рәсми сайт

Кичү

Үзара шаярышып, бер-берсе белән уйнаган төсле генә күренгән кара сыртлы дулкыннар, килеп җитәрәк сыртларын тагын да кабартып, дәррәү ярга ташланалар. Комлы яр, һәр яңа дулкын өере килеп бәрелгән саен, сыкранып-сыкранып кына артка чигенәдер, дулкыннар аны авызларын чапылдата-чапылдата, кабаланмыйча, тәмен белеп кенә ашыйлар, кимерәләрдер төсле тоела. Су чәчрә­гәнгәме, әллә чарасызлыктанмы, ярның маңгае юешләнеп, тирләп чыккан кебек.

Яр буенда баш сөякләре таралышып ята. Адәм башлары, бу рәвешле аунап ятуларына хурлангандай, ярга бәрелгән дулкынга ияреп, эчкә тәгәриләр. Чираттагы дулкын аларны кире кагып чыгара.

Мөхәммәт атлы малай яшәгән әлеге диңгездәй зур суның аргы ягында да баш сөякләре бик күп. Аларны җыеп зиратка илтеп күмә торалар. Ләкин алар һаман пәйда була тора, башларны җыеп бетерә торган түгел...

Өстенә кыска соры кожан кигән, тәбәнәк буйлы, җыерчыклы, ләкин чиста, күркәм йөзле карттан кала яр буендагыларның берсе дә аунап яткан баш сөякләренә игътибар итми кебек. Карт, баш сөякләренең әле берсенә, әле икенчесенә озаклап карап тора-тора да, авыр көрсенеп, карашын югары төби, аннары су кырыена ук килеп, буш кулын каш өстенә куйган килеш, Зур Су өстен күзли.

Картның аркасында соры киндер капчык. Нәрсә тутыргандыр – капчык хәйран авыр күренә, карт аны авырлык белән генә бер иңбашыннан икенчесенә күчерә. Җиргә генә куйса инде канә!

Мөхәммәт атлы малай, шул турыда әйтергә теләгәндәй, аңа таба тартыла. Ләкин кулыннан әтисе кысып тоткан, җибәрми.

Капчыклының яр буендагы көймәче карт янына килеп аңа нидер әйтәсе дә килә шикелле. Менә ул көймәчегә таба борылды, хәтта аңа таба бер-ике адым атлап та куйды, тик бармады, арырак яткан баш сөякләрен карарга кереште.

Мөхәммәтләр монда килгәндә, әлеге карт теге көймәче белән ни хакындадыр кызу-кызу сөйләшә иде. Кешеләр килгәч, сүзләре бүленде, ахрысы, туктап калдылар.

Көймәче аңа:

– Кит әле, кит. Комачаулама! – диде. Ачуланып әйтмәде, болай гына, үз итеп кенә куалады.

Көймәче карт көймәнең моторын кабызып азаплана. Мөхәм­мәт атлы малай яшәгән кырык йортлы авылның барча сыерына да берьюлы башак болгатып бирерлек агач тагарак хәтле бу көймәнең кузгалып киткәнен тагын өч кеше түземсезләнеп көтә. Икесе – ак якалы, галстуклы, күн тужуркалы кырык-кы­рык биш яшьләрдәге пеләш маңгайлы абыйлар. Өченчесе – Мөхәммәтләр белән бергә килгәне – кәләпүшле, түгәрәк ак сакаллы карт. Мулла бабай.

Көймәче карт мотор бавын бар көченә тарта. Мотор төчкер­гәндәй итенә дә тагын тына. Күн тужуркалы абыйлар көймә хуҗасын ашыктыралар, берсе, өлкәнрәк күренгән түгәрәк корсаклысы, әледән-әле сәгатенә карый, янә көймәчене ашык­тыра.

Бу абыең шушы җирләрнең, бу Зур Суның хуҗасы, ди әтисе Мөхәммәткә һәм үзе аңа сүз кушарга, аның белән сөйләшергә бик теләсә дә, кыюлыгы җитми, уңайсызлана, читтәрәк торырга тырыша. Аның район башлыгына әйтәсе сүзе бар. Колхозга кайткач, яңа тракторга председатель тагын үз туганының киявен утыртмакчы. Югыйсә чират Мөхәммәтнең әтисендә иде.

Хуҗаның кәефе юклыгы йөзенә чыккан. Аскы ирене кысылган. Ул кулындагы сәгатенә еш-еш карый. Тиздән аның районына Мәскәү кешеләре, Казан җитәкчеләре килеп төшәчәк. Әүвәл алар Зур Суның бу ягына килергә тиешләр иде, хуҗага кунакларны бирге ярда көтәргә кушылган иде. Районның барлык җитәкчеләре дә таң тишегеннән үк бу ярга җыелды. Ныклап, зурдан кубып кунакларны көттеләр.

Ярты сәгать элек кенә яңа хәбәр ирештерделәр: җитәкчеләр әүвәл теге ярга, райүзәккә киләселәр икән.

Моннан теге якка күпер аша әйләнеп чыгу өчен өч сәгатьлек юл үтәргә кирәк. Җитәкчеләр исә сәгать унбердә, ягъни нәкъ бер сәгатьтән райүзәктә булачаклар. Самолётка күпер кирәкми, ул туры юлдан оча. Моторлы көймәдә исә Зур Суны кырык минутта кичеп чыгып була. Хуҗа кеше үзенең ярдәмчесе белән иң ышанычлы көймәне сайлаган иде. Каһәр суккан мотор һаман кабынмый!..

Теге карт капчыгын җиргә куеп, авызын чиште дә, иелеп, яр буеннан бер адәм башы сөяген алды һәм капчыгына салып куйды. Ул баядан бирле шул баш сөягенә текәлеп карап тора иде. Хуҗадан кала бу хәлгә игътибар итүче дә булмады. Тирә-юньдәге кешеләрнең яр буеннан адәм башлары җыеп йөрүләре хәзер табигый хәл иде. Моннан бер ел элек байтак авыллар зиратлары белән бергә Зур Су астында калды. Яр буенда калган каберлекләргә Зур Су тынгылык бирми.

Кешеләр, бәләкәй генә елгадан Зур Су ясаганда, аны бу кадәр үк зураер, киңәер дип башларына да китермәгәннәр иде.

Мөхәммәт атлы малай өчен дә гадәти күренеш иде инде бу. Чөнки аларның мәктәбендә адәм башы сөякләрен җыеп яңа урынга күмү буенча ярыш оештырылды.

Мәскәүлеләр килер алдыннан, Хуҗа «Яр буенда бер генә баш сөяге дә калдырмаска» дигән әмер биргән иде. Бу эшне оештыру янәшәсендә басып торган ярдәмчесенә кушылган иде. Хуҗа, тотып ашардай булып, ярдәмчесенә карады. Тегесе куырылып килде, кечерәеп калды, аның борын очына тикле тирләп чыкты.

Хуҗаның нерв җепләре өзелердәй булып киерелгән иде, ярдәмчесен әрләп яки баядан бирле көймә койрыгында маташкан картны сүгеп берәр сүз әйтсә, ул җеп өзеләчәк һәм аннары ни кылачагын, моның ахыры ни белән бетәчәген ул күз алдына ачык китерә иде. Шуңа күрә бар ачуын эченә җыйды.

Көймәче тагын мотор бавын тартты. Мотор төчкерде-пошкырды да янә сүнде. Хуҗаның түземлеге төкәнде. Көймәчене дорфа гына бер читкә этәрде дә бауны үз кулына алды. Бер аягын көймәгә терәде, икенчесен арткарак шудырды һәм бар көче белән тартып җибәрде. Мотор төчкереп алды да тырылдап эшләргә кереште. Хуҗа кулыннан ычкынып киткән бау бөтерелеп читкә очты һәм капчыклы картның муенына килеп уралды.

Көймәгә беренче Хуҗа сикереп менде, аның артыннан ярдәмчесе үрмәләде, аннан соң Мөхәммәтләр утырышты.

Мотор кабынуга, муенындагы бауны кулына тоткан килеш, ашыга-ашыга, капчыклы карт та килеп җитте һәм капчыгын көймәгә куймакчы булды. Көймәче аны читкә этәрде:

– Кит, дидем бит инде. Әйләнеп узам, бүген дә бармыйм. Күрәсең ич, көймәдә бала бар, – диде. Ул бу юлы да җикеренеп, ачуланып түгел, бик якын кешесенә яхшы киңәш биргәндәй әйтте.

Карт капчыгын көймәгә салып өлгергән иде инде, көймәченең сүзенә колак салмады. Аларның сөйләшүен тыңлап торган Мөхәммәт атлы малай, күзләрен кыса төшеп, борынын тартып куйды.

Көймә кузгалып китте, йөзләргә эреле-ваклы тамчылар чәч­рәде, дымлы җил, киемнәрне салдыргандай итеп, тәннәрне кы­тыклады.

Яр да, баш сөякләре дә артта калды.

– Турыдан, түлке турыдан гына! – дип әмер бирде күн тужуркалы Хуҗа.

Көймәче, сүзен әйтер алдыннан, әүвәл күккә күз ташлады, аннары аның карашы көймәдән читкә чабышкан дулкыннар өстен­нән сикереп узды. Зур Суга ияләнмәгән, күнекмәгән кешегә аның холкын белү кыен иде. Кайчандыр көймәче, Зур Суның киңлегеннән куркып, үзе дә көймәнең шактый зурын ясаган иде. Аның әле һаман Зур Суның табигатенә төшенеп җитә алганы юк. Ул янә күккә карады. Болытлар бик тиз хәрәкәт итә, күктә Зур Судагы дулкыннар чагыла. Зур Су өстеннән торып күкнең дә «телен» аңлый алмады көймәче карт. Күкне аңлау өчен, аяк астында җир булуы кирәк иде аңа.

– Турыдан ярамас. Чоңгылны әйләнеп үтәргә кирәк. Җил көчәя, шуңа әйтүем.

Хуҗа нидер әйтергә җыенган иде – дәшмәде, килеште, ахрысы. Алайса, үзең кара дигән кебек, урынына җайлабрак урнашты, аякларын сузып җибәрде.

Иксез-чиксез Зур Су, яшькелт сыртлы җитез дулкыннар аны сәламлиләрдер кебек. Әнә теге чыелдавык су өсте кошлары бу Суның, бу биләмәләрнең хуҗасы хөрмәтенә очалардыр сыман. Әлеге Зур Су монда аның көче белән барлыкка килде. Шушы диңгезне өстәгеләрнең әмере белән аның кулы һәм йокысыз төннәре ясады.

Бүген аның зур эшен күрергә Мәскәүнең үзеннән үк киләчәкләр. Аны тагын да югарырак күтәрелү көтә. Шул изге эш хакына үзенең туган нигезен дә Зур Су астында калдырды ул. «Адәм баласы кайда яшәсә – нигезе шунда», – дип уйлый иде Хуҗа.

Аның ата-бабалары гомерләре буена Зур Су күрмәгән. Алар күрмәгәнне балалары күрсен. Суның алыптай көче миллиардларча сукыр лапмалар уты белән чагыштыргысыз яктылык бирәчәк, хезмәт куячак.

Хуҗа бөек уйларыннан капылт кына аерылырга мәҗбүр булды. Бер көйгә генә тырылдап эшләгән көймә моторы йөткереп алды да шым булды. Барысы да койрыкта утырган көймәче картка таба борылдылар. Көймәче, берәүгә дә игътибар итмичә, акрын гына күтәреп, моторның капкачын ачты, башын чайкый-чайкый беркавым карап торды да кире япты. Аннары, кабызгычына бау урап, кисәк тартып җибәрде – өмет күренмәде. Тагын тартты, тагын юк. Каушап калган көймәче карт Хуҗага гаепле караш төбәде:

– Бетте бу. Кабынмый. Күптән эшләткәнем юк ие. Мин шул ишкәкләр белән генә ие...

Хуҗа урыныннан кузгалып өлгергәнче, Мөхәммәтнең әтисе, үзе ярдәм сорап барачак җитәкчегә яхшатланыпмы, җәһәт кенә мотор янына килде дә бауны уң кулына урады. Көймә чайкалып китте, мотор сәер тавыш чыгарып пырхылдады, Мөхәммәтнең әтисе кулындагы бауны кире чорнады, янә аны үзенә таба йолкыды, әмма мотор кабынмады. Мөхәммәтнең әтисе исә моторга күкрәге белән капланды да башы белән суга чумды.

Бу көтелмәгән хәл көймәдәгеләрне өнсез итте, бик нык кау­шатты. Мөхәммәт, шырыйлап кычкырып, әтисен коткарырга дип, көймә кырыена менеп атлангач кына аңнарына килделәр. Хуҗа кеше малайны кырыйдан каерып алды, аның ярдәмчесе белән көймәче карт Мөхәммәтнең әтисенә көймәгә менәргә булыш­тылар.

Көймәче карт ишкәкләрне алып ике якка беркетте. Бары капчыклы карт кына, капчыгын тез өстенә утыртып, берни булмагандай, ирен читләре белән елмаеп утыра бирде.

– Синең нигезең монда иеме әллә? – дип сорады ул, беркавымнан Мөхәммәтнең әтисеннән.

– Нинди нигез?

– Авылың, дим, шушы урында ие мәллә? – диде капчыклы карт, суга таба ымлап.

Мөхәммәтнең әтисе су астында калган элекке авылының кайда икәнлеген тәгаен генә белми иде, күрәсең, иңбашларын гына сикертеп куйды.

– Алай... – дип сузды капчыклы карт. – Нигез чакыра ми­кән әллә дигән ием.

Мулла бабай көймә төбенә тезләнеп күзләрен күккә төбәде, авыз эченнән медер-медер дога укырга кереште.

– Нишлисең, Алла ялчысы? Безне кемнәргә саныйсың син! Тукта! – дип җикеренде Хуҗа, аннары, борылып, ачу белән суга төкерде.

– Мулла бабай бит ул! Мулла бабай! – диде Мөхәммәтнең әтисе, исем кушучы бабайның бу кыланышын акларга теләгәндәй.

– Мулла?! Нинди мулла ул? Нинди мулла ди ул безнең заманда? – Хуҗа бу сүзләрен баягы шикелле кычкырынып та, җикеренеп тә әйтмәде. – Мулла булса, намазлыгында гына утырсын. Ниемә дип йөри ул?

– Минем малайга исем кушарга бара ул. Мин алып кайтып барам аны, – диде Мөхәммәтнең әтисе, төп гаепнең үзендә икәнлеген Хуҗага аңлатмакчы булып.

– Син коммунистмы?

– Кандидат, – диде Мөхәммәтнең әтисе кыюсыз гына.

– Һе... Кандидат. Бер кесәңдә Коръән, икенчесендә партбилет йөртергә уйлаган идеңме? Кайтуга, кандидатлыктан чыгарга гариза язган бул! Алайса, сине партиягә алган кеше үз партбилетыннан колак кагачак! Аңладыңмы?

«Аңладым. Анысы синең эш, теләсә ни кыл. Барыбер үз теләгем белән кермәгән ием. Түлке миңа яңа трактор гына бирдерттер, – дип уйлады Мөхәммәтнең әтисе. Аннары: – Ай-һай! Яңа тракторны бирмәс бу адәм!» – дип офтанды.

Хуҗа аңа кырын күз белән генә карап куйды. Мөхәммәтнең әтисе бу караштан куырылып килде. Әтисен җылытыйм дип, нечкә беләкләре белән аның муеныннан кочаклаган Мөхәммәт суга чыланган тәндә җиңелчә генә дерелдәү тойды.

Үз карашының тәэсирен Хуҗа да яхшы күрде.

– Йә, ярый, туңасың, җылын бераз, әнә кулыңа ишкәкләрне ал, – диде ул һәм, күн тужуркасын салып, Мөхәммәтнең әтисенә сузды: – Мә, ки моны.

Хуҗаның «ярый» дип ни турында әйткәнлеген Мөхәммәтнең әтисе төшенеп җитмәде, кайтарып сорарга исә уңайсыз иде. Ул эчтән генә үзен мулла артыннан чыгарып җибәргән хатынын орышты. Исем кушарга кирәк, имеш. Исеме бар бит инде аның, акка кара белән язылган!..

Ишкәк белән генә ишеп тә җитәкчеләр килгәнче аргы якка чыгып җитеп була иде әле. Шуңа күрә Хуҗа тыныч. Мулла бабайга да бүтән бәйләнми – ишкәк көенә барган көймәнең акрынаюына гына бераз эче поша бугай – ара-тирә Мөхәммәтнең әтисенә күз төшереп ала. Һәр караш саен көймә кызулагандай итә кебек.

Мулла бабай медер-медер капчыклы карт белән сөйләшә, дөресрәге, үзе генә сөйли. Капчыклы аны тыныч кына тыңлап утыра.

– Инешләр – елгага, елгалар диңгезгә әверелә. Җир өстен су баса, коры җир тарая. Дөнья имансыз бәндәләр белән тулды. Алланы санга алучы, аннан куркучы кеше калмады.

– Эһе, – ди капчыклы карт, аның сүзләре белән килеш­кәнлеген аңлатып.

«Ә мин Алладан куркаммы соң?» – дип уйлый Мөхәммәт ат­лы малай.

– Адәмнәрнең табыныр нәрсәләре калмады, шуңа күрә халык бозылды хәзер. Ата-бабасының каберен җуйган кеше ничек итеп иртәгәге көне турында уйлый алсын инде. Нигезләрне, каберлекләрне су юып алып китте.

– Эһе, эһе! – диде капчыклы карт бу юлы.

Мулла бабайның сүзләре көймәдәгеләрнең һәммәсенә дә ишетелгән икән. Хуҗа аңа таба караган килеш урынында кымшанып куйды һәм:

– Их, бабай, бабакай! – дип мыскыллы көлемсерәде. Аның аскы ирене бер якка тартышып куйды. «Бетте! Эләгәчәк хәзер бу картка!» – дип куркынып уйланды Хуҗаның гадәтләрен яхшы үзләштергән ярдәмче. Әйе, аскы ирененең чалшаюы юньлегә түгел икәнен белә иде ул. Ләкин Хуҗа беренче мәртәбә үзенең гадәтенә каршы барды: җикеренмәде, кычкырмады. Күрәсең, мул­ла бабайның томаналыгы аның күңеленә чынлап тигән иде, ул үзе инанган нәрсәгә шушы картның да ышануын, аның катып калган фикерләрен җебетергә тели иде. Шуңа күрә менә-менә чыгырдан чыгам дигәндә генә, холкының дилбегәсен тарта төшеп, сүзен тыныч кына дәвам итте: – Инде җитмеш ел яңа тормышта, яңа заманда яшибез ләбаса! Нүжәли синең башыңа һаман барып җитә алмый. Алла дисең, иман, дисең... Нигә без әллә нинди юк Аллага ышанып, булмаган нәрсәгә табынып яшәргә тиеш ди. Дураклар што ли! Җиргә кеше үзе хуҗа. Алла – без ул, кеше үзе Алла, беләсең килсә!

– Тфү! Кит, кяфер! Авызыңнан җил алсын...

Мулла бабайның тавышы бик зәгыйфь чыкты, аның гәүдәсе бөтенләй бөрешеп, кечерәеп калды. Әзмәвердәй яшь ир каршында ул тагын да бәләкәйрәк күренә иде. Йөзәрләгән кешелек зур зал­ларда утлы чыгышлар ясап, аларның дәррәү кул чапканнарына күнегеп беткән Хуҗа иренеп кенә елмайды да дәвам итте:

– Син бераз аңлап калмассың микән дип кенә сөйләвем, бабакай, ачуланма. Менә мин, мәсәлән, үземә үзем Алла. Шулай булмаса, казлар гына коена торган елгадан шушындый диңгез эшли алыр идекмени? Теге чаклардагы чыра яктысы, сукыр лампа яктысы синең күзеңне бетергән, күрмисең син, менә шул! Иман дисең, минем иманның нәрсә икәнен әйтимме соң (Хуҗа, ике кулын да җәеп җибәреп, Зур Суга күрсәтте)? Менә шушы минем иман! Монда минем хезмәтем, йокысыз төннәрем! Шушы Зур Су кешеләр өчен, менә синең өчен кирәк! Ә син Алла, Алла дип сөйләнәсең... Аллаң алай бик тә кодрәтле булса, монда инеш түгел, Зур Су ясар иде. Бу эшне безгә калдырмас иде.

Мулла бабайның күзләре зур булып ачылган иде. Ул көймә төбенә тезләнде дә, ашыга-ашыга, дога укырга кереште.

– Кяфер! Имансыз икәнсең!

Хуҗа тагын көлеп җибәрде, көймәдәгеләргә күз ташлады. Әмма бу юлы нигәдер аңа кушылып көлүче булмады. Карт белән сүз көрәштерү Хуҗаның үзенә дә ошамый иде. Ул үзенең ваклануын тойды. Бер аягы гүрдә торган карт белән мәктәп баласы кебек бәхәскә керү аның өчен килешә торган гамәл түгел. Хуҗа моны яхшы сизде. Гаепле икәнлеген тойган чакларда гел нинди дә булса аклану эзләргә гадәтләнгән бу кеше, кәефе шактый ук кырылса да, гадәтенә тугры булып калды: «Бу очракта мин дәшми калырга тиеш түгел идем бит. Коммунист буларак та, җитәкче буларак та... Әйе, дәшми калырга тиеш түгел идем мин. Минем үз иманым, минем үз хакыйкатем бар лабаса. Үземнеке генә түгел, миллионнарныкы...»

Җил исеп куйды. Көймәгә бәрелеп югары сикергән су тамчылары, аның хакыйкате булган Зур Суның берничә тамчысы Хуҗаның битенә кунды. Шәлперәйгән карт белән сүз көрәштереп утыруына әле һаман эче пошса да, салкын тамчылар аның кызган йөзенә рәхәтлек бирде, кәефен күтәреп җибәрде.

Бу вакытта Мөхәммәт атлы малайның да үз уйлары иде. Өлкәннәрдән күргән-ишеткән һәрнәрсәне үз иләгеннән чыгарып, шулардан үзе өчен дә сөземтә табарга яраткан бу хыялый малай үзенең иманы бармы-юкмы икәнлеге турында баш ватты. Ул, моның ни икәнен бигүк аңламаса да, күңеле белән тоя, сизә, аны аңларга азаплана иде. Нәрсә икән соң аның иманы? Тапты... тапты! Ул велосипед турында хыяллана, шул хакта бик еш уйлый. Ә әтисе һаман алып бирми дә бирми. Тагынмы? Энесе тизрәк үсеп җитсен дә, бергәләшеп менә бу Зур Суга балыкка йөрерләр иде.

Мөхәммәт атлы малайның күзләре елтырап китте, ирексез­дән авызы ерылды. Ә менә «Хуҗа» дигән абыйның иманы, ай-һай, зур икән! Диңгез хәтле! Шушы Зур Су – минем иманым, диде бит...

Ә әтисенең иманы нәрсә? Ул, су астындагы нигезләрендә бабайлардан калган бер чүлмәк алтын булырга тиеш, ди. Элек казый алмаган иде. Хәзер менә алтынны Зур Су үзе казып чыгаргандыр инде. Тик ничек төшеп аласың? Әтисенең иманы шул чүлмәк эчендә микәнни?!

«Юк! – диде аннары Мөхәммәт атлы малай, үзалдына катгый итеп. – Иман болай булмыйдыр ул! Мулла бабай аны бик зур итеп, серле итеп әйтте. Алайса, мин иманның нәрсә икәнен белмим икән».

Мөхәммәт атлы малай күңелсезләнеп Зур Су өстендә куышкан дулкыннарны күзәтергә кереште. «Хуҗа абыйның иманы барыбер зур икән шул», – дип уйлады ул.

Дулкыннар һаман чабыша. Мөхәммәт атлы малайның, шуларга кушылып, куышлы уйныйсы килә башлады. Дулкыннар аның өчен тере, җанлы кебек иде.

Баш өстеннән генә аргы якка таба самолёт очып узды. Хуҗаның дерт итеп сискәнүеннән тагарак-көймә дә чайкалып киткәндәй булды. Ул күзләрен зур ачып ярдәмчесенә карады. Тегесе исә, белмим шул дигәндәй, иңбашларын сикертте. Аның карашы да самолётка төбәлгән иде.

– Турыга чыгабыз! Турыга! Турыга! – дип боерды Хуҗа. – Өлгермибез! Турыга!

Көймә борылды. Капчыклы карт тез өстендәге капчыгын күкрәгенә кысты. Аның йөрәге дөп-дөп тибә, капчык кочаклаган куллары калтырый иде. Димәк... димәк, юллары аның нигезе турысыннан узачак. Аның хыялы, сиксән ике яшьлек картның теләгәне, кереп оялаган уе, ниһаять, кабул булыр микәнни? Иншалла!

Су өстендәге дулкыннар ишәйде, көймәгә берөзлексез шап та шоп сугып торган кара сыртлы дулкыннар зурайганнан-зурайды. Бая, болар баш сөякләре аунап яткан ярдан кузгалып киткән чакта ук, Зур Су өстенә якынлашып килүче давыл турында хәбәр бар иде инде. Аны Зур Су үзе хәбәр итте. Ләкин гомерләре буе Зур Су күрмәгән, аның телен аңламаган, белмәгән картлар да, Зур Суны ясаткан Хуҗа да якынлашып килгән давыл хәбәрен аңламадылар.

Ишкәкләр һаман Мөхәммәтнең әтисе кулында иде әле. Ул ара-тирә үзе янында утырган малаена күз салгалап алды. Аның беләкләре көч белән тулды, ул ашыга-ашыга иште.

– Турыга чыгарга ярамый. Анда алда чоңгыл бар. Давыл килә бугай, – диде көймәче. Бу сүзләрне әйткәндә ул, ни өчендер, малай белән киңәшкәндәй, Мөхәммәткә карады.

– Турыга! – диде Хуҗа, тешләрен кысып.

Көймәдәгеләр, син әйтеп кара әле, сине тыңламас микән дигән кебек, ярдәмчегә төбәлделәр.

– Турыга кирәктер. Бәлкем, давылга кадәр чыгып җитәрбез әле. Турыга! – дип кабатлады Хуҗа.

Давыл гына түгел, тагын әллә ни кузгалса да курыкмый иде ул. Бу аның үзе ясаган суы, бу суны дөньяга ул китерде. Үз суы аны йотмаячак...

«Шөкер! Турыга...» – дип уйлады капчыклы. Аның күңеле йомшарды. Ул, калтыранган куллары белән кабалана-кабалана, капчык бавын чишеп җибәрде һәм аннан адәм башы сөяге алып Хуҗага сузды.

– Мә.

Хуҗа, чирканып, артка тайпылды:

– Кит! Миңа ниемә ул! Нәрсә ул?!

– Атаң башы...

Картның үзенчә яхшылык кылуы иде бу. Көймәдәгеләр, куркуларын да онытып, карт белән Хуҗага төбәлделәр.

– Исәр, шашкан карт!

– Юк, энем. Үз акылымда мин. Чынлап та, синең атаңның башы бу. Кормашныкы бит син, Галиулла малае, ялгышмасам, – диде карт һәм суга таба күрсәтте. – Сезнең авыл менә бу турыда иде. Әтиең урман каравылчысы иде. Башына атып үтерделәр. Гәүдәсен урманда без таптык аның. Менә маңгаендагы чокырларны күрәсеңме? Җәдрә тишекләре.

Көймәдәгеләрнең колаклары үрә торды. Хуҗаның йөзе каралып чыкты. Ул берара әйтәсе сүзен дә әйтә алмыйча утырды, аннары капылт кына урыныннан торып, карт кулындагы баш сөяген кулына алды. Хуҗа бер мизгелгә югалып калды, гадәттә, боз төймәгә охшаган соргылт күзләре, аз гына вакытка бөтенләй үзгәргән шикелле булып, гөнаһсыз сабый малайныкына охшап калды. Аның бу халәтен капчыклы карттан кала берәү дә күреп өлгермәде, чөнки аларның карашлары Хуҗа кулындагы баш сөягендә иде.

Яшен уты кабынып сүнәрлек вакыт арасы узды микән, аның күзләрендәге малайлык сүнеп юкка чыкты, һәм алардан тагын бакыр салкынлыгы сирпелә башлады. Капчыклы карт әлеге яктырып алган күз карашыннан элекке танышы Галиулланы танып калган иде...

Сүз-кыяфәте белән йөзләрчә кешене сәгатьләр буе тын да алдырмый тотып торырга сәләтле Хуҗа берничә мизгелгә үз халәтенә хуҗа була алмады...

Ул баш сөяген ачу белән дулкыннар арасына томырды...

– Тфү! Чёрт! Шашкан карт!

Көчәя барган дулкыннар бу сүзләрне үз кочагына суырып алдылар да аннары кире өскә чөеп җибәрделәр, кайтаваз тонык кына булып ишетелде:

– Шашкан... ш-ш-ш-шаш-ш-ш-ка-а-а-а-ан...

– Шашкан! – дип кабатлады Зур Су хасил итәм дип маңгай чәчләре пеләшләнгән Хуҗа.

Көймәгә зур-зур дулкыннар килеп орды. Көймә бала бишегедәй чайкалырга, тирбәнергә кереште.

Мөхәммәтнең әтисе арыды, талчыкты, әмма ишкәкләрне кулыннан ычкындырмады. Ләкин монда көч кенә түгел, осталык, Зур Суда зур осталык та кирәк иде. Көймәче ишкәкләрне үзенә алды, гомер иткән чал картның Зур Суда берьеллык кына булса да тәҗрибәсе бар иде. Мөхәммәтнең әтисе малаен кочагына алды һәм, котыласыларына ышаныр-ышанмас, аргы ярга төбәлде. Яр буе күренми, алгы ярда пәри туе, ярны тузан болыты баскан иде...

Мулла бабай, көймә төбенә тезләнеп, Алладан ярдәм сорый. Ике кулын да күккә сузганлыктан көймә чайкалганда ул егылып китә, башы белән көймә кырыена бәрелә. Мөхәммәтнең әтисе, икенче кулы белән аның чабуыннан тотып, егылудан сакларга тырыша.

– Баягы сүзләрең Ходайга барып иреште! Синең аркада гына бу! – ди кинәт Мулла бабай. – Ярлыка, диген! Нәзер әйт!

Ул моны Хуҗага карап әйтмәсә дә, кемгә ишарәләгәне бик яхшы аңлашыла иде.

– Алга! Турыга! – ди Хуҗа, ярсып.

«Ходайдан гафу сора!» дип уйлый Мөхәммәтнең әтисе эчтән генә.

«Карышма инде, мәлгунь!» дип уйлый көймәче карт.

– Нигез кычкыра! – ди капчыгын кысып тоткан карт.

– Алга! Турыга!

– Иманың юк синең! – ди Мулла бабай. – Гафу сора!

– Синең ул гафуың белән генә котылып булыр дип беләсеңме әллә, Алланың кашка тәкәсе! – дип җикеренде Хуҗа һәм, иш­кәкчене читкә этәреп, аның урынына үзе утырды. – Көч кирәк монда, баш кирәк бу афәттән котылу өчен!

Ул каерып-каерып ишә башлады. Көймә бераз тынычлангандай булды.

– Нигез кычкыра! Нигез чакыра, – диде капчыклы карт. – Аның элекке авылы нәкъ чоңгыл турысында иде.

Давыл озаклап кузгалды. Әйтерсең күптән түгел генә хасил булган Зур Суга давыл да җайлашып, ияләшеп җитә алмый иде әле. Зур Суның да давылны кабул итәргә тәҗрибәсе аз, ул аңа бик озаклап, акрынлап әзерләнә иде.

Ишелеп-ишелеп килгән дулкыннар көймәне йомычка урынына чөеп йөртә башлады. Көймәче карт Хуҗа кулындагы ишкәкләрне тартып диярлек алды, үзенең бу кыланышын аклагандай:

– Дулкынга борыны белән тотарга кирәк, борыны белән! – дип кычкырды.

Котылуга әллә ни ышаныч күренми иде. Көймә чоңгылга килеп керде һәм, шырпы тартмасы кебек, бер урында әйләнергә кереште. Ишкәкләргә Мөхәммәтнең әтисе утырды. Әмма йомычка урынына бөтерелгән тагарак-көймә ишкәкләрне генә санларлык түгел иде инде.

– Ходайның ярлыкавын сора! – диде Мулла бабай.

– Тыңла сүзне! – дип кычкырды көймәче карт.

Бу вакытта аның бәләкәй гәүдәсе зураеп киткәндәй булды, әзмәвер кебек Хуҗа, киресенчә, кечерәеп, бөрешеп калды.

Капчыклы карт, көймә кырыена тотынып, аягына торып басты да, айкала-айкала, койрык турысына китте, һәм шактый авыр капчыгының бавын җәһәт кенә муенына элде дә суга егылып төште. Көймәче авызын ачкан килеш катып калды.

– Нигез кычкыра! – диде көймәне йомычка урынына йөрткән дулкыннар.

Бу хәлне үз күзләре белән күреп торсалар да, көймәдәгеләр берни кыла алмадылар.

– Коткарыйк! – дип кычкырды, ниһаять, һушына килгән Хуҗа. Ул үзе йөзә белми иде.

Зур Суда йөзәргә өйрәнмәгән иде ул...

– Файдасыз! – дип кычкырды көймәче. Дулкыннар шавы арасыннан бу тавыш тагын да дәһшәтле, куркыныч булып ишетелде. – Коткарырга кирәкми аны! Ул үзе котылды инде! Соң инде, соң! Капчыгында таш иде аның! Мин беләм...

Көймәгә таба тагын да зуррак дулкыннар килергә тотынды. Көймәгә су керә башлады. Ике куллап көймә кырыена ябышкан Хуҗа чытырдатып күзләрен йомды. «Йа Хода!» – дип авыр көрсенде ул. Һәм шулчак күзәнәкләре аша нидер, суырылып чыгып, күккә ашкандай тоелды. Аның гәүдәсе дер-дер калтырарга кереште, ул туңа башлады, гүя тәнендәге җылысы аны ташлап чыккан иде. Бу сәер халәттән аерылып, дөньялыкка кайтасы килде, күзен ачмакчы булды... Юк... Үлем шулай көтмәгәндә, гади генә килергә тиеш түгел, түгел иде. Тик әнә ул якынлаша бугай... Әнә... куллары, аяклары... башы шыр сөяктән генә икән. Хуҗа үзен инде үлгән итеп тойды. Ләкин үлгән кеше уйлый алмый... Ә ул бит әле уйлый, димәк, ул исән. «Ю-у-у-ук! Үләсе килми... килми-и-и-и! Коткарыгыз мине! Кем?.. Кем?! Кем коткара ала мине? Коткара күр, зинһар! Син! Син генә! Бирмә! Бирмә бу Суга мине! Бары син генә коткара аласың! Көчле, диләр, кодрәтле, диләр бит сине! Йа Хода! Ярдәм сорыйм синнән! Үләсем килми бит минем! Алла, Аллам... бисмилләһир-рахмәни...» Ул Аллага ничек мөрәҗәгать итәсен белми иде. Шуңа күрә бертуктаусыз: «Аллам, Аллам!» – дип кабатлады. Бу изге сүз аны коткарачак, бары шушы сүз генә аны үлем авызыннан йолып калыр сыман иде. Тик... тик... кабул булсын өчен, кычкырып әйтергә кирәктер аны:

– Йа Хода! Ярлыка син минем гөнаһлы җанымны!

Ул, ниһаять, күзләрен ачты, күзләрен зур итеп ачып, күккә төбәлде. Аларның баш өстендә генә мотор гөрелтесе ишетелде. Ул янә, ашыга-ашыга:

– Аллам, Аллам! – дип кабатлады.

Мөхәммәтнең әтисе ишкәкләр белән дулкыннарга каршы көрәште. Дулкын таулары тагарак-көймәне чоңгылдан этеп чыгардылар да аннары кинәт кенә юашланып калдылар. Мөхәммәтнең әтисе каерып-каерып иште, көймә күндәмләнде, ишкәкләрне тыңлый башлады. Ләкин әле бу котылу түгел иде...

Шулай да көймәдәгеләр җиңел сулыш алдылар, чөнки ярдагы тузан болыты басылып, яр буйлары ачык шәйләнә иде инде. Җирне күргәч, бүтәннәр кебек шатланасы урынга, Хуҗаның гадәттәге кызыллыгы кайта башлаган йөзе янә кара коелды. Алда – яр буе, алда Зур Су өстендә купкан давылдан котылу иде. Маңгай чәче пеләшләнгән башын кара кайгыга шул салды. Бетте! Моннан соң бар да бетте! Инде кеше булдым, гомер буе барган максатка менә-менә ирешәм дип кенә торганда! Аны җиргә аяк басуга (ярдәмчесенең ярдәме белән) урыныннан алып ташлаячаклар! Аллага табына, Ходайга ышана торган коммунист җитәкче!.. Их син, Зур Су, йотмадың да ичмаса! Хурлыгы булмас иде!..

Зур Су көймәне һаман тирбәтә бирде... Күңелләр болгана, башлар әйләнә... Хуҗа тагын күзләрен йомды. Әлеге хурлыклы хәбәр әллә кайчан кайтып җитеп партбилетыннан, яраткан эшеннән, яшәеш рәвешеннән колак кактырырга әзерләнеп торалардыр шикелле тоелды – ул, куркынып, күзләрен ачты.

Зур Суның дулкыннары шап та шоп көймәгә кага. Аның хәлен аңламый, мыскыл итә кебек Зур Су! «Тукта! Ашыкмагыз! Тоты­гыз капчыгыгызны, яме!» – дип, тешләрен кысты Хуҗа. Аннары кинәт айнып киткәндәй: «Карале, мине шул сүз өчен урынымнан алып ташлаячаклармы? Минеме?.. Туктале... Мин Аллага ышанмый идем ич! Алайса, ник бая ышандым икән соң? Хәер, ышандыммы соң? Ие... Әллә...»

Хуҗа кистереп уйларга да җөрьәт итмәде. Чөнки алар әле һаман су өстендә иде... Ул, бары кемгәдер янагандай, эченнән: «Тотыгыз капчыгыгызны!» – дип кенә куйды.

Мөхәммәтнең әтисе һаман дулкыннар белән көрәшә. Ярга якынлашкан саен, дулкыннар вагая бара, ләкин алар барыбер ишле һәм көчле әле.

Мулла бабай һаман Ходайдан коткаруын үтенә.

– Син, син! Син, белә торып, кеше кадәр кешенең суга сикерүенә юл куйдыңмы?! – дип җикеренде Хуҗа көймәче карт­ка.

Хуҗаның тавышы бик көр чыкты. Чөнки бу вакыйга, капчык­лы картның су астына китүе, акланырдай бердәнбер ышанычы иде. Бу вакыйга калганнарын күмеп, каплап китәрлек зур хәл иде...

Көймәченең әллә ни исе китмәде. Әлеге сүзләрне ишетмәгән дә кебек иде ул. Дулкыннар тавышы белән әллә чынлап та ишетмәде инде? Әллә юри ишетмәгәнгә салышамы? Хуҗа тагын телгә килде:

– Аның үлемендә син гаепле!

Ишеткән икән көймәче карт, әнә акрын гына башын Хуҗага таба борды.

– Аны Зур Су үтерде, – диде ул, кипкән иреннәрен ялап, һәм: – Ул авыл зиратында үзенә урын сайлаган булган, шунда китеп барды, – дип өстәде. Әйтерсең кеше кадәр кеше үлеме турында түгел, һава хәлләре хакында сөйләшә иде.

– Син! Белә торып!

Мөхәммәт атлы малайга көймәче кызганыч булып китте. Чарасыз, мескен бер картка охшап калган иде ул бу минутта.

– Теге баш сөяге, чынлап та, синең атаңның башы иде ул, энем, – диде карт тыныч кына. Әйтерсең ниндидер бер уенчык хакында сүз бара.

– Син җаваплылыктан котылмакчы буласыңмы, карт шайтан!

– Җиргә алып чыгып күмәргә иде атаң башын, улым. Мин үземнекеләрнең сөякләрен яр буйлап күпме эзлим инде, һаман таба алганым юк. Ә син кулыңа тоттырганны кире суга ташладың. Әй энем, энем.

– Ә синең башың барыбер төрмәдә чериячәк!

– Мин инде әллә кайчан, әле су астында калганчы, зиратыбызда карчыгым янында урын алып куйган идем. Су басты бит, каһәр, шуңа күрә үлә алмыйча йөрим. Бу Зур Су китмәсме икән моннан, ә?..

Көймәче карт шаяртмый иде, аның кысылган күзләреннән ике генә бөртек яшь тамчысы саркып чыкты да битендәге җыерчыклар арасына кереп күмелде.

Мөхәммәтнең әтисе, көймәне тизрәк бу Зур Су кочагыннан коткарырга теләгәндәй, көчәнеп-көчәнеп иште. Тагарак-көймә, кара сыртлы дулкыннар өстендә бала бишегедәй тирбәлә-тирбәлә, Зур Җиргә таба йөзде.

Мулла бабай, көймә төбендә утырганлыктан, Җирне күрмәгән икән – күргәч, янәшәсендәге Мөхәммәтнең башыннан сыйпады һәм калтыранган тавышы белән:

– Бәхетең бар икән, балакай. Аллаһы Тәгалә син гөнаһсыз сабый хакына коткарды безне, – диде.

Хуҗа боларның берсенә дә игътибар итмәде. Ул, гасабиланып, иреннәрен чәйни, саркып чыккан канны ачу белән әледән-әле суга төкерә иде. Ярдәмчесе дә дәшми ичмаса, авызына су капкандай тик утыра. Мөгаен, эчтән генә тантана итә торгандыр. Хәзер Хуҗаның дилбегәсе аның кулында бит...

Көймә борыны яр кырыена килеп төртелде.

Мөхәммәтнең әтисе әүвәл улын, аннары аяк буыннары сыекланган Мулла бабайны җиргә төшерде. Көймәдә көймәче карт ялгызы гына утырып калды.

Җиргә аяк басуга, алдан сүз куешкандай, борылып, барысы да Зур Су өстендә биешкән дулкыннарга күз ташладылар. Баягы куркулар, бугаздан ала язган һәлакәт Зур Су уртасында калды, аларның һәммәсен дә Зур Су үзенә йотты.

Хуҗа Мөхәммәт атлы малайның башына кулын куйды да, барысына да ишетелерлек итеп:

– Ну, энекәш, синең хакка хәтта абзыйларың да Аллага мөрәҗәгать иткән булып шаяртты, ә! – диде һәм көчәнеп көләргә кереште. Аңа кушылучы булмады.

Мөхәммәтнең әтисе көймәче картка:

– Давыл тына хәзер. Чоңгылны әйләнеп уз! – дип кыч­кырды.

Көймәче кулын гына селтәде:

– Минем авыл да чоңгыл турысында бит! – дип, әллә шаяртып, әллә чынлап җавап кайтарды.

Хуҗа, эре адымнар белән җиргә нык басып, үзен көтеп торган машинага таба китте. Күктә самолёт тавышы ишетелде. Мотор гөрелтесен дә басып яр кырыена кара сыртлы дулкыннар шап-шоп бәрелә иде.

Мөхәммәтнең әтисе, малаен җитәкләп, Мулла бабайны култыклаган килеш берара җир киткәч, Зур Суга таба әйләнеп карады.

Ярдан ераклашкан көймә артыннан, зәңгәр утларын балкытып, сары билле моторлы көймә томырыла иде.

Дулкыннар һаман тынычлана алмый әле, алар һаман дәррәү ярга ташланалар, һәр яңа дулкын өере килеп орынган саен, комлы яр сыкранып-сызланып кына артка чигенәдер, дулкыннар аны авызларын чапылдата-чапылдата, кабаланмыйча, тәмен белеп кенә ашыйлар, кимерәләрдер шикелле...

Тәкъдим итү: