рәсми сайт

Алсу

Аллы төсләр, алсу йөзләр

Шул буламы бәхет төсе?

Алсу шәфәкъ, алсу чәчәк.

Бәхеттер ул җырым төсле.

 

Аллы гөлле, алсу төсләр

Күңелем пакъ, йөзем алсу,

Бу йөрәгем гомер буе

Ут ялкынны синнән алсын.

 

Кушымта.

Аллы төсләр, баллы дөнья –

Күңелемдә язгы ташу.

Гашыйк уты, әй, яндыра –

Бу җаннарым шуңа ярсу.

Тәкъдим итү: