рәсми сайт

Юксыну

Юксыну

Ошбу сәхифәне «Юксыну» дип атарга уйладым да үзем үк уйга калдым: телебездә «юксыну» дигән сүз бар, «сагыну», «искә алу», эзләнә китсәң, әлеге мәгънәне аңлата торган сүзләр тагын бардыр әле ул...

Ләкин минем нәкъ менә «юксыну» диясем килде. Моның үз сәбәбе бар. Моннан берничә ел элек шулай Шамил ага Закиров белән сөйләшеп утырабыз. Әлбәттә, театр, аның матбугаты, гомумән, сүз сәнгать турында бара иде. «Икътисад кына түгел, киләчәктә сәнгать тә тормышыбызда беренчел булачак әле, энекәш, менә күрерсең!» – дип ачынып та, киләчәккә ышаныч белән дә әйтеп куйган иде ул. Шамил аганың фаразлары рас килеп бара: быел Россиядә Мәдәният елы, киләсе елны Әдәбият елы дип игълан итәргә уйлыйлар. Хаклы булган бит бу олуг шәхесебез! Ни кызганыч, арабызда ул үзе генә юк. Ә аның турында хатирәләр генә түгел, ул сәнгать дөньясында салып калдырган илаһи энергия дә үз көчендә әле! Чынлап та, юксынабыз Шамил аганы!..

Аның хакында истәлекләр китабы әзерләнә. Ошбу китапка бер фатыйха да булыр дигән максаттан, журналыбызның бу санында берничә истәлек тәкъдим итәбез.

 «Сәхнә», май, 2014.

Тәкъдим итү: