Дәү балык йотты мине
Казанның артында ук –
Дөбъяз, Әтнә яклары.
Ашыт дигән елга бар –
Ул күрсәң балыклары!
Тоттым кармак кулыма –
Таягы белән инде.
Дәү балык тоткан килеш
Каршы алырсыз мине!
Мин Хыялый Хәйрүш бит –
Эләктерәм зур балык!
Сөйрәп өйгә апкайтам –
Шаккатсыннар бар халык!
Дәү балык нинди була –
Тәртә буе, мөгаен.
Егылыр көнләшүдән
Барлык күрше малае.
Су өстендә дулкыннар
Ашыт ярына кага.
Бер дәү балык елгада
Арка кыздырып ята.
Әй, дәү балык, кап инде,
Җимне эзләп тап инде.
Яр буенда ялтырап
Тизрәк син ят инде.
Әнә кармак чиртә бит –
Теге балык каптымы?!
Хәйләмне аңламыйча
Суалчанны каптымы?
Әй, малай, тартышабыз,
Балык Ашытка тарта.
Ә калкавыч, күр әле,
Бер бата да
Бер калка.
Мин дә кулдан җибәрмим –
Теге дә ычкындырмый.
Дәү балык эләкте дип
Шатлыктан кычкырдым мин!
Берәр сәгать тартыштыкмы,
Әллә инде күбрәк?
Хәлдән тайсам тайдым мәгәр –
Йәле дим кем көчлерәк!
Һәй балык бик дәү икән –
Көч җитмәс моңа минем.
Юк янымда иптәшем –
Бер кем булышмый килеп.
Сикереп чыкты бер бака,
Килә бу миңа таба.
– Әйдә, ярдәм итәм ди –
Хәзер дәү балык каба.
Бака белән икәүләп
Әй тартабыз кармакны.
Алай гына булмагач без
Чакырдык калганнарны.
Унбер бака, әй, тартыша,
Өстәвенә мин үзем.
Зур балык тотам барыбер.
Бирмәскә исәп сүзем.
Мин иң оста балыкчы бит,
Авылда юк миңа тиң.
Мактанчык дисәң диярсең –
Иң көчлесе әле мин.
Берзаман карасак без –
Кармак сабы шарт итте.
Үзем суга атылдым –
Ничек чыгармын инде?!
Дәү балыкның авызы!
Ул зурлыгын күрсәгез!
Кабып йотты бу мине,
Авызыннан балыкның
Чыгып калды терсәгем...
Берзаман ни күрим –
Ярда ятам кычкырып.
Котсыз балык авызыннан
Киткәнмен дә ычкынып.
Судан торып, балык миңа:
– Фу, тәмсез икәнсең, – ди –
Мактану эчең тулы.
Дөньяда иң ямьсез нәрсә,
Мактанчык малай булу!..
– Ямьсез генә микән әле –
Син әле бик тәмсез дә, ди.
Хәтта мин дә төкердем
Гәрчә булсам әрсез, ди.
Киттем шулай авылга
Башымны иеп аска.
Артымнан карап калды
Акырып җылап ун бака.
Бүтән мактанмас идем мин,
Үземнән дәү балыкка
Кармак салмас идем мин.
Бик озак уйлагачтын
Шундый сүзгә килдем мин.