рәсми сайт

Гомерле бул, «Сәйяр»!

Хөснияр – тарихта калачак исем. Һичшиксез. Әсәрләре белән, «Салават күпере», «Сәхнә» журналлары белән һәм «Сәйяр» театр фестивале белән. Нәкъ Зиннур Зыятдинович бу проектларның авторы һәм җитәкчесе.

15 декабрьдә «Әкият» Татар Дәүләт курчак театры сәхнәсендә «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр республика театр фестиваленең финалына үткән коллективларны бүләкләү тантанасы узды. Яшь артистларыбызны республиканың дәрәҗәле шәхесләре бүләкләде.

Әлеге фестивальдә 520 театр коллективы катнашты. Алар арасыннан якынча 130 коллектив зона этабына үтеп, 84е финалга узды. Иң югары дәрәҗәдәге бүләк – Гран-прига – Казан шәһәре Идел буе районының 6 нчы гимназиясе театр коллективы һәм Саба муниципаль районының 3 нче «Шоколад» балалар бакчасы театр коллективы лаек булды.

1 урын – Казан шәһәре Идел буе районының 139 нчы балалар бакчасы; Биектау муниципаль районының Галимҗан Баруди исемендәге 4 нче мәктәбе; Яшел Үзән муниципаль районының 7 нче мәктәбе; Казан шәһәре Идел буе районының 16 нчы гимназиясе.

2 урын – Әлмәт муниципаль районының 62 нче балалар бакчасы; Казан шәһәре Мәскәү районының Ф.Аитова исемендәге 12 нче гимназиясе; Лаеш муниципаль районының Советлар Союзы Герое А.Малышев исемендәге Столбище мәктәбе; Яр Чаллы шәһәренең 29 нчы гимназиясе.

3 урын – Яшел Үзән муниципаль районының 18 нче балалар бакчасы; Биектау районының Олы Битаман урта мәктәбе; Арча муниципаль районының Шушмабаш мәктәбе; Чистай муниципаль районының 2 нче гимназиясе.

Фестивальдә катнашкан барлык театр коллективларын җиңүләре белән котлап, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз! Ә Зиннур Хөсниярның «төшенә» яңа, кызыклы, гомерлы проектлар керсен!

Редакция хезмәткәрләре.

22.12.2017 14:30