рәсми сайт

Ләбибнең маңгае ник шешкән?

Ләбибне әнисе кибеткә эремчек алып кайтырга җибәрде. «Улым, тиз йөр, алайса камырым ташый!» – дип үтенде. Әтисе өстәп әйтте:

– Урам аша чыккан чакта туктап торган машинаның артыннан кинәт юлга атыла күрмә!

Ләбиб урамга чыкты. Кибеткә бару өчен юл аша чыгасы бар. Светофорның кызыл уты янган. Светофор янында машиналар туктап тора.

Ләбиб әтисенең кисәтүен онытып җибәрде һәм юлны туктап торган машинаның артыннан чыгарга уйлады. Алдан чыксаң, урау була, әнисе тиз кайтырга кушты бит.

Ләбибнең арткы якка килүе булды, машина куш аяклап тибеп тә җибәрде! Маңгай бик каты авыртты! Ул гына да түгел әле: маңгай шешеп тә чыккан иде.

Ләбиб хәзер яхшы белә: юлда туктап торган машинаның артыннан чыгарга ярамый. Алайса ул арт аяклары белән нәкъ ат кебек тибеп җибәрә икән!.. Ләбиб дусларына да сөйләде бу хакта. Менә хәзер сине дә кисәтә. Ләбибнең сүзен тыңла, йәме! Нәрсә, тыңламыйм дисеңме? Юлда туктап торган машина артыннан кинәт атылып чыгам, як-ягыма каранып, акырын гына читтәнрәк чыкмыйм дисеңмени? Ярый, алайса шулай ит. Әгәр дә маңгаең икәү булса инде! Йә, санап кара әле, маңгаең ничәү икән синең? Ә-әәә-әәә! Берәү генә мени!..

Тәкъдим итү: