рәсми сайт

Җәбраил фәрештә

Икенче төнне мин төне буе күзгә йокы кермәде, мин ул төнне тамчы да керфек йомадым шикелле иде. Баксаң, «үлеп» йоклаган булганмын икән! Гәүдәм йоклаган, ягъни ял иткән.

Төнге уникедән соң җаным исә күккә ашкан булган, Болгар авылында беренче әтәч кычкыруга ул кире үземә гәүдәмә кайтып урнашты. Мин нәкъ шул вакытта ачык тәрәзәдән спираль рәвешендә бер яктылык үтеп кергәнен күреп алдым...Ул яктылык авызым аша күкрәгемә кире кереп урнашты. Мин кыймылдап куйдым һәм елмаеп җибәрдем.

Ул төнгә каршы галим-археолог Фаяз Хуҗин белән борынгы Болгар буенча йөргән идек. Галим Болгар тарихы турында моңарчы мин белмәгән тарихи серләрне ачты. Мин аңарчы да, Болгар  тарихы турында роман язу максатыннан, бу хакта күп укыган идем инде. Галим минем өчен көтелмәгән ачышлар ясады. Шаклар катып тыңлап, карап йөрдем.

Шулай булса да кичтән капылт кәеф кырылды. Җаным, шул чорларга кире барып, ул гасырда «яшәп алырга» тели кебек. Роман бармый, көймә комга терәлде. Нәрсәдер җитми. Каләм фикеремне тыңламый. Каләм карыша иде. «Язып булмаса!» дигән куркыныч уй көне буе тыңгысызлык бирмәде.

Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.в.) үзенең дус шагыйре Хәсәнгә әйткән: «Син бүгенге турында язма, ул болай да һәркемгә билгеле. Син киләчәк хакында яз!» – дигән. Тегесе «Мин киләчәкне ничек күрим?» дигәч, пәйгамбәр аңа: «Сиңа бу эштә Җәбраил фәрештә ярдәм кылыр!» – дип җавап биргән. Ошбу сүзләр инде ничә еллар минем башымнан китми: Җәбраил фәрештә ярдәм итәр!!! Иртәгә булачак көн хакында язган әдипкә дә, борынгы тарихка сәяхәт кылуны максат иткән каләм иясенә дә!

Иртән күкрәк турым ничектер җылынып киткән кебек булды да әлеге ут-кайнарлык  башыма таба үрмәләде. Күзләремне йомдым – мин төнлә Җәбраил фәрештә белән очрашканмын икән! Мин аны ачыктан ачык күрмәсәм дә – тойдым!!! Күңел күзе белән күрдем!

Лә иллаһы иллалһы мөхәммәдрәсуллаһы

Зиннур Хөснияр

09.09.2017 00:11