рәсми сайт

Казан үгезе

Минем туган авылым шәһәргә якын гына. Казан артында урнашкан ул, Дөбьяз төбәгендә. Якын дигәч тә алай бик үк түгел инде, әти әйтмешли, авылдан Казанга илле чакрымлап булыр...

Казанга урау юл белән бардык без. Шәһәргә килеп җитәрлек, машина тау төшә башлады. Тау башынннан караганда, каланың йортлары кечкенә генә булып күрен. «Казан шушы була инде», ‒ диде кемдер. Мин, әни алдында утырган малай, кинәт кычкырып җибәрдем:

‒Казанның урамнары кайда соң? Машиналар да, кешеләр дә өйләр түбәсеннәр йөримени?

Әни миңа аңлата: тау башыннан, ерактан караганда гына шулай күренә ул, урамнары бар аның, ди. Әнинең сүзләренә ышанам. Әмма барыбер йортларын бер-берсенә терәп үк салганнардыр сыман...

Шәһәргә килеп җиткәч, үз күзләләрем белән күрдем – чынлап та Казанда урамнар бар икән.  

Без туганнарга туктадык. Капкалап алгач, ялгызым гына урамга чыктым. Өйдәгеләр ишек төбеннән ерак китмәскә куштылар. Әмма мин түзмәдем, егерме тиенлек акчамны учыма кысып, янәшәмдәге кибеткә киттем.

Безнең авылныкы шикелле генә түгел икән ул Казан кибете! Киштәләре сыгылып тора – ниләр генә юк!

Кәнфит-прәннек сирәк-мирәк кенә авылда да эләккәли. Менә колбасаны күптән ашаганым юк иде. Мин сатучы апа каршына килеп бастым да:

‒ Колбаса, ‒ дип пышылдадым.

Сатучы апа миннән: «Күпме колбаса кирәк?» ‒ дип урысча сорады. Мин аңа тирләгән учымдагы юеш егерме тиенне суздым. Сатучы апа акчаны алмады, янә «Күпме, күпме?» ‒ дип сорады. Мин аңа таба, акчамны күрмисеңмени дигәндәй, тагын кулымны суздым. Шуннан соң сатучы апа бер сүз дә әйтмичә генә бер телем колбаса кисеп, үлчәвенә салды. Аннары, аны төреп, шул кәгазьга нидер язды да миңа бирде. Акчамны алмыйча, икенче кеше белән сөйләшә башлады. Байтак басып тордым мин кибеттә. Аптырагач, өйдәгеләр югалтканнардыр дип, кайтырга чыктым. Үзем барам, үземнең аяклар теләр-теләмәс кенә атлый. Мин карак булып чыгам түгелме соң инде хәзер? «Су анасы» әкиятендәге кебек!.. Алай дисәң, акчаны үзе алмады ич сатучы апа! Әллә... Туктале!

Безнең өйдә өй бурасы хәтле үгез бар иде. Ферма үзеге. Ул кызыл күзле үгездән малай-шалай гына түгел, өлкәннәр курка иде. Ул үкереп җибәрсәме! Нәкъ паровоз кебек инде!

Безнең сыерлар җәйләве Ашыт елгасы буенда урнашкан. Бервакыт, су коенырга төшкәч, шул үгезне бер машина әрҗәсенз куалап керткәннәрен күрдем. «Кая алып китәләр инде аны?» ‒ дип кызыксындык та әле без. «Казанга, колбаса ясарга. Ул хәзер Казанныкы булачак инде!» ‒ дигән иде безгә көтүче абый...

Менә сиңа мә! Безнең авыл үгезе Казан үгезенә әйләнгән икән ләбаса! Ә үгез безнең авылныкы булгач, сатучы апа колбасаны шуңа күрә миңа бушка биреп җибәргән!!!

Тәкъдим итү: