рәсми сайт

Җәүһәрлеләр

2017 нче елның 10 сентябрендә VIII Дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» татар интернет-проектлары бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланды. Әлеге бәйгенең финал турына 9 номинациядә 59 интернет-проект кабул ителде. Шулар арасында безнең husniyar.ru сайты да «Күренекле татар җәүһәрләре» номинациясе кысаларында җюри әгъзалары тарафыннан бәяләнәчәк.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 20 нче октябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында була дип ышандыра оештыручылар. Тантана башлану вакыты - 11:00 сәг.

Тулырак мәгълүмат белән http://konkurs.belem.ru/ сайтында танышырга мөмкин.

11.09.2017 00:07