Әкият һәм хикәят
Ахирәте Мәрьямнең күңеленә Әминә тәмам вәсвәсә салды бит. Тынычлыгы бөтенләй югалды. Эштән бушадымы:
– Йә, тагын ниләр булды, сөйлә әле, – дип, Әминә янына килә. Әминә башта ялындырган була, аннары көньяк кояшында янган кара-кучкыл йөзе кинәт балкып китә, соргылт күзләрендә ниндидер серлелек пәйда була.
– Нәрсәсен сөйлисең инде аның? – дип башлый Әминә сүзен. – Шулай да барганыма үкенмим. Дөньяның рәхәтен татып кайттым, ичмасам. И-и-и, ул андагы хәлләрне искә төшерсәң!
Мәрьямнең курорттагы тормыш белән кызыксынуы тикмәгә генә түгел иде: профсоюз председателе атна башында ук аңа да Кырымга путёвка тәкъдим итте. Нәкъ менә хәзер Мәрьямнең ялга чыгар вакыты да якынлашып килә.
Профсоюз председателенә уйлап карармын дисә дә, иренә бу турыда әйтмәде. Чөнки кыштан ук җәйге ялда авылга кайтабыз дип сөйләшкәннәр иде. Шулаен шулай да, әмма Мәрьям курортка барып кайтам дисә, ире Ислам каршы килмәячәк анысы. Монысы көн кебек ачык. Инде сигез ел бергә торалар, моңарчы дилбегә Мәрьям кулында булды, иншалла. Чөнки ире чебен дә кыерсыта торган кеше түгел, юашның да юашы иде. Егет чакта да оялчан булды, хәзер дә кыюлык кермәде үзенә. Хатыны чишенгәндә карап торырга да ояла. Холкы белән чая Мәрьямгә Исламның мондый юашлыгы башта ошаса да, яши торгач, хатын өчен моның да кызыгы калмады. Хатыны яңа күлмәк алып кисә дә күрми, чәчен кистерсә дә сүз әйтми. Ун елга якын гомере менә шулай үтте Мәрьямнең. Ичмасам, хәзер ире егет чактагы кебек кенә булса да ярата, иркәли белми.
Мәрьямнең могҗиза эзләгән күңеле шуңа күрәме каядыр еракка, диңгез буена ашкынды. Җитмәсә, Әминә дә көн саен күңеленә коткы сала иде.
– Үкенмәссең, барып кайт, туганым. Бер ай эчендә бөтенләй икенче кеше итте дә куйды шул диңгез сулары. Үзем дә унсигез яшьлек кызга әверелдем дә куйдым. Бил авыртуы да онытылды. Менә хәзер беркайчан да авыртмаган кебек. Шуннан кайткач, Саматымны тагын да ныграк ярата башладым. Ул да шулай ди. Синсез тора алмыйм, багалмам да күз нурым, имеш. Бу сүзләрне өйләнешкәннән бирле әйткәне юк иде инде. Менә нишләтә диңгез суы, туганым. Ике дә уйлап торма, бар, үкенмәссең. Ир-ат та бик игътибарлы анда.
Күңеле кытыкланса да, путёвка турында бүген дә иренә әйтергә кыймады Мәрьям. Моңа хәтле авызыннан ут чәчкән хатынны алыштырып куйдылармыни. Әйтерсең Әминәнең аңа курорт хакында сөйләгәннәре Исламга да барып ирешкән иде. Ул тиз-тиз генә кичке ашны әзерләде дә, беренче класста укучы малае Наил уеннан кайткач, кибеткә дигән сылтау белән урамга чыгып китте.
Баксаң, моңа хәтле шушы тормышына риза булып яши иде бит әле. Үз җаена акрын гына аккан тормышына күнеккән, башка төрле яшәүне күз алдына да китерми иде ич. Күңеленә вәсвәсә салды бит Әминә!
Шәһәр урамнарына эңгер-меңгер иңә башлады. Йорт тәрәзәләреннән утлар балкый. Якындагы «Таң» рестораныннан агылган музыкага кушылып көлешкән тавышлар ишетелә.
Мәрьям үз йортлары астына урнашкан чәчтарашханә янында капылт кына туктап калды. Аннары аяклары ирексездән ишеккә таба атлады. Күптән чәчен төзәттергәне юк бит. Ничек булса, шуңа риза булып йөрелгән. Дөрес, кыз вакытта чәчен, гадәттә, иртән ясата иде ул. Хәзер кич инде. Кем әйтмешли, кичен көтүче хатыны гына бизәнә, ди.
Ләкин бу уйлар гына аны юлыннан туктата алмадылар.
Ярты сәгатьтән соң Мәрьямнең чәче бөтенләй икенче төс алды. Аннан соң ул күршедәге кибеткә кереп бодай оны үлчәтте.
Хатын кире өенә әйләнеп кергәндә, ире белән малае тамакларын туйдырганнар. Өстәл өсте һәрвакыттагыча чиста.
Мәрьям, өстен салып, зал ягына чыкты. Ире белән малае аякларын бөкләп диванга менеп утырганнар да әкият укыйлар.
Иң яманы шул булды: аның чәченә берәү дә игътибар итмәде. «Матур димәсә яманласын иде хет!» – дип тузынды хатын. «Юк, иртәгә үк путёвканы алам», – дип уйлады ул. Аннары, әтисенең кечкенә чагын хәтерләткән сары башлы малаена күз төшереп, көрсенеп куйды. Яңа гына сатып алган ак оннан коймак пешерергә булды Мәрьям. Бу күңелсез тормышны төрлеләндерергә уйладымы, малае коймак бик ярата, әллә шул исенә төштеме, дөбер-шатыр килеп газ плитәсе тирәсендә кайнашырга кереште. Ире белән малаеның сөйләшкәннәре дә ара-тирә колагына кергәли иде.
– Әти, теге яңа әкиятеңне сөйлә инде, ә?
– Балалар өчен түгел бит ул, улым. Барыбер аңламассың.
– Балалар өчен дип тормыйсың, мультфильмнарны карыйсың бит әле үзең. Әти, сөйлә инде, ә, әти, дим.
– Ярый алайса, тыңла.
Мәрьям үз эше белән мәшгуль булса да, олы яктан ишетелгән тавышлар да колагына керә. Нәрсәсен яшереп торасың инде аның, ире сөйләгән әкиятләрне үзе дә балалар кебек үк яратып, дөньясын онытып тыңлый бит ул, бары тик моны Исламга сиздерәсе генә килми.
Борын-борын заманда, моннан бик-бик еракта, зур диңгез ярында яшәгән, ди, бер аучы белән аның хатыны. Бик матур көн күргәннәр, ди, алар, бик бәхетле булганнар. Аучы көн саен иртә белән ауга чыгып китә дә, кич җиткәч, нинди булса да берәр җанвар атып кайта икән. Хатыны исә аны диңгез ярына чыгып көн дә шулай көтеп ала, ди. Инде өе җылытылган, ашарга пешерелгән була.
Менә шул рәвешле бәхетле гомер кичергәннәр алар, кайгы-хәсрәт күрмәгәннәр, матур, тигез яшәгәннәр. Ә менә беркөнне аучы, урман буйлап күпме генә йөрсә дә, җәнлек очрата алмаган. Вакыт кичкә авыша башлаган. Шулай аптырап йөргәндә, ул еракта-еракта матур җыр тавышлары ишетеп ала. Һәм кара урман аша җыр ишетелгән якка таба китә. Бара торгач, бер аланга килеп җитә ул. Ни күрсен, алан тулы яшь кызлар бииләр, җырлыйлар. Кызларның матурлыклары аучыны шаккатыра.
Араларында берсе бигрәкләр дә чибәр, ди. Үзе матур итеп җырлый, ди. Чыннан да, сөйләп тә, язып та бетереп булмый ул кызларның гүзәллеген.
...Мәрьям бу вакытта коймак камырын тугларга керешкән иде инде. Көлемсерәп куйды. «Кара син аны, чибәр кызлар турында ничек итеп сөйли. Гүзәллекләрен сөйләп тә, язып та бетереп булмас, имеш. Үзе күргән диярсең...»
...Менә кинәт кызларның берсе җырлавыннан туктаган да, иптәшләренә карап:
– Беләсезме, туганкайлар, безнең апабыз һәммәбездән дә чибәррәк, гүзәлрәк бит. Аның йөзе кояш кебек алсу, тавышы әнә теге көмеш чишмә чылтыравы сыман! – дигән.
– Кайда соң ул апабыз? – дип сораганнар аннан.
...Мәрьямнең кулындагы агач кашыгы идәнгә төшеп китте. Ул кашыгын алып куйды да тыңлавын дәвам итте.
– Ул апабыз моннан еракта, биек ярлы диңгез буенда яши. Аның йортына таба ак мәрмәр баскычлар сузылган. Алар ерактан ук кояшта балкып, ялтырап күренеп торалар, – дип аңлаткан теге кыз.
Моны ишеткәч, аучы шакката. «Дөньяда тагын да гүзәлрәк, матуррак кеше бар микәнни?» – дип уйлый ул. Менә аучы тотынып торган агач ботагы шартлап сына да, кызлар куркышып качып китәләр. Алан бушап кала.
Аучы исә, әллә күземә генә күрендеме икән дип, йөгереп аланга чыга. Һәм чәчәкләр арасыннан җем-җем итеп торган бик матур мәрҗән табып ала. «Юк, күземә генә күренмәгәннәр, менә мәрҗәннәре дә төшеп калган», – дип уйлый ул.
Диңгез яры буенда яшәүче Чибәркәйне күрәсе килә аучының. Ул өен дә, хатынын да онытып, кыз яшәгән йортны эзләп китә.
Бик озак дөнья гизә аучы. Калын-калын урманнар кичә, ерак юллар үтә. Ак җилкәнле корабка утырып, диңгезләр буенча да йөзә, юлбасарларга очрап, канлы сугышларда да катнаша. Әмма һәрвакытта җиңеп чыга. Йөри торгач, аның йөзен чал сакал баса, маңгаена җыерчыклар куна. Ләкин ул аңа карап кына барыбер өметен өзми, эзләвен дәвам итә.
Шулай берзаманны диңгездә йөзгәндә еракта ук яр буенда кояшта җемелдәгән ак баскычлар күреп ала ул.
...Әкиятнең шушы җирендә Мәрьям, онытылып китеп, бер таба коймагын кара күмергә әйләндерә язды.
«...Менә, таптым, ниһаять. Морадыма ирештем», – дип куана аучы һәм корабын шул якка таба борырга куша. Аннары, ярга җиткәч, җәһәт кенә атлый-атлый мәрмәр баскычлар буйлап өскә менеп китә. Менеп җитсә, ни күрсен, яр буенда аның үз йорты утыра. Түбәсе череп ишелгән, морҗасы чалшайган, өйнең бүрәнәләрен яшькелт мүк баскан, тәрәзәләре ватылып беткән. Эчендә исә җилләр генә сызгыра.
Аучы үз йортының нигезенә утырган да елап җибәргән. Аның кайнар яшьләре көмеш сакалы буенча агып төшеп диңгезгә таба акканнар. Шул гомердән бирле, моңарчы тыныч кына җәйрәп яткан диңгез, кайный-кайный күбекләр чәчрәтә, ярларга сикерә икән, ди.
...Әкиятнең ахырына җиткәч кенә, Мәрьям, табага тигезеп, бармагын пешерде. Әллә нәрсә булды шунда, әллә бармагы әрнүдән, әллә бүтән сәбәптәнме, күзенә яшь эленде. Инде коймак та әзер иде.
Хатын, коймак салган тәлинкәсен тотып, зал якка чыкты һәм кичке чәйне, гадәттәгечә, кухняда түгел, олы якта әзерләргә уйлады.
Шулвакыт малае Наил өстәл әзерләп йөргән әнисенә конфет китереп тоттырды:
– Әти бирергә кушты, яңа күлмәгеңне котлап.
Мәрьям тыела алмыйча көлеп җибәрде һәм малаен кочагына кысты.
– Нинди яңа булсын ди бу. Кыз вакыттагы күлмәгем ич, – диде ул, читтән күзәтеп торган иренә карап.
Ислам, аптырагандай, иңбашларын сикертеп куйды.
– Ярый, рәхмәт. Алайса, менә яңа причёскамны котлап булсын...
Мәрьям һаман да, малаен кочаклаган килеш, дөньясын онытып көлә иде.
Ислам да, көлә-көлә, хатыны белән малае янына килде. Мәрьям табага тиеп пешкән бармагын иренә сузды. Ислам кулларына алып өф иткәч, бармакның авыртуы ялап алган кебек булды.
Чәй янында алар ничек итеп җәйге ялны үткәрү турында сөйләштеләр. Аларның сүзенә малайлары Наил дә кушылды.
– Сөйләшкән бит инде... Авылга, әбигә, – диде ул, майлы бармакларын ялый-ялый.