рәсми сайт

Кыш бабай бүләге

Быел Кыш бабай быел бүләкләрне тагын да күбрәк итеп алып киләчәк ди! Бер капчык!!! Юк! Тагын да күбрәк! Ун капчык! Алай гына да түгел! Кыскасы, күп инде  бик күп ди!

Шулай да Шамил борчыла иде: балалар да күп ич! Җитәр микән ул бүләкләр бар кешегә дә?! Мәсәлән, Шамилгә нәрсә алып килер икән Кыш бабай?! Роза дәү әнисе малайны юата: ‒ Син, улым борчылма, Кыш бабай үзе белә ул сиңа нәрсә киләсен! ‒ ди.

‒ Ул  Сания карт дәү әнигә дә бүләкләр алып киләме? ‒ дип сорый Шамил.

‒ Әйе, алып килә, Алла боерса, карт әбиеңә аңа сәламәтлек кирәк. Шуны алып килә.

‒ Әнигә дәме?

‒ Әниеңә дә алып килә! Әниең табиб бит! Ул аның кулларына шифа алып килә. Шуннан соң әниең бар авыруларны да терелтеп аякка бастыра. Галинә дәү әнисе яратып, Шамилне «Шамка» дип йөртә. – Шамканың дәү әнисенә дә алып киләме? ‒ дип сорый малай күрше шәһәрдә яшәп яткан  әтисенең әнисен дә кайгыртып.

‒ Аңа да алып килә. Ул да табип бит. Аның да кулларына  бик күп шифа кирәк.

Дөресен генә әйткәндә, Шамил Кыш бабайны кызганып та куйды: ул бүләкләрне ничек күтәреп килә инде ул? ‒ дип уйланды малай. Һәм... һәм кинәт Шамил кулларын чәбәкләп куйды: ‒ Дәү әни, дәү әни, әйдә Кыш бабайга хат языйк әле. Ул миңа бернәрсә дә алып килмәсен! Алайса капчыгы авыр булачак бит! ‒ диде малай.

‒И-и-иии, минем улым дәү егет булды инде! Кыш бабай өчен кайгырып утыра бит! Ул сиңа, улым, беләсеңме нәрсә алып килә? Кыш бабай сиңа «яшь» алып килә. Әйе, әйе, ул сиңа тагын бер «яшь» алып килә дә, син тагын да дәүрәк егет буласың! Нәкь бер яшькә үсеп куясың! ‒ дип сөйде аны дәү әнисе.

Тәкъдим итү: