Эльнар Сабирҗанов  – татар эстрадасында балкып килүче яшь җырчы.

Ул Татарстан Республикасының Биектау районы гүзәл тәбигатьле, моңлы Ашыт елгасы ярларына урнашкан Казаклар авылында 1988 елның 23 апрелендә туган.

Эльнарның сәнгатькә һәм иҗатка гашыйк булып үсүендә, әлбәттә, әтисе Ринат әфәнде һәм әнисе Галия ханымның зур тырышлыгы ята. Әтисе Эльнарны кечкенәдән үк җырлар өйрәтеп, аңа нәселдән күчеп килә торган татар моңын йөрәгенә, күңеленә сеңдереп калдырырга тырышкан. Дөрес, бу тырышлыклар бушка китмәгән. Эльнар бүген эстрада җырларын гына түгел, ә татар халкының борынгы җырларын да җиренә җиткереп башкара. Ул кечкенәдән үк төрле җыр бәйгеләрендә катнашкан. «Сандугач керде күңелгә», «Маленькие звездочки», «Ягымлы яз» һәм «Созвездие-Йолдызлык» фестивальләрендә югары урыннар яулап лауреат булган.

Ә инде зур сәхнәдә беренче тапкыр Эльнар «Җиде йолдыз» телевизион җыр бәйгесендә үзенең туган авылына багышланган «Казаклар» җыры белән балкый.

Урта белем алып музыка мәктәбен тәмамлаганнан соң ук, ул Татар дәүләт гуманитар педагогика Университетының музыка факультетында Лидия Әхмәтова сыйныфында белем ала.

Студент елларында Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган Бөтендөнья татарларының милли «Сабантуй» бәйрәмен үзенең җырлары белән бизәп Төркиядә, Владивосток, Хабаровск өлкәләрендә чыгышлар ясый. Ә бүген ул социаль-гуманитар фәннәр институтында читтән торып икенче югары белем ала.

Эльнар Сабирҗанов үз тормышын иҗат белән эшкә бүлә. Бер яктан карасаң, ул төзү оешмасында үз эшен башкарса, икенче яктан, рухи иҗат кешесе. Ул җырларының сүзләрен һәм көен үзе иҗат итеп, үзе башкара. Шулай ук, иҗатташ дусларына да җырлар язып бүләк итәргә өлгерә.

«Ничек барысына да өлгерәсең?» – дигән сорауга, Эльнар көлеп җавап бирә: «Тырышкан табар, ташка кадак кагар, ә ялкау сәбәбен табар! Үз вактыңны дөрес бәяләп, аны төгәл бүлә белсәң, барысына да өлгереп була» – ди ул. – «Ә сәхнәгә килгәндә... Сәхнә – ул үзе бер тормыш, үзе бер дөнья. Әгәр дә үз өстеңдә эшләмәсәң, син зур үрләргә ирешә алмыйсың. Шуңа күрә, һәр туган көнне тормышка һәм иҗатка багышларга кирәк. Барысын да үз вакытында эшләргә кирәк, дип беләм мин. «Уйладыңмы – эшлә!» дигән девиз миңа әтиемнән күчте, шуңа да, калышырга ярамый! Аллага шөкер, уйланганнар тормышка аша бара... Менә дигән эшем, яраткан шөгылем бар. Минем горурлыгым – яраткан гаиләм, тормыш иптәшем һәм мәхәббәт җимешем – кызым Эльза бар! Тагын ни кирәк? Исәнлек-саулык булсын! Булганын сакларбыз, җитмәгәнен табарбыз!» – ди Эльнар.

Бу язда Эльнар үзенең туган көненә зур бүләк ясарга җыена, аның «Оҗмах кошы» дигән беренче дискы дөнья күрәчәк. Бу җыентыкта төрле яшьтәге моң сөючеләр дә яратып тыңларлык җырлар тупланган.

Озын сүзнең кыскасы, зур иҗади уңышлар сиңа, Эльнар Сабирҗанов! Шулай матур җырлар иҗат итеп, аларны башкарып барлык кешеләргә дә күтәренке кәеф бүләк ит!

«Сәхнә», апрель, 2013.

Тәкъдим итү: