рәсми сайт

Гөлфия Гайнуллина

Гөлфия Гайнуллина

Зур Су астында калган нигез чакыра...

Хәзерге татар прозасын концептуаль якын килеп өйрәнүче әдәбият галиме Дания Заһидуллина фикеренчә, соңгы елларда «хикәя прозадагы үзгәреш­ләргә сизгер, яңарыш һәм үсеш кичерүче жанр булып кала. Заман хикәясендә татар әдәбияты өчен традицион алымнарның – психологизм, фәлсәфи гомумиләштерүләргә алып килү, эмоциональлек, символлар теле белән эшләүнең яңа мөмкинлекләре барлана».

Зиннур Хөсниярнең «Кичү» исемле җыентыгына (Казан, 2012) тупланган хикәяләрендә иҗтимагый проб­лемалар шәхескә, фәлсәфәгә, андагы үзгәрешләргә караган кеше проблемасы, фәлсәфи проблемалар белән бер үремтәдә калкытыла.

Җыентыкны «Кичү» хикәясе ачып җибәрә. Әсәр проблема куелышы ягыннан да, әдәби алымнар кулланылышы җәһәтеннән дә игътибарга лаек. Хикәядә дә әдәби алымнарны төрләндерү ярдәмендә авторның тормыш-яшәеш турындагы фикерләре җиткерелә. Әсәрдә шартлы-метафорик сурәтләрне куллану, дулкын образын кайма итеп урнаштыру ярдәмендә, автор яшәеш турындагы әрнү-сызлануларын сөйләп бирә. «Бер-берсе белән уйнаган төсле күренгән» «дәррәү ярга ташланучы дулкыннар» детале ахыр­дагы комлы ярны кимерүче дулкыннар детале белән кайма хасил итә. Башлам өлешеннән үк әсәрдәге символлар, образлар композициясе укучыны экзистенциаль сагыш мотивына көйли. Ярга ташланучы дулкыннарның бәрелүеннәнме, «чарасызлыктанмы», комлы ярның «сыкранып-сыкранып артка чигенүе» кеше белән яшәеш арасындагы мөнәсәбәтләр турында уйлануларга алып чыга. Яр ­буенда таралып яткан баш сөякләре әлеге образлар белән янәшә бирелә һәм сызлану-сыкранулар мотивын тагын да тирәнәйтә: «Адәм башлары, бу рәвешле аунап ятуларына хурлангандай, ярга бәрелгән дулкыннарга ияреп, эчкә тәгәриләр. Чираттагы дулкын аларны кире кагып чыгара».

Хронотоп кичерешләр чылбырын хасил итүдә хәлиткеч роль уйный. Вакыйгалар бара торган урын – Зур Су, комлы яр фәлсәфи проблеманы ныгыта. Халыкара мифологиядән билгеле булганча, Дөнья суы, Дөнья елгасы – үлеләр биләмәсе белән тереләр иле арасындагы чик. П.Дьель күрсәтүенчә, «игелек кылу омтылышын символлаштыручы су образы» хикәядә вакыйгалар бара торган урын буларак сайланган. Фәлсәфи проблеманың Зур Суны кичү – тормышта олы бер сынауны – яшәү белән үлем чиген үтү дип куелышы экзистенциаль мотивны көчәйтә. Зур Суны һәркем үзенчә үтә, кичә, үлем яисә өметсезлек, чарасызлык алдында калганда, һәркемнең кичерешләре төрле.

Әсәрдәге кеше образларын өлкән, урта һәм яшь буын дип аерып карарга мөмкин. Һәр образ символик укылышлы. «Өстенә соры кожан кигән, тәбәнәк буйлы, җыерчыклы, ләкин чиста, күркәм йөзле карт» – халык хәтерен, тарихын саклаучы, аның рухи нигезенең юкка чыгуына өзгәләнүче олпат зат. Әсәрдә туган нигез сакраль үзәк буларак тәкъдим ителә. Картның аркасында соры киндер капчык – халыкның рухи-әхлакый тәҗрибәсе, буыннардан-буыннарга күчәргә тиеш­ле васыяте. Аксакал архетибына якын торган картның «нигез чакыра» дип әрнүе – авторның иңрәп су астына киткән әхлакый кануннарны, ышану-иманны – буыннардан килгән өнне укучысына искәртү омтылышы кебек кабул ителә. Картның көймәгә ялына-ялына утырып, нигезгә кайтуы – яшәү һәм үлем чигенең тоташуы ул. Өметсезлектән, чарасызлыктан түгел, ә нигез чакырганга үзен һәлак иткән карт – татар кешесенең буыннардан килгән ныклы рухи нигезен күзәтеп, кисәтеп торырга тиешле аксакал кебек тамгалана. Нигез чакыра, дип кисәтү тыныч-вафасыз гына гомер сөргән һәркемне тетрәндерә, уйландыра, карт сүзләре бу җиһанда яшәүчеләргә бакыйлыктан иңгән өн булып ишетелергә тиеш.

Зур суны кичү өчен көймәче карт җаваплы. Көймәнең төзек булмавы кешеләр табынып яшәгән чынбарлыкның шактый ышанычсыз булуын аңлата. Ярны, баш сөякләрен артта калдырып, алга ыргылган көймә көтмәгәндә туктап кала, ашкынып-кабаланып яшәгән бер мәлдә, тормыш көймәсе дә шулай алдаучан. Көймәче авыл зиратында үзенә урын сайлаган булган. Аның көймәсе белән су астында калган зиратны эзләве мифологик укылышлы. Мифларда вафат булган кеше, үлеләр дөньясына эләгү өчен, көймәдә суны кичеп чыгарга тиеш булган, дигән ышану бар, шуңа күрә кайбер халыкларда мәетләрне көймә белән җирләү йоласы да яшәп килгән. Көймәченең сызлануы кешеләр үз куллары белән ясаган зур суны – вәхшилек, битарафлык суының китмәве белән бәйле: «Мин инде әллә кайчан, әле су астында калганчы, зиратыбызда карчыгым янында урын алып куйган идем. Су басты бит, каһәр, шуңа күрә үлә алмыйча йөрим. Бу Зур Су китмәс микән моннан, ә?» Димәк, әхлакый нигез тергезелмичә торып, үлеләр дөньясына да күчү мөмкин түгел, газап-михнәтләр, сынау-сыналулар белән тулы тормыш дәвам итә.

Әхлакый бөтенлекне кайтару мотивы мулла образына бәйле төстә үстерелә. Автор, укучы хәтерендә яши торган дини-мәдәни мәгълүматлар белән ассоциация тудырып, иҗтимагый проблеманы калкытып куя. Иман сагында торучы мулла бабай берөзлексез гөнаһлы адәм балаларын тәүбәгә килергә чакыра. Хуҗа гафу сорау­га, бер мәлгә генә булса да иманга килүгә, афәт чигенә. Автор фикере мулла теле белән болай җиткерелә: «Ата-баба каберен җуйган кеше ничек итеп иртәгәге көне турында уйлый алсын инде».
Шул рәвешле, өлкән буын вә­килләре – халыкның хәтерен, иманын саклаучы, рухи нигезләрнең какшавына сызланучылар. Алар курыкмый үз фикерен әйтә, ышандыра, тормыш ишкәген үз кулына ала, нигез чоңгылга китсә, ярсулык белән турыдан гына сөрми, тәҗри­бәгә таянып, көтә, урап үтә белә. Ләкин зирәк аксакаллар буыны зиратта урын сайлаган инде. Аларны алыштыручылар бармы?

Урта буын вәкилләреннән Хуҗа, аның ярдәмчесе һәм Мөхәммәт атлы малайның әтисен берләштерүче төп сыйфатлар – ярсулык, үткәннәргә, тарихка, өлкән буын сүзенә битарафлык. Автор биредә буыннар арасында бәйләнешләр өзелүгә басым ясый.

Мөхәммәт атлы малай образы ярдәмендә автор, рухи-әхлакый нигез тергезелүгә өметләр – яшь буында, дигән фикерен җиткерә. Малайның исеме пәйгамбәр исеме булу да очраклы түгел. Әсәр дәвамында Мөхәммәтнең иман турында уйланулары, нәтиҗә ясавы әйтеп барыла. Шул рәвеш­ле, экзистенциаль сагыш мотивы өмет белән алышына.
Җыеп әйткәндә, хи­кәя­дә символлар теле белән эшләү, шартлы-метафорик кимәлгә мөрәҗәгать итү, образлар композициясе ярдәмендә автор фәлсәфи гомумиләштерүләр ясый. Тормыш-яшәеш ярын «авызларын чапылдата-чапылдата, кабаланмыйча, тәмен белеп кимерүче» дулкыннар ул – кешедәге битарафлык, гамьсезлек, игелексезлек. Шул гамьсезлек «адәм башларын хурланыр­га мәҗбүр итә», үткәннәр белән исәп­ләшмичә яшәргә этәрә. Су игелек кылу омтылышын символлаштыра, дидек. Кешеләр өчен игелек төшенчәсе элеккеге мәгънәсен җуя бара, кеше хәзер үзе игелек дип санаган «зур гамәлләр» генә кыла, һәркем үзе «Зур Су» ясый. Тик ул гамәлләрдә үткәннәрнең чагылышы юк, бары ярсу гамәлләр кылу омтылышы гына ярылып ята, ди сыман автор. Аның яшәеш һәм кеше турында сызланулары шул яссылыкта.

Гомумән, Зиннур Хөсниярнең «Кичү» хикәясе – авангард алымнарны үз итеп эшләнгән әсәр. Әйтергә кирәк, әдип татар укучысын постмодернистик алымнар белән язылган «Гарасат» романы белән дә сөендерде. Дания Заһидуллина Зиннур Хөсниярнең «Гарасат» романын «чор әдәбияты фонында үз урынын алачак яңа татар романы» буларак бәяләде, әсәрдә күпмәгънәле, ассоциатив, интеллектуаль романга хас булганча, «сюжеттан зуррак мөстәкыйль катламнар» урын ала, дип күрсәтте.
Язучының әдәби концепция максатында публицистик хикәяләүне түгел, аллегорик, шартлы-ассоциатив, метафорик сурәтне куллануы әсәрдә куелган сорауларга җавап вариантларын төрләндерә, эстетик камиллеккә, тәэсирлерәккә ирешү мөмкинлеген арттыра.

Милли әдәбият гыйлеме Зиннур Хөсниярне ХХI йөз башы татар прозасының авангард канатын яңа баскычка күтәрүче әдип буларак бәяләр, дип ышанып калабыз.

«Шәһри Казан», март, 2016

Тәкъдим итү: