Бозау һәм мин
Сөт эчәргә кыстыйлар,
Бер дә туктап тормыйлар.
Зур үсәсең, эч тә, эч дип
Алдымнан гел алмыйлар.
– Сөембикәбез сиңа бүген
Чәчәкләр җыеп кайткан.
– Чәчәк яратканны минем
Малкаем белгән кайдан?
Сузам һаман вакытны,
Юган булам битемне.
Мин карышкан арада
Савыттагы сөтемне
Бозау эчеп бетергән.
Сөт эчкәчтен көч кергән,
Читән аша сикергән!