рәсми сайт

Энгель Фәттахов

Энгель Фәттахов

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының М.Җәлил исемендәге премиясе лауреаты Зиннур Хөснияр ‒ хәзерге заман татар әдәбиятына зур өлеш керткән язучы гына түгел, ул актив җәмәгать эшлеклесе, социаль һәм тәрбияви яктан әһәмиятле проектлар авторы да. Шундый проектларның берсе ‒ «Сәйяр» фестивале.

Әлеге фестивальне Зиннур Хөснияр 2011 елда Казан шәһәренең Вахит һәм Идел буе районнарында оештыра башлаган иде. Узган 2015 елда ул Казан күләмендә узды, быел исә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан республика күләмендә уздыру планлаштырыла.

«Сәйяр» фестивале ‒ балалар бакчасы һәм мәктәп балаларын сәнгатькә тартуның, аларга рухи, әхлакый тәрбия бирүнең әйбәт үрнәге. Әлеге чара татар телендә булса да, анда төрле милләт балалары актив катнаша.

Зиннур Хөснияр моннан берничә ел элек «Мин инглизчә өйрәнәм» дигән китап эшләде. Бу мәктәп әсбабы булырлык китап татар балаларына туган телләре аша инглиз телен өйрәтү дәреслеге иде. Ошбу китап Министрлык тарафыннан Татарстан мәктәпләренә дәресләр уздыру өчен таратылды.

Мәктәп театр коллективлары Зиннур Хөсниярның балалар өчен язылган мәгънәле һәм үз чиратында маҗаралы пьесаларын да бик теләп сәхнәләштерә.

Тәкъдим итү: