рәсми сайт

Ак мәчет һәм ялгызлык

Болгарда Ак мәчет бар. Ислам мәдәниятенең бөек казанышлары үрнәгендә төзелгән гаять затлы бина булыр ул!

Мәчет ап-ак мәрмәр ташлар белән тышланганга күрә генә түгел, аннан ниндидер серле аклык, пакълык сирпелеп тора. Күптән түгел Болгарга баргач, мин үзем бу серле күренешнең, дөресрәге, тылсымлы көчнең шаһите булдым.

Мәчет борынгы Болгарның Көньяк капкасы янында турнашкан. Мәчетнең үз бинасына ике яклап аның дәвамы рәвешендә мөфти резиденциясе һәм мәдрәсә урнашкан. Миңа шул резиденциядә берничә көн яшәү насыйп булды.

Мәчет урнашкан урынның аурасы әйбәт. Якты. Җиңел аура. Кырык алты метр ярымга сузылган ике манараның очлары, күрәсең, Ходай Тәгалә катына якынрак тора торгандыр. Уңай аура әлеге манаралар аша җиргә төшә бугай. Мин моны тәүлек дәвамында сиздем.

Беренче төнем бик тынгысыз узса да, иртән мин үземне бик әйбәт хис итеп уяндым. Әйтерсең, мин яңа гына «күк»тән төшкән идем, гүя мин төне буе каядыр бик биектә очып йөрдем дә таң белән фәрештәләр канатында Ак мәчет мәйданына төшеп кундым. Мәчет мәйданында ук урнашкан фонтанның салкын суына маңгаемны тигезгәч, кинәт уянып киттем. Фәрештәләр капылт юкка чыкты. Мин мәчет алдындагы мәйдан уртасында ялгызым басып калдым...

Хәер, хәзер мин ялгыз түгел идем инде. Мин үз гомеремдә беренче тапкыр ялгыз түгел идем...

Лә иллаһы иллалһы мөхәммәдрәсуллаһы

Зиннур Хөснияр

09.08.2017 09:02