рәсми сайт

Ринат Таҗетдинов

Ринат Таҗетдинов

Зиннур Хөснияр исеме бүгенге татар әдәбиятендә генә түгел, гомумән, сәнгать дөньясында да билгеле. Аның «Трагедиягә ике билет» хикәясе аша әүвәл читтән торып танышкан идем. Берничә битле генә шушы хикәя нигезендә кинофильм төшерергә мөмкин! Нинди катлаулы, аянычлы язмышлар бирелә анда. «Кичү» хикәсендә исә заманыбызның трагедиясе, драмасы ята!

Бүгенге заман укучысын кичәге укучы белән чагыштырып булмый инде, зәвыклар башка, хәят башка, кылына торган гамәлләребез бүтәнрәк. З.Хөснияр әсәрләре үзләренең яңалыгы, үзенчәлекле ысуллары белән аерылып тора.

Хөснияр татар әдәбиятенә яңалык алып килгән әдип дип бәһали әдәби тәнкыйтьчеләребез аның иҗатын. Килешәм. Зиннур хәзер иң актив романнар язучы күренекле әдипләребезнең берсе. «Кичү» китабында урын алган «Терсәк сугышы» роман-дилогиясенең төп герое иҗат кешесе. Бүген иҗат кешесенә, бер яктан араганда, җиңел түгел, икенче яктан килеп карсаң, кирсенчә, иҗат  әһелләренең «кулары чишелгән» заман. Иҗат иреге бар! З.Хөснияр бик оста шулардан файдаланып, соңгы еларда әдәби кыйммәтләре искиткеч югары булган яхшы әсәрләр иҗат итә алды.

«Ватаным Татарстан»,

№38 (27650), 22 март, 2016 ел.

Тәкъдим итү: