рәсми сайт

Рәхим итегез!

Көннән-көн Зиннур Хөсниярның иҗаты белән кызыксынучыларның саны арта бара. Китап кибетләрендә дә авторның китаплары тузаннанырга өлгерми ‒ сатулаша-сатулаша сатып алып бетерәләр. Шуңа әлеге сайтның төп максаты: Зиннур Хөсниярның әсәрләрен киң катлам укучыга җиткерү, язучы белән укучы арасында элемтә булдыру.

Хәзергә сайтта авторның берничә әсәре урнаштырылган. Алга таба аларның саны күпкә артачак дип ышандыра алабыз.

Husniyar.ru сайтын эшләүчеләргә, материаллар туплауда ярдәм иткән Әдилә Борһанова, Гөлназ Ярмиева, Әлфия Йосыпова, Лилия Туктарова, Эльза Хамматова, Дилбәр Галимҗановага ЗУР РӘХМӘТләребезне җиткерәбез.

«Элемтә»дә бирелгән адреслар буенча әдәбият сөючеләр язучыга теләкләрен җиткерә, моң-зарлары белән уртаклаша ала.

Рәхим итегез, кадерле укучылар! Сезгә биредә рәхәт булсын...

Админ

15.07.2017 00:00