Кызмале...
Ник кайныйсың болай көне-төне,
Үзең дә бит син яклаусыз.
Зәңгәр экраннарда «кесәл»ләре кайный,
«сандугач»ы сайрый туктаусыз…
Телләрне, ди, кысалар, ди, анда –
Молованны, румын, полякны!
Хохол теле бердәнбер, ди, икән,
Башкалары чүпкә яраклы.
Мин татар да ярсый-ярсый кайныйм,
Кайный-кайный ярсыйм бу хәлгә!
Урысчалап хәтта сүгенәмен,
Кагылмале димен син телгә!
Бер чак суынгачтын туктап торам.
Бик кызмале димен син алай!
Үз телеңне кискән чакларында
Кайда булдың, и татар малай?!
20.11.2017 01:18