Зөлхиҗә ае
Энҗе карлар ияртеп,
Килеп җитте Ноябрь.
Чана эзлим сарайдан
Куелган шул каядыр?!
Ак болытны күрсәң син –
Капчыклап кар тутырган.
Кыш килүен көтәбез:
Җир бозланган, су туңган.
Беләм инде, Ноябрь ул –
Көз ае һәм Зөлхиҗә.
Битем туңса мин тизрәк
Керәм йөгереп өйгә.